поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2011 Мәгариф

«Укытучы елы» төерләре

Күңелдә сагыш. «Укытучы елы»на йомгак ясаганда Президент Рөстәм Миңнеханов: «Укытучы елыннан – укытучы гасырына»... дигән канатлы гыйбарә белән куандырса да, үз елыбыз бетү белән безгә һөҗүм башланды.

Иң элек – кыскартулар! Мөгаллимнәрнең генә түгел, педагогик уку йортларындагы студентларның да өметләрен кисә бу хәбәр. Илдәге алты укытучының берсе кыскартыласы икән, 200 мең кеше кан-яшь түгеп урамда калачак.

 

Русиядә ел саен ике меңгә якын мәктәп ябыла икән. Бу хәл мөгаллимнәрнең эшсез калуына гына кайтып калмый. Мәсьәлә тирәндәрәк: авыллар бетә, яшь гаиләләр кими, азык-төлек җитештерү азая, табигый ризыкны ясалмасы алмаштыра, сәламәтлек какшый... Менә шулай чылбыр кебек бер-берсенә бәйләнеп баралар бит алар. Русия авыллары болай да хәерчелек чигендә, мәктәпләре беткәч, авылның бетү тизлеге тагын да артачак.

 

Шул ук вакытта мәктәп яшендәге ике миллионга якын баланың бөтенләй укый-яза белмәве, мәктәпләрдә укымавы да мәгълүм.

 

Мәктәпләрнең тәҗрибә куяннары булудан кайчан туктыйсы да билгесез. Мәгарифчеләр чит илгә барып «тәҗрибә» туплап кайталар да, шунда күргән «яңалыкларны» мәктәпләргә көчләп тага башлыйлар. Ә бит һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Хәтта бер авыл кешесе белән икенче авыл кешесе арасында да аерма була. Үзәккә үтә бу үзгәртүләр, яңартулар, реформалар. Реформа ул – билгеле бер катламның кесәсен калынайту өчен уйлап чыгарылган нәрсә бит инде, югыйсә.

 

Бар иде заманалар! Безнең мәгариф системасы дөньяда иң камиле булып, тәҗрибә тупларга, өйрәнергә дип, чит илләрдән безгә киләләр иде. Ә хәзер мәгариф буенча без дөньяда 27 нче урында торабыз икән.

 

Инде туган телебезгә дә олы кабер казып куйдык. Төбәк компоненты бетерелде. «Балаларны туган телдә башлангыч сыйныфларда гына укыту» имеш-мимешләре дә чынга ашса, бу телебезне кабергә төртеп төшерү булачак.

 

Эштән кыскартылган укытучылардан тәрбиячеләр ясау фикеренең чынбарлыкка туры килүен уйлап карыйк. Мин югары сыйныфларда 10 ел тел-әдәбият, тарих укытканнан соң, башлангыч мәктәпле авылга кияүгә чыгып, кечкенә мәктәптә укыта башладым. Утырып елаган көннәрем еш булды, кече яшьтәге мәктәп балалары психологиясен, укыту методикасын өр-яңадан өйрәндем һәм берничә елымны югалттым. Һәр фәннең үзгәлеге бар, тәрбияче – ул башка һөнәр.

 

Мәктәпләрдә фәннәрне сайлап алу дигән «яңалык» уйлап таптылар бит әле. Холык-фигыле ныклап формалашмаган, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен ахыргача аңлап бетермәгән бала үзенә «кирәкле» фәннәрне сайлап ала, имеш. Ә бит фәннәр дә үзара бәйләнгән. Укучы барлык фәннәрдән дә беренче мәгълүматны мәктәптә алырга тиеш. Һәрьяктан камил шәхес формалаштырырга уйласак, башкача мөмкин түгел. Әлбәттә, реформаларны уйлап табучылар аның уңай якларын гына күрә. Тискәре яклары исә берничә елдан соң гына ачыклана. Ләкин соң була инде – башка ябышудан ни файда! Хатаны төзәтү өчен инде тулы бер буынның үсеп җитүен көтәргә кала...

