поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.03.2011 Җәмгыять

Балаларыма нәрсә дип җавап бирим?

Мөслим районының Әмәкәй авыл Советы җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 380 кешене (кызларны һәм егетләрне) алганнар. Шуларның 230ы туган якларына әйләнеп кайтмаган. Ә менә илгә Бөек Җиңү алып кайткан 150 әмәкәйленең бүгенге көндә нибары дүртесе генә, балаларын һәм оныкларын сөендереп, авылда гомер кичерә.

Шуларның берсе – иксез-чиксез ихтирамга лаеклы зат – сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырыннан яралыларны ташып, аларга беренче ярдәм күрсәткән, үзе дә берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә яткан, Бөек Җиңү көнен Берлинның үзендә каршы алган Мөшәрәфә апа Шәйхуллина. Бәйрәмнәрдә орден-медальләр белән тулы костюмын киеп куйса, аның турында берәү дә туксанынчы яшен ваклап баручы әби дип уйламас әле.

 

– Мине сугышка 1942 елда чакырдылар, – дип искә ала Мөшәрәфә апа. – Минем өчен, авылда үскән япь-яшь кыз бала өчен, иң коточкычы – чәчемне кырку иде, ярты җаным чыкты шунда. Аякта – 42 нче үлчәмле солдат итекләре. 61 нче дивизиягә медсанбатка яралыларны ташучы санитар итеп билгеләделәр. Яудан соң үзем кебек кызлар белән яралыларны сугыш кырыннан ташыйбыз, аларга беренче ярдәм күрсәтәбез. Машина бирделәр. Шоферы олы яшьләрдәге абый иде, аның белән сугышның башыннан ахырына кадәр бергә хезмәт иттек.

 

Без бит динне тыйган дәвердә яшәдек, шулай да мин бервакытта да Аллаһ исемен телдән төшермәдем, шуңа ул мәхшәрдән исән-сау кайта алганмындыр да инде. 1943 ел иде, санитар машинасы минага эләкте. Машина чәчрәп күккә очты. Мине санитарлар ком-туфрак астыннан казып чыгарганнар. Шофердан һәм миннән кала машинада булган бер генә кеше дә исән калмаган. Контузия алу сәбәпле ике айлап госпитальдә яттым. Терелгәч тагын үзем хезмәт иткән частька җибәрделәр. Яратып йөргән егетем Габдулла Шәйхуллин белән төрле фронтларда хезмәт иттек.

 

Сугыш юллары буйлап Германиянең бик күп шәһәр һәм авыллары аша үттек. Анда да һәр җирдә җимереклек, ачлык иде. Дошманнарны эзләп, йортларны тикшереп йөри идек, бер йортка керсәк, биш-алты айлык сабый үлгән әнисенең имиен имәргә азапланып ята... Моннан да куркынычрак хәлнең булуы мөмкинме?!

 

Бервакыт шофер абый белән фашистларга әсирлеккә төшә яздык. Дошман камалышында калгач, аның белән җиде-сигез көн сазлыкта яттык. Сазлыкта бөтен документларым җебеп бетте. Ә документлар булмагач, сугышта яралануым турындагы белешмәләрне яңартмадылар. Югыйсә, бил сөягем бик нык яраланган иде.

 

“Сугыш бетте!” – дигән шатлыклы хәбәрне без Берлинның үзендә ишеттек. Бөтен халык кычкыра, елый, кочаклаша. Шулай да өйгә кайтып җиткәнче сугышның бетүенә ышанмадым.

 

Габдулла да миннән соң озак тормыйча яу кырында бер күзен калдырып, лейтенант погоннары тагып кайтып төште. 1946 елда өйләнештек. Мактанып әйтмим, авыл халкы өчен үрнәк гаилә булып яшәдек, бер ул, бер кыз үстердек. Бүген инде алар үзләре дә әби белән бабай. Улым белән киленем тәрбиясендә яшим. Тормышыбыз турында Аллага шөкер дим. Бабаем гына иртә – 2003 елда китеп барды якты дөньядан.

 

Медальләрем бик күп, әмма иң кадерлесе – “Отличник санитарной службы” медале, миңа аны намуслы хезмәтем өчен бөтен рота алдында бирделәр.

