поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.03.2011 Дин

Әбиемнең дәфтәре

Хак Тәгаләнең һәр эшендә хикмәт бар, диләр. Ул чыннан да шулай. Без яшәгән дөньяның төрле төсләрдә, төрле рәвештә булуы да моңа ачык дәлил булып тора. Кешеләрнең дә төрле милләтләр булып яшәүләре, төрле телләрдә сөйләшүләре, төрле ризыклар ашаулары, төрле горефтә булулары бик хикмәтледер.

Бу язмамда милләт төрлелеге турында түгел, бераз гына яшь үзенчәлекләре хакында үз фикерләрем белән бүлешеп китәсем килә. Чыннан да, кеше бу дөньяда, үзенә насыйп булган тормыш юлын үткәндә, бакчадагы чәчәк кебек бер халәттән икенчесенә үзгәреп тора. Чәчәк тә бит иң элек кечкенә генә үсенте булып туфракны тишеп чыга, ямьле кояш нурларын сеңдереп, шифалы яңгыр суларыннан эчеп, һавага таба үрмәли, ныгый, матурлана бара. Яфраклары чыга, гонҗәсе (бутон) пәйдә була. Ниһаять, үсенте үз тормышында иң матур чорына ирешә — чәчәк ата. Чәчәк аткан чагы тормышында тирә-юньгә күпме матурлык, ямь тарата торган иң файдалы вакытыдыр. Әмма ул вакыт та үтә, чәчәк иң элек моңая, төсләре китә, шиңә башлый. Ахыр чиктә ул, башка яшь үсентеләргә урын биреп, алга таба, үзенең серле дөньясына китә... Адәм баласының да тормышы чәчәкнекеннән әлләни аерылмый. Сабый булып дөньяга аяк баса. Газиз әнкәсе белән таныша. Һичнәрсәгә кодрәте җитмәгән нарасый көннөн-көн ныгый, белемен арттыра, көч туплый. Көннәрдән беркөнне ул үзенең иң матур, иң күңелле чорына ирешә. Чәчәк аткан чагы иң ямьле вакыты булган кебек, кешенең дә иң көчле, иң матур вакыты җәмгыять өчен иң файдалы чоры булып тора. Кызганыч, чәчәк кебек гомернең дә шиңәр вакыты җитә. Адәм баласы әкренләп үзенең яшьлегеннән ерагая. Яшьлек киткәнлеген, көче дә, матурлыгы да кими бара. Йөзне җыерчыклар баса, тез-буыннар сиздерә... Беркөнне теге картлык дигәне ишек шакый башлый. Кертмәс идең дә, бездән сорамый. Бүген җир өстендә яшәгән күп галимнәр картлыкка каршы дару эзлиләр. Әмма «язмыштан узмыш юк» дигәннәр, Аллаһы куйган тәртипне берәү дә боза алмый. Әгәр Ул теләсә, бәлки без барыбыз да бер яшьтә, бер халәттә булыр идек. Һичкем сабыйлар белән дә чиләнмәс иде, җәмгыятьтә картлар да булмас иде. Әмма кешеләрнең сабыйлык зәгыйфьлегеннән яшьлек көченә, аннан соң янә картлык гаҗизлегенә кайтуларында хикмәтле серләр яшерелгән. Сабый чагында һәркем ата-анасының ярдәменә мохтаҗ булса, ата-ана, олыгайгач, шул баласының кулына кала. Шушы яшь үзенчәлекләре кешеләр арасында «туганлык» дип аталган бөек хисләрне тудыра. Әти-әни, әби-бабай, апа-абый, сеңел-энеләр кебек асыл затлар кеше тормышында никадәр ямь, матурлык өсти. Кызганыч, күбебез шушы матурлыкның кадерен генә белеп бетермибез. Нәрсәнедер куабыз, каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Күпвакыт иң якын кешеләреңә — әти-әнигә, әби-бабайга да вакыт җитми. Эшебез күп, янәсе. Тәгәрмәч эчендә йөгерүче бичара тиен кебек чабабыз, читтән торып карасаң, бер урында торабыз. Гаиләдә дә тәртип бетә, балалар кулдан ычкына, иң якын затларыбыз әткәй-әнкәйләргә игътибар бетә.

 

Әтием үлгәч, иң элек нәрсә булганын аңламый калдым, укыйсын укыттык, кадерләп гүргә иңдердек. Бер атналап вакыт үткәч кенә, никадәр якын затымны югалтканыма төшенә башладым. Исән вакытында кадерләрен белдем микән дип, әле дә борчылам. Кайвакыт, кабере янында утырып торам да: «Әтием белән хәзер биш минут бер стакан чәй эчәр өчен күпме нәрсәмне бирер идем микән?» — дип сорау бирәм үземә. Күпме бирсәң дә аларны кайтарып булмый шул. Шулвакыт, эчтә утырган фәрештәме соң пышылдый миңа: «Әниең исән-сау бит, бар янына, утыр кырында, чәен эч, күңелен күр, кадерен бел», — ди. Чыннан да, исән вакытларында әти-әниләрнең кадерләрен белмибез. Кайвакыт эш белән дусларга көненә 100 мәртәбә шалтыратабыз, авылдагы әти-әнинең номерын җыеп, ике кәлимә сүз әйтергә, хәлләрен сорашырга вакыт таба алмыйбыз. Аларга күп кирәкми бит.

