поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2011 Язмыш

«Миңа 100 яшькә хәтле яшәргә куштылар»

Электән үк кояштай якты йөзе, ягымлы сүзе белән каршы ала иде Вера апа. Бигрәк тә аның: «Үз өеңә кайткан кебек килеп йөр», – дип каршылавыннан соң ничек итеп хәлен белергә бармыйсың инде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина белән бер очрашу үзе бер гомер.

Артистның аш бүлмәсенә килеп керү белән иң элек дивардагы саргайган «Шәһри Казан» газетасына күз төште. Моннан ике ел элек үзенә 90 яшь тулу уңаеннан чыккан язма булганга күрә кадерләп саклый ул аны. Үзе дә күп еллардан бирле газетабызның тугрылыклы укучысы булды яраткан артистыбыз. Хәзер дә «Шәһри Казан»нан аерылмый. Вера апа, табынга утыргач, үзенең бала чагында ашауга кытлык заманнарны искә төшереп алды: «Туйганчы ипи ашарга хыялланган чаклар бар иде бит. Әнә шул вакытларда матур көннәр булуын, Аллаһы Тәгалә гомер биреп, дөнья рәхәтен күреп яшәргә язсын, дип тели идем», – ди. Моннан берничә ел элек ашарга үзе әзерләвен дә, күзлексез укуын да сөйләп алды артист. «92 яшь 75ләр түгел инде. Быел 93 тула. Хәзер кызым Диләрә әзерләгәнне ашарга туры килә. 75 яшемдә әле мин сәхнәдә рәхәтләнеп уйнап йөрдем», – дип тә өстәде. Аннары үзе яраткан җырны да сузып җибәрде:

 

Әллә нәрсә булды,

               күңелем тулды,

Әйтер сүзем әйтә

               алмадым...

 

Алма агачыннан ерак төшми

 

Диләрә Әсхәт кызы үзе дә әнисе сыман көләч йөзле, киң күңелле. Ул үткәннәре хакында менә ниләр сөйли: «Әни безнең өчен тормыш мәктәбе булды. Бик көчле, акыллы хатын-кыз иде ул. Безне әни беркайчан ачуланмады. Безгә аның күз карашы да җитә иде. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, пөхтә киенеп йөрергә өйрәтте. Хәтта кибеткә ипигә чыкканда да кыяфәтебезне көзгедән карап, матур киенеп чыгарга куша иде. Үзе өйдә дә иске халаттан йөрмәде. Ул миңа күлмәкләрне дә үзе кулдан тегеп кидерде. Чыгарылыш кичәсенә дә әни теккән күлмәктән бардым. Гаиләдә генә түгел, башка урыннарда да абыем белән тату булуыбыз – әниебез тәрбиясе. Марсель балачактан ук, транспорттан төшкәндә, минем кулымнан тотып төшерергә гадәтләнгән иде.

 

Безнең өйгә һәрвакыт театр артистлары килеп йөрде. Алар барында без беркайчан да өстәл янына утырмадык. Мин мәктәптә укыганда музыкага, бию һәм театр түгәрәкләренә йөрдем. Балалар һәрвакыт мәктәпкә әнине алып килүемне үтенәләр иде. Үзем дә артист булырга хыялланып алдым. Шунда әни: «Синең телең чиста түгел. Әгәр артист буласың икән, яхшы артист булырга кирәк», – дип, мине туктатты. Шуннан соң пединститутның чит телләр факультетын тәмамлап, Казан дәүләт университетында эшли башлагач та, үзем укытмый торган студентлар, дәрес барганда, «Вера Минкина кызы», дип ишекләрне ачып карыйлар иде. Кайда гына эшләсәм дә: «Әниеңнең уйнавын яратабыз», – дигәннәре истә калган. Иремнән аерылганнан соң, диссертацияләр яклавым да әни аркасында. Ул балаларны үзе белән репетицияләргә йөртте. Нинди генә авыр чаклары булмасын, аның кәефе төшкәнен хәтерләмим».

 

Профессор Диләрә Әсхәт кызын күренекле артист кызы булган өчен генә түгел, кешелекле булганга күрә, хезмәттәшләре дә, студентлары да хөрмәт итә. Немец телен өйрәткәндә яңа алымнар куллана, шуңа күрә аңа дәрестә артист та булырга туры килә. Ул күп кенә бүләкләр белән бергә Президентның Мактау грамотасына ия булган. Бүген лаеклы ялда, әнисен тәрбияләп тора.

 

Вера апаның улы Марсель КАИ тәмамлап, башта фәнни-тикшеренү институтында, аннары озак еллар һөнәр училищесы директоры булып эшләде. Ул – Татарстанның атказанган укытучысы. Марсель Әсхәт улы балачагын искә алып болай дип сөйли: «Мин бигрәк тә әни уйнаган спектакльләрне яратып карадым. Үзем белән бергә ишегалдындагы малайларны да театрга алып бара идем. Аннары: «Әниең кайчан уйный?» – дип сорый торган булдылар. Әни безгә һәрчак үрнәк булды. Ул минем белән ярышып шашка уйный иде. Җәй айларында без пионер лагерьларында һәм әниебезнең туган ягы Чистай районы Бахта авылында ял итә идек».

