поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.03.2011 Җәмгыять

Бәләкәйләр

БӘЛӘКӘЙ ЗӘКИ

Арба өстендә

 

Мин гомерем буена чит-ят җирләрдә йөрдем...

 

Бер ялга кайтканда әтиемнән сорыйм:

 

 – Әти! Син пар ат җигеп ничәнче елны тракторларга гәрүчи ташыдың әле?

 

Әти аз гына утыра да исенә төшерә:

 

 – Утыз алтынчы елны, улым. Апрель уртасыннан май беткәнче. Нигә сорыйсың син ул хакта?

 

Әтинең әйткәненнән мин хәтер яңартам. Шул утыз алтынчы елның язында без әти белән икәү пар ат җигелгән озын гына арба алдында, аска җәйгән чүпрәк паласта утырабыз. Безнең артта арбага салган гәрүчиле ике зур, озын мичкә. Барган уңайга әти чыбыркы сабы белән күрсәтеп миңа сөйли:

 

 – Әнә, улым, уңдарак, ярты чакрым чамасында биек, текә тау. Ул тауның исеме Бакыр Чагыл. Урысларның Петр Первый дигән патшалары шул тау астында мич салдырып, Бакыр Чагыл тау ташыннан бакыр эреткән. Мич урыны әле дә бар. Күрәсеңме ул тауны?

 

 – Ы-ы, күрәм. Өстендә бөркет очып йөри.

 

Әти җентекләбрәк карый.

 

 – Күзең очлы икән синең. Чыннан да бөркет оча тау өстендә. Бакыр Чагылның теге ягындагысы – Җомай тавы. Бик күп еллар Җомай исемле бер казакъ бабай шул тау эченнән кәйлә белән чокып таш чыгарды. Ә менә без менеп барган тауның исеме Сәхәп дип атала. Менеп түбән төшкәч, Байгара исемле тау булачак...

 

Шулчак сибәләп вак кына яңгыр ява башлады. Әти атларны туктатып арбадан төште дә, мине күтәреп җиргә бастырды. Үзебезнең аска җәйгән чүпрәк паласны алып, мине баштанаяк шул паласка төрде.

 

Үзе елмая:

 

 – Лотфулла Писерның яраткан, төпчек улын яңгыр чылатмасын әле...

 

Мине күтәреп утыртты да, арбаны урап чыгып аның теге ягыннан үзе дә менде. Егылып китмәсен дип уң кулы белән мине кочаклады. Сул кулы белән дилбегәне тарткалап атларны кузгатты.

 

 – На-а, малкайлар! На-аа!

 

Ара-тирә палас аркылы мине сөйгәләп куя.

 

 – Мин сөйләгәннәрне ныклап исеңдә калдыр, улым. Үскәч кирәк булуы бар.

 

Атлар ике мичкә гәрүчи төягән арбаны тауга өстериләр. Сәхәп тавына менеп барабыз... Ул вакыттагы яуган яңгыр, чүпрәк паласка төренгән кыяфәтем, 1936 елның язы онытылмаслык булып истә калган. Миңа ул чакта ике яшь тә тугыз ай чамасы булган икән...

 

Качкынлык

 

Күпмелек булганмындыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Өч яшь тирәседер, мөгаен. Әни колхоз эшенә йөри: иртән яследә калдыра, кич алып кайта. Миңа, дус малайлар белән көнозын урамда «трай тибеп», уйнап кына йөргән ташбашка, ул ясленең бер тиенгә дә кирәге юк. Күрше дуслар Җомай Габдрахманы белән Хирахау Халите яслегә йөрмиләр, теләгән җиргә баралар, теләгәнчә уйныйлар. Ә яслеләрендә тезеп кенә, кулларына тотыныштырып йөртәләр, өйлә ашын ашагач аерым агач караватка йокларга яткыралар: «Йом күзләреңне! Икесен дә йом! Йокла!»

 

Әйбәт кенә уйнап йөргән чакта йоклыйсы килми бит ул.

