поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.03.2008 Матбугат

ЛӘЙСӘНӘ САДРЕТДИНОВА: “ХАЛKЫМ ЗУР УЛ, KӨЧЛЕ УЛ...”

«Халкым минем...” тапшыруы Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп, үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен саклап буыннан-буынга тапшырып килүче милләттәшләребез турында. Әйе, тарихи Ватаннарыннан еракта торучы милләттәшләребез башка халыклар арасында югалып калмыйча, үзләренең татар булулары белән горурланып гомер кичерә. Бүгенге әңгәмәбезнең кунагы — халкыбызның тормыш төбеннән күтәрелгән вәкилләре белән безне һәр атна саен “Халкым минем...” тапшыруы аша очраштыручы Ләйсәнә Садретдинова.

Безнең белешмә:

Туган көне: 18 сентябрь, 1966 ел

Туган җире: Азнакай ра­йоны Баланлы Бүләк авылы

Яраткан язучылары: Мөхәммәд Мәһдиев, Марсель Галиев

Яраткан китаплары: “Бәхилләшү”, “Рух”

Иң ошаган җырчысы: сүзләре күңелгә үтеп керә торган җырларны башкаручылар

Яраткан ризыгы: бәрәңге ризыклары

 

— Ләйсәнә, балачакта кем булырга хыялландың?

— Башта табиб булам дип йөрдем, уколдан курку сә­бәпле, бу теләк бик тиз узды. Аннары актер буласым килде, мәктәптә укыганда спектакльләрдә уйный идем, тик әнием каршы төште. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорскиның музыка һәм рәсем сәнгате көллиятенә укырга киттем.

— Һөнәр сайлауга нәрсә этәрде?

— Мин Азнакай районы Чалпы урта мәктәбендә укыдым. Рәсем һәм сызым укытучысы Рафыйк абый Тимкинны бик хөрмәт иттек. Ул безнең портретларны ясады, тик үз рәсемнәрен күр­сә­тергә яратмады.

Бервакыт актлар залында мин аның күп кенә эшләрен күрдем һәм таң калдым. Беркайчан беркайда кабатланмаган чын сәнгать әсәр­ләре иде алар! Укытучыма  чын күңелдән соклануым, гаҗәпләнүем ошады — ул ми­ңа үзенең бер этюдын бүләк итте. Шул минутта күңелемә “Рәссам булачакмын!” дигән уй кереп урнашты. Беренче һөнәрем — рәсем һәм сызым укытучысы.

— Телевидениегә килү юлларың ничек булды?

— Телевидениегә озаклап килдем. Көл­лиятне тәмамлап, укытучы булып эшли башлагач, югары белем алырга теләдем. Бу теләгем мине КДУга алып килде. Казанда һәр­даим күренекле шәхесләребез белән очрашулар, сөй­лә­шүләр һөнә­рем­­не үзгәр­тү­гә этәрде дә инде. Мине Азнакайның җирле телевидениесенә чакырдылар һәм башым белән иҗатка чумдым. Үз тапшыруларымны әзерләп, төбәк телекомпанияләренең “Татарстан дулкынында” фес­тивалендә катнаштым, анда татар тапшырулары арасында  “Иң яхшы алып баручы” номинациясендә җиңү яуладым.

Шуннан Казан телевидениесенә эшкә чакырдылар, озак уйлап тормадым — баш­калага күчендем. “Яшьләр тукталышы”нда мө­хәррир, “Татарлар”да хәбәрче булып эшләдем. Аннан соң яңа тапшыру — “Халкым минем...” барлыкка килде.

— Ләйсәнә, тапшыруның чыга башлавына бер ел. Шу­шы чагыштырмача аз вакыт эчендә аны тамашачы яратып өлгерде. Син тау­ларга да менәсең, Себер сазлыкларыннан да атлыйсың, тамашачыны кы­зыктырып анда үскән җимешләрне дә тәмләп карыйсың. Тапшыруны караганда тамашачы үзен  си­нең белән бергә сә­яхәт­тә кебек хис итә.

—  “Татар тотып карамыйча ышанмый”, диләр бит, шулайрак килеп чыга инде. Кемне очратсам да, әңгәмә корам. Үз эшемне, кешеләр­не бик яратам,  гомумән, яшәргә яратам.

 — “Халкым минем...” тапшыруының үзенчәлеге нидә? Аны  “Татарлар”ның дәвамы дип әйтеп буламы? Нилектән синдә яңа тапшыру эшләү теләге туды?

