поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.03.2011 Җәмгыять

Курку куа килә

Тоталар да, дөнья бетә икән, диләр. Соңгы дистә елларда мондый имеш-мимешләрнең хәтта конкрет датасы куелды һәм ... алар берсе дә тормышка ашмады. Дөнья үзе дә исән һәм, Аллага шөкер, үзебез дә исән-имин яшәп торабыз. Менә тагын бер конкрет дата: дөнья якын киләчәктә, ягъни 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк икән.

Моны Көньяк Америкада бик борынгы заманнарда яшәгән һәм үз вакытында бик югары үсешкә ирешкән майя кабиләсе галимнәре әйтеп калдырган икән. Малай! Әмма калганын Алланың үзенә тапшырып, артыгын пошынмый гына яши бирик әле, чөнки ошбу фараз да ялганга чыкты. Бактың исә, мәсьәлә шактый гади, алар үзләренә төзеп куйган календарь нәкъ менә 2012 елның 21 декабрендә тәмамлана икән. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, бары шул гына. Эш шунда ки: безнең заманның кайбер үтә гакыллы галимнәре моны дөнья бетәчәк дип кабул иткәннәр. Әйтерең бармы, куркуның күзе зур була бит аның.

 

Монда дөнья бетә икән дигән сүзләргә азрак ачыклык кертәсе килә. Дөнья Табигать-анабыз кануннарына катгый рәвештә буйсына. Алай да, фән фаразлавы буенча, дөнья үзе дә бер бетәчәк, әмма әле кешелек гакылы колачлый алмаслык ерак киләчәктә, атомнар арасындагы тартылу көче бетеп, атомнар, ягъни бөтен материя таркалып юкка чыккач. Анда да әле Галәм бушлыгында шул атомнар таралып йөриячәк. Ә менә кешелек дөньясының сан ягыннан акрынлап азая баруы һәм заманалар үтү белән бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал. Галимнәр без яшәп торган, Галәм үлчәмнәрендә бик нәни генә күк җисеме булган Җир шарының ниндидер галәмкүләм фаҗигагә юлыгып, әйтик, аңа биниһая зур астероид килеп бәрелеп, анда тереклекнең юкка чыгу ихтималын да әйтәләр. Әмма мондый катаклизмнарны безнең Җир-анабыз кичергән инде. Әйтик, моннан 60 миллион еллар элек яшәгән, Җир өстендә һәм океан-диңгезләрдә мыжлап яткан, кайберләренең авырлыклары 50-60 тоннага җитеп, кечерәк тау чаклы булган динозаврлар катаклизм вакытында үлеп беткәннәр. Әлбәттә, мондый һәлакәттә бер динозаврлар гына түгел, башка төр хайваннар да кырылган. Җир шарында яшәгән тереклек ияләренең нибары 15 процент чамасы гына исән торып калган. Әмма бу кыйблада да әллә ни пошаманга төшәсе юк. Беренчедән, моның ише катаклизмнар, фаҗигаләр Җир шары тарихында ифрат сирәк була, икенчедән, хәзерге заман фән һәм техника үсеше. Бүгенге көндә үк инде галимнәр мондый фаҗигаләрне булдырмый калу әмәлләрен тәгаенли.

 

Матбугатта Җир шарында глобаль җылыну башлануын, шуның нәтиҗәсендә төрле гарасатлар, су басулар, биниһая кодрәтле давыллар, бик көчле яңгырлар яисә корылыклар буласын фаразлаган хәбәрләр дә күренә. Әмма галимнәр арасында мондый җылынуның буласын тәгаен генә билгели алучылар юк әле. Кайберәүләр хәтта глобаль суыну, ягъни яңа бозлану чоры килү мөмкинлеген дә әйтәләр. Инде  конкрет җылынуга килсәк, андый дәверләр моңарчы да булгалаган. Хәзерге поляр әйләнә кысаларында кайчандыр пальмалар үсеп утырган, шау чәчәкле болыннар өстендә күбәләкләр очып йөргән. Әгәр җылыну чыннан да килеп, Җир-анабыз өстенә канатларын җәеп җибәрә икән, бу инде кешелек дөньясын чыннан да зур кыенлыклар, мәшәкатьләр алдына китереп куячак. Океан-диңгезләрнең суы күтәрелеп, яр буйларындагы илләрне су басачак. Андагы халыкларны икенче урынга күчерергә туры киләчәк. Әмма бу әле Җир шары халыклары үлеп бетә дигән сүз түгел! Табигатьтәге үзгәрешләр еллар буена, ә бәлки, гасырлар дәвамында барыр. Кешелек тә бу үзгәрешләргә яраклашу юлын табар, төрле кыенлыкларны җиңеп чыгар.

 

Инде яңадан бозлану чоры башлану ихтималына килсәк, аны да исәптән төшереп булмый. Менә әле соңгы вакытларда гына матбугатта шуңа ишарә ясаган язмалар күренде. Беләсезме, бозлану чорлары Җир шары табигатен үзенең башлангычыннан бирле озата килгәннәр һәм аның тарихында күп тапкырлар булганнар. Шул исәптән кешелек дөньясы тарихында да. Һәм кешеләр ошбу афәткә бирешмәгәннәр. Җир өстен төньяктан бозлар каплый килә икән, алар да көньякка, җылы урыннарга күченә барганнар. Җылыну башланып, бозлар чигенү белән тагын электә яшәгән өлкәләренә күченеп кайтканнар. Бозлану чорлары хәтта кешеләрнең гакылы камилләшүгә, зиһене үсүгә, алга, югарыга таба адымнар ясарга этәргеч биргән! Салкын һавада, авыр шартларда торып калган адәм баласы бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә, җаен табарга мәҗбүр булган. Шушы кыйблада мин укучы алдына бер сорау китереп куям. Менә ни өчен яшәү шартлары шактый авыр булган Европа илләре халыклары фән, техника һәм мәдәният үсеше ягыннан гел алга барып, туктаусыз тәрәккый иткәннәр дә, ни өчен яшәү шартлары бик уңайлы, климаты җылы булган Африка кыйтгасы халыклары мондый үсештә артта калганнар?! Бар хикмәт әнә шул яшәү шартларының, климатның аермалы булуында. Европалыларны кыен шартлар эзләнүгә, табуга, туктаусыз тәрәккый итүгә китергән. Ә африкалыларның нәрсә? Ашыйсы ризыклар күбесе янәшә урманнарда, җир эшкәртсәләр, елына ике-өч тапкыр уңыш җыйнап алалар. Өс-баш киеме дип тә әллә ни кайгырасы юк, оят җирен каплап куйса, бөтенләй яланөс тә йөри ала... Бу минем фикер түгел, моңа ук баш җитмәс иде. Фәнни журналлардан укып белдем.

 

Җыйнап кына әйткәндә, төрле шомлы хәбәрләр, коткылар күп булыр алар. Әйтәм бит, Җир-анабыз һәм кешелек дөньясы тарихында төрле фаҗигаләр, катаклизмнар булган. Ә Җир шарында тереклек һаман да бар һәм мыжлап тора. Шул исәптән без үзебез дә, Ходайның биргәненә шөкер, исән-имин яшәп торабыз һәм тагын хисапсыз гасырлар буена яшәрбез дә әле. Амин!


Радик ФӘИЗОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»