 

Ничә көн барганмындыр яслеләренә?.. Чөнки мин әле саный да белмим.

 

Ә ясле йорты биек каланчалы Пожарный каршында. Урам аша гына. Башы калай белән ябылган, кызылга буялган. Эченә керә торган ишегенә әллә ничә басмалы баскыч белән менәргә кирәк. Баскычы тактадан ясалган.

 

Көннәрдән бер көнне өйлә ашыннан соң тагын мине көчләп йокларга яткырдылар: «Йокла!» Күзләремне берәмләп тә йомып карыйм, икесен бергә дә... Йомган көйгә ике күз дә шунда ук ачылалар да, аннан соң аларны һич йомып булмый. Йоклап булмый инде! Миңа «Йокла!» дигән олы гәүдәле апа тегеләй-болай йөрде дә, минем каршыдагы сандык өстенә мендәр генә салып ятты, шунда йоклап та китте. Үзенә «Йокла!» дип әйтеп тә тормады. Мин аңа карап бераз яттым да, торып утырдым. Караваттан егылмас өчен тарттырып бәйләгән челтәргә аякларның баш бармакларын тыгып баса-баса өскә күтәрелеп, челтәрнең икенче ягына чыктым. Менгән кебек аяк бармаклары ярдәмендә идәнгә төштем. Теге апа йоклый, хәтта азрак кына хырлап та куя. Ул уянмасын дип аяк очына гына баса-баса баскычка чыктым. Ә аннан үзем генә төшә белмим икән. Әнинең кулына тотынып төшә идем бит мин бу баскычтан. Арт белән төштем. Кайту ягына йөгерәм. Өйгә керү юк, еппәреләм генә Хирахау Халите белән Җомай Гаптерие өйләре ягына. Алар безнең урамнан түбәнрәк торалар. Караңгылана башлаганчы өчәүләшеп Хирахауларда «мытыеслы» уйнадык...

 

Әни эштән кайтышлый мине алырга яслегә кергән. Ә мин анда юк. Кайда бу? Яследә белмиләр. Әни Хирахауларга килеп (кемдер әйткән!) минем ямаулы чалбарлы артыма зур учы белән ике мәртәбә чәпәде дә, үзе алдыннан йөгертә-йөгертә, әрли-әрли алып кайтып китте...

Икенче көнне иртән тагын яслегә... Әни мине җитәкләгән. Атлый торгач, кәкре тыкрыкка килеп җиттек. Кулны әнидән тартып алдым да, йөгереп шул тыкрыкка еппәрелеп кереп тә киттем. Әни мине тыкрык уртасында күлмәктән эләктереп алды. Биргәли башлады. Мин сөрән салып акырып елыйм. Үзем такмаклыйм: «Бармыйм яслегезгә-ә! Бармыйм! Барыбер качам мин аннан! Кача-ам!»

 

Гадәткә әйләндердем мин яследән качуны. Саклыйлар качмасын дип, ә мин һәркөнне качам. Бер көнне качып, Тал Борынына посып ятып йоклаганмын. Төнлә белән ай яктысында тапканнар. Елый-елый эзләгәннәр.

 

«Яследән качулар» ничек булып беткәндер, хәтердә юк. Тик тал арасында йоклаганнан соң минем яслегә барганым булмады кебек.

 

Ата каз маҗарасы

 

1937 ел. Июльдә миңа дүрт яшь тулачак. Әни иртән колхоз эшенә китәргә әзерләнә. Көндезлеккә миңа эш куша:

 

 – Зәки улым! Кояш абзар кыегының уртасына җиткәч, күмәч калае белән казларга ашарга бир. Вак итеп ипи турап эченә тутырып куйдым. Солылары янында. Кара аны, ишетсен колагың, уенга алданып оныта күрмә.

 

 – Ярар, онытмам.

