поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.03.2011 Сәясәт

Фетнә

Мин бу язманы әзерләгән минутларда Ливия башкаласы Триполида канкойгыч сугышлар бара, гыйсьянчылар илнең барлык эре шәһәрләрен дә кулга төшереп бетереп киләләр иде һәм ил лидеры – марксист, Ленин ордены кавалеры Каддафиның язмышы инде хәл ителгән диярлек. Аңа ике юлның берсе калып килә: йә үлем, йә илдән чыгып качу.

2011 ел көтелмәгәнчә башланды: Тунис, Мисыр, Бәхрейн, Йәмән, Иордания, Гыйрак кебек илләрне фетнә ялкыны чолгап алды, какшамас дип саналган режимнар бер-бер артлы аварга керештеләр, әле һаман да урыннарда утырып калырга өметләнгән тираннарның тәхете нык кына селкенергә тотынды. Әмма мин “көтелмәгәнчә” дигән сүзләремне ассызыкларга теләр идем, чөнки... Чөнки дөньядагы вакыйгалар үсеше бик тә эзлекле рәвештә бара һәм Якын Көнчыгыштагы фетнә ялкынының кабынып китүе һич тә очраклы түгел. Бу юлларның авторы, әйтик, 2006 елның 18 июлендә “Татарстан яшьләре”ндә: “Долларның кыйммәтләнүе һәм шуңа бәйле рәвештә бөтендөнья икътисади кризисының башлануы, иң беренче чиратта, Русиядә икътисади фаҗига башланды дигән сүз”, – дип язган иде. Игътибар итик, рәсми пропаганда әле ул вакытта түгел, 2008 елгы кризис башлангач та “Русиягә кризис кагылмаячак” дигән җырны җырлаган иде. Дөрес, хәзер дә кризис инде үтеп китте дип кабатларга яраталар, әмма ул мәлгунь акрын гына үз эшен эшләп ята: бәяләр кызу темплар белән үсә, эшсезлек арта, иртәгесе көнгә ышаныч юк. Ә менә мәгълүмат кыры кризисның якындагы елларда тагын да көчәячәге турында хәбәрләр белән шыплап тулган. Бу хакта мин 2009 елның августында “кризис бетте” дигән хәбәрләр күренә башлагач язган идем. Укып карыйк: “Алдагы елларда икътисади кризис экологик катастрофалар, табигый катаклизмнар белән үрелеп барачак, үз нәҗесләренә баткан адәм балалары шашына башлап, бер ярдан икенче ярга ташланачак, зур югалтулар, миллионнарның әрнеп үрсәләнүе, яшәешнең торган саен куркыныч төс ала баруы күзәтеләчәк” (“Т.Я”, 18 август, 2009 ел). Ә инде ислам дөньясының алдагы елларда үзгәрешләр этабына керәчәге турында 2006 елда язганмын: “Ислам дөньясында бүген сәясәтне ил хөкүмәтләре түгел, ә халык арасыннан күтәрелгән әйдәманнар билгели” (“Т.Я.”, 16 декабрь, 2006 ел).

 

Алдан ук искәртеп куйыйк, бу юлларның авторы күрәзәче түгел, барлык фаразлар да бары тик математик хисапка һәм ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (г.в.с) бүгенге көннәргә туры килә торган хәдисләренә нигезләнеп кенә ясала. Нәкъ менә шуларга нигезләнеп Якын Көнчы-гыштагы фетнә ялкынының нинди юнәлештә үсәчәген фаразларга тырышып карыйк. Вакыйгаларның кайчан һәм ничек барачагын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә, шуңа да без даталар атамыйча, гомуми фаразлар белән генә чикләнербез. Тагын бер нәрсәне искәртик: бу юлларның авторы фетнә тарафдары түгел, чөнки теләсә-кайсы фетнә хәлне катлауландыра гына һәм ахыр чиктә хакимияткә барыбер җинаятьче катламнар гына килә. Әлегә без Туниста һәм Мисырда нәкъ менә шундый вәзгыятьне күзәтәбез, шуңа да шик юк: бу илләрдә фетнә тагын да дәвам итәчәк. Шуңа күрә күптән түгел генә: “Әллә Ливиягә генә китим микән?” – дип өзгәләнгән танышыма мин: “Сабыр ит, ихтимал, фетнә үзе монда килер һәм әгәр дә ул килсә, син әле бу көннәреңне сагынып, үксеп-үксеп еларсың”, – дип җавап бирдем. Әмма фетнә безнең теләккә карап түгел, тарихи тәкъдир буларак килә. Иң гаҗәбе шунда: фетнәне экстремистлар, ниндидер гыйсьянчылар түгел, идарәче катлам әзерли. Нәкъ менә хакимлек итүче бюрократия үзенең бетмәс-төкәнмәс нәфесе белән ришвәт һәм откатлар тәгәрмәчен әйләндерә, риба капиталын үстерә, үзенә каршы килергә җөрьәт иткәннәрне эзәрлекли һәм эштән куа, ил бюджетын исраф иткән хәлдә, салымнарны арттыра, социаль өлкәләргә чыгымнарны киметә һ.б., һ.б... Кыскасы, үзенең гамәлләре белән үз-үзенә хөкем карары чыгара.

