поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.03.2011 Юмор

Теге дөньяга хат

Әссәламегаләйкүм, Зөләйха түткәй!

 

Сиңа күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр күндереп, ахирәтең Бибигайшә кызы Бибигөлсем хат яза.

 

Зөләйха түти, нихәлләр анда? Ирең кыйнаганнан соң рәтләнә алмадың бит, ә? Шул вакытта үлмәгән булсаң, әле дә яшәр идең, иеме? Юк шул, айга бер кыйналуга түзә алмадың.

 

И, Зөләйха түти! Әллә нишләп кенә сиңа хат язасым килде. Югыйсә моңарчы ике ятып бер төшемә кергәнең югые. Үпкәләмә инде, мин шулай дөресен әйтергә яратам.

 

Сагындырасың соңгы вакытларда. Хәзер күршегә күрше керми бит. Ә син көнгә өчәр юллый идең, әй, сөйләп китәр идең яшь чакларыңны! Хәтерлисеңдер, яшь чакта ГТО нормалары тапшырып йөргәнеңне. Хәзер аны намаз алыштыра, әбиләр ярышып шуны өйрәнә.

 

Әй, Зөләйха түти! Яшь чакта кычыткан, алабута кебек чүп үләннәре ашавыгызны кызганыч итеп сөйли идең. Юкка кызганганмын икән! Сез бит витамин ашагансыз! Хәзер бик ашар идек, тик басу-кырларда чүп үләннәрен елап эзләсәң дә таба алмыйсың. Үзләрен «инвестор» дип атаган яэҗүс-мәэҗүс калдыклары басып алды хәзер дөньяны. Башта бөтен басу-кырларны агуладылар, хәзер нурландыралар.

 

Син инде боларны аңлап та бетерә алмассың, мин сиңа аны прастуй гына итеп аңлатыйм әле. Нурландырып үстерелгән икмәкне ашагач, мутант кешеләр туачак икән. Тагын аңламассың инде. Зур колаклы, акай күзле, мөгезле-койрыклы балалар туачак дигән сүз бу, Зөләйха түти, җаным! Менә шул, агу-нурга чыдый алмый чүп үләннәре бетте, без калдык. Адәм заты чыдам икән, әй! Беркөнне кибеттән помидор алган идем, шуның берсен кичтән күсе кимергән булган, иртәнгә үлгән иде бахыр. Ә безгә чуртым да булмады. Карап карыйк инде, кая барып чыгарбыз?

 

Әй, Зөләйха түти, җаным! Җәяүләп дөньяның әллә кай җирләренә барып җитүегезне сөйли торган идең, имеш, без машинага утырып йөрибез. Ә беләсеңме син хәзер адәм баласының көннәр буе бөкедә утырганын? Белмисең шул. Самолет төшеп кунарлык киң урамга сыеша алмыйча ике машина сөзешә дә, утырасың инде аннары. Әле бөкедән ычкынгач та, исән кайтып керә алсаң ярый, берәр наркоманга юлыгып, «авариягә» очрамасаң. Наркоман кем икән дип аптырарсың инде. Ата-анасының гомер буе халыкны талап җыйган малын бер елда туздырып, җилгә очыручы ул.

 

Әй, Зөләйха түткәй, җаным! Хәзер бөтен эшләгәнебез ашауга китеп бара. 105 килограмм булганмын инде, диетага утырмый хәл юк. Диетаның нәрсә икәнен дә аңламассың инде син, сезнең вакытта мондый проблемалар булмаган шул.

 

Сез бит өйдән чыгып киткәндә ишеккә бер таяк терәткәнсез дә, шул җиткән. Ә хәзер? Ишекләр тимердән, сигнализацияләре бар! Әмма кайтып керешеңә – ишек ачык, фатир буш. Менә шундый хәлләр бездә, Зөләйха түти, җаным-бәгырем!

 

Юк инде, ни генә дисәң дә, сезнең вакыт белән чагыштырганда, тормыш шактый авыр, Зөләйха түти. Урыныңнан кузгалмыйча шыпырт кына ят инде, яме! Урын димәктән, ә беләсеңме син хәзер урыныңның күпме торганын? Белмисең шул. Бер бүлмәле, бөтен уңайлыклары булган фатирда ятам дип бел үзеңне, Зөләйха түткәй, җаным! Бездән шуның өчен күпме коммуналь түләү ала хөкүмәт, ә синеке бушка! Рәхим итеп, ничә ел ятсаң да, пропискадан төшерүче дә, урыныңнан куып чыгаручы да булмаячак. Валлаһи дип әйтәм, үлгәнеңә куан, түткәй – чын оҗмахта ятасың бит син!

 

Әле дә хәтердә, син үлгәч, авыл халкы атна буе елаган иде. Хәзер алай итмиләр инде. Үлгән кешенең йортын бер күршесе сүтеп алса, икенче күршесе җирен ала. Менә шундый-шундый эшләр бездә, Зөләйха түткәй.

 

Әй, күңелле иде элек, име! Без бала чакта әбиләр капка төбенә чыгып утырырлар иде, узып баручы бала-чагага кәнфит, прәннек биреп калырлар иде. Хәзер алырсың әбиләрдән берәр нәрсә! Акча җыялар оек балтырына. Шуннан, шул акчаларны алырга кереп, үзләрен үтереп чыгып китәләр. Әйтәм бит, тегеләй дә, болай да, барыбер үләсе, иртә киттем дип, анда бик бетеренеп ятма инде син, Зөләйха түти, җаным!

 

Болар һаман кайгырышып яшәп яталар икән дип уйлама тагын син. Тормышның бик күңелле яклары да бар. Мәсәлән, кияүгә ничә тапкыр чыксаң да ярый хәзер. Берничә тапкыр өйләнергә мөмкин. Рәтең булса, кәнишне. Сезнең замандагы спекулянтларны да икенче төрле атап йөртәләр. Хәзер бөтен кеше эшмәкәр, бизнесмен, кем нәрсә сата ала инде! Көчлерәкләре җирен, илен сатса, ваграклары ата-анасын, баласын, намусын сата. Кызыгып куйма тагын, син барыбер берни дә сата алмаган булыр идең. Хәтерлисеңдер, ирең сугышка киткәч, колхоз рәисе төнлә синең янга килгән, ә син аны кертмәгәнсең. Икенче көнне үк бер кесә ашлык урлаган өчен үзеңне 15 елга төрмәгә япканнар. Шулай булгач, бу тормышка яраклаша алмас идең барыбер, Зөләйха түти, җаным. Шыпырт кына ят инде, яме. Ә без... Ә без ялганларга, алдарга, куштанланырга, сатылырга тәмам өйрәнеп җиттек инде, ягъни бу тормышка яраклаштык! Ачу килсә, тотып тукмыйбыз, бирмәсә – талап алабыз, икенче төрле итеп әйткәндә, закон безгә нипачум!

 

Хуш, Зөләйха түткәй! Тагын бер кат әйтәм, үлгәнеңә шөкер итеп, тар кабереңнең киңлегенә куанып, караңгы гүреңнең яктылыгына сөенеп, шыпырт кына ят, яме!


Мөнирә САФИНА
Казан утлары
№ 3 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»