поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.03.2011 Ир белән хатын

«Фазылҗанны яратып яши алмадым...»

Бу ханым редакциягә үзе килде. Карап торышка гап-гади татар хатыны. Биектау районының бер авылыннан (билгеле сәбәпләр аркасында, төгәл адресын күрсәтә алмыйбыз). Аның сөйләгәннәрен тыңлагач, башта ышанмадык. Ләкин әлеге хәлләр дөрес булып чыкты.

– Бүгенге яшьләр интернет аша танышып аралашалар. Ә без яшь чакта хат язышу модада иде. Тугызынчы-унынчы классларда укыганда, без, кызлар, бер-беребездән уздыра-уздыра, солдатлар белән хат алыштык. Армиядә хезмәт итүче абыйларыбыз иптәшләренә адресларыбызны тарата да кайсыбызга кем эләгә, язышыпмы-язышабыз, фотолар алышабыз. Миңа бик чибәр әрмән егете туры килде. Ике ел эчендә ул минем иң якын кешемә әверелде. Фотосурәтенә карап гашыйк булуым җитмәгән, хатларын да җаннарны эретерлек тәмле тел белән яза иде. Хезмәт срогым тулу белән, туп-туры синең янга кайтам, көт, дип ышандырды. Мин ул чакта әни белән генә яшим, авылда башка бер туганым да юк, ныклы киңәш бирүче булмады. Андый чакта әни сүзе колакка керми бит ул. Унны бетергәч, фермага сыер саварга кердем. Үзем уйлыйм: «Бу эш вакытлыча гына. Ашот кайту белән, авылдан чыгып китәм», – дим. Тик озакламый аннан хат килү тукталды, армиядә аның белән бергә булган егетләр срокларын тутырып кайтып утырдылар. Ашот кына күренмәде. Бер-ике ай үз-үземне кая куярга белмичә елап йөрдем дә, беткән баш беткән, дип, үземнән шактый өлкән авылдаш егеткә кияүгә чыктым да куйдым. Какмады-сукмады Фазылҗан, исәпләшеп яшәде, үзеннән бигрәк әнисе яхшы күңелле иде. Берәр нәрсәне тиешенчә эшләмәсәм: «Син аны Фазылҗанга әйтеп торма, ирләр бөтенесен белеп тормаса да ярый», – дип йомып куяр иде. Бер-бер артлы ике малай таптым, каенанам аларны да бик карашты, бала чүпрәкләрен дә үзе юып куя иде. Тик күпме тырышсам да, Фазылҗанны яратып яши алмадым. Күңел тиле бит ул, яхшылыкның кадерен беләмени?! Фазылҗан үзе дә моны бик яхшы сизә иде, вакыт-вакыт кызып китеп, хәйран тавышланып алган чаклары да булды.

 

Менә шулай яшәп ятканда, көтмәгәндә-уйламаганда авылга инде онытыла төшкән Ашот килеп төште. Эзләп табып, туп-туры өйгә килеп кермәсенме! Без, җыйнаулашып, кичке ашка утырырга җыенып йөри идек. Мин кадалдым да каттым моңа. Ашот бу якларга командировкага килүен, хәл белеп чыгарга керүен әйтте. Каенанам бик сабыр хатын иде, нидер сизенсә дә, сүз куертып тормады. Өстәлгә дәште, төнгә каршы кешене юлга чыгарып җибәреп булмый, дип, олы якка урын салып бирде. Карасына коелса да, Фазылҗан да, ул киткәнче генә диптер инде, тавыш чыгармады. Һай, чыгарган булсачы шунда! Без Ашот белән барыбер бер-ике сүз алышып алырга җай таптык. Ул үзенең өйләнмәгән булуы, мине оныта алмавы, риза булсам, алып китәргә дип кайтканлыгы хакында әйтте. Төне буе борсаланып яттым.