 

«Кояш абзар кыегының яртысына җиткәнче» уйнарга урамга чыкмыйча кояшны сагалыйм, күздән ычкындырмыйм. Азрак йөрим дә ишек алдында кояшка карыйм, азрак йөрим дә тагын карыйм. Ә кояш үч иткәндәй һич кабаланмый, һавада бер урында тик торган кебек. Бик озак көттереп көчкә-көчкә барып җитте ул теге «абзар кыегының яртысына». Ипи туп-тулы түгәрәк күмәч калаен корсакка терәп күтәреп, киттем чыгып казлар ашатырга. Ишек алдына чыгу белән ике ана каз бәбкәләре белән, зур гәүдәле, озын муенлы ала ата каз, мине уратып алып, иярделәр миңа. Ишек алдының кырыенарак, арбалар йөрми торган урынга, читәннән ерак түгел җиргә куйдым теге ипи калаен. Җиргә куйдым да турая башладым. Шулчак теге ала ата каз озын муенын тагын да ныграк озынайтып сузып минем ялангач корсактан томшыгы белән эләктереп алды. Корсакның тиресен үзенә тарта, муенын боргалап, минем корсактагы эләктергән җирне борыпмы бора. Авыртудан мин җир җыртып акырам. Өстәвенә ике канаты белән миңа бирепме бирә. Минем кот очты! Качарга чамалыйм. Җитмәсә, мине уратып алган ике ана каз, бәбкәләре белән ата казга көч-гайрәт биреп, миннән көлгән кебек «пипиләп» тавыш биреп боталаналар… Ничек җитте алай, көчкә ычкынып йөгерә-кача ишек алдыннан чыгып киттем. Ата каз тешләп борган җир күбеп чыкты. Авырта.

 

Әти иртән ат белән урманга киткән иде. Каршысына йөгердем. Бераздан арбага утын төягән әти күренде. Кулын сузып, мине арба өстенә тартып алды…

 

Корсактагы күпкән җирне әтигә күрсәтеп, үземне ата каз ничек итеп талаганны сөйләп бирдем. Әти шунда әйтеп куйды:

 

 – Син, улым, үсеп җиткәч егет буласың. Татар егете. Бу ата казны син болай гына калдырма. Үч ал син аңардан.

 

 – Ничек итеп, әти?

 

 – Синең кебек чакта Эстәрле елгасы янында безнең күрше Кара Абдулла бабайның ата казы мине дә нәкъ синең кебек итеп талаган иде. Икенче көнне киндер күлмәк кидем дә, ул ата казны муеныннан тотып, суда өстерәп йөрдем. Шуннан соң ник миңа бер тисен…

 

Кич буена уйланып йөрдем дә,икенче көнне теге ата каздан үч алдым… Әти әйткәнчә…

 

Шуннан соң ата казыбыз, очраганда азрак ысылдап алгаласа да, башка миңа һөҗүм итмәде…

 

Балыкчы булдым

 

Шул ук 1937 ел. Әле яз үтеп бетмәгән.

 

Миннән дүрт яшькә зуррак Мансур исемле абыем балык тотарга йөри башлады. Кармагы бар. Бәләкәй-бәләкәй генә ташбаш исемле балыклар алып кайта. Аның капкачлы кечкенә тимер савыты бар. Кесәсенә салып йөртә. Шуның эчендә эреле-ваклы кармаклары бар. Минем дә балык тотарга барасы килә. Сорыйм абыйдан: «...Бер генә кармак бир әле миңа», дим.

 

Кесәсеннән теге калай савытны чыгарып капкачын ача да, эчендәге кармакларны саный:

 

 – Берәү, икәү ..., җидәү.

 

Җиде кармагы бар! Әлләлә-ә-ә!

 

Санап бетергәч, савытның капкачын яба да, чалбар кесәсенә сала.

 

 – Кит бар! Үземә дә нибары җидәү генә.

 

 – Берсен генә бир инде-е?

 

 – Суктым, ектым! Кит моннан!

 

 – Берне генә-ә?

