поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2011 Шоу-бизнес

Язлар белән бергә килә алар безгә

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда татар эстрадасының танылган җырчылары – Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җыры конкурсында бердәнбер Гран-при иясе булган Илдар Хәкимовның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразованың “Язмыш тавышы” дип аталган концерты булып үтте.

Гадәттә, язлар белән бергә килә алар безгә һәм бу бик тә урынлы, чөнки яз – мәхәббәт вакыты бит ул. Ә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кебек бер-берсенә шулкадәр гашыйк кешеләрне эзләп карагыз әле сез! Хәтта сәхнәдә дә алар бер йөрәк булып, күзгә-күз карашып кына җырлыйлар. Бүгенге көндә татар эстрадасы сәхнәсендәге ирле-хатынлы җырчылар арасында, минемчә, бу – иң матур пар.

 

...Бөек ата-бабаларыбыз яшәгән Шәһри Болгарда ике күршедә балалар туа. Берсенеке кыз булса, икенчесенеке – малай. Аларга Гүзәл һәм Илдар дип исем кушалар. Үсеп җиткәч, егеткә әбисе көмеш беләзек тапшырып, аны, үз тиңен эзләр өчен, озын юлга чыгарып җибәрә. “Серле беләзек бу. Сөйгән ярыңны тапкач, серен үзең дә тоярсың”, ди ул оныгына. Чибәр күрше кызы да, ата-бабай йоласы буенча, бирнәләрен әзерләгән дә тәрәзә янына сөлге чигәргә утырган. Вакыт-вакыт каядыр еракка күз карашын төбәп, үзенең язмышына язылган бердәнберен көтә ул шулай.

 

Кайларда гына булмый Илдар! Тик юлында очраган бер генә кыз да аның күңеленә хуш килми. Ә өлешенә тигән көмеше – күршедә генә яшәүче Гүзәл икәнлеген озын, бормалы юлларны үтеп, өенә әйләнеп кайткач кына аңлаган ул. Шулай итеп, егетнең ерактан эзләгәне якында булып чыга, ә кызның ерактан көткәне янәшәсендә генә булган икән бит. Чәчләрең чәчкә бәйләнсә, күктә укылган никах җирдә дә укыла шул. Пар җырчыларның изге Болгар, бөек тарихыбыз темасына багышланган яңа концерт программасының сюжеты нәкъ шундый иде.

 

 Җырчыларның үткән еллардагы концертларында күп урынны билдән түбән мәзәкләр, бер дә кирәкмәгән конкурслар алып торган булса, бу юлы артистлар җыр-биюләрдән генә төзелгән тулаем музыкаль программа күрсәттеләр. Сюжет сызыгы да, элгәрегечә, тамаша уртасында онытылып, югалып калмыйча, ахырга кадәр сузылды. Тик ул баштан бик көчле, якты булып башланып китсә дә, концерт барышында сүлпәнәя төште, ә соңга таба жырчыларның да, тамашачыларның да аңа игътибары сүрелде. Вакыт-вакыт Илдар гына серле беләзеген әле җырчы кызга, әле биюче чибәркәйгә кидереп карады, аннан соң инде аны Гүзәлгә бүләк итте дә сюжет сызыгы шуның белән чикләнде.

 

Ә менә, әгәр болгар бабаларыбыз темасын дәвам итеп, борынгы костюмнарга киенгән Гүзәл белән Илдар шул ук тирмәләр янында, берсен-берсе табып күрешсәләр, бергәләп мәхәббәт турында бер җыр башкарсалар, бу программаның җитдилеген дә саклап калыр иде, аны тулырак та итәр иде кебек. Кыскача әйткәндә, җырчыларга алга таба сюжетлары өстендә тагын да күбрәк эшләргә кирәктер.

 

Концертның шундый әһәмиятле темага багышлануы исә, чыннан да, мактауга лаек. Җырчылар татарларны бердәм булырга өндәп, дәүләт тоткан халык буларак милләтебез белән горурланырга, “үткәнне белмәгәннең киләчәге юк”, дип, данлы тарихыбызны, шәҗәрәләребезне балаларыбызга да өйрәтеп калдырырга кирәклеге турында акыллы үгет-нәсыйхәтләр бирделәр. Яшь булуларына карамастан, Гүзәл белән Илдарның репертуарларында да тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлар тупланган: “Сабырлыкның төбе – сары алтын”, “Мең рәхмәт, Раббым”, “Бала – җимеш” һәм башкалар. Бер генә концертларының да татар халык җырларыннан, милли биюләрдән башка узмавы да җырчыларның сәнгатебезгә җитди мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Бу юлы Гүзәл мәрхүм Хәйдәр Бигичев репертуарыннан “Йөрәк ярсуы” җырын алып килгән иде.

 

Бу парга Ходай моңны да, чибәрлекне дә жәлләмәгән. Һәм Гүзәл белән Илдар Аллаһының бу бүләкләреннән дөрес файдаланып, халыкны шатландыралар. Сәхнәдә үзләрен гади, тыйнак тотулары белән ошыйлар алар безгә. Җитмәсә, үзләре шаян сүзле дә. Юкка гына аларны, бигрәк тә Гүзәлне, Самара тамашачысы чәчәк бәйләмнәренә күммәгәндер. Җырчыларның моңлы тавышына гына да түгел, ә үзләренә сокланып, ирексездән: “Бигрәк тә пар килгәннәр!” дип куясың. Аларның үзләренә генә хас сөйкемле елмаюлары да ниндидер сихри көчкә ия. Шуңа күрәдер дә бу артистларның концертларына һәрвакыт зал тулы халык җыела. Бигрәк тә яшьләр ярата аларны.

 

Гүзәл белән Илдарның искиткеч матур, зәвык белән эшләнгән һәм тыйнак сәхнә костюмнарына да сокланмый һич кенә дә мөмкин түгел. Тик элеккеге концертларда җырчыларның киемнәре биючеләрнеке белән бертөрлерәк булып, бик гүзәл күренеш барлыкка китерсә, быел исә бу яктан сизелерлек җитешсезлекләр күренде. Әйтик, патшабикә күлмәген хәтерләткән костюм кигән Гүзәл янында биюче егетләрнең-кызларның урамча киемнәре бик үк килешеп бетмәде. Чын мәхәббәт үрнәге булган бу пар концертта бер-ике дуэт белән генә чикләнмичә, аларны күбрәк башкарса да, яхшырак булыр иде.

 

Ә гомумән алганда, концерт яхшы үтте. Киләчәктә дә Гүзәл белән Илдар бер-берсенә бердәнбер булып, шундый ук дәртле, көчле гыйшык утында янып, башкаларга чын мәхәббәт үрнәге булып калсыннар иде. Концерттан әлегә тиңнәрен очратмаган егетләр-кызлар тиз арада сөйгән ярларын табу теләге белән, ә инде парлылар бер-беренә карата тагын да көчәйгән татлы хисләр белән кайтып киткәннәрдер. Ә Гүзәлнең: “Безнең туган телебез, ата-бабаларыбыз саклап килгән милләтебез, динебез, данлы тарихыбыз, җырыбыз һәм кабатланмас моңыбыз бар! Шулай булгач, без - горур халык, бер-беребезне саклыйк!” - дигән хушлашу сүзләре йөрәкне бигрәк тә ялкынландырды.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 12 | 19.03.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»