 

Иртән Ашот саубуллашып чыгып китте, озата чыкканда: «Авыл башында көтәм», – дигән сүзен әйтергә өлгерде. Ирем эшенә аннан да алда чыгып киткән иде, Ашотны озаткач, каенанам балаларны бакчага илтә китте. Шул арада тиз-тиз җыендым да, иң кирәкле әйберләремне генә төйнәп, Ашот артыннан чаптым. Мәхәббәт акылдан яздыра дигән сүз дөрес ул. Газиз балаларымны, йорт-җирне, үзем белән исәпләшеп яшәгән якын кешеләремне калдырып (үзем өченче балага авырлы бит әле!) җиде ят кешегә ияреп чыгып китү юләрлек түгелме, йә?! Мин хәзер шулай уйлыйм, ул чакта күземә ак-кара күренмәде шул.

 

Ашот кечерәк кенә бер шәһәрдә үз йорты белән яши булып чыкты. Инде эш узгач кына белдем: ул солдатка киткәнче үк өйләнгән булган, дүрт балалары бар икән. Хатыны белән тавышланышкан да мине искә төшергән, дуамалланып, безнең якларга чыгып киткән. Менә шул тавышка мин кайтып төштем.

 

Кыскасы, миңа Ашотның өй бусагасын атлап керергә язмады. Миңа ишегалларындагы абзар сыман җирдә урын бирделәр, җәйгә кадәр шунда яшәп торырга рөхсәт иттеләр. Кабат туган якларыма кузгалырга акчам да юк, ирем, каенанам күзенә ничек кайтып күренәм хәзер, дип тә уйладым. Эт тормышында яшәп, җәйләрне җиткердем. Ашотның хатыны вакыт-вакыт кара тавыш чыгара, аннары бераз тыныч кына яшәп алалар. Ул арада бала табар вакытым килеп җитте. Мескенкәем шул хәерче, пычрак абзарда дөньяга килде. Үземнең юньле ризык күргәнем булмагач, чирле, зәгыйфь малай таптым. Инде бала белән боларга юньләп хезмәт тә итә алмагач, кырын караулары чиктән ашты. Андагы күргән михнәтләрне сөйләп аңлатырга сүзләр җитми. Хатыны бер хәл, Ашотның мыскыллауларына түзәр хәл юк иде. Ничек итеп шушы адәмне ярата алдым икән, дип гаҗизләнгән чакларым күп булды. Ул чакта әнием вафат иде инде, хәлләремне бәйнә-бәйнә сөйләп, бервакыт авылдагы дус кызыма хат юлладым. Җавап килмәде, аның каравы, ике-өч айдан, төянеп, Фазылҗан үзе килеп төшмәсенме! «Ә» димәде, «җә» димәде, Ашот янына барып, кычкырынды да дуылдатып мине алып кайтып китте. Соңыннан белдем: дус кызым каенанама барып сөйләгән, анысы Фазылҗанны мине алып кайтырга күндергән икән. «Үзе генә түгел, балаң да бар бит анда», – диюе тәэсир иткәндер, балаларны электән дә үлеп ярата иде Фазылҗан. Тик ул балам гомерле булмады, авылга кайткач, нинди генә дәва кулланып карасак та, алып кала алмадык... Уйланмый ясаган адымымның ачы нәтиҗәсе булгандыр инде.

 

Ни үле, ни тере яшим менә хәзер. Мин кайткач, каенанам да озак тормады. Синең китеп югалуыңны бик авыр кичерде, бик хурланды, дип сөйләде дус кызым. Хәзер малайлар үсеп җитте инде, үз тормышларын кордылар. «Әни» дигән сүзне көннән-көн сирәгрәк әйтәләр, килгән-киткәндә күбрәк әтиләре янында кайнашалар. Фазылҗан болай да аз сүзле иде, күптән минем белән сөйләшкәне юк. Куып та чыгармады, кеше итеп күреп тә яшәмәде. Өйнең ике почмагында икебез ике күләгә кебек гомер кичерәбез.

 

Яраткан кешең белән генә тормыш корырга кирәк, күңелең тартмаганнар белән гомереңне заяга уздырырга ярамый, дип акыл сата кайберәүләр. Менә минем гыйбрәтле язмышымнан үзегез нәтиҗә ясагыз инде.


Ләлә ГЫЙМАДИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»