поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.03.2011 Дин

Гөлзадә Сафиуллина: «Мин хаҗның бөеклеген аңладым»

ТРның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Автономияле Республикасының атказанган cәнгать эшлеклесе Гөлзадә САФИУЛЛИНАның хаҗ сәфәрендә чагында телевидениегә биргән интервьюсыннан «исән-имин күрешергә язсын» дигән сүзләрен очрашып сөйләшер өчен бер форсат итеп күңелемә салып куйдым. Ә сөйләшүебез гел хаҗ турында гына да булмады күк...

– Гөлзадә ханым, кайберәүләр гомеремдә бер хаҗ гамәле кылсам, үлсәм дә үкенмәс идем дип хыяллана. Белүемчә, үткән ел Сез инде өченче кат хаҗда булдыгыз. Гомумән, хикмәте нәрсәдә хаҗның?

 

– Хаҗ ул – Аллаһы Тәгаләгә табыну, ышануның иң югары ноктасы. Мин шулай дип исәплим. Барган саен иманымны ныгытып, җанымны сафландырып, күңелемне чистартып кайтам. Мөмкин булса, мин хаҗга ел саен барыр идем, чөнки хаҗ ул җирдә йөрү түгел. Анда син бик биеккә күтәреләсең, җаның, тәнең белән күккә ашасың. Син анда турыдан-туры Аллаһы Тәгалә белән тоташасың, дип әйтәләр. Мин моңа ышанам, чөнки мин аны сизәм. Үлгән әтием, әнием, дүрт ир туганым бар. Алар өчен дә дога кылам. Бер минутымны, бер секундымны әрәм итмичә, хаҗ гамәлләрен җиренә җиткереп үтим. Дога, дога, дога... Һәм мин шуны Аллаһы Тәгаләнең кабул иткәнен сизәм. Үлгәннәр өчен кылган догаларым да кабул булдымы-юкмы, ул аны миңа шундук сиздерә – төшемә керә. Бу юлы хаҗ гамәлләре бетте. Шуннан бер 5 чакрым җәяү кайтасы бар. Бик сирәк кенә була торган хәл икән: коепмы-коеп яңгыр яуды. Җаныбызны гына түгел, тәнебезне дә чистартты.

 

– Хаҗ белән хаҗның аермасы бармы?

 

– Хаҗ авыр булырга тиеш, диләр бит. Элгәре безнең әби-бабалар бик авырлык белән җәяү йә булмаса ишәкләргә, дөяләргә утырып барганнар анда. Беренче баруымда (1997 ел) самолетта очтым. Бик җиңел тоелды, бернинди авырлык булмады. Икенчесендә (1998 ел) автобус белән җиде тәүлек бардым, җиде тәүлек кайттым. Хаҗияләр арасында иң яше мин идем. Әбиләр чирләп бетте, ни хикмәт, мин авырмадым. Шулай да каршылыклар күп булды. Шуның белән күңелем тынычланды. Әмма миңа тагын бер барырга кирәклеген тойдым. Бу юлы да бүлмәбездә бөтенесе авырып бетте, мин дә авырдым. Кайткач авырдым. Күрәсең, бөтен ихтыяр көчен бер йодрыкка җыеп тотканмындыр. Аллаһыдан: «Бөтен ниятләгән гамәлләремне үтәп чыгарга саулык бир миңа»,– дип сорадым. Гакылың, җаның, тәнең белән аңлау, төшенү кирәк хаҗны. Бу баруымда бик теләп, әзер булып, нәрсәләр эшләргә кирәклекне белеп бардым. Иң мөһиме – мин хаҗның бөеклеген, мөселман дөньясының зурлыгын, киңлеген, көчен аңладым. Анда мөселман дөньясы галимнәре белән очрашулар оештырдылар, бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр.

