поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2011 Сәясәт

Бар әле күрәселәр...

Россия түрәләренең, һәрвакыттагыча, безне үзгәрешләргә әкренләп күнектерә башларга теләптер инде, ике-өч айга бер мәртәбә пенсия реформасы турында сүз алып баруларына күнегеп беттек бугай. Март башында Икътисадның югары мәктәбендә экспертлар берләшмәсе оештырган очрашуда бу проблемага янә әйләнеп кайттылар.

Җае чыккан саен Пенсия фонды дефицитыннан зарланучы Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Юрий Воронин үз чыгышын бу юлы да шуннан башлады. Аныңча, дефицит 1 триллион сум тирәсе тәшкил итә, һәм моңа төп сәбәп булып илдәге демографик кризис һәм пенсия фондын туплау, түләү системасының камил булмавы тора. Ул бу юлы пенсия системасын реформалаштыруның төп дүрт юнә­лешен тәкъдим итте.

 

Беренчесе – пенсиягә алдан чыгуны бетерү. Билгеле булганча, андыйлар барлык пенсионерларның 33 процентын тәшкил итә. 50 яшьтән пенсиягә чыгучы очучылар, 55 тән чыгучы химия пред­приятиеләре хезмәткәрләре, нефтьчеләр, металлургия производствосында эшләү­челәр, 45 яшьтән отставкага китүче офицерлар, “зы выслугу лет” өчен пенсия алучы укытучы, медицина хезмәткәрләре – саный китсәң шактый күп алар. Россиядә андый 180 һөнәр исәпләнә. Ю.Воронин фи­керенчә, нәкъ менә шундый катлаулы һәм зарарлы шартларда эшләү­челәр өчен эш бирүчеләр пенсия фондына социаль взносны артыграк түләргә тиеш тә инде. Әгәр түләмәсәләр, андыйларны алдан пенсиягә чыгару да бетерелергә тиеш.

 

Икенче юнәлеш – пенсия взносларының бер өлешен эшләүченең үзеннән түләтү. Моңа кадәр әле пенсия, медицина иминияте һәм социаль иминият фондларына мәҗ­бүри рәвештә күчерелүче хезмәт хакы фондының 34 проценты күләмендәге социаль салымны (2011 елга кадәр 26 процент иде) эш бирүче түли иде. Киләчәктә һәр эшләүченең хезмәт хакыннан да пенсия фондына взнос түләтергә мөмкиннәр. Дөрес, әлегә мондый закон кабул ителмәгән. Ләкин, Ю.Воронин әйтүенчә, хөкүмәт структураларында бу идея төрле яклап тикшерелә икән инде.

 

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен киметү – яңа пенсия реформасында өченче юнәлеш. Билгеле булганча, пенсионерларның 40 процентка якыны лаеклы ялга чыккач та эшләвен дә­вам итә. Аларның 15 процентлабына, ягъни дәүләт пенсиясе алучыларга, пенсияләре болай да тулысынча түләнми. Хәзер инде барлык эшләүче пенсионерларның да пенсияләрен “кисү” турында сүз алып барыла.

 

Дәүләт структураларында пенсия яшен арттыру фикере дә һаман актуаль. Дөрес, бу проблемага күп кенә түрә­ләрнең карашы үзгәрде шикелле. Мәсәлән, шул ук Ю. Воронин да бу очрашу вакытында, пенсия яшен арттыру жәмгыятьтә социаль киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин, дигән фикер әйтте. “Бу проблеманы чишү өчен башта жәмгыятьне әзерләргә кирәк әле”, – диде ул очрашуда. Һәм пенсия яшен арттыруны 2030 елга кадәр кичектерергә кирәк дигән фикер җиткерде. Мисал итеп узган ел пенсия яшен кискен арттыру уңаеннан Франциядә булган социаль бәрелешләрне китерде. Юкса әле узган ел гына ул пенсия яшен арттыру яклы иде.

 

Шунысы да кызык, Юрий Воронин – 2002 елда уздырылган, инде күпләр дөрес булмады дип бәяләгән пенсия реформасының да башында торган кешеләрнең берсе. Бүген исә ул үзе үк гамәлгә керткән үзгәрешләрне кире кага. Шулай булгач, аңа ышанырга ярыймы соң? Гомумән, нигә мондый кешеләрне һаман хакимият структураларында тоталар? Хәер, бер классик язганча, акыл белән аңлап булмый торган Россия шул бу.

