поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.03.2011 Юмор

Шадра юморескалар яки нормальный робагыйлар

("Печән базары" сатирик әсәрләр конкурсы)

Бу такмакчы килеп чыкты кайдан дип,

Робагый дип, ниләр яза, надан, дип

Көлмә, шагыйрь. Бу әкәмәт дөньяда

Үз-үземә шулай кызык табам бит.

 

Туфан Миңнуллин.

 

Үз-үземә шулай кызык табам, диеп,

Робагыйлар язган Туфан агам, диеп

Мин дә беркөн тотындым бу күркәм эшкә –

Бәлкем, кемдер язганыма багар, диеп.

 

Ләбиб Лерон.

 

И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык:

Бер үк тырма тешләренә кырык бастык...

Үзебезчә сөйләшергә һич юк вакыт:

Кияү – урыс, килен – марҗа, онык – манкорт!

 

* * *

 

Көндәшен ул чөеп атты баш аркылы...

Чү! Нәрсә бу, и инәңне корт чаккыры?!

Җилкәсенә тәкә... дисәм... чучка салып...

Кайтып килә сабантуйның баш батыры.

 

* * *

 

«Түрәләрдә бернинди дә милли аң юк!» –

Дип мин әйтәм, син әйтәсең, сөйли халык...

Тещасының юбилее уңаеннан

Шәһәр мэры табын корган – миллионлык!

 

* * *

 

Яшь чакта гел кызлар булды телебездә,

Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә...

Бер гөнаһсыз әүлиягә әверелдек

Анализлар биреп йөргән көнебездә.

 

* * *

 

Сөбханалла, күкрәкләрең бигрәк күркәм! –

Тефү-тефү, күз тимәсен берүк, иркәм.

Ни диярсең, әгәр әрсез кулларымны

Шул тирәңдә тыйнак кына сыйпап йөртсәм?!

 

* * *

 

Быел тагын алмакчылар җан исәбен.

Шул хакта шәп шигырь язу бар исәбем...

Минем хакта яз, әйдә, дип кинәт кенә

Килеп кердең шигыремә, җанкисәгем.

 

* * *

 

Иртән сайрыйм: “Син бит – минем табышым”, – дип,

Кичен сайрыйм: “Син бит – минем язмышым”, – дип...

Бүген тагын йоклап китсәм, әйтмәссеңме:

«Каян килде бу табигать ялгышы?» – дип.

 

* * *

 

Күп ашаудан йокы баса – оета, дип,

Булмый хәтта ботинканы киеп тә, дип,

Айлар буе өйдә ни бар шуны состым –

Дүшәмбедән тота башлыйм диета, дип...

 

* * *

 

Сәхнә тулды яулык чөйгән ирләр белән,

Колак тонды шырдый-бырдый җырлар белән.

Бетсә бетсен татар җыры, юморы, дип,

Сәхнәләргә мин дә чыгып мырлар булам.

 

* * *

 

 – Синең өчен мәңге утка кермим мин!

Синең өчен мәңге суга кермим мин! –

Дип ярсыгач, ялгыш өстәп куйды ир:

 – Синең өчен... лутчы... «сулга» йөрим мин!

 

* * *

 

Өметләрем (мөлдерәмә ташыганда!)

Челпәрәмә килде гүя таш идәндә:

Үзәгемне өзеп-өзеп үтеп киттең

Спонсорың алып биргән машинаңда.

 

* * *

 

Бу Рәсәйне ваклап сатып эчтеләр, дип

Кемдер анда, кемдер монда сөйләнә бик.

«Монда минем өлеш тә бар!» – дип уйласаң,

Кысылмыйча кала күрмә син дә, Ләбиб.

 

* * *

 

Көнләшеп тә, кызыгып та әйткәннәрдер:

«Күп укыган, күп белгән шул әткәләре...»

Марсель, Илфак, Лемон, Роберт, Ким, Ркаил... –

Бездә инде исемнәрнең кәттәләре!

 

* * *

 

Бер табында утырдык без Башлык белән,

Мәҗлес – күркәм: сый-хермәтләр – шашлык белән!..

Өйгә кайткач, шул турыда язмак булдым...

Шигырь язып булмый икән... кашык белән.

 

* * *

 

Күлмәгемнең кире ягын кидем мин дә,

Шомбай булып йөрим әле, дидем мин дә...

Кинәт кенә башкаема китереп сукты:

Әйләндереп кигәннәр бит бу илне дә!

 

* * *

 

Кырыктан соң мин дә бераз үзгәрдем, дим.

Әллә нишләп начар күрә күзләрем, дим.

Китап-мазар укымаган чакларымда

Бик шәп күрәм матур кызлар йөзләрен мин...

 

* * *

 

Чынга ашмас уй-теләкләр миндә инде:

Космонавт булырмын, дип йөргән идем...

Китап укып, көтмәгәндә шагыйрь булдым...

Автогонщик буласым да килгән иде.

 

* * *

 

Булды заман: вакыт узды чиратларда –

Чират торды хатын-кыз да, ир-атлар да...

Күпме мәһшүр татар углы китеп барды

Чират саклап тормый гына зиратларга.


Ләбиб ЛЕРОН
Казан утлары
№ 3 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»