 

Миңа сыек зәңгәр күзләрен теки дә, кармак урынына киңәш бирә:

 

 – Балнис белән ышкул артында дөнья хәтлек кыягазлар аунап ята. Шуларны бер капчыкка җый да, Үтил Хәйрулла бабайга алып бар. Җыйган кыягазга кармак бирә ул...

 

 – Бер генә кармак бир инде-е?

 

 – Бирмим дидем бит инде. Соранма да.

 

Икенче көнне көтү белән торам да, Пожарныйдагы солы салып ат башына кидерә торган баулы капчыкны эзләп табам да, китәм балнис йортына кыягаз җыярга. Балниска күрше генә «ышкул» ишек алды. Кыягаз анда да күп. Кыягаз җыеп Үтил Хәйрулла бабай йортына табан китәм.

 

Таш келәт яныннан минем якка Үтил бабай килә. Сорый:

 

 – Нәстә алып килдең, улым?

 

 – Кыягаз.

 

 – Кем улы син?

 

 – Лотфулла Писернең иң бәләкәй улы.

 

 – Ала-ай икән. Кая, карыйк.

 

Капчыкны ала да, селки – авырлыгын чамалый.

 

 – Бик күп түгел икән. Нәстә сорарга итәсең инде?

 

 – Кармак кирәк. Балык тотарга.

 

 – Карма-ак?! Монда бер кармаклык юк бит. Нәстә эшләрбез икән соң? Азрак бит.

 

Мин мышкылдап танауны тартам да, аны күлмәк җиңе белән тиз генә сөртеп алып, соранырга тотынам:

 

 – Үтил баба-ай! Җитмәсә дә, бер генә кармак бир инде, ә?

 

 – Ярар, бирермен. Лотфулла малае булгач, бирергә кирәктер. Әйдә, келәткә керик. Күтәр капчыгыңны. Шунда бушатырсың кыягазыңны. Тик кыягазың азрак. Иртәгә тагын шушының хәтлек китер, ярармы?

 

 – Ярар.

 

 – Иң бәләкәе сиңа кармакның. «Чебен кармагы». Илләмә ташбаш, чабак, алабуга дигән балыклар шәп эләгәләр инде. Өлгер генә тартып чыгарып.

 

Кечкенә бер кыягазга төреп, миңа кармак тоттыра.

 

 – Югалта күрмә кайтканда!

 

Ниткән югалту ди ул! Рөхсәтсез-нисез әнинең токмач кисә торган пычагын алам да, Тал Борынына төшеп китәм. Бер төп-төз озын талны кисәм. Менә шәп кармак сабына!

 

Өйгә кайткач, чыгып китмичә шунда уралам. Миңа әнинең өйдә юклыгы кирәк. Мине чуаш җебе кызыксындыра. Энә-җеп, ямаулыклар тутырган фанер тартманы шкаф астыннан эзләп табам. «Чуаш җебе» – киндердән эрләгән нечкә генә, үзе бик нык җеп. Аны чуаш хатыннары базарда бәйләме белән саталар. Берсе бер тәңкә. Әни аны: «Ямауга шәп җеп!» – ди. Җепне табам да, чамалап, үземә кирәк хәтле кисеп алам. Тартманы урынына куям.

 

Җепнең бер очын теге очлы кармакка бәйлим, икенче очын теге озын талның нечкә очына бик ныклап бәйләп куям. Кармак – әзер!

 

Кармакны җилкәгә салып «балык тотарга» китәм. Кем дә булса минем балык тотарга барганны күрсен иде дә бит, Пожарный эчендә берәү дә юк шул. Дежур бабай Пожарныйның каланчасы башына менеп утырган. Мине күрми дә...

 

Берәү дә күрмәсә дә, урам уртасыннан атлыйм, Эстәрле елгасына «балыкка барам!..»

 

Урам бетеп, Эстәрле елгасына терәлеп туктаган җир безнең ише ыбыр-чыбыр малайларның су керә, балык тота торган урыны иде.

 

Эләкмәдеме микән диеп вакыт-вакыт кармакны судан алып карыйм. Юк балык! Тагын салам кармакны суга. Тагын алам тартып. Юк балык!..

