поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.03.2011 Мәгариф

БДИ исе килә

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «урак өсте» башланырга да күп калмады. Моның шулай икәне мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең көчәюеннән дә сизелә. Гыйнвар-февраль айларында укучылар рус теле һәм математикадан сынау рәвешендә имтихан тапшырып карадылар.

Март аенда һәр 11 нче сыйныф укучысы үзенең нинди фәннән имтихан бирәчәген ачыклап бетерә. Югары уку йортлары да шушы вакытка кайсы факультетка нинди сынау кирәклеген приказда тәкъдим итәргә тиеш. Шуңа күрә бу арада 11нчеләр үзләре сайлаган уку йортлары белән элемтәгә керү, интернетта үзләренә кирәкле мәгълүмат эзләү белән мәшгуль. Барлык сорауларга да җавапларны Ачык ишекләр көнендә алып булачак. Уку йортлары абитуриентлар белән очрашуларны оештыра башлады инде.

 

Шул уңайдан таныш чыгарылыш сыйныф укучылары белән сөйләштем, нинди имтиханнар сайлаулары, ни рәвешле әзерләнүләре белән кызыксындым. Ныклап урнашып бетсә дә, БДИдан курку да, канәгатьсезлек тә кимеми. Күпләр, бирә алмыйча оятка калырбыз дип, мәҗбүри саналган рус теле һәм математиканы гына сайлаган. Ә әлеге фәннәр белән бары тик училище-колледжларга гына кабул итәләр. Тик күпчелек укучылар өчен бу ике имтихан да баш бәласе. Биремнәр авыр, ә бирә алмасаң, 9 нчы сыйныф аттестаты белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Кемнең 2 елын сызып ташлыйсы, белешмә белән чыгып китәсе килсен икән?

 

Хәзер имтиханга әзерлекнең иң кызган чагы. Мәктәпләрдә махсус түгәрәкләр, факультатив дәресләр ел буе уздырыла, әлбәттә. Тик анда укытучы коллектив белән эш итә, барысына бергә аңлата, һәр укучыга шәхси яктан якын килә алмый. Үз көчләренә ышанмаучылар исә репетиторлар белән шөгыльләнә. Әти-әниләр балалары өчен иң яхшы укытучыларны ялларга әзер. Бәяләр исә сәгатенә 200 сумнан башлана. Инглиз теле, химия, информатика иң кыйбатлылардан санала. Әлеге фәннәрдән репетитор ялларга уйласаң, кимендә 500 сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Бәя укытучының яшенә, яшәү урынына, дәрәҗәсенә карап та билгеләнә.

 

Үзлекләреннән әзерләнүчеләр дә бар. Хәзер андыйларга кибетләрдә төрле китаплар, шпаргалкалар, методик ярдәмлекләр тулып ята. Тик әллә кайдан кычкырып торган ялтыравык тышлы, 3 көн эчендә имтиханга әзерләнергә ярдәм итәргә вәгъдә бирүче «пират»-китаплар да очраштыргалый. Шуңа күрә белгечләр, матур сүзләргә алданмыйча, ФИПИ, МИОО кебек нәшриятлар тарафыннан чыгарылган сыналган җыентыкларны алырга киңәш итә. Билет үрнәкләре, аларга җавапларны интернетта да табарга була. Кайбер сайтларда биремнәрне чишеп карау мөмкинлеге дә тудырылган, ахырда хаталар да күрсәтелә, тиешле билге дә куялар. Үз-үзеңне сынап карау өчен бик яхшы дип саныйм.

 

Узган 2010 елда инглиз телен дә мәҗбүри фәннәр рәтенә кертү турында сүз кузгатылган иде. Әлеге хәбәр укучыларны бөтенләй кайгыга салды. Инглиз теле бөтен җирдә дә югары дәрәҗәдә өйрәтелми бит! Авыл мәктәпләрендә бөтенләй арткы планга кала. Аннары җәмгыять белеме фәнен мәҗбүри итү турында сүз йөрде. Янәсе, мәктәп бусагасын атлап чыкканда һәр кеше үзе яшәгән җәмгыятьнең төзелешен, кануннарын белергә тиеш. БДИ пластилиннан ясалган уенчык кебек: ничек теләсәләр, шулай әвәлиләр. Быел күзгә ташланып торган үзгәрешләр көтелми анысы. Дөрес, имтихан биргәндә кесә телефоны белән керергә ярамый. Хәтта ул сүнгән булса да, комиссиянең укучыны имтихан бирүдән азат итәргә тулы хокукы бар.

 

Үзем дә күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаганлыктан, 11нчеләрнең хәлен бик яхшы аңлыйм. Минем өчен иң авыры имтиханның тест өлеше иде. Андый бирем белән мәктәптән үк дус булмадым. Дүрт җавап арасыннан бер дөресен сайлап алырга кирәк, ә ныклап уйлап карасаң, барысы да дөрес җавап булырга мөмкин кебек. Монда инде син үз фикереңне исбатлап бәхәсләшә дә, алай түгел, болай бит ул, дип тәкрарлый да алмыйсың. Тест формасындагы биремнәр, гомумән, кешенең фикерен үтерә, автомат хәтергә генә таянып эш итәргә өйрәтә, минемчә. Мәктәп нәрсәгә генә өйрәтте соң сезне, фикерли дә белмисез бит, диләр аннары яшьләргә. Ә мәктәп тест биремнәрен чишәргә өйрәтте! Аның каравы, рус әдәбиятыннан имтиханда бер генә тест биреме дә юк, 5 инша язарга кирәк. Инша язганда рәхәтләнеп үз фикереңне белдереп, белемеңне һәм тел байлыгыңны күрсәтеп була инде. Тик БДИда гына түгел! Әлеге имтиханда иншаны да кысага керткәннәр. Сүзләр билгеле бер саннан артмаска тиеш, төгәл план буенча гына язарга, фикерне артык җәелеп китеп белдермәскә, хәтта кызыл юллар саны да чикле. Менә язып кара инде син монда үз фикереңне!

 

Бердәм дәүләт имтиханнарының укучының белем дәрәҗәсен билгели алмавын министрлар да танырга мәҗбүр булды. Әлеге төр сынау билгеле бер кысаларга куып кертә, фикерләргә, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирми, дигән карарга килделәр алар. Үлчәүнең минуслар ягы басса да, БДИны бетерергә уйламыйлар. Зарланып, Президентка хат артыннан хат юллап кына бернәрсә дә үзгәртеп булмаячагын аңлаган чыгарылыш сыйныф укучылары сынауга әзерләнәләр. Безнең илдә үз фикереңне әйтеп түгел, ә өстән билгеләнгән кануннарны төгәл үтәп кенә уңышка ирешеп була шул.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»