 

Хөкүмәтебез Яңа елларда ялларны кызганмый бирә. Төрле кеше ул көннәрне төрлечә үткәрә. Кемдер гаиләсе, балалары хозурында, кемдер туган авылына кайта. Кемдер эчүдән тәмам алҗап, тизрәк эшкә чыгасы көнен көтеп ята. Кемдер өендә хатыны белән власть бүлешә. Мин дә «өйдә кем хуҗа» дигән темаларга кереп киткәләгәнче, авылга кайтып туганнарның, әти-әнинең дусларын, мәктәптә укыткан укытучыларымның хәлләрен белергә, күңелләрен күреп килергә карар кылдым. Белсәгез, үзем өчен бик зур ачыш ясадым: син кайвакыт олы кешенең тиз генә кереп хәлен белеп чыгасың да, шундук онытасың, ә аңа ул ярты елга җитә. Ул, куанып: «Менә фәләннең малае, кызы кереп чыкты әле», — дип күрше-тирәгә сөенечен тарата.

 

Гомер барган саен уйландыра икән ул, элек миңа әби-бабайлар сүзләре ничектер кызык тоелмый иде. Без, яшьләр, үзебезне бик акыллыга саныйбыз бит. Өлкәннәрнең фикере без яшьләр өчен күпвакыт ничектер «искелек калдыгы» булып, авторитет булып тормый. Әмма соңгы вакытларда әбием-бабам белән утырып, аларның яшь чакларын искә алулары, нинди авырлыклар аша үткәннәрен тыңлап, ничектер йөрәгемдә ләззәт хисләре тоям. Соңгы кайтуымда әбием сандыгыннан кырлары таушалып беткән, соры тышлы дәфтәрен чыгарды. Дәфтәр битләрендә мәңгелек дөньяга күчкән барча туганнарның исемнәре, үлгән еллары, көннәре. Кода-кодагыйларның да, күршеләрнең дә, авылдашларның да исемнәре онытылмаган. Һәркайсысын әбием төгәл итеп язып бара икән. «Менә монысы шундыйрак кеше иде, яшьләй китте. Монысы минем абый, шул җирләрдә яшәде», — дип, һәрберсенең тормышын искә ала, берсен дә онытмый, догасыннан калдырмый. Авылда кемнең кем белән ничек туган, ничек кода икәннәрен сөйли. Барча туганнарны барлап, араларын ныгытып яши. Шулвакыт башка бер зур борчу төште, тугызынчы дистәсен куып баручы әбием дә якты дөньядан киткәч, кем бу эшне дәвам итәр микән? Туганнарны барлау, мәрхүмнәр рухына дога кылу, бала-оныкларны изге догадан калдырмау... Менә нинди зур вазыйфаны әби-бабайлар күтәрә икән. Бәлки шул әбиләребезнең изге догалары белән тормышларыбыз барадыр, балаларыбыз үсәдер. Бәла-казалар безне урап үтәдер. Ә без һаман без, без дибез. Алар киткәч, бу зур эшне кем дәвам итә, хәзерге пенсионер әби-бабайларның күбесе социализм чорының корбаннары буларак дога да, намаз да укый белмиләр бит. Кем без яшьләргә имин тормыш теләп дога кылыр, барысын барлап, туганлык җепләрен кем ныгытып торыр? Кызганыч, бүген туган туганны танымый. Элек татар халкында, бөтен авыл җыелышып, урманын кискәннәр, бура бурап йорт күтәргәннәр. Хәзер банктан кредит алмый өй салуны күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәтерлим, мәктәптә укыганда төсле телевизорлар чыккач, әтием машина яллап шәһәргә телевизор алырга китте. Ул вакыт телевизор юләр акча белән 2 млн. тора иде микән? Бөтен туганнар безгә акча җыйдылар. Әни бәлешләрен салып, туганнарны җыеп, әтинең кайтканын көтеп утырдык. Хәзер исә кешенең телевизоры бар, әмма юньсез күрше 40 меңгә плазменныен алган, все, йокы кача. Тизрәк Илдарларга барып (Эльдорадога) 45 меңлеген оформить итеп кайта. Поручитель итеп туганын кертә. Вакытында акчасын түләмәгәч, туганнары аның әҗәтләрен түләп үзара талашып бетәләр. Атадан калган йортларны бүлә алмаучы туганнарның да саны арта бара. Риза хәзрәтләре халкыбызның бу афәтләрен моннан 100 ел элек язып калдырган: «Әдәб вә тәрбия урынына байлык калдырып китүче аталарның балалары бу байлык вә тәрбиясезлек сәбәпле аталарының үлүләре өчен агызган күз яшьләрен сөртеп тә җиткермиләр, мирас малы бүлү хакында бер-берсе белән дәгъвалашалар, тирәләрен койрык бутаучылар сырып ала вә туларның котыртулары сәбәпле ахмаклыкка чумып, күп байлыкның астыннан кереп өстенә чыгалар. Хакыйкатьтә, байлык мондый балаларга бәла генә була» (Җәвамигүл Кәлим Шәрхе, соңгы 2005 елгы басмада 259нчы бит). Туганын рәнҗетеп, адәмнең байлыкка ирешәсе юк, ул байлык каян да булса тишеп чыгачагын аңлап бетермиләр шул. «Гомереңнең озын, ризыгыңның киң булуын теләсәң, туганлык җепләреңне бәйлә», — диелә пәйгамбәрнең хәдисләрендә. Бүген яшәп килүче яшьтәшләрем, милләттәшләрем шушы нәрсәләргә игътибар биреп, чын кыйммәтләрне аңласалар иде. Кадерле чәчәк аткан вакытларын юк-барга әрәм итеп, соңыннан үкенерлек булмасын.


Юныс МӨХӘММӘТША
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»