|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2011 Җәмгыять
Юл кырые тулы һәйкәлМин авылга кайтканда автобус дүрт район аша үтә: Лаеш-Алексеевск-Чистай-Яңа Чишмә. Шуннан соң гына Чирмешән территориясенә керәсең. Юл ерак, вакыт үткәрү өчен китап та укып карыйм, кроссворд та чишкәлим, йоклап та алырга өлгерәм. Әмма күп очракта тәрәзәдән тышкы якны карап кайтырга яратам. Елның төрле фасылында табигатьнең сихри матурлыгына сокланып, тирә-юньдәге үзгәрешләрне күзәтү күңелгә ниндидер бер рәхәтлек, уйларны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә. ...Кайткан саен юл буенда утырып калучы һәйкәлләргә игътибар итәм. Кемдер каядыр барырга чыккан җиренә барып җитә алмыйча гомере мәңгелеккә өзелгән. Газизләрен югалту ачысыннан, туганнары мәрхүмнәрнең рухларын һәйкәл куеп шатландырырга уйлыйлардыр инде. Чистай белән Яңа Чишмә арасында мондый истәлек һәйкәлләре аеруча да күп, бер чакрым арасында 6-7не очратырга мөмкин.
Моннан җиде-сигез ел элек күрше Якты Тау авылы белән безнең авыл арасына асфальт юл салдылар. Ике авыл халкы да бу юлны бик озак көткән иде. Җәяүләп түгел, техника да уза алмаган чаклар еш булды. Ниһаять, ул юлны ясадылар. Әмма шушы юлда өч яшь гомер өзеләсен кем уйлаган да, кем белгән?! Таш юлны түрәләр зур бәйрәм ясап ачарга да өлгермәделәр, август уртасында шул юлда бишекле мотоцикл белән капланып ике егет авып үлде. Авыл халкы әлеге фаҗигадән айнып та җитмәде, тагын бер егет һәлакәткә тарыды. Анысы да каты тизлектә барган, башы юл буендагы зур ташка бәрелгән дип сөйләделәр. Башта вафат булучыларның берсенә дуслары кечкенә чардуган белән һәйкәл куйдылар. Соңрак вафат булган егетнең җаны чыккан урынга зур һәйкәл утырттылар, чардуган кордылар, чәчәкләр утырттылар. Улларыннан нинди дә булса бер истәлек калсын дигәннәрдер инде. Минем юл буйларына кабер ташы куярга ярамый, ул исраф гамәл дип ишеткәнем бар. Гарәп илләрендә зиратларда да кабер өсләренә мәрхүмнәрнең исемнәре язылган такта кисәкләре генә элеп куялар икән. Юл буена кабер ташлары кую турында ислам дине нәрсә ди? Мөселманнарның бу гамәле хакында белешергә дип, “Казан нуры” мәчетенә бардым. Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт болай дип җавап бирде:
– Татар халкында кабер өстенә таш кую гадәте бар. Исламда төгәл генә ярый яки ярамый дигән сүз юк һәм мин дини әдәбияттан төгәл генә текстлар китерә алмыйм. Әмма юл буена һәйкәлләр куймау хәерлерәктер. Чөнки алар башка машина йөртүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Шуның нәтиҗәсендә тагын һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|