 

Элек мәктәпләрдә әхлаклы, кешелекле, ярдәмчел, ватанпәрвәр шәхес тәрбияли идек, хәзер көндәшлеккә сәләтлеләрен әзерлибез. Ягъни, кемне ничек сыта, вата, юк итә аласың, шулай өскә үрмәлә, җиң! Махсус лидерлар мәктәбе оештырабыз. Лидерлыкларын күрсәтеп, сугышып кәмит ясаган депутатларыбызга алмаш әзерлибез.

 

Нанотехнологияләр турында берничә сүз. Компьютер, интернет, интерактив такта һәм башкалар баланы сәгатьләр буе экранга төбәлеп утырырга мәҗбүр итә. Хәзер менә электрон дәреслекләр уйлап таптылар. Дәреслекнең «СанПин» таләпләренә, дәүләт стандартларына туры килүе зарур. Алар шактый күп: хәреф зурлыгы, төсләр, чыгарылмалар, кагыйдәләр бирелеше һәм башкалар. Электрон дәреслекләр аларның барысын да үтәп бетерә алыр микән? Күпме генә мактасалар да, алар барыбер бала организмы өчен зыянлы. Мәктәп балаларына карагыз, базда үргән бәрәңге сабаклары төсле ап-ак алар! Табигатькә, китапханәгә, төрле объектларга максатчан экскурсияләр, походлар юк. Бала тотып, иснәп, эшләтеп яки эшләп караудан мәхрүм. Бакалар, бөҗәкләр, чишмәләр белән сөйләшкән баланы юләргә саныйлар хәзер.

 

Телсезлек турында әйтеп тә тормыйм. Компьютер алдында вакыт үткәрүче бала аралашудан, фикер алышу, исбатлау, эзләп табудан мәхрүм. Иҗади җиңү шатлыгын татымый ул. Төрле чыганаклардан эзләп табып реферат, доклад чыгышлар әзерләми, чөнки бөтенесе интернетта бар. Иҗади иншалар да язмый – анысын йөзәрләгән әзер шпаргалкадан күчерергә мөмкин.

 

Укытучы да шундый халәттә. Элек укытучының җәйге, кышкы ялларында сәяхәтләргә йөрергә, дөнья күрергә, өстәмә мәгълүмат җыеп, сәламәтлеген ныгытып, ел буена дәртләнеп эшләрлек энергия туплап кайтырга мөмкинлеге бар иде. Путевка бәясенең яртысыннан кимен түли идек, ә калганын профсоюз күтәрә иде. Хәзер читтә байлар гына йөри. Күргән җирләреннән «өстерәп кайткан» реформаларын авылыннан, шәһәреннән чыгып китә алмаган укытучыга тагалар. Мескен укытучы үзе күреп кайтса, укытуга кертеләсе яңалыкның уңай, тискәре якларын тәгаен чамалар иде. «Уртача хезмәт хакы 17 500 сум булачак», – диделәр, ул акча да хыялда гына калып килә. Әле хәзер ала торган акчабыз да кимергә мөмкин, дип «куандыра»лар.

 

Бер тотынгач мәктәп автобуслары турында да языйм әле. Юл буенда салкында басып торган балаларны күреп җаным әрни. Автобус көтү – үз вакытың белән ипләп-җайлап кына өеңнән чыгып, мәктәпкә бару түгел шул. Автобус йә соңрак килә ул, йә иртәрәк. «Бюджетта акча юк», – дип, тора-бара йөртми башларга да мөмкиннәр әле аларны. Аннан теге укымый йөрүче ике миллион сукбайның саны тагын да артачак. Мин әйтте диярсез, тора-бара баласын мәктәпкә йөртү ата-ана өстенә калачак!

 

Төрле ярыш-бәйгеләр, грантлар укытучыны кәгазь боткасына ныграк чумдыра, баш авыртуын арттыра, эш сәләтен киметә. Шул ук вакытта рәнҗеш, гарьләнү уята.

 

Укытучы елы зур өметләр, татлы хыяллар, күтәренке рух белән башланган иде дә, күңелдәге исәпсез-сансыз төерләр белән тәмамланды. Чөнки дәүләткә югары әхлаклы, һәрьяктан камил, белемле, максатчан, сәләтле яшьләр кирәкми!

 

Балтач районы, Югары Шубан авылы.


Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»