 

Якын Көнчыгышта кузгалып килүче давыл капиталистик системаның якындагы газаплы үлемен хәбәр итә. Бу хакта да мин бер тапкыр гына язмадым. Давыл гарәп илләреннән башланырга тиеш иде, чөнки кешелек җәмгыятен канлы хаостан, бер илләрнең икенчеләрен рәхимсез изүеннән коткарып, гаделлекне игълан итәчәк, капитализмны кабергә күмәчәк яңа лидер, иншалла, нәкъ менә шул төбәктән чыгар. Ихтимал, ул инде якын киләчәктә Согуд Гарәбстанының сәяси элитасы арасында үзенең эшчәнлеген башлар, халык абруен казанырлык гамәлләре белән танылыр. Әлегә аның исеме дә, туган елы да яшерен, бер генә адәм баласы да аңа төртеп күрсәтә алмый, Аллаһы Тәгаләнең тәрбиясе һәм яклавы астында үзенең сәяси тәҗрибәсен туплый башлагандыр дип фаразларга гына мөмкин. Кешелек җәмгыяте ул лидерны таныганчы, әле Согуд корольлегенең сәяси давылның нәкъ үзәгендә каласы, фетнәнең иң кызган урыны булып таныласы бар. Бу фаразга күпләрнең ышанасы килмәс, чөнки нефть державасы дип танылган ул корольлекне күпләр бүген байлык һәм тотрыклылык утравы буларак беләләр. Әмма... әмма Согуд принцы Турки бин Абдул әс-Сәүд үткән елның җәендә, төгәлрәге 2010 елның июнендә, корольгә Мисырдан хат язды. Хатында ул корольне бөтен гаиләсе белән илне ташлап качарга чакырды, качмаган очракта халык ташкыны Америка һәм Израиль штыкларына таянып яшәгән, шуларның йомышчысы булган режимны себереп түгәчәк, илдә фетнә чыгачак дип янады. Аннан алдарак әлеге принц Америка президенты Барак Обамага Буш ясаган хаталарны кабатламаска, Якын Көнчыгыштагы гаделсез сәясәтне туктатырга, яулап алынган Фәлыйстин җирләрен гарәпләргә кире кайтарып бирергә чакырып мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул мөрәҗәгатьтән соң ул сәясәттән китәргә, Америкадагы Согуд илчесе вазыйфаларыннан баш тартырга мәҗбүр ителде. Бу вакыйгалар принцның сәяси алдан күрүчәнлеге, вакыйгаларга объектив бәя бирү сәләте турында сөйләмимени? Якын Көнчы-гыштагы хәлләрне аз гына өйрәнсәк тә, без анда Америка һәм Израиль кулы ни дәрәҗәдә уйнаганын күрер идек. Кушма Штатларга савым сыеры буларак хезмәт иткән әлеге илләрдәге фетнәнең төп сәбәбе нәкъ менә шунда яшеренгән дә. Мисыр фетнәсе беренче тапкыр янки сәясәтенең бу регионда уңышсызлыкка очрый башлавын, Үзәк Разведка Идарәсе һәм Моссадның йогынтысы җимерелә башлавын сөйли. Әлегә янкилар Мисырда уңышлы рокировка ясый алдылар: Мөбәрәкне аның иярченнәре белән алыштырып торуга ирештеләр. Тик вакыйгалар агышы шул дәрәҗәгә җитәр ки, ихтимал, Көнбатыш Мисырга үзенең башкисәр гаскәрләрен кертергә мәҗбүр булыр. Пәйгамбәрнең хәдисләре безгә озакламый Искәндәрия (Александрия) шәһәрендә шундый суешларның берсе булачагын хәбәр итә (әмма чын дөресен бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә).

