поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.07.2008 Могҗиза

БОЗЫМ... “СӨЙДЕРГЕЧ БӨТИЕ”

Бүген гаиләләр таркалу гаҗәп һәм сирәк күренеш түгел үзе. Сәбәпләр дә төрле. Ләкин арада «бозым» дигән сәбәп тә булырга мөмкин икән. «БГ»да (27 февраль, 2008) Зәй шәһәреннән Татьяна Трофимованың «Бозым» дип исемләнгән язмасы басылган иде. Бу гаиләдәге киеренкелектә бар да магия белән эш итүчене гаепли, янәсе гаилә башлыгын үзенә... багучы буйсындыра. Моңа ышаныргамы, юкмы? Җавапны «тотып» карап табарга булдык. Журналист дигән һөнәремне яшереп, сөйгән кызым ташлаган бәхетсез мәҗнүн кыяфәтенә кереп юлга чыктым… (Бу магия иясенең тулы исемен, яшәү урынын күрсәтмәскә булдык. Соңыннан юрист фикерен укыгач аңларсыз, чөнки мондый кара эш белән шөгыльләнүчеләрне фаш итү, исбатлау үтә кыен эш. Әмма исемен атамасак та, тирә якта бу ханымны яхшы беләләр...)

КҮРГӘННӘРНЕ СҮЗ БЕЛӘН ГЕНӘ АҢЛАТЫП БУЛМЫЙ

 

Татьяна ханым белән чәй эчеп утырганда, күрше хатыны Люда керде. Минем ни өчен килгәнемне аңлап, элеккеге хатирәләрен сөйләп китте. “Элек Миша (Татьянаның ире) бөтенләй икенче иде. Минеке эчкәч, ачуланырга ярата. Шунда Миша аны туктатып: “Күпме генә эчсәм дә, бер начар сүз әйтмим. Яратам мин аны”, – ди иде. Ә хәзер... Беркөнне күреп шаккаттым. Ул, чыннан да, үз акылында түгел. Элек гаиләсен өзелеп яратучы ир, башкаларга үрнәк иде. Барысына да шул җен генә (багучы Г.) гаепле”, – дип нәфрәтләнде Люда ханым.

 

Моннан бер ел элек Татьянаның ире Миша багучы Г. янына йөри башлый. Кыскасы, сөяркә таба. Үзе Татьяна белән аерылышмый да. Якыннары: “Кайчан кайтасың?” – дип сорагач, көн дә: “Иртәгә”, – дип җавап кайтара.

 

Миша үзенең гипнозда йөрүен таный кебек. “Сөймим, ләкин барасы килә, җаным шуны тели”, – ди ул. Татьяна: “Нәрсә кеше көлдереп йөрисең”, – дигәч тә: “Мин тозакта. Син беләсеңме, бу әйбер ике яклы – я мин аны, я ул мине үтерә. Тик ул төлкене үтереп булмый, мине үтерер инде”, – дигән Миша элегрәк.

 

Инде Татьяна ханым бер ел дәвамында үзенә урын тапмый йөри. Кая гына барып карамый ул. Күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать итә. Аптырагач, авылдаш прокурорга барырга мәҗбүр булган хатынның үтенеченә “әкият сөйлисең” дигән “ярдәм” кайта. Бөтенләй өметен өзү дәрәҗәсенә җиткән ханым ни уйларга да белми. “Авылдашым да ышанмагач, моңа кемнәр ышансын инде”, – дидем. Халык багучылар турында әлегә хәбәрдар түгел. Китаплар да яңа гына чыга башлады. Анда “зомбирование”га эләкмәгез диелә. Ләкин минем ирем инде эләкте. “Гипноз вакытында нәтиҗә ясый алу мөмкинлеге томалана” диелә китапта”, – ди аптырашта йөрүче Татьяна ханым.