 

Әтиләрен дә оныттырмый

 

Вера апа, үз балаларыннан тыш, өч сеңлесен дә үзе тәрбияләп, аларны кияүгә бирә. Сәнгать юлыннан киткән Аня исемлесенә ул Наҗия булып йөрергә тәкъдим итә. Бүгенге көндә Луизасы гына исән-сау. Үзенә мулла куйган Венера исеме генә «ябышмый» кала.

 

Вера апа 28 яшендә ике бала белән тол калуына карамастан, әле хәзер дә «минем Әсхәтем» дип сөйләшә. Әйтерсең яраткан ире аның янәшәсендә. Залда сөйгәне Әсхәт Мәҗитовның фотосы эленеп тора. Әтиләренең мәрхәмәтле кеше булуы балалары күңеленә дә кереп калган. «Әсхәт миңа һәрвакыт «кечкенәм» дип эндәште, – ди артист. – Ул миннән 20 яшькә өлкәнрәк иде. Балаларга тәмле әйберләр алып кайтса, аларны яшереп куйган җирдән үзләреннән таптыра торган иде». Артист гомер буе балаларына әтиләрен оныттырмый яши.

 

Вера апа белән бергәләп альбомнарын карап утырганда: «Мин дә шундый булганмынмы икәнни?» – дип көлдереп тә алды. Аннары оныклар белән оныкчыкларының фотоларына карап, исемнәрен тезеп китте: Вера (рәсемдә), Руслан, Марат, Азалия, Натали... Узган җәйдә Верасының Германиядән кунакка кайтуына нык сөенгән иде.

 

Чын йөрәктән бирелгән бүләк кадерле

 

Электән үк гөлләр үстерергә яраткан артистның өй түрендә аларның төрлесе шаулап үсеп утыра. Вера апа әле хәзер дә газеталар, китаплар укырга ярата. Аларның кайберләре авторлар тарафыннан үзләренең култамгалары белән бүләк ителгән. Һәркайсы артистның олы таланты алдында баш иеп, көләч йөзенә соклануын белдергән. Арада элекке Премьер-министр Мөхәммәт Сабировның китабы да бар. Мөхәммәт Галләмович Вера апаны бәйрәм саен тәбрикләп, бүләкләр җибәреп тора икән. Үзенең туган көненә элекке Президент М. Шәймиев бүләк иткән ак шәл дә аның өчен кадерле истәлек. Вера апага аларның чын йөрәктән, ихлас бүләк ителүе мөһим. «Без кечкенә чакта бәйрәмнәрдә 15 тиенлек пудра алсак: «Сез миңа үзегез кулдан ясалган әйбер бирсәгез, әйбәтрәк булыр иде. Барыннан да бигрәк, яхшы укуыгыз минем өчен зур бүләк», – ди торган иде», – дип искә алды Диләрә ханым. Заманында үзе укырга йөргән мәчеттән сатып алган Коръән китабы да артист өчен бик кадерле.

 

Театр җитәкчеләре һәм артистларның үзен онытмыйча, хәлләрен белеп торуына да сөенә артист. Заманында үзенә яраткан коллективыннан тапшырылган бүләкләр дә шактый. Гөлсем Болгарская бүләк иткән беләзекне һәм Гөлсем Камская биргән муенсаны да кадерләп саклый ул.

 

 Озак яшәүнең сере

 

– Мин гомер буе, иртән йокыдан торгач, физик күнегүләр ясыйм. Элек спорт сараена йөргән чаклар да булды. Эшләгәндә, биткә чит ил кремнары сөртә идем. Хәзер, өйдә генә торгач, алар белән мавыкмыйм. Беркайчан диета тотмадым. Гомерем буе токмачлы аш яраттым. Гастрольләрдән кайткач, өчпочмак, пәрәмәч пешерергә ярата идем. Озак яшәүнең сере: кешеләргә карата мәрхәмәтле булу дип уйлыйм. Яхшылыклар эшләү дә гомерне озайтадыр. Мин беркайчан да көнче, явыз булмадым. Башкаларга да шуны телим. Әле күзләрем дә зарланырлык түгел. Күзлекне дә соңгы елларда укыганда гына кия башладым. Театрыбызның режиссеры Марсель Сәлимҗанов бер юбилеемда: «Тамашачыга театрның – 200 еллыгын, Вера Минкинаның 100 яшьлеген күрергә язсын», – дигән иде. Кем белә, Ходай кушса... Шунысы бар, һава торышы үзгәрүе үзен нык сиздерә.

 

Вера апа көндез газета укудан тыш, телевизор карый. Үзе катнашындагы спектакльләрне күреп куана. Аларны тәнкыйть күзлегеннән дә карарга ярата. Аннары озак еллар бергә уйнаган сәхнәдәше Шәүкәт Биктимеров шалтыратып, бергәләп фикер алышалар, үткәннәре хакында сөйләшеп туймыйлар.

 

Вера Минкинадан үзе яратып пешергән ит пәрәмәче рецепты:

 

сөткә чүпрә, тоз, шикәр комы, май, он салып камырны әчетергә куясың. Аннары күкәй салып камырны басарга кирәк. Иттарткычтан чыгарылган итне камыр эченә тыгып пәрәмәч ясыйсың. Бераз тотканнан соң, духовкага пешерергә куярга кирәк.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ | 22.02.2011
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»