|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2011 Мәдәният
“Ягез әле, егетләр!”6 нчы март көнне "Мәдәният дөньясында" тапшыруының махсус бәйрәм чыгарылышын карамыйча калмагыз! Ул 8нче март бәйрәменә багышлана. Бу тапшыруда хатын-кызларның көндәлек эшләрен ир-егетләр үз җилкәләренә ала. Мәйданда тәкъдим ителгән пилмән ясау, токмач җәю, бәби карау, кер үтүкләү, шул ук вакытта телефоннан да сөйләшеп алу кебек биремнәрне Г.Камал театры актерлары: Фәнис Җиһанша, Олег Фазылҗан; җырчы Равил Галиев; Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов; Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры актеры Фәнис Кәлимуллин үти алырмы? Аларның кайсысы хатын-кызларның көндәлек мәшәкатьләрен җиренә җиткереп башкарыр һәм “Уңган килен”, “Карт килен”, “Тыйнак килен” исемнәренә лаек булыр? Бу сорауларга җавап табасыгыз килсә, "Мәдәният дөньясында" бәйрәм чыгарылышын карарга онытмагыз!
Уен-көлкегә, тапкыр сүзгә, җитезлеккә корылган әлеге чыгарылышны аның сценарий авторы Замирә Гәрәева алып барыр. Ә егетләргә бәяне “Ягез, әле кызлар!” бәйгесендә үзләрен ир-егет ролендә сынап караган Г.Камал театры актрисалары Ләйсән Рәхимова һәм Люция Хәмит, “Зө-Ләй-Лә” төркеме солисткасы Зөлфия Вәлиева, җырчы Илсөя Бәдретдинова, “Яңа Гасыр” радиосы алып баручысы Шәмсия Җиһангирова бирер. Тапшыруның даими алып баручылары – Гүзәл Сәгыйтова һәм Искәндәр Сираҗиев исә конкурсантлар белән аралашып тапшыруны тагы да җанландырып җибәрер.
Тапшыруның режиссеры - Наилә Сабитова. Идея авторы - Миләүшә Айтуганова.
Тапшыру 13 сәгать 30 минутта башлана.
Кабатлау - 8нче март көнне 17 сәгатьтә.
|
Иң күп укылган
|