 

Элек үлем турында уйлана, шомлана идем. Хәзер курыкмыйм. Аның бер бүлмәдән икенче бүлмәгә күчү кебек икәнен аңлыйм. Бу юлы баргач, хаҗ минем күңелемне йомшартты. Куркуымны бөтенләй алып атты. Тагын бер баскычка күтәрелгәнемне сиздем, шөкер.

 

Алдагы баруларымда мин Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең каберлегенә керә алмадым. Бу юлы иң зур шатлыгым пәйгамбәребезнең каберен зиярәт кылу булды. Анда хатын-кызларны кертмиләр. Кертсәләр дә билгеле бер вакытта гына. Бу юлы шуның артыннан өч көн йөрдем һәм кердем. Ул искиткеч матур! Җәннәт инде! Аны саклыйлар. Кердем дә, багана төбенә утырып, белгән догаларымны укыдым, теләкләремне әйттем. Пәйгамбәргә түгел. Пәйгамбәр аша Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Пәйгамбәрләрдән, үлгән кешеләрдән, әүлияләрдән сорарга ярамый дип, элек мин курка идем. Аннан бик күп әдәбият укыгач, белдем, сорарга ярый. Ләкин син алар аша Аллаһы Тәгаләдән сорыйсың. Пәйгамбәр бит аның яраткан илчесе. Без бит тормышта җитәкчегә дә күп вакыт турыдан-туры кермибез. Аның якыннары, дуслары аша керәбез. Үзем укыйм, күзләремнән и акты, и акты яшьләрем. Анда башларын җиргә бәрә-бәрә акырып елаучылар да бар. Шулай бер сәгать утырдым. Аллага шөкер, сәхабәләрнең каберләрен дә күрдем. Тәнемнең җиңеләйгәнен сиздем. Тәнемнең бөтен күзәнәкләрен тойдым. Бәлки, елап чистарынганмындыр, аңламыйм. Әмма мин бу халәтне тойдым, һәм шуны югалтасы килми. Моннан алда баруларымда, Кәгъбәтулла янына басып, намаз уку миңа насыйп булмаган иде. Намаз вакыты җитүгә, анда ир-атлар саф-саф булып баса башлыйлар. Элек мин намаз вакыты керүгә чыга идем, чөнки хатын-кызларны анда калдырмыйлар, ир-атларга урын җитми. Шулай да анда-санда калучы хатын-кызлар барыбер була. Ә бу юлы намаз вакыты җитеп, чыгара башласалар, берәр ир кеше янына басам да шуңа тотынам. Мин гомер күрмәгән, белмәгән кеше була инде ул. Чөнки мин инде ният кылам, намазны шушында укыйм дип. Куарга уйлыйлар, тик мин инде намазда, миңа тия торган түгел. Аңладым: бу – минем ныклыгым. Теге вакытта мин аны әле аңламаганмын.

 

– Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, диләр. Якыннарыгыздан, туганнарыгыздан берәр юлдаш бар идеме соң?

 

– Бик теләгән идем ике апам белән сеңлемне алып барырга. Алар бар да иманлы. Олы апам намазда, калганнары да дингә бик ышаналар. Хаҗ алар өчен бик зур әйбер. Әмма сеңлем Раушания: «Апа, мин әзер түгел», – диде. Фирүзә апам да, Роза апам да (анысы авылда яши) бара алмауларының сәбәпләрен аңлаттылар. Олы апамның аяклары авырта, икенче апамның кан басымы югары. Барсаң, аннан кайткач, бөтен йолаларны да үтәргә кирәк. Чөнки әйтәләр бит, хаҗдан кайткач, анадан яңа туган кебек буласың дип. Кемдер моңа әзер, кем әзер түгел. Хаҗдан соң кеше бөтенләй башка тормыш алып бара. Әзер булмаган кешегә анда баруны, бәлкем, ашыктырырга да кирәк түгелдер. Ә инде баруын барсаң, анда бик тиз гыйбрәт аласың.

 

– Иманың нык булып, курыкмыйча туры юлдан барсаң, Аллаһы Тәгалә саклый да, яклый да, дисез инде...

