поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.03.2011 Мәдәният

Рифат Фәттахов: Татарда асыл тавышлар бар!

8 апрельдә Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестиваленең ачылу тантанасы була. Авыр кризис елларында да тукталып калмаган фестиваль быел өр-яңа көч-дәрт белән яңа старт алырга охшаган. Быел ул Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.

Концертта катнашачак җырчыларның исемлеге шактый кызыктыргыч: 8 апрельдә Казанда татарның асыл тавышлары яңгыраячак икән әле. Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзиф Кәбиров  - болар барысы да  Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры конкурсының элекке җиңүчеләре. Бәйрәм кунагы - Татарстанның халык артисты, П. Чайковский исемендәге конкурс лауреаты, татарлардан вокал артистлары арасында  дөньякүләм танылу алган беренче җырчы Альбина Шаһиморатованың булуы концертны тагын да дәрәҗәлерәк итә. 

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале, чыннан да соңгы елларда киң җәмәгатьчелектә беренче чорындагы кебек яңгырашлы булмады. “Кризис елларында авыр иде, хәтта фестивальгә бетү куркынычы янаган чаклар да булды, әмма без аны саклый алдык”, диде Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының җитәкчесе Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында. Ул шушы чорда фестивальнең сакланып калуында Филүс Каһировның роле зур булуын, аның хезмәтен билгеләп үтте. 

- Бу фестиваль безгә, һичшиксез, кирәк. Ул татар тавышлары, татарның зур тавышлары фестивале. Хәтта мин аны безнең татар эстрадасында революция ясады, дияр идем. Ул татар эстрадасын профессиональлек ягына борып җибәрә алды. Безнең максат – татар җырын югары сәнгать дәрәҗәсендә башкаручыларны табу, аларны күтәрү. Фестивальнең уңышы да шуның белән билгеләнә - чын татар моңына һәм аны югары сәнгать дәрәҗәсендә башкаручыларга ихтыяҗ һәрвакыт бар.

 Быел фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында Филүс югарылыгында тагын бер-ике булса да яңа тавыш ачарга телибез. Безгә сан түгел, сыйфат кирәк. Шуңа да конкурсны ел саен үткәрү зарурлыгы юк. Аны өч елга бер тапкыр үткәрәбез.

Конкурс быел ноябрьдә үтәчәк. Ноябрьдәге зур концертта инде яңа тавышлар да булыр дип өметләнәбез, - диде Рифат Фәттахов. 

Фестивальнең географик киңлеге дә татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр белән билгеләнә: 2004 елда барлыкка килгәннән соң, ул Мәскәү, Санкт-Петербург,Уфа, Екатеринбург, Ульяновск, Ижевск, Чабаксар, Оренбург шәһәрләрендә, БДБ илләрендә, Финляндия, Украина, Гермния, Польша, Швециядә һәм башка илләрдә була, хәтта Кытайга кадәр барып җитә. Быел Казахстан шәһәрләренә һәм АКШның Сан-Франциско шәһәренә барырга әзерләнә. 

Әлбәттә, фестивальгә дәүләт ярдәме дә зур. Моңа исә максат-бурычларның уртак булуы иҗтиаһад итә, дәүләт тә югары классик сәнгатьне үстерү һәм пропагандалау яклы. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгының Төп чаралар планына кертелгән. Шул ук вакытта “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән хезмәттәшлекне ныгытасы бар. “ТЯГ” җитәкчелеге белән конструктив диалог килеп чыккан очракта  “Рәшит Ваһапов фестивале тәкъдим итә” дигән уртак проект кысаларында конкурста җиңгән җырчыларны татар дөньясына ишеттерү хыялы яши. Чөнки “Татарстан – Яңа гасыр” – бүген әле татар сәнгатен пропагандалаучы бердәнбер канал. 

Бу очрашуда Рифат Фәттахов татар меценатлык традицияләренең булмавына да басым ясады. Татар байларының милли сәнгатьне үстерүдә катнашырга ашыкмавы, билгеле, дәрт өстәми. Монда меценатлык (һимаячелек) белән спонсорлыкны (иганәчелек) бутарга кирәкми. Банкет- мәҗлесләргә чакырып, акча түләп җырлату  меценатлык була алмый. 

Ә быел җиденче тапкыр үткәрелүче фестивальнең ачылу тантанасында сюрпризлар да көтелә. Альбина Шаһиморатовага үз програмасын сайлау мөмкинлеге куелса да, ул татар моңнарына тукталган. Алар Филүс Каһиров белән дуэт та әзерлиләр. Шуның өстенә, Габдула Тукайның 125 еллыгына багышлап, Альбина Шаһиморатова “Әллүки”не, Филүс  “Тәфтиләү”не башкарачаклар. 

Билет бәяләре 300-1000 сум. Бүгенге көндәге мәгълүматларга караганда, билет сату әйбәт бара икән. Мондый дәрәҗәдәге асыл тавышларны бергә җыйган концерт респбуликаның мәдәни тормышында зур вакыйга булыр кебек. Шунысы кызганыч: концерт бер генә көн була!


Александр ЭШКИНИН фотолары
Рәшит Ваһапов фестивале
№ --- | 18.03.2011
Рәшит Ваһапов фестивале печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»