 

Бервакыт арттан миңа кемдер дәшә:

 

 – Нәрсә, Писер баласы, балык тотасыңмыни?

 

Әйләнеп карыйм. Шушы урамның очында яшәүче Мөхми Гәрәй тора басып. Урамча – Гуркый! Миннән 3-4 яшькә олы. Әйбәт малай ул – бәләкәй малайларны кыйнамый. Мин дәшмим. Тагын сорый:

 

 – Эләгәме балык?

 

 – Юк. Эләкми шул нигәдер.

 

 – Балык күп ул монда. Чиртәме?

 

«Чиртәме» дигәннең мин нәрсә аңлатканын белмим.

 

Шуңа күрә дәшмим.

 

 – Нигә дәшмисең? Телеңне йоттыңмы әллә? Кая, карыйм әле кармагыңны. Челәүчене бармы икән, әллә балык ашап киттеме икән?

 

Кулдан кармак сабын ала да, судан кармакны тартып чыгара.

 

 – Челәүчене юк бит кармагыңда.

 

 – Нәстәмә ул челәүчен?

 

 – Ә син балыкны кармакка ничек эләгә дип уйлыйсың? Ә?

 

 – Су астыннан йөзеп барганда, кармакның очлы башына ышкылып эләгә дип уйлыйм.

 

Көлә Гуркый:

 

 – Дурак син, Писер баласы! Дурак! Балык тотканда кармакка челәүчен кидерәләр. Аякка оек кигән кебек итеп. Бел, белмәсәң! Балык кармактагы челәүченне ашый башлый да, очлы кармакка эләгә. Кармакны йота да, йөзеп китә башлый. Тартып аласың кармакны. Эләккән балык тыпырчынып кармак белән бергә судан килеп чыга...

 

Сөйләвеннән туктап, кармак җебенә карый:

 

 – Синең кармакның тәләкәсе юк бит. Ник куймадың?

 

Мин тәләкәнең нәрсә икәнен белмим. Дәшмим.

 

Гәрәй җирдә яткан бер коры чыбыкны алып, бармак озынлыгы хәтлек кенә итеп сындырып ала, кармак җебен кармактан үзенең кендегенә хәтлек итеп үлчи дә, шул урынга теге чыбык кисәген бәйли. Кармакны миңа тоттыра да, теге чыбыкның калганын тотып, яр туфрагын казый башлый. Казыган туфрак эченнән берничә челәүчен килеп чыга да, боргаланып-боргаланып шуышып кача башлыйлар.

 

 – Качмый торыгыз әле!

 

Миңа борылып, «Сал түбәтәеңне!» – ди.

 

Мин аңа түбәтәйне бирәм. Ул челәүченнәрне түбәтәй эченә сала.

 

 – Тот! Качып чыгып китмәсеннәр.

 

Бер челәүченне алып, учына салып шап-шоп китереп, икенче учы белән берничә тапкыр суга да, кармакка кидерә. Кармак сабын минем кулдан ала. Кидерелгән челәүченгә төкерә дә такмаклый:

 

Балык кап-кап,

Яр башында ялтырап ят!

 

Челәүченле кармакны суга сала. Кармак бата, ә тәләкә су өстендә йөзеп йөри –  батмый. Мине өйрәтә Гуркый-Гәрәй:

 

 – Балык челәүченле кармакны йоткач, йөзеп читкә китә башлый. Шулчак су өстендәге тәләкә бата башлый. Тартып аласың кар...

 

Мин акырам:

 

 – Тарт, Гуркый! Тарт! Бата бит тәләкәң!

 

Гәрәй кармакны тартып ала. Тик анда ... балык та юк, челәүчен дә юк.

 

 – Пис-сер! Киш-шер! Акыра дөнья ертып. Балыкны куркыттың бит акырып. Ишәк!

 

 – Балык су астыннан ярда кычкырганны ишетәмени инде?