 

– Нәкъ шулай. Мин моны үз мисалымда дәлилли алам. Минем бик күп мәртәбә юл афәтләренә тарыганым булды. Моннан ике ел элек Ф. Бәйрәмовалар белән Ульяннан милли-мәдәни үзәк ачылышыннан кайтканда тора-салып машинабызның көпчәге чыгып очты һәм ике тапкыр әйләндек. Машинада шофер һәм без – өч хатын. Өчебез дә намазда. Мине бик борчыган әйбер бар: дөньядан киткәндә үз аңымда булсам иде, Аллаһы сүзен әйтеп «Лә иләәһә иллаллаһ» дип китә алсам иде, дим. Ул юлы да үзебез әйләнәбез, өчебез дә: «Лә иләәһә иллаллаһ», – ди. Беттек дип уйласак та, шөкер, курыкмадык. Шул хәлдә дә үз алдыма уйлыйм: бу бәхетле үлем – телемдә Аллаһ сүзе, дим. Япа-ялан кырда юл читенә барып төштек. Өчебез өч якта чәчелеп ятабыз. Шул минутларда сеңлем төш күрә икән. Үлгән энемне уята икән: «Абый, тор, тор, Гөлзадә апа үлде бит», – дип. Ә абый: «Нишләп үлсен?» – ди икән. Ә теге һаман саен: «Юк, тор», – ди, имеш. Шуннан уянып киткән дә, бисмилласын әйтеп, яңадан яткан. Тагын теге төш керә ди: «Бу юлы инде абый: «Тор, нишләп ятасың? Гөлзадә апа үлде бит», – дип, сеңелне уята икән. Барып карасам, күзләрең зәп-зәңгәр, шуннан яктылык килә», – ди. Сикереп торып, миңа шалтырата икән... Соңыннан сәгате-минуты белән туры килүен аңыштык. Сеңлемә менә шулай төшләр бик рас керә.

 

1998 елда Һиндстанга самолет белән очканда өермәгә эләктек. Самолет әйләнепме-әйләнә. Дыңгырдата. Пассажирларны курку алды. Мин ирем белән идем. Ул да, халык та паникага бирелә башлады. Ә мин иремә: «Укы! Лә иләәһә иллаллаһны укы!» – дим. Үзем укыйм, шунда ук моннан төшсәк, безнең тәннәребез кая төшәр икән, Һиндстаннан безне кем алып кайтсын, шунда калыр инде дип уйлыйм. Күпмедер вакыттан очучы чыкты, үзе шыбыр тиргә баткан. «Булды. Без котылдык. Давылга эләккән идек», – ди. Аңа кадәр бер сүз әйтүче, аңлатучы булмаган иде. Стюардессалар и чабышты инде. Кайсысы коса, кайсысы елый, кайсын тынычландыралар. Шундый бер мәхшәр булып алды. Шул вакытта Аллаһыны искә алдык, ялындык, ялвардык.

 

Төшләремдә еш кына әтиемне күрәм. «Алай эшләмә», – дими. Әгәр дә шулай эшләсәң, ничек буласын күрсәтә. Бу бары Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Шундый вакытларда мине бары Аллаһы Тәгалә саклый. Һәм беләм: бу дөньяда баш иярлек, ышанырлык беркем юк. Бары Аллаһы Тәгалә генә бар.

 

– Хаҗда үзегез өчен берәр ачыш ясамадыгызмы?