 

Тыныч тормышта да тик утырырга туры килмәде. Сугыш чорында тәмам таркалып беткән хуҗалыкны тергезергә кирәк иде. Бүгенге кебек эш юк бит дип тормадык, көнне төнгә ялгап эшләдек.

 

Хәзер сугыш яралары бик каты сиздерә, билем, аякларым авырту сәбәпле, моннан җиде ел элек инвалид арбасында утырырга калдым. Авыл тормышын белгән кеше аңлыйдыр инде, уйлап кына карагыз, тышка чыгарга туры килгәндә нишләргә белми иза чиккәнне бер үзем һәм якыннарым гына күрә һәм аңлый.

 

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан хөкүмәтебез, ветераннарга хөрмәт йөзеннән, бик күркәм закон чыгарды. Аның нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннарга, бүгенге көндә вафат булганнарының толларына яңа фатирлар бирә башладылар. Безнең авылда исән калганнар, шушы статуска туры килә торган әби-бабайлар Әмәкәй җирле үзидарәсе буенча нибары дүртәү генә.

 

Менә шушында башланды да инде безнең өчен мәхшәр. Хөкүмәт үзе түгел, билгеле, түрәләр халыкны бер-берсенә капма-каршы куйдылар.

 

Шушы закон нигезендә авылыбыздагы өч ветеранга фатир бирделәр. Ә минем гозергә, гаризаларыма игътибар итүче булмады. “Торган җирең яхшы”, – диделәр. Нигә аларга бирдегез дип сорамыйм, тиеш булгач бирелсен, ә миңа, сугышны Берлинда тәмамлаган сугыш ветеранына, инвалидка тиеш түгелмени? Картлык көнемдә интекмичә, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәргә хакым юкмыни? Миңа: “Юк!” – дип кырт кискән түрәләр бер генә тапкыр булса да килеп, минем ничек җәфаланганымны күрсеннәр иде. Картым да минем өчен рәнҗеп ятадыр. Миңа балаларым, оныкларым алдында да оят бит, җәмәгать. “Әбекәй, менә син сугышкансың, кан койгансың, күпме сугышчыны үлемнән коткарып калгансың, ә бүген бөтен илдә ветераннарга шундый хөрмәт күрсәтелгәндә нигә сине оныттылар?” – дип сорасалар, мин нәрсә дип җавап бирим соң?

 

Бу мәсьәлә буенча хакимияткә өч тапкыр мөрәҗәгать иттек. “Мөшәрәфә апа, прокуратура аркылы эш йөртегез”, – дип киңәш бирделәр тиздән 90 яшен тутырачак сугыш инвалидына. Ә мин нинди җинаять эшләгән, нинди гаебем бар хөкүмәт каршында, кем алдында акланырга тиеш мин? Карт булсам да күзләрем әйбәт күрә, телевизор карыйм. Президентыбыз чыгыш ясаганда: “Сез, җаваплы җитәкчеләр, өлкәннәрне йөртмәгез, документларын алыгыз да, аларны рәсмиләштереп, олы хөрмәткә лаеклы ветераннарыбызны тантаналы шартларда яңа фатирларга урнаштырыгыз”, – ди. Кая монда хөрмәт, әнә, судка мөрәҗәгать итәргә кушалар әле. Дөреслек бармы бу дөньяда?

 

P.S. Мөшәрәфә әбигә барыбер судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Аны фатир бирү өчен чиратка куйганнар. Суд шундый карар кабул иткән, димәк, мәсьәләне әбидән беренче гариза кергәч үк уңай хәл итәргә мөмкин булган...

 

Редакциядән. Әлеге хат уңаеннан Мөслим муниципаль районы хакимиятенә чылтыраткач: “Чыннан да, Мөшәрәфә әби, яхшы йортта яшәгәнлектән, фатирга мохтаҗлар исемлегенә кертелми торды. Соңыннан, Мөшәрәфә әби инвалид арбасына утыргач, без аны, суд карары буенча, бу исемлеккә керттек һәм исемлек Казанга җибәрелде, хәзер фатир өчен акча күчерелгәнне көтәбез”, – диделәр.


Әлфия ЗАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 28 | 03.03.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»