поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.03.2011 Спорт

Турнирда дуслык җиңде

«Спорт – син дөнья!” (“О спорт, ты мир”!) Олимпия уеннары девизына “дөнья” сүзе аеруча тирән мәгънә өсти. Спорт ул дөнья гына түгел, ул – галәм, дип тә әйтер идем әле. Чөнки спорт кына кырыс социаль чынбарлыкны, үзара аңлашылмаучанлыкны тигезләп, төрле милләт халыкларының иң яхшы сыйфатларын ачып, гадел көч сынашуга этәрә. Борынгы Рим заманаларыннан бирле спорт ярышлары тыныч яшәү тантанасы булып хезмәт итә һәм кешелек дөньясына тормыш матурлыгын һәм үзкыйммәтен кайтара.

Үткән елның декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында һәм башка шәһәрләрдә булып узган вакыйгалардан соң, спортның берләштерүче көче сәяси спекуляцияләргә юнәлтелергә дә мөмкин булуы ачыкланды. Спорт әләме астында да сугыш сукмагына чыгарга омтылучылар да бар икән бит.

 

Футбол сөючеләр шундый сәясәт алып баручыларга каршы чыгарга булдылар. Самара өлкә Халыклар дуслыгы йортында урын алган милли-мәдәни үзәкләр, тынычлык саклау органнары вәкилләре яшьләр һәм спорт оешмалары, һәм бергә җыелып, “Крылья Советов” футбол командасының “Җанатарлар ассоциациясе” командасы һәм милли-мәдәни үзәкләр вәкилләреннән тупланган җыелма команда арасында иптәшләрчә футбол матчы уздырырга ният иттеләр, һәм ул матч 2010 елның 19 декабрендә “Металлург” стадионында уздырылды да.

 

Матчта катнашучыларда һәм җанатарларда бу уен гаять уңай тәэсирләр калдырды булса кирәк. Тиз арада тагын да күләмлерәк спорт бәйрәме уздыру тәкъдиме туды. Самара өлкә Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, “Самара өлкә футбол федерациясе” җәмәгать оешмасы һәм Халыклар дуслыгы йорты белгечләре шатланып, мини-футбол турниры оештыруны үз өсләренә алдылар. Ә катнашырга теләүчеләр саны шулкадәр күп булды ки, хәтта сайлап алу турниры үткәрү хаҗәте туды.

 

Ә 24 февральдә мини-футбол буенча беренче ачык турнирда катнашу хокукына ия булу өчен ”Металлург” стадионының спорт залында милли иҗтимагый оешмалар командалары көч сынашты. Шобага буенча беренче турнирда уйнарга тиешле 14 команда билгеләнгән иде инде. Милли командалар өчен билгеләнгән тагын ике урынга алты команда дәгъва итте: башкортлар, украиннар, мордвалар, немецлар, төркмәннәр һәм чуашлар. Турнирда катнашучыларның барысы да тик җиңү алырга дип килгән булсалар да, А группасына украиннар, В группасына немецлар үтте.

 

Һәм менә 27 февральдә МТЛ “Арена” бинасының ике мәйданчыгында 16 команда арасында сайлап алу турниры башланып китте. Анда казахлардан “Хет-трик”, кыргызлардан “Манас-Ата”, азәрбайҗаннардан “Ласо”, “Үзбәк общинасы”, “Дагыстан”, украиннардан “Луч”, немецлардан “Штурм”, таҗиклардан “Пайванд”, студентлардан “Мастерки”, “Студсовет-1” һәм “Студсовет-2”, “МИАСС”, җанатарларның “63 регион” һәм “Чудо Тим”, “Крылья Советов” ветераннары һәм Самара өлкә Дәүләт эчке эшләр идарәсе вәкилләреннән торган командалар катнашты.

 

Газетабызның үткән санында өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов белән уздырылган әңгәмәдә татарларның да бу турнирга әзерләнүе турында хәбәр иткән идек. Күбесенчә авыл хуҗалыгы институты студентларыннан торган татар футболчылары командасы, кызганыч ки, вакытында гариза биреп өлгермәү сәбәпле, турнирдан төшеп калды. Егетләр бик кайгырыштылар һәм киләсе турнирга яхшырак әзерләнеп, гаризаны алдан ук биреп куярга сүз куештылар.

 

Турнирга килүчеләр берсен-берсе ерактан ук бәйрәм белән котлап, кул бирешеп күрештеләр. Холлда көнозын милли халык көйләре яңгырап торды, Халыклар дуслыгы йорты белгечләре төрле милләт халыкларының Самара өлкәсендә яшәүләрен тасвирлаган күргәзмә оештырганнар иде.

