поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.03.2011 Дин

«Йоклаганда җан белән җан очраша»

Без көн саен диярлек төш күрәбез. Һәм күп вакыт аларның мәгънәләрен аңларга теләп баш ватабыз, сагаябыз яки сөенәбез. Гомумән, ни өчен без төш күрәбез, ул нәрсәне аңлатырга мөмкин? Бүген без әнә шул һәм башка күп сорауларга Казан шәһәре һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ белән җавап табарга тырышырбыз.

– Рөстәм хәзрәт, төш күрү нәрсә ул?

 

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Ислам дине буенча, кешенең йоклавы «кече үлем» дип атала. Чагыштыру өчен, кешенең җаны белән гәүдәсе бер чылбыр рәвешендә. Йокыга киткәндә, җан гәүдәдән чыга, ләкин чылбыр өзелми. Ул өзелгәндә, кеше йоклаган хәлдә теге дөньяга китә. Җан гәүдәдән чыгып, параллель дөньяда башка җаннар белән очрашып, киләчәк хәлләрне белеп-күреп, гәүдәгә яңадан кайту, дөрестән дә, хак хәл. Бу хакта Аллаһы Тәгалә үзе хәбәр иткән. Мөхәммәд (с.г.в.) хәбәр биргәнчә, төшләр өч төрлегә бүленә. Аларның бер ишләре Аллаһы Тәгаләдән, икенчеләре шайтаннан һәм өченчеләре дөнья мәшәкатенә мавыгып, шул хәл төшкә керү очраклары. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле яисә хәбәр бирә торган, кисәтү төшләре була. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, адәм балаларына шәфкатьлелеген күрсәтеп, пәйгамбәрлекнең 40тан бер өлешен мөселманнар күргән төшләр аша калдырган. Киләчәкне бер кеше дә белә алмый, әлбәттә. Әмма Аллаһы Тәгалә булган белеменең бер өлешен яраткан, сөекле бәндәләренә бирүе мөмкин. Төш аша, яисә күңелләренә сеңдерү, яисә Аллаһы Тәгалә биргән акыл белән кеше булачакны күзәтә ала. Бу – Аллаһы Тәгалә бүләге. Әйтеп киткәнчә, Аллаһы Тәгалә төшләре барысы да хак, бигрәк тә алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) белән бәйле булса. Кем дә кем аны төшендә күргән, бу бик зур шатлык, димәк, әлеге кешене бу дөньяда гына түгел, бәлки, ахирәттә дә яхшылык көтә. Шул ук вакытта Мөхәммәд (с.г.в.) төштә кайбер кешеләрне тиешсез хәлләрдән, гөнаһлы эшләрдән, бозык гамәлләрдән, сүзләрдән кисәтә дә ала. Иблис төшкә башка кешеләр кыяфәтендә керә алса да, Пәйгамбәр булып керә алмый. Ә шайтаннан кергән төшләр бозыклыкка, начарлыкка өнди.

 

– Төшеңне кешегә сөйләмә, бик теләсәң, җилгә чыгып сөйлә, дип ишеткән бар. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

 

– Дөрестән дә, шайтаннан кергән хәвефле, куркыныч төшне күргәндә, кешеләргә сөйләмәскә, белгертмәскә кушылган. Хәтта яхшы төш күргәндә дә, адәм баласы аны башкалар белән уртаклашканчы ныклап уйларга тиеш. Төшне һәрбер кешегә дә сөйләргә ярамый, чөнки арада көнчелек белән яшәүче булса, начарлыкка юрап, зарар китерүе бар. Ә инде төш күреп сискәнеп уянганда, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сул якка өч тапкыр төкереп, икенче якка борылып ятарга һәм «Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗиим» дип әйтеп куярга кушкан.

 

– Рөстәм хәзрәт, төш юрау һәм юрату мөселманнарга хас гамәлме?