 

Ул елларда Россия Хөкү­мәтендә социаль мәсьәләләр өлкәсендә эшләгән, бүген исә Дәүләт Думасы депутаты, икътисад фәннәре докторы Оксана Дмитриева да Ю.Воронинның икейөзлелегенә шакката. “Министр урынба­сарының бары бер фикере белән килешергә була, ул да булса, пенсия фондына зарарлы производство сферасыннан өстәмә взнослар түләтү”, – ди ул. Аныңча, пенсия фондын тулыландыруның иң нәтиҗәле юлы – пенсиянең тупланма өлешеннән баш тарту. Чынлап та, аның фикере камиллеккә бик тә якын. 1968 елдан соң туганнар пенсия фондына күчереп барган тупланма өлеш болай да бик шәп яшәгән банк системасын һәм идарәче компанияләрне генә баета ләбаса.

 

О.Дмитриева фикеренчә, пенсия взносларын түләүнең регрессия системасыннан да баш тартырга кирәк. “Юкса, социаль взносларны аена 6-10 мең сум хезмәт хакы алучылар да, ай саен 50-100 мең сум алучы банк хезмәткәрләре, нефтьчеләр, газ промышленностенда эшләү­че­ләр дә бертөрле – 34 процент түли, – ди ул. – Димәк, регрес­сиядән янә байлар файдалана, ә очын-очка көчкә ялгап яшәүчеләр киресенчә зыян гына күрә. Ә бүгенге җәмгыятьтә пенсия фондына хезмәткәрнең үз кесәсеннән дә взнос күчертү идеясе бө­тенләй дә башка сыймый. Моны башлау өчен беренче чиратта производствода эшләү­челәрнең, бигрәк тә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрергә кирәк ”.

 

Милли стратегия институты җитәкчесе, шулай ук икътисад фәннәре докторы, ки­ресенчә, бу идеяне хуплый. “Бик күп илләрдә һәр кеше картлык пенсиясен үзе кайгырта, – ди ул. – Ләкин безнең илдә тулысынча бу системага күчү әлегә мөмкин түгел. Моны өлешләп кертергә кирәк”.

 

Шул рәвешле экспертлар берләшмәсе җыелышында капма-каршы фикерләр шактый яңгырады. Бу уңайдан Икътисадның югары мәктәбе профессоры Овсей Шка­ратанның фикере дә кызыклы. “Ир-атларның һәм ха­тын-кызларның иҗади активлыгы төрлечә, – дип расламакчы ул. – Хатын-кызларның, балалар тудыру һәм аларны тәрбияләү сәбәпле, физик һәм рухи активлыгы тоткарланып тора да, 50 яшьләрдә шактый активлаша. Шуңа да күп кенә гүзәл затларыбыз 50-55 яшь­ләрдә әле яши генә башлаган кебек. Авыр эштә эшлә­гәннәреннән кала, пенсиягә чыгарга теләмәүләре дә табигый. Ә ир-атларның бу яшь­ләрдә иҗади активлыгы саега башлый инде. Моңа карап мин пенсия яшен арттыру яклы түгел, арттырылса да, хезмәт стажы өчен компенсация булырга тиеш. Моңа акча каян алырга дисезме? Сочидан, Сколководан. Аларга тотылган һәм банкларга кризис уңаеннан күрсәтелгән ярдәм илдәге барлык пенсионерларны берничә ел шактый мул яшәтергә җитәр иде”.

 

Телибезме-теләмибезме, димәк, тиздән янә пенсия реформасы булачак. Хакимият структураларында эшләү­че­ләрнең әледән-әле бу хакта гәп куертуы юкка гына түгел ләбаса. Аларның пенсия яшен арттыру турындагы сөйлә­шүләрне туктатып торулары исә сәяси уеннарга охшаган. Быелгы Дәүләт Думасына, 2012 елда булачак Президент сайлауларыннан соң бу идея­нең янә яңаруы ихтимал.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 44 | 12.03.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»