 

Трибуналар тиз арада халык белән тулды һәм сайлап алу матчлары башланып китте. Җанатарлар игътибарын беренче минутларда ук “МИАСС” (Самарада укучы чит ил студентлары халыкара ассоциациясе) җәлеп итте. Алар беренче этапның өч матчында да оттырсалар да, бер дә исләре китмәде кебек. Кенияле Сэм Омосо Нигерия, Гана, Маврикия, Марокко илләреннән Самарага килеп укучы егетләрнең бер команда булып чыгыш ясаулары беренче тапкыр булуын, аларның бирегә җиңү яулау өчен түгел, ә бәлки халыклар дуслыгын яклау позицияләрендә торуларын күрсәтү өчен килүләрен әйтеп үтте.

 

Бу тема Дагыстан Республикасы президентының Самара өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Камил Тинамагомедов белән сөйләшүдә дә дәвам ителде. Турнирда катнашучы “Дагыстан” командасы да ярышлар алдыннан гына оешкан икән. Мондый яңалык милли-мәдәни оешмаларның эшен яңа яссылыкка күтәрергә тиеш, дип саный вәкил. Яшьләр белән эш алып бару, спорт командалары булдыру һәм милли командалар арасында матчлар оештырып тору - бик мөһим эш.

 

“Крылья” командасының пресс-хезмәте хезмәткәре “Чудо Тим” җанатарлар командасы капитаны Михаил Крыловтан ярышларның ни дәрәҗәдә үтүе белән кызыксынды. Бу команда биш ел элек оешкан булган. Шул вакыттан бирле алар турнирларда катнашып, яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтеп киләләр. “Реал”, “Барселона”, “Манчестер Юнайтед” җанатарлары командалары белән үткәрелгән матчта катнашып, хәтта дүртенче урынны алган булганнар. Михаилның бу эштә тәҗрибәсе зур булса да, әлеге турнирда көчле командаларның катнашуын һәм кем җиңәсе әлегә билгесез булуын әйтеп үтте.

 

Бу билгесезлек трибуналарны тагын да кыздырды. Ниһаять, өченче урын алучы билгеләнде: ГУВД командасы үз капкасына пенальти үткәреп, “Студсовет-1” командасына алга чыгарга мөмкинлек бирде.

 

Җиңүче исемен алу өчен “63 регион” җанатарлар командасы украиннарның “Луч”ы белән уйнады. Украиннар командасы да турнир алдыннан гына оешкан булса да, үзләрен бик көчле команда итеп күрсәтте. Командалар матч башында сак кына уйный башлаган булсалар, азакка таба кызып китеп, “Луч” алга ыргылган иде, сыбызгы тавышы яңгырады, һәм матч тәмамланды. Шулай итеп, “Луч”ка “көмеш” медаль тәтеде, ә “Крылья” җанатарларыннан торган “63 регион” командасы беренче урынга чыкты.

 

Җиңүчеләр командасы 2007 елда барлыкка килгән булган. Анда студентлар һәм техник вузларны инде тәмамлап чыккан яшь белгечләр уйный. Мондый турнирларда катнашу алар өчен намус эше. “63 регион” командасының лозунгы “Уенны, үзеңне һәм көндәшеңне хөрмәт ит”. Тормышта да бу егетләр ачык йөзле, тормыш һәм эш сөюче киң күңелле кешеләр булып күренәләр. Шулай итеп, беренчелекне лаеклы команда яулады, дип әйтергә була.

 

Җиңүчеләрне спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Сергей Бамбуров һәм өлкә хөкүмәтенең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш департаменты баш консультанты Надежда Осипова котладылар. Бамбуровның сүзләренә караганда, шундый социаль әһәмияткә ия булган дәрәҗәле турнир традициягә кереп китәргә һәм регионара, халыкара яссылыкка күтәрелергә тиеш. Бигрәк тә безнең шәһәрдә дә матчлары узачак Бөтендөнья футбол чемпионаты алдыннан шәһәребездә футбол уенын пропагандалау, аны массакүләм спорт төре итү - бик хәерле эш.

 

Дипломнар һәм истәлекле бүләкләрнең барлык катнашучыларга да тапшырылуы бу турнирда беренче урында дуслык төшенчәсе торуын раслады.

 

 (“Халыклар дуслыгы йорты” сайтыннан).

 

 

 

 

"Студсовет-1" командасы әгъзасын котлау.

 

Югарыдагы рәсемдә: Пайванд" үзбәк командасы капитаны Латиф ХАЛИКОВ.


Нәбирә ХӘМИТОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»