поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2011 Җәмгыять

Күңелем Америкада калды

Америка хыялы – XX гасыр башында барлыкка килгән АКШ халкының тормыш идеалын аңлатучы феномен. Бу – һәркемнең мул һәм бәхетле тормышта яши алуына ышану. Шул сәбәпледерме, Америка бүгенге көндә дә күп кенә кешеләрне үзенә җәлеп итә. АКШка бәхет эзләргә чыгып киткән россиялеләрнең саны да елдан-ел арта бара.

Хәзерге вакытта популяр булган эш һәм уку программалары яшь буынга бу могҗизалы илне күреп, анда яшәп кайтырга күп кенә мөмкинлекләр тудыра. Студент вакытымда мин дә Америкага бару хыялы белән янып йөрдем. Газета битләрендә анда булган яшьләрнең язмаларын укыганда, ирексездән, көнләшү хисе туа иде. Ниһаять, тиздән үзем дә «Work and Travel» («Эш һәм сәяхәт») программасы кысаларында Америкада 3 айдан артык булып кайттым.

 

Алар динле һәм ватанпәрвәр

 

Яшисе һәм эшлисе урыным Мичиган күле буенда урнашкан, беренче күрүдә үк искиткеч матур табигате белән таң калдырган туристлар ял итү зонасы иде. Мондагы кунакханәләр, рестораннар, кафелар, ял итү урыннары хәтта шәхси йортлар саныннан да артып китә. Шәһәрчекнең төп халкын пенсионерлар тәшкил итә. Гел елмаеп, үткән һәрбер кешедән: «Ни хәлең бар?» – дип сораучы ачык йөзле, актив һәм тормышка оптимистик карашлы картлар болар. Америкалылар – гаҗәеп ватанпәрвәрләр, ил флагы адым саен җилфердәп тора, телевизорда төп каналларда бары тик үз кинолары һәм тапшырулары гына бара. Алар балалар кебек: тәмле ашарга, уйнарга, көләргә, күңел ачарга яраталар. Бәйрәм үткәрүләргә дә бик җитди карыйлар. Америкалыларда туганнары белән җыелып, учак янында кич утыру гадәте бар. Әмма алар, бездән аермалы буларак, шашлык ясамый, ә «Smores» дигән десерт әзерли. Бу исә зефирга охшаган кәнфитне («Marshmallow») учак өстендә эретеп, шоколад плиткасы белән ике крекер арасына куеп ашаудан гыйбарәт.

 

АКШ халкы дингә хөрмәт белән карый. Мин яшәгән төбәктәге чиркәүләрнең күп булуы да шул турыда сөйли. Һәрбер өйдә Тәүрат китабы бар. Ашар алдыннан, гадәттә, догалар укыйлар, биргән ризыклары өчен Ходайга рәхмәт әйтәләр. Гайсәнең кешеләргә ярдәм итүе турында сөйләргә яраталар. Шуңадырмы үзләре дә искиткеч ярдәмчел халык. Яңгыр астында калсаң, юлда транспортың ватылса, мөрәҗәгать итүеңне дә көтмичә, һичшиксез, трассадан үткән беренче машина туктап, аннан сөйкемле америкалы чыгып, сиңа үз ярдәмен тәкъдим итәр.

 

Америка халкына хас булган тагын бер үзенчәлек – хәйрия белән шөгыльләнү. Без яшәгән төбәктә дә халык «Bridges» («Күперләр») дигән программаны тормышка ашыру уе белән янып йөри иде. Бу программа нидән гыйбарәт соң? Ул чит илләрдән эшләргә килгән студентларны Америка халкы, аның гореф-гадәтләре белән якыннан таныштыру, буш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен эшләнелгән чара. Без яшьләр өчен һәр пәнҗешәмбе көнне инглиз теле дәресләре оештырылды. Әлеге дәресләрдә шәһәрнең тарихын өйрәндек, кызыклы темаларга аралаштык, гомумән, тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Моннан кала, һәрберебезнең дә китапханәгә йөрергә мөмкинлеге бар иде. Электрон карточка ясатып, бушлай китаплар, дисклар алдык, интернеттан файдаландык. Шәһәрчектә җәмәгать транспорты булмаганлыктан, безне шулай ук велосипедлар белән дә тәэмин иттеләр. Америкада мин төрле илләрдән – Төркия, Албания, Кытай, Украина, Колумбия, Мексика, Болгария һәм Россиядән килгән күп кенә яшьләр белән таныштым.

 

Һәр сишәмбе көнне чит ил студентлары, ягъни безнең өчен төрле ял итү чаралары оештырылды. Тәмле ашау белән беррәттән, бу чаралар җилкәнле көймәдә, каекта йөзү, «Segway» дигән ике тәгәрмәчле транспортны сынап карау, бассейнга һәм гимнастика залына бару, концерт оештыруны да күз алдында тотты.

