|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Аш-су
ТОЗ ҺӘМ ТӘМЛӘТКЕЧЛӘРҮсемлекләр буенча белгеч Бөек Карлдан, тәмләткечләр ни ул, дип сорагач, аның җавабы кыска булган: “Дәвалаучының дуслары һәм пешекчене данга күмүчеләр”. Бүген тәмләткечләрсез бер генә хуҗабикә дә ризык әзерләмидер. ТОЗЛЫ “ДӨРЕСЛЕК” Гадәттә без уйлап та тормыйча, тозны бөтен ризыкка сибәбез. Тозсыз торып буламы? Төче ризык ашауның файдасы бармы? Тоз — кеше организмын натрий һәм хлор ионнары белән баета. Ә алардан башка ашказаны согы составындагы тозлы кислота ясала алмый. Әлеге сыеклык күзәнәкләрдә дә бар. Димәк, тоз күзәнәкләр эшчәнлеге өчен дә мөһим. Алайса, нигә соң тозның зыяны турында сөйлиләр? Эш менә нидә. Кайберәүләр тозны кирәгеннән артык куллана, аларның организмында тоз күләме нормадан артык. Элегрәк кеше көненә 10-15 г тоз кулланырга тиеш дип санала иде. Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәүлеклек норма 6 г нан (бер чәй кашыгы) артмаска тиеш. Тик чынлыкта кеше бу норманы өч мәртәбә “арттырып үти”. Бу нигездә казылык, соус, чипсы кебек составында тоз булган ризыкларны күбрәк ашауга бәйле. Табиблар тозны мөмкин кадәр азрак кулланырга чакыра. Артык тоз бөергә — организмның су “насос”ына зур зыян сала. Чөнки ул суны организмда тотып тора башлый. Шуның аркасында бөергә ике мәртәбә кызурак эшләргә туры килә. Ә артык сыеклык кан басымын күтәрә, димәк, йөрәк өчен дә бу файдага түгел. Ахыр чиктә, тозны күп ашау атеросклероз авыруын китереп чыгара. Шулай да, бер төркем галимнәр, тоз җитәрлек булмау да зыянга, дип белдерә. Төче ризык кына ашап торсаң, организмнан сыеклык бик тиз куылачак. Аның белән бергә микроэлементлар да чыгып китәчәк. Ә бу тире, бөер, йөрәк һәм кан тамырларына начар тәэсир итә. Тозны артык күп кулланмас өчен мәгълүм кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Шулпага тозны уттан алырга 20 минут кала сибегез. Яшелчәләргә тозны әзер булырга 5-7 минут кала салырга кирәк. Фасоль, борчак тозлы суда озак пешә. Аларга да бу тәмләткечне уттан алырга 5 минут кала сибегез. Кыздырылган бәрәңгегә тозны табынга бирер алдыннан гына сибәргә кирәк. Кыскасы, тозны кулланырга ярый, тик чаманы гына югалтмаска кирәк.
ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА Әнис аппетитны ача, салкын тигәндә ярдәм итә. Хатын-кыз авыруларын дәвалаганда кулланыла, бала имезүче ханымның сөтен арттыра. Пирог, ботка, компот кебек баллы ризыкларга кушыла. Кардамонны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый. Кан плазмасын, нерв күзәнәкләрен тукландыра. Камыр ризыклары, аш һәм пылауга тәм кертә. Чили борычы организмны ныгыта, канны чистарта, аның агышын яхшырта. Эчтән кан китүне туктата. Ит һәм балык ризыклары өчен бер дигән тәмләткеч. Ванилин ашкайнатуны яхшырта, организмны ярсыта һәм хәл кертә. Печенье, крем, торт һәм кәнфитләргә салына. Кориандрны өлкән яшьтәге һәм чирдән соң хәлсезләнгән кешеләргә тәкъдим итәләр. Ул көч кертә һәм йөрәкне ныгыта. Яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән ризыклар өчен. Ак борыч ашказаны эшчәнлеген һәм эчәклек микрофлорасын нормага сала. Беренче һәм икенче ашлар әзерләгәндә кулланыла. Канәфер йогышлы авырулар вакытында бактерияләрне һәлак итә. Авыртуны басу үзлегенә ия. Ликер, пунш һәм компотлар өчен яхшы. Имбир аппетитны ача, ашказанын һәм канны җылыта. Кан составындагы холестерин күләмен киметә, хәтерне яхшырта. Камыр, компот һәм ит ризыкларына салалар. Ак әнис нервларны тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта, игътибар тупларга ярдәм итә. Ипи, тозлы кәбестә өчен бер дигән тәмләткеч. Дарчин маен нокталы массаж, салкын тиеп ингаляция ясаганда кулланалар. Ашказаны проблемалары булганда да әлеге тәмләткеч киңәш ителә. Җиләк-җимеш ашларына, запеканка һәм кофега салалар. Лавр яфрагының очучан хуш исле матдәләре иммун системасын ныгыта. Төнәтмәсе сулыш алуны җиңелләштерә һәм арганлыкны киметә. Әче ашлар һәм сарык итеннән әзерләнгән ризыкларга тәм кертә. Мөшкәт чикләвеге организмга көч кертә, нерв системасын яхшырта. Шоколад кремнарына һәм соусларга салалар.
--- |
Иң күп укылган
|