 

 – Ишетә шул! Шуңа күрә балык бит ул – ишетә дә кача. Шаулама, акырма бүтән. Тик кенә утыр к... кысып...

 

Түбәтәй эченнән өзек ярты челәүне ала да, кармакка кидереп, аны суга ташлый:

 

Балык кап-кап,

Яр башында ялтырап ят!

 

Гәрәйнең кармакны суга салуы була, тәләкә шунда ук суга чума. Гуркый кармакны тартып чыгара... Кармакта көмеш төсле, ап-ак бер балык чәбәләнә-чәбәләнә ярга килеп төшә дә, җирдә сикерә башлый. Гуркый аны кармактан ала да миңа тоттыра.

 

 – Тот, Әхмәт Зәки! Ташбаш исемле балык була бу!

 

Күп тә үтмәде, Гәрәй әллә ничә ташбаш тотты. Кармакны миңа бирә:

 

 – Әйдә, балык тотарга үзең өйрән инде хәзер. Мин карап торыйм, ничек тотарсың икән.

 

Ул өйрәтеп кырда басып тора. Мин ташбашлар тотам. Тагын дүрт-биш эләкте.

 

Балыкларны түбәтәйгә тутырып, әллә кем булып, киттем өйгә кайтып... Пожарный кырыеннан үтәм. Әти белән бергә Пожарный эчендә бабайлар утыра. Минем балыкларга карап барысының да исләре китте. Берсе әйтә:

 

 – Мондый балыкчы малаең булгач, син, Лотфулла, хәзерге көннән балык кына ашап яшәрсең инде.

 

Икенчесе:

 

 – Сатарга да калыр әле.

 

Өченчесе, түбәтәй эченә карап:

 

 – Сатарлык юк әле монда. Ашарга гына җитәрлек.

 

Мин:

 

 – Күп тоттым! – дим. – Әле ярда, тал арасында куыш ясап, күбесен шунда калдырдым. Түбәтәйгә сыймадылар алары. Иртәгә алып кайтырмын.

 

Бабайлар шаулашып көлешәләр. Берсе әйтә:

 

 – Бу малаең синең, Лотфулла, чын балыкчы булган да киткән бит. Ай-һай оста сөйли. Куышта, имеш. Балык та тоткан, арттырып сөйли дә белә.

 

Түбәтәй белән балык күтәреп өйгә керәм дә, аларны киң тәрәзә төбенә матур итеп тезеп куям. Йоклап иртән торсам, анда бер балык та юк. Тәрәзә төбендә ялманып ала песи генә утыра.

 

Үгезле хатирә

 

Алтынчы сыйныфта укыганда, кар яугач, мин үзебезнең бер яшьлек печкән үгез-бозауны кул чанасына җигеп, шуны тартып йөрергә өйрәттем. Үгезнең җигеләсе килми, ә минем җигәсе килә – үгез белән айдан артык тартыштык, көрәштек, сугыштык. Тәки мин җиңдем, үгезне җиктем. Шулай булса да үгез вакыт-вакыт буйсынмаска тырышып, фетнә куптарып, киребеткән холкын күрсәткәләп ала иде. Үгезне җигәм, урманнан рөхсәтсез утын ташыйм, өй диварларын сыларга кешеләргә кызыл балчык, ком, ат тизәге сатам. Печән җитсә, яланнан йөк-йөк печән ташыйм. Әти гражданнар сугышыннан бик нык имгәнеп чыккан, миннән дүрт яшькә олы абый эшкә йомшак. Гаиләдә утын, печән әзерләүдә мин, унөч яшьлек малай, төп көч.

 

Ике яшьлек үгез йөкне арбага күпме төясәң дә тарта торган яхшы эш малына әйләнде. Элекке елдагы кебек үҗәт булмаса да, кайсы чакны, бигрәк тә эссе көннәрдә, чыгымлап, «кигәвенләп» ала торган гадәте бар.

