|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2011 Авыл
Җир бирмәк – җан бирмәк?Соңгы вакытларда Татарстан авыл хуҗалыгы белән ныклап кызыксынучы чит ил эшмәкәрләре арасында израильлеләр аерым урын алып тора. Апрель аенда ук алар республикага Биектау һәм Саба районнары белән ныклап танышырга килә. Чит илдән килүчеләр зур мәйданнарда уңдырышлы җирләрне сатып ала башласалар, моның ахыры безнең өчен аяныч булмасмы, үз илебездә җирсез калмабызмы? Исегезгә төшерәбез, узган елда ук, янәсе, Израиль Татарстанның 1,5 миллион гектар җирен арендага алырга ниятли, дигән сүзләр пәйда булган иде. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чит ил эшмәкәрләрен кабул иткәндә, республикада 3,5 млн гектар авыл хуҗалыгы җирләре барлыгын, әмма шулардан 2 млны гына файдаланылганын да искәрткән булган. Ул Израиль эшмәкәрләренә калган территория белән шөгыльләнергә, шул исәптән хәтта бөртеклеләрнең яңа сортлары белән тәҗрибә үткәрүне дә үз эченә алган берничә проект башларга тәкъдим иткән икән. Кемдер моны 1,5 миллион гектар җир яһүд иленнән килгән эшкуарларга бирелә дип аңлады.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүзләренә караганда, сүз һич кенә дә чит ил вәкилләренә уңдырышлы җирләребезне сату турында бармый.
– Терлекчелек өлкәсендә Израильнең үз технологиясе бар икән. Безнең өчен дә файдалы яңалыклары шактый. Ә үзара хезмәттәшлек турында сүзләр күптәннән бара инде. Республика җитәкчелеге белән килешү нигезендә, апрель аенда Израильдән киләчәк белгечләр Татарстанның Биектау һәм Саба районнарында заманча терлекчелек комплекслары төзү проектларын эшли башларга мөмкин. Бу исә бер яктан республика авыл хуҗалыгына өстәмә инвестицияләр булса, икенче яктан, җирле халыкка өстәмә эш урыннары булыр дигән өмет бар, – ди министр урынбасары.
Бөтенизраиль берләшмәсенең Татарстаннан күчеп китүчеләр бүлеге җитәкчесе Леон Литинецкий әйтүенчә, алар республика белән һәрдаим тыгыз элемтәдә яшәргә омтыла. Израильнең дөньякүләм танылган "Хаклаут 2002", "Мецерпласт", "Ямко" һәм башка компанияләрнең дә Татарстанда уртак предприятиеләр төзергә теләкләре бар икән.
– Израильдә җир һәм су ресурсларына чыннан да кытлык бар, – дип аңлата Леон Литинецкий IzRus мәгълүмат порталына. – Шуңа күрә дә илнең үз халкын авыл хуҗалыгы продукцияләре белән тәэмин итүдә проблемалар аз түгел. Уртак предприятиеләр төзеп, Израиль халкын Татарстанда үстерелгән экологик чиста һәм югары сыйфатлы продукцияләр белән тәэмин итмәкче булабыз. Бу эш һәр ике якка да файдалы нигездә оештырылачак, – дип ышандыра Израиль вәкилләре.
Алдынгы техника һәм технологияләргә нигезләнгән уртак проектларга Татарстанда ихтыяҗ бар анысы. Шул исәптән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшкәртү буенча да. Кем әйтмешли, акчаң булса, рәхим ит! Татарстанда эшчән һәм булдыклы халык яши. Әлегә республикада үзебез эшләп җиткерә алмаган эшләр дә байтак. Тик менә "Вамин-Татарстан", "Кызыл Шәрык-Агро", "Агрокөч-Төркем", "Ак Барс-Агро", "Алтын Башак" кебек яңа үз инвесторларыбыз барлыкка килерме? Бусы икеле. Шуңа күрә республиканың авыл хуҗалыгына зур акча кертергә мөмкинлеге булган эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итәргә омтыла да инде. Израиль белгечләре җирләрне сугару, бәрәңге һәм башка төр культуралар үстерү буенча эксперименталь проектлар булдыру турында да сүз алып бара. Кыскасы, планнары зурдан. Тик акча турында сүз чыккач кына ашыкмыйлар икән Израиль вәкилләре.
P.S. "ВТ" Израиль эшмәкәрләрен үз җирләрендә кабул итәчәк районнар белән дә элемтәгә керде, тик җирле хакимият әлеге уңайдан рәсми аңлатма бирүдән баш тартты. Бу эштә билгесезлек әле артык күп, күрәсең.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|