 

– Кеше төшен үзе юрый белми икән, әлбәттә, белемле, хикмәтле, саф күңелле, көнчелеккә батмаган кешеләргә юратырга тиеш. Белем җитмәүнең дә кайбер очракта зарар китерүе бар. Юраучы кеше дә хәере белән юрарга яисә бөтенләй дәшмәскә тиеш.

 

– Ә төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

 

– Ибн Сирин дигән галимнең «Төш юрау китабы» бар. Бу китап Мөхәммәд (с.г.в.)нән килгән риваятьләргә, олуг сәхабәләр сүзләренә һәм Коръәндәге аятьләргә таянып төзелгән. Ә хәзер китап кибетләрендә сатыла торган төш юрау китапларын без тулысынча инкарь дә итә, раслый да алмыйбыз.

 

– Төшлек салу дигән күренеш тә бар бит әле.

 

– Ул ислам динендә юк. Ә инде кеше хәерле төш күрергә тели икән, беренчедән, тәһарәтле килеш ята, моның өстенә кайбер галимнәр нәфел намазын укырга да тәкъдим итә. Икенчедән, яткан урыны да, киеме дә пакь-чиста булырга тиеш. Яткач та, кыйблага юнәлеп, Аллаһы Тәгаләдән хәерле төш күрүне сорарга кирәк. Кем дә кем төшендә Мөхәммәд (с.г.в.)не күрергә тели икән, кешенең күңеле чиста булырга, бу максаттан тыш башка бер максатны да истә тотмаска тиеш.

 

– Төшнең кайчан керүе мөһимме?

 

– Аерым көннәре юк. Кеше Аллаһы Тәгаләгә никадәр якынрак, нихәтле күбрәк изгелек кыла, төшләре дә шулкадәр хәерле, изге төшләр була. Ләкин кеше гөнаһ эшләгәннән соң шуны Аллаһы Тәгалә төшендә күрсәтә икән, бу начар түгел, димәк, бу кешедән Аллаһы Тәгалә әле өметен өзмәгән. Төшкә мәрхүмнәр керүне дә кисәтү теге яки бу гамәлдән ризасызлык белдерү дип аңларга мөмкин. Алар да белеп, исәннәрнең тормышларыннан хәбәр алып тора.

 

– Берничә елдан бер үк төш кабатланса яки бер үк төш һаман керсә, аны нәрсәгә юрарга?

 

– Аны болай гына әйтеп булмый. Моның өчен нинди төш икәнен, кешенең тормышын белергә кирәк. Ул кешенең халәтенә карый.

 

– Рөстәм хәзрәт, төштә бастырылу күренеше дә бар бит әле. Ул каян килеп чыга икән?

 

– Бу бозык эләгү, җен кагылу, күз тию сәбәпле булырга мөмкин. Мондый очракта без кешеләргә Коръән аятьләрен укыйбыз яки Пәйгамбәребез хәдисләренә таянабыз.

 

– Төшнең кабул булу вакыты бармы?

 

– 3, 7, 10 көннән соң кабул була дигән сүзләр бар, ләкин бу шарт түгел. Төш берничә елдан соң да кабул булырга яки бөтенләй бернәрсә дә аңлатмаска мөмкин.

 

– Кайбер кешеләр, гомумән, төш күрми. Моны ничек аңлатырга?

 

– Минемчә, алай була алмый. Кеше истә генә калдырмаска мөмкин. Тиз онытуның да төрле сәбәпләре бар. Йә кешедә гөнаһ бик күп була яисә аңа бозык, сихер эләгә.

 

– Төсле һәм төссез төшләрнең мәгънәләрен ничек аңларга?

 

– Нинди дә эш башлар алдыннан, бу эш хәерлегә булса, кеше ачык, якты һәм матур төсләргә бай төш күрә. Ә инде ниятләнгән эше начарлыкка булса, авыр, караңгы төсләрдәге төш керә.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»