 

Беркөнне мин Локман Атрубы дигән яланга печән алып кайтырга киттем моның белән. Үгез пошкыргалап ярты юлдагы Гөмбәз үреннән түбәнгә табан төшеп бара. Көн эссе, кигәвеннең иң кызган, күбәйгән чагы. Үгезнең сыртына кызгылтырак зур кигәвен кунса, ул «мңгырт» дигәнгә ошаган тавыш бирә. Мин өскәрәк, фурман үрәчәсенә утырганмын. Үгез «сигнал биргән» көенә каеш чыбыркы белән бер сугуда теге зур кигәвенне бәреп төшерәм...

 

Гөмбәз елгасы аша салынган ялан күперенә якынлашабыз. Үгез нилектәндер адымнарын тизләтте. Соры кигәвеннәр аның арткы ике боты арасында җыелганнар, бәләкәйрәк түбәтәй хәтлек өелеп торалар, канын эчәләр. Үгезкәем күпергә килеп тә керде, кырт уңга борылды, үрәчәсез күпердән... суга сикерде!

 

Бу турда су әле тирән түгел, тезгә дә җитми. Тик су астында калын булып кара, йомшак ләм катламы җыйналган булган. Ике тәртә арасындагы үгез тоташы белән су эчендә. Арбаның алгы ике тәгәрмәче, алгы күчәр күпер читендә асылынып торалар. Арба үзе ике арткы тәгәрмәч белән күпер өстендә. Үгез исә кырын төшеп яткан да, шул хәлендә суга, ләмгә батканнан-бата бара. Мин, нәрсә эшләргә дә белмичә, каушап калдым. Агач камыт кигән үгез буылып хырылдый ук башлады. Чишенмичә суга сикердем дә, камыттагы заноза бауларын чишеп, үгезне камыттан азат иттем. Ә үгез ята рәхәтләнеп су эчендә, кымшанмый да. Кигәвеннәр дә юк аңа, печәнгә дә барасы юк. Ләмгә батканнан бата баруын белми дә. Батып үлсә?! Арбадан тиз генә сүс арканны чишеп алам да, тагын суга кереп китәм. Үгезнең ике мөгезенә арканның бер очын ныклап бәйлим, икенче очын тотып елга ярына чыгам. Ярда үсеп утырган тал куакларыннан юанрак талны сайлап алдым да, арканны тарттырып шуңа бәйләп куйдым. Үгез башы аркан белән мөгезеннән тарттырылган, суда ятса да хәзер батмый инде... Тояклары су астындагы каты төпкә җитте, ахрысы, үгезнең гәүдәсе батудан туктады. Су өстендә исә мөгезле башы гына күренә...

 

Бу суга кереп яткан җык үгезне чыгарырга кирәк бит инде?! Нишләргә? Чыбыркы белән ярыр идең, гәүдәсе тоташ су эчендә. Арканнан тартып карыйм, үгез селкенми дә. Арбаның артын алгы күчәрдән күтәреп алып, күпернең икенче ягына алып чыгып, юл читенә куйдым. Алгы күчәрне, ике алгы тәгәрмәчне, ике тәртә белән агач камытны да арба янына алып чыктым. Арбаны җыеп куйдым. Ә үгезнең гаме юк, ята рәхәтләнеп су эчендә. Хәтта күзен дә йомган. Әллә йоклый инде?

 

Арба янына чыгып утырдым. Юеш киемне салып үләнгә җәйдем – кипсен. Өстә бер чалбар гына калды. Уйлыйм: «Көн сүрелә төшкәч, ачыккач, чыгар әле бер!» Яттым арба янына яшел үләнгә.

 

Бераз яткач, колакка трактор тавышы килеп керде бит; «Ток! Ток! Ток!» Тал арасыннан тавыш килгән яккарак чыгып карыйм. Бик ерак түгел, ярты чакрым чамасы булыр, Бакыр Чагыл тау астындагы иген кырында ХТЗ тракторы эшләп йөри. Ниндидер культиватор таккан. Киттем шунда. Тракторда күрше урамда яшәгән Каран Биктимере утыра. Тоташ кара тузан каплаган. Агарып күзләре белән тешләре генә күренә. Миннән өч яшь кенә олы бу. Сугыш башланганнан бирле колхозда эшли. Олылап исәнләшәм моның белән:

 

 – Биктимер абзый, исәнлекме? Айгырыңны туктат әле, – дим.

