поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.02.2011 Җәмгыять

Адым саен капкын...

Беркайчан да “минем белән алай булмас” дип әйтергә ярамый, диләр. Чынлап та, шулай икән. Интернет челтәре һәм телефон аша алдаулар, шул рәвешле акча урлаулар хакында ишеткәнем булса да, мин ул капкынга, янәсе, бу хакта беләм, капмам кебек тоелган иде. Ә эләктем, һәм, әйтерең бармы, бик тә оста итеп эләктерделәр.

Беркөнне Интернетта “Үз шәҗәрәңне беләсеңме?” дип аталган сайтка юлыктым да, тукта әле, әниемнең әнисе – берничә буын муллалар нә­селеннән булган Кайнәт әбием белән Әхмәтгәрәй бабам, аларның колхозлашу елларында талап алынган маллары хакында мәгъ­лүматлар юкмы икән дип уйлап, кереп киттем бит шул сайтка. (Мәскәүдә эшләнгән сайтта ничек инде татарлар турында мәгълүмат булсын ди, йә?) Алар әниемнең, әбиемнең фами­лияләре, башка төр мәгъ­лүматлар турында сорау бирә, мин җавап яза торам. Ахыр чиктә, имеш, мәгълүматлар тапканнан соң жавап бирү өчен, кесә телефонымның номерын сорадылар, ике дә уйламый яздым да куйдым. Кич­кә ниндидер код хәбәр итеп ике СМС килде. Озак та үтми телефонымның операторы “Билайн”нан да СМС килеп иреште: иртән генә салган 200 сум акчамның 183 сумы юкка чыккан икән. Әле бернидән дә шикләнмим. Шул көнне кич янә телефоныма 100 сум салдым. Бераздан тагын теге сайттан СМС килде һәм cалган акчам янә юкка чыкты. Аннары тагын, тагын…

 

“Билайн” операторларына шалтыратып, акча урлаучыларның телефоннарын да белдем. Ләкин кайчан гына, хәтта төнге өчтә шалтыратсам да, теге яктан автоматка язылган “кызганычка каршы, хәзер генә җавап бирә алмыйбыз, операторларның вакыты юк, соңрак шалтыратыгыз” кебек җаваптан башканы ишетмәдем. Атна-ун көнләп интеккәч, телефон номерын алыштырырга – яңа СИМ-карта куярга туры килде. Шунысы да игътибарга лаек: телефон угрылары сәмән салганымны көтеп кенә тордылар һәм бер генә мәртәбә дә акчаны соңгы тиененә кадәр алып бетермәделәр.

 

Телефон караклары хакында бер танышыма сөйлә­гән идем, ул тагын да хәтәррәк яңалык җиткерде. Уртак танышыбыз телевидение ка­налларының берсендәге язмышларны әйтеп бирүче, бозык чыгаручылар катнаша торган тапшыруга сәер гамәлләре белән үзәгенә үткән улы хакында сорашып шалтыраткан һәм бер күрәзәче белән сөйләшкән икән, озак та үтми хат ташучы үзенә 25 мең сумлык счет тапшырып киткән. Ананың бәгырь җимешенең язмышын телевидение күрә­зә­челәре ярдәмендә белергә һәм, имеш, аның бозыгын чыгарырга теләве әнә шул суммага төшкән.

 

Мондый капкыннарның әл­лә ничә төре бар. Телефон номерымны алыштырып та өлгермәдем, яңадан-яңа СМС­­­лар килә башлады. Кайсы алдагы язмышымны белергә чакыра, кайберләре төрле уеннар, музыка тәкъдим итә, танышырга чакыручылар да, төрле крем, скраблар ярдә­мендә чибәрләнергә өндәү­че­ләр дә бар. Хәзер инде сак кыланам, капкынга капмаска тырышып, аларны укымый да телефонымны сүндерәм.

 

Мәскәүнең Домодедово аэропортында булган фаҗигадән соң телефон караклары тагын да активлашкан. Алар, янәсе, бәлагә тарыган кеше яки аның туганы исеменнән СМС жибәрә һәм фәлән номерга күпмедер акча салырга чакыра яки әлеге фаҗигагә юлыгучылар өчен булдырылган хәйрия счетына акча салырга үгетли. “Билайн” компаниясе хезмәткәрләре әйтү­енчә, алар бу көннәрдә: “Әни (әти, апа, абый, дустым, күршем), мин аэропортта, тиз генә шушы номерга фәлән сум акча сал әле, аннары аң­латырмын”, – кебек меңләгән СМС-хәбәрләр теркәгәннәр.

 

МТС, “Билайн”, “Мегафон” кебек аеруча таралган компания операторлары телефоннан акча урлауның дистәләгән тө­рен атый. Кемгә генә “котлыйбыз, сез лотерея уенында миллион сум, «Мерседес», Мәскәү­дә фатир оттыгыз” кебек хәбәрләр килгәне юк икән. Ул кыйм­мәтле отышларны алу да бик җиңел. Бары алар атаган телефон номерына үзеңнең пин-кодыңны һәм паспорт мәгълү­матларын гына җибәрергә ки­рәк. Гаҗәп, бу капкынга эләгү­челәр дә бихисап. Күптән түгел Мәскәүдә беркатлы россияле­ләрне телефон аша шул рә­вешле алдап 100 миллион сум акча эшләгән ирле-хатынлы мошенникларны тоткарлаганнар. Алар, имеш, кәрәзле телефон операторы яки берәр танылган радиостанция исеменнән шалтыратып: “Сез фә­лән конкурста майка, фәлән “йолдыз­ның” концертына ике билет, Канар утрауларына ике кешелек юллама, машина оттыгыз”, – дип ялганлаганнар. Ышанучылар да табылган бит әнә. Кәрәзле телефон операторлары белдерүен­чә, Рос­сия­дәге 150 миллион мобиль элемтәдән файдаланучы­ларның һәр бишенчесе телефон угрыларыннан зыян күргән инде.

 

Телефоныгызга әнә шундый СМСлар җибәреп еш аптырата башласалар, нишләргә соң? Иң беренче чиратта, алар атаган номер буенча шалтырата һәм сораган мәгъ­лү­матларын ирештерә күрмә­гез. Икенчедән, үз телефоныгыз элемтә опера­торының Клиентларга ярдәм күрсәтү үзә­генә шалтыратып (“Билайн”ныкы - 8 800 333 06-11, МТС – 8 800 333 08-90, “Мегафон” - 8 800 333 05-00), СМС-хәбәр җибә­рүченең номерын атагыз. Алар алга таба нишләргә икәнен аңла­тырлар. Алай да котыла алмасагыз һәм минем кебек телефон караклары тозагына эләксәгез, телефоны­гызның СИМ-картасын алыштырмыйча яки Интернетны бик тә әйбәт белүче кешегә мөрә­җәгать итмичә котыла алмассыз.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 33 | 22.02.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»