 

КОЛЛЫККА ЧИРАТ

 

Сөйләүләренә караганда, Г. ханым тугызынчы гаиләне боза икән. Иренең үлемендә дә нидер эшләмәде микән, дип шикләнәләр. Хәер, ире исән чакта да тик тормаган ул. Кол ирләрнең кайсы үлгән, икенчеләре гарип калган, бәхетле очрак белән котыла алучылар да булган. Шундыйларның берсе – Я. абый.

 

Г. ның ире ул чакта исән була әле. Я. аларның авылына инженер булып эшкә урнаша. Биредә багучының ире ферма мөдире, ә Г. заправкада эшли. Я. фаҗига сазлыгына кереп чумганын сизми дә кала. Аралары да якын, күрше авылда гына торалар. Баштарак Г. ире белән Я.ләргә кунакка килә торган була. “Күчтәнәчкә” – гел “ярты”. Я.нең хатыны Сиринә бу хәлнең яхшы тәмамланмаячагын гел иренә искәртә. Тик Я. гаиләсенә дүрт ел чамасы күрмәгәнне күрсәтә. Уллары: “Машинада безне күрмичә дә узып китә иде”, – дип искә алды. Яңа “ВАЗ-2106” машинасы белән әллә ничә тапкыр капланалар. “Нәрсә әйтә, шуны эшли идем. Чөнки башка чара калмый. Нигәдер, үтәми булдыра алмадым. Нишләп йөргәнемне һаман да аңлый алмыйм”, – ди күпне күргән Я.. Инде машинасы белән “права”сыз да чыгып китә торган була, трассада документсыз йөри. Эчми торган ирнең аек чагы сирәкләнә. Гел Г. да ята. “Соңгы елларда ир-ат башы белән “Коткарыгыз мине?” дип, елый торган иде. Барыбер шунда ашкынды”, – дип хәсрәтле мизгелләрен искә алды Сиринә ханым. “Ничек котылдыгыз?” дигәч: “Ире үлде, ферма таркалды. Үземнән-үзем кайттым, Аллага шөкер”, – ди Я. абый.

 

Татьяна ханыма аларның киңәшләре шул: зур ялга чыгып, берәр җиргә китеп торырга яисә өйдән чыкмыйча, бөтен элемтәне бетерергә, аны сакларга, изоляцияләргә. Юкса ул шалтыратса, аның кушканын үтәми булдыра алмаячак. Тик Татьяна ханым эштән китсә, тормышны алып барып булмаячак, ди. Котылуның башка юлларын эзли ул.

 

ЯРАТКАН КЫЗЫМНЫ АЛГАН ЕГЕТКӘ БОЗЫК ЭШЛӘТӘСЕМ КИЛӘ

 

Г. ның әнисе дә, әбисе дә көчле бозучылар булган, дип сөйлиләр. Инде күп кенә ызгышлардан соң, Татьянаның гаиләсен дә бозып бетерәм дип янаган. “Миндәге көчнең бетәсе юк!” – дип кычкырган ул.

 

Г. турында авыл халкыннан бер яхшы сүз дә ишетелми. “Мишаның гаебе юк, ул хатын инде ничә кешене әрәм итте”, – дигән сүзләр еш яңгырый. Г.ның йоклаганда гел сихерләп пыш-пыш килүен искә ала, “приворот”ның ни икәнен үзендә татыган Миша да. Ул аны җибәргәнен көтә. Ә бүтән гипнозланган ирләр бөтен туган-тумачаларын җыеп кирәген биреп, котылып кайта иде, ди авылдашлары. Ләкин алар да аннан курка, янына якын килмиләр. Юлда кул күтәреп торучы Г. га машиналы танышлары да туктамый. Бер ир котыла алмагач, мунча кергәндә аның өстенә кайнар су сипкән, ди.

 

Я. дә, Миша да, авылдашлары да Г. турында карта ача, ләкин кешене кабул итми, диделәр миңа. Киттем багучы янына. Бу авылның табигате әкияти серле икән. Мишаның юлы шушы авылга, шушы районга өзелми.