— “Халкым минем...” тап­шы­руы ул — сәяхәт. Чит төбәкләрдә яшәүче татар халкының көндәлек тормышын күрсәтәсем килде. “Татарлар” тапшыруыннан шу­ның белән аерыла да инде ул. Мин ниндидер мөһим вакыйгаларны гына түгел, ә шул төбәктә яшәп хөрмәт яулаган, үз көчләре белән ихтирам казанган шәхесләр аша халкымның көнкүрешен күрсәтәм.

Ә гомумән әйткәндә, бу ике тапшыру бер-берсен кабатламыйча тулыландырып тора, уртак максат — мил­ләт­­тәшләребезне бөтен дө­нья­га таныту юнәлешендә эшлиләр дияргә дә була. 

Тагын шунысы куанычлы: мин бит берүзем генә түгел идем. Юл күрсәтүче — Бө­тендөнья татар кон­грессы Башкарма комитеты булды, алар булышты. Гомумән, без­нең телевидениедә дә кемгә генә ярдәм сорап мө­рәҗәгать итсәң дә, кире кагучы юк, Аллага шөкер!

— Тапшыруны төшерер өчен милләттәшләребез яшәгән төбәкләрне үзең сайлыйсыңмы, әллә чакыру буенча барасыңмы?

— Әйткәнемчә, Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә эшлибез. Барлык кирәкле мәгълүматны алардан алам. Аннан соң милләт­тәшләр белән элемтәгә керәбез. Телефон, хатлар аша аралашабыз. Безнең халкыбыз кунакчыл бит ул, төрле төбәкләрдән чакырулар бик еш килеп тора.

 — Кайсы төбәк татарлары белән очрашу аеруча күңелеңә кереп калды?

— Дөресен генә әйткәндә, берсен дә аерып куя алмыйм. Алар барысы да хөр­мәткә лаек. Шунысы хак: нәкъ менә чит төбәкләрдә безнең халкыбызның чын йөзе, асылы, кыйммәтләре ныграк сакланган. Менә шунысы минем өчен иң куанычлы күренеш.

— Читтәге татарлар Татарстандагыдан аерыламы?

— Сүз дә юк, аерылып торалар. Аларга бит безгә — Татарстанда, үз җиребездә яшәүчеләргә караганда күбрәк тырышырга, батыррак, үткенрәк булырга кирәк. Миллилек көчлерәк, кадерен белү дигән төшенчәне ныграк аңлыйлар.

— Шушы бер ел эчендә  тапшыруыңа карата нинди нәтиҗәләр ясадың?

— Тапшыруыбызның кешеләргә ки­рәк булуын белдек. Тик ярты сәгать вакытта гына бө­тен материалны күрсәтеп бетерү мөмкин тү­гел — халкым искиткеч бай.

— Син һәрвакыт диярлек юлда. Гаиләң ризасызлык белдермиме?

— Ирем Илдар белән, Аллага шөкер, 21 ел яшибез. Ул эшемне яратканымны белә,  бик яхшы аңлый. Туып-үскән ягыбыз Азнакайдан Казанга күченү дә минем эшемә бәйле иде бит. Улыбыз Ис­кәндәргә 18 яшь, ул инде балигъ булган. Алар командировкадан кайтуымны сагынып көтеп торалар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Өй­дә мин яраткан хатын һәм әни. Гаи­ләм чын мәгънә­сендә терәгем.

— Гаиләң белән якыннанрак таныштырсаң иде.

— Ирем Илдар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнә, улым Искәндәр ТДГПУда икътисад факультетының II курсында белем ала.

— Эштә син үзеңә карата таләпчән, эшлекле дә, җитез, чая, ярдәмчел дә. Ә гаиләдәге Ләйсәнә нинди сыйфатларга ия икән?

— Өйгә дә шул ук Ләйсәнә кайта. Ә анда әле мин гаи­ләмне тәмле ризыклар, камыр ашлары белән сыйлый торган хуҗабикә дә.

— Ләйсәнә, сәяхәт итәр­гә яратуыңны инде беләбез. Ялларыңны кайда үт­кәрү күңелеңә хуш килә?

— Миңа бик тә Мисырда ял итү ошый. Анда Кызыл диңгездә су коенырга яратам. Диңгез — серләр белән тулы үзе бер дөнья. Аның төбенә чумып, шул чиксезлекне күз­ләргә яратам. Мәрҗән таулары, каршыга йөзеп килүче балыклар... Кызык та, серле дә, бераз куркыныч та.


Әлфия ГАЙНУЛЛИНА
Ирек мәйданы
№ 8 | 29.02.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»