|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2011 Җәмгыять
Казан урамнарына татар галимнәре - Нәҗип Җиһанов, Әбүбәкер Терегулов һәм Альфред Халиков исеме бирелдеКазан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылган Казан шәһәре Думасының IV сессиясендә республика башкаласындагы 3 урамга исем бирү турындагы мәсьәлә каралды. Мондый мөрәҗәгать белән ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Татар морзалары мәҗлесе чыккан булган. Төгәлрәге, Казанның Совет районындагы Альберт Камалиев проспекты белән Җиңү проспекты арасында яңа барлыкка килә торган урамга ("Мега" сәүдә-күңел ачу комплексы янында Альберт Камалиев проспектына перпендикуляр - Җиңү проспектына параллель бара да Җиңү проспектына борылып тоташа) композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, СССР һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Нәҗип Җиһанов исеме бирелде.
Идел елгасы яры буйлап Киров дамбасыннан елга портына кадәр сузылган урам ("Локомотив" пляжына таба юл аңа перпендикуляр), ә ул Вахитов районына керә, археология галиме, тарихчы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Альфред Халиков исемен йөртәчәк.
Идел буе районының "Горки-3" торак комплексына караган М-16А микрорайонында барлыкка килә торган урамга (ул Имәнлек урамыннан башланып, аның аръягындагы территорияне колачлый) медицина фәннәре докторы, профессор (медицина өлкәсендә татарлардан беренче), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Әбүбәкер Терегулов исеме бирелде.
Шул рәвешле, Казан депутатлары республиканың һәм аның башкаласының фән, мәдәният-сәнгать өлкәләрендәге мәшһүр галимнәре исемнәрен мәңгеләштерү өчен тавыш бирде. Татарның танылган улларының исемнәрен Казан урамнарына беркетү мөрәҗәгате белән ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Татар морзалары мәҗлесе чыккан булган.
Шәһәр Башкарма комитеты 1 ай эчендә шушы яңа урамнарны Казан урамнары реестрына кертергә, адреслы атрибутика кую ягыннан тәэмин итәргә тиеш, диелде сессиядә.
Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|