 

Иң кызык очрашуларның берсе Американың бәйсезлек көнен үткәрү булды. Аны яр буенда учак каршында фейерверклар балкышын күзәтеп бәйрәм иттек. Шулай ук безгә дөньяга танылган «F.С. Porto» Португалия футбол командасының тренерлары белән очрашып сөйләшү, хәтта бергә футбол уйнау да насыйп булды. Болар барысы да «Bridges» программасы кысаларында үтте һәм безнең өчен тулысынча бушлай иде.

 

Яңа «гаиләле» булдым

 

Һәрбер студентның үз «Америка гаиләсе» бар иде. Шул гаилә аны кунак итеп, үзләренең иле, мәдәнияте, яшәү рәвеше белән таныштырды. Мин дә, үз чиратымда, «гаиләле» идем. Мөлаем Кен белән Сигни мине су буена, паркларга, кибетләргә, төрледән-төрле рестораннарга йөрттеләр. Аларның зур йортларында да берничә тапкыр кунак булырга туры килде. Бу йортның матурлыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмыйдыр, мөгаен. Ул мин чит ил сериалларында күргән аерым затлы йортны хәтерләтә иде. Башка америкалыларда да кунак булдым, аларда да шундый ук байлык һәм матурлыкны күрдем. Ачык йөзле, ярдәмчел һәм шат күңелле бу халык күңелебезне күрер өчен вакытларын да, акчаларын да кызганмады. Гомумән, мин америкалылар турында бары тик уңай фикердә генә калдым. Михаил Задорнов күпме генә бу ил һәм аның халкы өстеннән көлсә дә, безгә аларның тормыш һәм мәдәни дәрәҗәсенә җитү, ай-һай, ерак әле.

 

Хуҗалар үзләре белән генә таныштырып калмады, безнең илебез һәм мәдәниятебез белән дә кызыксындылар. Мин аларга Татарстан һәм татар халкы турында сөйләдем, ә студентлар арасында оештырылган концертта татарча җыр да башкардым. Америкалылар арасында Татарстан һәм аның башкаласы турында ишеткән кешеләр дә табылды. Германиядә туып үскән, инде күп еллар АКШта яшәүче бер музыкант Казан консерваториясен аеруча мактап сөйләде.

 

Американың төнге барларында да булырга туры килде. Барысы да нәкъ кинодагыча: яшь рок төркеме җыр башкара, яшьләр, аеруча байкерлар сыра эчә.

 

Эш мәсьәләсенә килгәндә, АКШта теге яки бу хезмәттән оялу юк. Гади эшчеләргә дә хөрмәт зур. Хезмәт хакын ике атнага бер мәртәбә, чек белән алалар. Азык бәяләре, ипидән кала (1,5-5 доллар), бездәге кебек, электрон техника арзанрак, киемнәрне дә очсыз бәягә табып була. АКШта хезмәт хаклары бездәгедән күпкә югары.

 

Иленә бәя бирәсең килсә, бәдрәфенә кер, дигән ярымшаян гыйбарә бар. Америкада алар зур, иркен, чиста һәм хуш исле. Ә иң мөһиме – анда керү бушлай. Халык өчен һәрбер кибеттә, кафеда яисә автозаправкада бәдрәф бар.

 

Җәй ахырына якынлашты, туган илгә кайтырга да вакыт җитте. Юлым Чикаго аша үткәнгә, мин бу шәһәрдә өч көнгә туктап, аның белән якыннанрак танышырга булдым. Чикаго мине үзенә тәмам гашыйк итте. Тарихи үзәгендәге күккә ашкан биналары, чиста урамнары, яшел парклары, җайлы транспорты һәм мөлаем халкы белән яулап алды ул минем күңелне. Чикаго – блюз һәм джазның туган ягы. Мондый концертларны паркларда бушлай да карарга мөмкин. Бу шәһәрдә Американың иң биек бинасы («Уиллис-Тауэр» – 442 метр, 110 кат) һәм иң яхшы зоопаркларының берсе урнашкан.

 

Американы күрү үзе бер бәхет иде. Самолетка утырып, күккә күтәрелгәндә, күңелне ниндидер авыр хис биләп алды. Хыялый ил һәм аның шат йөзле, гаять кешелекле халкы белән хушлашасы килмәүдән туган халәт иде бу.

 

Кызыклы фактлар:

 

* Америкада кайнар чәй эчү гадәте юк. Ашаганда йә бозлы су, йә содалы эчемлекләр кулланалар.

 

* Америкада карабодай сатылмый, алар хәтта аның нәрсә икәнен дә белми.

 

* Велосипедта йөрү зур шәһәрләрдә дә бик киң таралган.

 

* Америкада барлык яшүсмерләр дә диярлек машина йөртә белә.

 

* 21 яшькә җитмәгән яшьләр төнге клубларга кертелми, кибеттә паспортсыз алкогольле эчемлекләр ала алмый.


Эльмира КӘРИМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»