|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2011 Дин
Бу җомгада “Сөләйман” мәчетендә күзе күрмәүче хәзрәт Фәнис Мингәрәев вәгазь укыячакБу җомгада “Сөләйман” мәчетендә Казан Ислам колледжын, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, әлегә РИУда читтән торып уку бүлегенең студенты Фәнис Мингәрәев “дөньяның барлыкка килүе“ темасына багышланган эчтәлекле вәгазь укыячак. Фәнис хәзрәт искиткеч үзенчәлекле кеше. Ул “Сөләйман” мәчете карамагында булган Казан Реабилитация үзәгендә дәресләр алып бара. “Джавс” программасы ярдәмендә Фәнис җитез генә компьютер белән эш итә, шул рәвешле башка күз күрмәүчеләрне дә компьютер грамматикасына өйрәтә. Күрү сәләтен югалту сәбәпле инвалид булучылар бу үзәктә рухи яктан белем алалар, реабилитация курсларын үтәләр.
Фәнис авыртуларга бирешмичә, тормышындагы авырлыкларны җиңеп чыккан. Бугенге көндә ул үзенә охшаш булган кешеләргә-күзләре күрмәүчеләргә үз тәҗрибәсенә таянып аякка басырга, дини белемнәр алырга, алга барырга ярдәм итә. Аллаһ Тәгалә аңа изге эшләрендә ярдәм итсен.
|
Иң күп укылган
|