 

“Яраткан кызымны бер егет тартып алды. Хәзер сөйгән ярым башкада. Шул егеткә бозым кертергә иде. Яисә карта ачып карагыз әле, мине ни көтә?” – дип хәйләләдем Г. га. Баштарак баш тартса да, аннан кызыңны алып киләсе иде, икенчесендә сөйгәнеңне алып килсәң, гел сиңа карый торган итәм, бергә булырсыз, диде. Шуннан мәхәббәт турында сүз китте. “Ир-атлар үземне ярата. Ябышып яталар. Исереккә салышып куып та карыйм, китмиләр. Сезне “участковый” дип торам. Алар да чәй эчәргә еш йөри. Кама Аланында “братларым” бар, “участковыйлар”. Барысы да ярата, телем матур бит. Менә синең белән дә серләшәм!” – диде ул. Аннан “брат”лары турында тәфсилләбрәк сөйләп китте. “Түбән Кама прокуратурасында да “брат”ым бар. Ул бөтен Түбән Каманы тота. Аксубай, Чистай тулы “братларым”, алары багучылар! Бөтенесе мишәрләр! Алар миннән яхшырак белә, шунда баруыгыз отышлырак”, – диде “матур” телле, ике сүзнең берсен сүгенеп әйткән Г. ханым. Шуннан координатларын алып, ничек тә кызны алып килергә тырышырмын дип саубуллаштым. Биш минут та узмады, Татьяна ханымга шалтыраттылар. Кызы булып чыкты. Элемтәнең икенче башыннан: “Әни, синең кеше җибәргәнеңне белә. Әтигә шалтыраткан, ә ул миңа”, – ди. Менә сиңа мә! Бәлкем, карта ачып барысын да белгәндер яисә башка юл белән. Болай гына башына килмәгәндер, дип уйлыйм.

 

НИШЛӘРГӘ?

 

...Миңа Татьяна ханым багучылар турында дистәгә якын калын китаплар тезеп куйды. Барысын да диярлек укыган. Мишаны нейро-лингвистика программасы астында йөри дип исәпли ул. Бу бик куркыныч. Инде тугызынчы гаиләне таркатып, мәкерле сәясәтен алып баручы Г. дан яхшылык беркем көтми. Татьяна ханым уйларының чиге юк. Башында бер генә фикер: ничек кенә ирен транстан чыгарырга. Чөнки Миша – юл кешесе, хәвефләрдән Алла Үзе сакласын...

 

Бәлки, шушылай интегүче гаиләләр әле күптер? Ахырзаманның бер күренеше булып тоела бу. Язмамны укыганнар гаиләне таркату нинди зур гөнаһ икәнлеге турында уйлансын иде. Һәр эшләнгән золым, гөнаһ, рәнҗетелгәннәр язмышы өчен без икеләтә түләячәкбез!

 

“Берәр яхшы эш эшләсәң, беркайчан да моның өчен үкенмә. Начар гамәлләрең өчен үкен. (Кытай халык әйтеме)”. Татьяна ханым әзерләгән мул табын өстендә эленеп торучы кәгазь битендәге әлеге юллар, өйгә кергәндә дә, чыкканда да минем башымда булды. Татьяна ханым ярдәмгә бик өметләнә. Кемнәр минем белән килешә яки бу язмадагы геройларга ярдәм итәргә тели, зинһар, киңәшсез калдырмагыз.

 

***

 

“Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев:

- Аллаһы Тәгалә берәр нәрсә булыр алдыннан фәрештәләргә хәбәр бирә һәм шуннан фәрештәләр бу турыда үзара сөйләшә. Шушы вакытта җеннәр өскә менеп, боларны тыңлап тора. Мәгълүматны алып, багучыларга тапшыра. Һәм аларның сүзләре туры килә дә. Хакыйкатьтә алар дөреслекне белми. Күптән түгел Кытайда җир тетрәү булды. Анда 50меңнән артык кеше үлде. Йолдызнамә буенча аларның барысының да көннәре уңышсыз булдымы икән? Бу инде дөрес түгел. Чөнки дөреслектә, бөтен гыйлемне Аллаһы Тәгалә генә белүче.