 

Фетнә, ихтимал, Якын Көнчыгыш белән генә чикләнеп калмас. Бүген инде аның очкыннары Кытайда, Һиндстанда, Кореяда, Америка Кушма Штатларында көйрәп ята. Иң бай булган, шуңа күрә үзен дөнья хуҗасы дип танытырга яраткан, башка илләрдә канлы түнтәрелешләр оештырырга маһир Американы гына алып карыйк. Соңгы көннәрдә биредә Висконси штатында зур манифестация бара, 70 меңлек халык төркеме штаттагы икътисади сәясәткә ризасызлык белдереп урамнарга чыкты. Бөлгенлек. Янки икътисадына бәяне менә шул сүз белән генә бирергә мөмкин. Фактлар кирәкме? Рәхим итегез. Әйдәгез рәсми хәбәрләрдән генә файдаланыйк. Русиянең “Вести” каналы сөйли һәм күрсәтә. 2008 елгы кризистан соңгы елъярым вакыт эчендә Америкада җиде миллион гаилә йорт-җирсез калган, 2011 елда тагын ике миллион гаиләнең йортларыннан куылуы көтелә, чөнки түли алмыйлар. Болар барысы да өр-яңа төзелгән элиталы йортларның сатып алучылар булмавы сәбәпле җимерелүе, эттерелеп ишелүе фонында бара.

 

Кайбер бүтән хәбәрләргә дә күз салыйк. Бөтен Америкада бүген асфальт юллар урынына гравий салына, чөнки арзангарак төшә. Алты америкалының берсе хәерчелек белән көрәшү өчен булдырылган федераль программада исәптә тора, 42,9 миллион кеше үз тамагын туйдыра алмый, ашау өчен бушлай талоннар теләнергә мәҗбүр. Иллинойс штатында мәктәпләр һәм башка социаль оешмалар үзләренә тиешле акчаны вакытында ала алмый. Шул ук вакытта бөтен илдә бандитлык чәчәк ата, бер миллион янки гангстер бандаларында торалар. Кэмден шәһәрендә ике генә “индустрия” чәчәк ата: фахишәлек һәм наркодилерлык. Атаклы Детройт шәһәрендә 33 мең бина ташландык хәлдә, 44 мәктәп ябылган. Исемлекне тагын да бик озын итеп дәвам итәргә була, ләкин кирәк микән. Шуңа охшаш хәл Европада да күзәтелә. Русия хакында сөйләшеп тормыйк инде. СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев Русиядә дә Мисыр сценарие кабатланыр, әмма хәл күпкә катлаулырак булыр дип фаразлый.

 

Бөтен дөнья бүген фетнә учагына әверелергә тора. Иртәгесе көннең ничек буласын беркем дә әйтә алмый, ил лидерларының, дөньякүләм сәясәтчеләрнең йөзләрендә аптырау галәмәтләре күренә. Кризистан чыгу юлларын беркем дә күрсәтә алмый. Капиталистик система шартларында инде бу мөмкин дә түгел. Каддафи язмышын якын араларда тагын кемнәр кабатлар, анысын да әйтергә кыен. Фетнә уңаеннан эйфория кичерүчеләгә шуны гына әйтеп була: мондый шатлык тиз арада көенечкә әверелә. Идарәче бюрократия акылга килсә, халыктан таланган һәм урланган акчаларыннан баш тартса, кинәт кенә ришвәт һәм откат алудан туктаса, вәзгыять үзгәрер иде сыман. Әмма тарихта мондый хәлләр булмый. Гадәттә казна талаучылар мондый очракта соңгы тамчы канга кадәр көрәшү юлын сайлыйлар.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 28 | 03.03.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»