 

– Сәнгать кешеләрен нигәдер диннән ерак дип уйлыйлар. Ә беләсезме, бу юлы хаҗда мин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Алсу Гайнуллина белән бер бүлмәдә яшәдем. Без очраклы рәвештә генә бергә туры килдек. Тагын Нурлаттан бер эшмәкәр ханым булды. Кем белән кертсәләр дә, мин риза идем. Алсу шундый ихлас, шундый беркатлы һәм шул ук вакытта бөек. Ул минем өчен бер ачыш булды. Алсу белән биш көн яшәдек, ул миңа чәчәк ничек ачыла, шулай ачылды. Сәнгать кешесен бөтенләй башка яктан ачтым. Мин аны читтән күреп тә, рольләре аша да ярата, хөрмәт итә идем. Юкка гына яратмаганмын икән. Аның белән аралашу чын сәнгатькә хөрмәтемне арттырды, үземә дә хөрмәтем артты. Юкса, сәнгатьтән читләшеп, башка юллар эзли башлаган идем. Җырдан да бераз гайрәтем чигеп җырлыйсым килми башлаган иде. Артистлар белән аралашканда, аларның кайберләренең тормышка да, сәхнәгә дә, тарихка да бераз җиңелрәк карауларыннан килә иде бу.

 

Алсу белән аралашканнан соң аңладым: минем юлым дөрес һәм мин аннан тайпылырга тиеш түгел.

 

– ...һәм нинди ниятләр белән кайттыгыз инде?

 

– Аллаһы Тәгаләгә якынаю, чистарыну өчен, бары изге гамәл кылырга кирәк. Ә изге эш эшлим дисәң, ул – миллион. Үзем исә, 7 ел туктап торганнан соң, «Сөембикә варислары» фестивален үткәрдем. Шуны үткәрмәсәм, хаҗга бара алмам кебек тоелды. Аны да Ходайдан сорадым. Алга таба да үткәрергә ниятләп куйдым. «Сөембикә варислары»н үткәргәндә, ярдәм сорап, оешмаларга хатлар язгаладым. Бердәнбер кеше Зилә Вәлиева ярдәм итте. Аңладым: беркем бирми. Димәк, үзем бирергә тиеш. Хезмәтемне генә түгел, акчамны да бирергә тиеш идем. Балаларымны, оныкларымны да шушы эшкә тарттым. Оныкларым Омарны утырттым аппаратурага, Ширинны – компьютерга, кызым Резедә режиссер булды. Аллаһы Тәгалә акчаны да бирде. Бер атна кала, ун ел сатылмаган милкем сатылды. Әгәр дә син байларга милләткә хезмәт итәр өчен акча сорап барасың икән, син хәерче яки бер мескен булырга тиеш. «Зинһар өчен, бирегез инде», – дип барырга кирәк. Мин хәерче дә, мескен дә түгел. Шул ук вакытта фестиваль кадәр фестиваль үткәрерлек мөмкинлегем дә юк. Шуны аңлар өчен миңа 10 ел вакыт кирәк булды. Бәхеткә: «Гөлзадә апа, фестиваль буламы? Мин киләм, ярдәм итәм», – дип, Дубайдан бер егет шалтыратты. Аллага шөкер, гран-прига 2 мең доллар бирдек. Балалар мең шөкер булып таралдылар.

 

Үземдә гомер буе җыйган фольклор, кешенең рухын савыктыра, тәрбияли торган мәгънәле халык җырлары, мөнәҗәтләр, каһарман җырлар бар. Мин шуларны диск итеп чыгарырга тиеш. Бүген, бәлки, аңа ихтыяҗ да юктыр. Әмма бүген белән генә түгел бит. Минемчә, менә бу хәзерге болгану вакытлыча гына. Без барыбер үзебезнең асылыбызга кайтачакбыз. Үсеш юлын күрсәтеп, китабымны да язып калдырырга тиешмен. Ул бит минем генә юлым түгел, бөтен замандашларымның үткәне. Пионер, комсомол булды. Идеология булды. Без шуңа ышандык. Туган җир, Ватан – безнең өчен бик кадерле төшенчәләр. Җыр, моңнарыбызның да бәһасен беләбез. Шуңа күрә дә кабатлап әйтәм, мин бу юлдан һич кенә дә тайпылырга тиеш түгелмен. Минем моңа зиһенем җитә, көчем бар. Без – Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәләре. Ул бирде, ул алачак.


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»