поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.03.2011 Шоу-бизнес

Мәхәббәт диңгезенә дәшәм

Балта остасы Солтанның Башкортстан ягына чираттагы йорт күтәрергә барышы. 11 балалы гаиләнең тамагын туйдырасы, бала-чаганың өс-башын кайгыртырга кирәк шул, шуңа да көрәктәй куллар көн-төн агач юнып, кешеләргә өй салып инде шактый нужа тарткан. Ә бу юлы йорт хуҗаларының өй эчендә ишетелгән моңга Солтанның исе-акылы китә. Нинди уен коралы шуның кадәр җанны җилкетә алырлык моң суза ала соң, каян килә бу татлы аһәң?

Кызыксынгач, аңа әлеге уен коралын – скрипканы күрсәтәләр. Солтан аны әйләндереп-тулгандырып карый да, көй чыгарырга теләп, кылларын чиртә. Тыңламый көй төенчеге. Солтан исә Хансөяргә кайту белән үҗәтләнеп агачка ябыша: кирәклесен туры китереп агач сайлый, кылларын хәстәрли, ябыштыра, киптерә... Күңел түренә кереп калган скрипканы үз кулы белән булдырган оста үзе дә гаҗәпкә кала – шушы тупас көрәктәй куллар шушындый нәзберек уен коралын ясый алсын әле! Баһадир көч белән кылдан нечкә моң әнә шулай бербөтенгә әверелә. Бераздан Усмановлар гаиләсендә Солтан бабай тарафыннан скрипка көйләре ишетелә башлый. Аннары инде уллары һәм оныклары да – көрәшчеләр нәселе (!) – барысы да бердәй моңга тартыла. Нургалие – татар көрәшендә беренчелекне бирмәгән лачыны исә – гармунны үз итә. Оныгы Вил дә нәсел чылбырының ата-баба дәвамчысы – көрәштә дә, моңда да. Баулы районының Хансөяр авылы егете әле Солтан бабасының ук яшерен хыялын тормышка ашыручы бугай – бөтенесе дә җырга-моңга тартылган нәселдән бер ул гына профессиональ сәнгатькә китә. Мәйданны ул Сабан туенда гына түгел, сәхнәдә дә тота.

 

Татарстанның атказанган артисты Вил УСМАНОВны халык, «көрәшче, җырчы, композитор», диюгә таный. Артык чәчрәп, ялтырарга яратмаса да, ул халык күңелендә «Юлыңда синең эзләрең», «Сез һаман бергә икән», «Кил әле» кебек җырлары белән үз урынын тапты. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак «Җырларым бары тик мәхәббәт хакында» дип аталган концерты алдыннан җырчы үзенең иҗат юлын «Шәһри Казан» белән бергә барлады.

 

– Яңа концерт программасы алдыннан һәр артист үз иҗатына башка күзлектән карый дип беләм. Үзенчә имтихан тоту да бит әле – күпме эшләнгән, сыйфаты нинди...

 

– Минем иҗатымда да, тормышымда да быел юбилей елы – Казанда яшәп иҗат итүемә егерме ел тула. 1991 елда мин Казан музыка училищесына укырга кердем, Венера Гәрәева, Клавдия Щербенина классында башта теория, аннан вокал бүлегендә белем алдым. Гомернең су кебек агуын әнә шул елларга әверелгән вакытка карап беләсең икән.

 

– Вил, белүемчә, Сез аңа кадәр Әлмәт спорт теникумын тәмамлаган, инде ирешкән уңышлары белән мактана алырлык спортчы булгансыз. Нишләп зур сәхнә тартты?

 

– Техникум тәмамлауга, минем алда ике юл – йә тулаем спортка китү, йә сәнгать буенча икенче белем алу иде. Мин, икенчесен күздә тотып, Казанга чыгып киттем. Уем белем алуга, авылга эшкә кайту иде. Районнарга эшкә чакырып тәкъдимнәр булса да, Казан мохите, мәдәни гавам мине үзенә тартып алды. Моңа сәбәпче булып шәһәрдә көрәш өчен дә мөмкинлекләр күбрәк булуы да торгандыр. Инде мәрхүм әтием Нургалинең дә: «Улым, шәһәрдә яшә, әмма көрәшне ташлама», – дигәне колакта яңгырап торды. Ул вакытта күреп алып, әле оешып кына килгән «Казан» милли мәдәният үзәгенә эшкә чакырган Ринат Закировка мин зур рәхмәтле. Мин 95 елдан башлап бүгенге көнгәчә Казан филармониясе җырчысы.