 

Әлбәттә, күрәзәчеләр тарафыннан сихер дә, зәхмәт тә башкарыла. Әмма Аллаһының әмереннән башка килми. Димәк, кеше Ходайдан ерагайса, аңа күз дә тия, сихер дә ала.

 

Сихер ул үлем дәрәҗәсенә кадәр җиткезә. Кеше эченә җен кереп урнашкан булырга мөмкин һәм ул идарә итә башлый. Бу исбатланган. Дисклары да бар. Шуның берсе “Җеннәр белән әңгәмә” дип атала. Кеше үз эченә кергән җен белән сөйләшә. Коръән уку белән алар эчтә бик тиз хәрәкәтләнә. Һәм чыгу юлын эзли.

 

Коръән белән дәвалаучы Ильяс хәзрәт Мәхмүд:

- Миңа төрле кешеләр килә. Христианнар да, мөселманнар да. Аларга Коръәнне укыйм, өшкерелгән су эчертәм. Дәвалау процессы кешесенә карап төрлечә. Мин беркемгә дә Ислам динен кабул итегез димим. Коръән – Аллаһы Тәгалә сүзе. Бу сүзләргә ышансалар һәм Аллаһы теләсә, мин дәвалыйм. Әгәр дә Коръәнне укыганда кешегә тәэсире бара икән, ул чакта дәвалап була. Аллага шөкер, күпләрне бу чирдән коткардым. Ходай шулай теләгән, мин бары сәбәпче генә.

 

Гадәттә, багучыларга тавыш ярдәм итә. Ә тавыш җеннән, шайтаннан. Һәм шайтан бу кешегә вәсвәсә кыла. Ә теге кеше автомат рәвештә багучыдан ярдәм сорый, аңа гыйбадәт кыла, Алланы оныта һәм адаша, ширек кыла. Ширек – Ходай урынына икенче бер илаһины кую бит ул. Багучылар – иң зур гөнаһ кылучылар, алар мәңге җәһәннәм ияләре. Шулай ук сихер кешегә ризык белән дә керә, Коръән уку аны чыгара.

 

Татарстанның атказанган юристы З.Н. Яхина:

- Бозу, им-том итү хокук өлкәсендә рәсми танылган гамәлләр түгел. Шуңа күрә мондый хәлләр бар дип тә, юк дип тә исбатлап булмый. Белгәнебезчә, исбат итеп булмый торган гамәлләр хокук саклау органнары һәм судлар тарафыннан карала алмый. Шуңа күрә кешеләргә физик, матди яки әхлакый зыян килсә дә, бу эштә сихерче гаепле дип РФ Җинаятьләр кодексы буенча җинаять җаваплылыгына тарту турында сүз алып барып булмый. Димәк, бу вакыйгаларга хокукый яктан рәсми бәя бирү мөмкин түгел. Ләкин дин әһелләренең сүзенә кушылып шуны әйтәм: кылган явыз гамәлләр ияләрен вөҗдан, намус хөкеме көтә. Ә бу Җинаять кодексы билгеләгән җәзаларга караганда күпкә авыррак.

 

Редакциядән:

Соңгы вакытта җавапсызлыктан файдаланып төрле китаплардан өйрәнеп кара магия ярдәмендә кәсеп итүчеләр күбәйде. Газетабыз бу хакта даими язып тора: кара магияне абайларга өйрәткән киңәшләребез дә җитәрлек бирелде. Инде закон чыгаручылар арасында да проблеманы аңлау сизелә. Озакламый магия белән эш итүчеләр өчен дә җаваплылык билгеләгән законнар кабул ителер дип өметләнергә кирәк.


Әмин ФӘРХИ, Казан-Зәй-…-Казан.
Безнең гәҗит
№ 30 | 30.07.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»