 

Тракторын туктатты, газын акрынайтты. Тракторыннан төшеп кул бирә. Аңлаттым моңа хәлне.

 

 – Әйдә, чыгарыш инде.

 

 – Кәничне!

 

Тиз генә трактордан культиваторын аерып алды.

 

 – Утыр! Киттек! Күптән кызык күргән юк иде. Барыйк әле. Ату чуаш аты кебек эш тә эш. – Юктан да кызык таба белә торган малай ул Биктимер.

 

Тоташы белән су эчендә яткан үгезне күргәч, тракторчы Биктимернең шатлыгының иге-чиге булмады. Бот чаба-чаба көлде. Үзе сөйләнә:

 

 – И-и! Күпер хәтлек күпердән сикер инде, ә?! Арба белән!

 

Үзе генә сикермәгән, арба хәтлек арба белән бит!

 

Куанып, көлеп туйгач, елмайган күзләрен текәп:

 

 – Тагын арканың бармы? – дип сорады.

 

 – Бар, сүс аркан бар.

 

 – Син, давай, чалбарыңны да сал. Ыштаның булса, аны да сал. Ике аркан белән үгезнең бот төпләреннән яхшылап бәйлик. Ике урыннан – алдыннан да, артыннан да. Моңа кадәр трактор белән берәү дә суга баткан үгезне тарттырып чыгармаган. Әле без синең белән беренчеләр булабыз!

 

Мин тоташ чишенеп суга төштем дә, ләмгә бата-чума үгезне корсагының алдыннан, артыннан, бот төпләреннән ике сүс аркан белән уратып бәйләдем. Ярда ике аркан очларын бергә бәйләп, элмәк ясап, трактор артына тактык. Моның өчен Биктимер тракторны арты белән ярның кырына ук китереп туктатты. Арканны таккач, Биктимер тракторга менеп утырды.

 

Үгез алай-болай була күрмәсен дип мин бераз «шыртлыйм».

 

 – Син, Биктимер, кисәк тарттырма. Акрын гына, салмак кына өстерәт. Ялгыш үгезне үтереп куймыйк.

 

Газны аз-маз гына ачып, үгездән күзен алмыйча, Биктимер тракторны алга бирә башлады. Аркан нык тартылды һәм ... үгез ләм эчендә кузгала башлады.

 

 – Китте бу, китте! – дип, мин ярда сикергәлим. Тракторда Биктимер «ур»ра!» кычкыра. Үгезне өстерәп сөзәк ярдан яшел чирәмгә алып менгәч, тракторын туктатты. Ул трактор туктау белән, үгез торып басты. Өстеннән шабырдап су ага. Мин исем китеп үгезгә карыйм:

 

 – И-и! – дим. – Карале, Биктимер, үгезгә. Бик шәп итеп юылып чыккан бит бу. Кызылы – кызыл, агы – ак!

 

 – Бә-әәк кызык булды бит әле бу, әй! – диде Биктимер. – Синең белән миңа бу гомер буена сөйләргә истәлек булып кала бит инде.

 

Шул вакыйгадан соң күп еллар узар, күп юллар үтелер. Авылга ялга кайткан чакларда мин Биктимер абзыйның хәлен белергә керәм. Ул бүген дә исән-сау. Инде сиксәнне узган тимер кебек таза бабай, күз тимәсен. Очрашкач, безнең авызлар ерыла, исәнлек-иминлек сорашкач, «теге үгезне судан трактор белән өстерәткәнне» искә алабыз, көлешәбез. Шул вакыйга чыннан да икебез өчен дә малай чакның иң кызыклы хатирәсе булып калды...

 

 

 

       


Зәки ЗӘЙНУЛЛИН
Казан утлары
№ 3 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»