 

– Кайсысы көчлерәк булып чыкты соң – көрәшме, җыр сәнгатеме?

 

– Яшьрәк вакытта тулаем диярлек спортка бирелдем. Татарча көрәш буенча Татарстанда биш тапкыр чемпион калдым. Тормыш көтәргә ярдәм итүче дә, гаиләне ашатучы да көрәш булды. Ул вакытта җыр икенче планда калып килде. Аннан артык зур физик көч куеп эшләү тавышка да зыян салды дип саныйм. Укытучыларым да моны еш әйткәләде.

 

– Сәхнәгә якынаюың, гастрольләр графигың тыгызлыгы спорттан китү белән бәйле булдымы?

 

– Соңгы 3-4 елда мин инде көрәшмәскә тырышам. Күңел җилкенә анысы... Әмма спорттан китүгә, авыр физик шөгыльләр бетүгә, минем тавыш үз «кәлиясенә» кайтты. Мин хәзер сәхнәдә үземне бөтенләй икенче кеше итеп тоям. Элек спортта бил бирмәсәм, бүген инде үземне сәхнәдә дә яхшы формада итеп хис итәм.

 

– Сәхнә корифейлары янында үз йөзеңне булдыруга алыну ничек бирелде?

 

– Мин әле һаман эзләнүдә. Эзләнгән саен яңа юнәлеш, җырлауда яңа манера табасың. Мин һәр җырга якын килү, аны җаның аша уздыру зарур дияр идем, шулай булганда гына ул тамашачы күңеленә барып җитә ала.

 

– Шулай да иҗатыңа, заман теле белән әйткәндә, пиар җитенкерәми. Кемнәрдер көн-төн «раскрутка» белән мәшгуль...

 

– Мин үз-үземә җырчы да, директор да, продюсер да. Тулаем иҗат белән генә яшәмәгәч, реклама белән артык мавыкмадым, тыйнаклык та булгандыр. Үз тамашачым бар, дип исәплим, ул тамашачыны бары иҗат белән генә яулап алып була. Минем концертка бер килгән кеше үкенми дип уйлыйм. Менә берничә ел инде «Казан нуры» оркестры белән эшлим. Алар мәгънәле сәнгатьне бик нечкә тоемлый торган музыкантлар, концертларыбыз җанлы музыка, тере тавышка нигезләнгән.

 

– Җырчы хезмәте белән беррәттән, Сез «Татар моңы» конкурсын да җитәклисез. Гаиләгә игътибар җитәме?

 

– Гаиләм – минем өчен тыл. Миңа тулаем гаиләдә генә рәхәт. Тормыш иптәшем Гөлфия белән без 18 ел бергә. Төрле чаклар булгандыр, тормыш көткәндә һәр ике кешегә сабыр итү дә кирәк. Теләсә нинди эштәге кебек үк, җырчы хезмәте дә җиңел эш түгел. «Мин бит җырчыга түгел, көрәшчегә кияүгә чыктым», – дигән үпкәләүләр булгаласа да, Гөлфия минем гаилә өчен тырышканлыгымны аңлады, миңа терәк була алды.

 

– Гаиләдә Сез нинди әти?

 

– Кирәк вакытта усал, кирәк вакытта йомшак. Кызларым өчен барысын да эшләргә әзер. Әмма аларга һәр нәрсәне тырышып алырга кирәк икәнен төшендерергә тырышам, йөзебезгә кызыллык китермәсләр, дип уйлыйм. Олы кызым Гөлгенә быел мәктәпне тәмамлый, финансчы булырга җыена. Кечесе Гөлнар тугызынчыда укый.

 

– Әңгәмәне йомгаклап, яңа концерт программасына әйләнеп кайтасы килә. Талымлы тамашачыны нәрсә белән шаккатырырга җыенасың, нинди «йөзем» булачак?

 

– Тормыш мәшәкатьләре һәрберебезнең чиктән ашкан. Концертта аның турында сөйлисе килмәде. Килгән һәр кеше үзенең яшь чагына, балачагына кайтып, кунак кызлары озатып йөрүләрен, гармун моңнарын, беренче мәхәббәт тарихларын искә төшерер дип уйлыйм. Тамашачымны мәхәббәт диңгезенә алып керәсем килә. Концертта яшь талантлар – «Татар моңы» конкурсы лауреатлары Алинә Галиева, Алмаз Гайфуллин, скрипкачы кыз Иркә булачак. Тере тавыш, җанлы музыка – бездән, тамашачыдан шәп кәеф булыр дип уйлыйм. Сезне концертларымда көтеп калам!


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»