поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.02.2011 Мәгариф

Өч почмакта адашмабызмы?

2011 уку елы башыннан башлангыч мәктәп укучылары яңа Федераль дәүләт стандартлары буенча укый башлаячаклар. Күп сораулар тудырган гомумбелем стандартлары турындагы закон да шушы көннәрдә генә - 8 февральдә гамәлгә кертелде.

Элек тә мәктәп программаларында үзгәрешләр булгалап тора иде. Тик алар ничектер тавыш-тынсыз гына кабул ителеп, эшләп китә тордылар. Ә бу яңа стандарт дигәннәре Россиядә яшәүче бер генә кешене дә битараф калдырмыйча, күпләрнең күңеленә борчу салды кебек. Радио, телевидение, башка массакүләм мәгълүмат чаралары бертуктаусыз шушы проблема турында сөйлиләр, язалар. Бу яңалыкларны хуплаучыларга караганда, аларга каршы төшүчеләр күбрәк күренә. Иң кызыгы - һәр фикернең үзенчә дөрес булуындадыр, мөгаен. Бу четерекле мәсьәләне төшенү өчен, әле күп нәрсәне аңларга кирәктер дип уйлыйм .

 

Шушы көннәрдә генә Самара шәһәр округының белем үстерү үзәгендә (Стара Загора урамы, 76) шушы темага багышлап, галимнәр, белгечләр, өч йөзгә якын укытучылар катнашында фәнни-практик конференция уздырылды. Анда Россия мәгариф академиясенең “Мәгариф өлкәсендә стратегик тикшеренүләр институты” директоры урынбасары Ирина Михайловна Логвинованың катнашуы аеруча зур кызыксыну уятты.

 

Үткән ярты елда берничә төбәк белән беррәттән Самара өлкәсе дә яңа укыту стандартларын тикшереп, тормышка ашыра башлау өчен, эксперименталь мәйданчык буларак файдаланылган. Лицейларда һәм гимназияләрдә, шәһәр гомумбелем бирү мәктәпләрендә һәм аз комплектлы авыл мәктәпләрендә укучы 1700 бала катнашкан бу эштә.

 

Шушы проблемаларның эчендә кайнаган өлкә мәгариф министры урынбасары Владимир Яковлевич Классен конференциядә катнашучыларга бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде:

 

- Бүгенге укыту системасыннан яңа укыту стандартларының әллә ни зур аермасы юк кебек. Документны күңел биреп, җентекләп укып чыккан кешедә алар әллә ни зур сораулар тудырмаячак.

 

Тормыш бит ул бер урында гына тормый. Галимнәр яңа ачышлар ясый, инженерлар яңа технологияләр эшләп чыгара, тарих та үзгәрә. Шуңа күрә укыту системасына да үзгәрешләр кертеп тору кирәк. Без ел саен элеккеге программаларга яңа фәннәр, дәресләр генә өстәп барсак, балаларыбыз мәктәптән чыкмыйча укырлар иде.

 

Яңа стандартларны эшләп чыгарганда укучыларыбызга заманча белем бирү өчен беренче чиратта нәрсә кирәклеген ачыкларга туры килде. Эксперимент барышында стандартларның кимчелекләре дә ачыкланды һәм әле тагын ачыкланачак дип уйлыйм. Аларны булдырмау өстендә даими эш алып барыла. Шулай да җитешсезлекләргә караганда уңай яклары күбрәк дигән нәтиҗәгә килдек. Тестлар балаларның белем дәрәҗәсе бермә-бер үсүен, логик фикер йөртергә өйрәнүләре, максатка ирешергә омтылышлары барлыкка килүен күрсәтте.

 

Яңа стандартларга каршы төшүчеләр арасында чын профессионаллар, мәсьәләнең төбенә төшеп тикшерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә информация җитешмәгән җирдә уйдырмалар күп туа. Соңлап булса да, халыкка стандартларның асылын аңлату эшенә керешергә кирәк.

 

Кабул ителгән стандартларның җитешсезлекләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Элек өстән мәгариф министрлыгы төшергән укыту программасын җитәкчеләр дә, укытучылар да төгәл үтәп барырга тиешләр иде. Хәзер исә һәр мәктәп шушы яңа стандартлар нигезендә үз программасын эшләп чыгарырга, мәктәпнең юнәлешен билгеләргә тиеш булачак. Стандартларның иң аек язылган урыны – укыту максатлары һәм нәтиҗәләредер, мөгаен. Ә мәгариф учреждениесе шушы нәтиҗәләргә ничек ирешү юлларын ирекле рәвештә үзе билгелиячәк.

 

Менә шушы ирек дулкынлану тудыра да инде. Мәгариф учреждениеләренә бу нәрсәнең беркайчан да бирелгәне булмавы сәбәпле укытучылар да, җитәкчеләр дә: “Булдыра алырбызмы, башкарып чыгара алырбызмы, квалификациябез җитәрме, минем предметны сайлап алучы булырмы?” - дип көенәләр.

 

Шулай итеп, өчпочмак килеп чыга: һәр мәгариф учреждениесе дәүләт мәгариф министрлыгы эшләп чыгарган стандартка таянып, ата-аналарның актив катнашы белән укыту программасын эшләп чыгарырга тиеш. Ә укыту ысулларын, укыту әсбапларын, технологияләрне укытучы үзе сайлап алачак.

 

Яңа стандартлар укыту ысулларына үз таләпләрен куя һәм укытучыларның квалификациясе дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе үзеннән-үзе килеп баса. Хәзер мәктәпләрнең материаль-техник базасы да, укытучыларның хезмәт хакы да элеккечә кала алмый. Югары квалификацияле укытучы мәктәптә эшләсен дисәгез, аның хезмәт хакы да лаеклы булырга тиеш. Шушы мәсьәләләр уңай хәл ителгән очракта яңа стандартлар да уңышлы эшләп китәргә тиеш, дип уйлыйм. Ә хөкүмәт 2011 уку елы башыннан башлангыч мәктәптә яңа стандартлар буенча укыта башлау өчен акча бар, дип белдерә.

 

Башлангыч мәктәп белән бераз аңлаштык кебек. Хәер, башлангыч мәктәп стандартлары әллә ни зур тавыш куптармадылар да. Ә менә гомумбелем бирү мәктәбендә һәм чыгарылыш классларында дүрт төп предмет буларак тормыш куркынычсызлыгын булдыру (ОБЖ), физкультура, “Россия в мире” һәм “Проект эшләре” дәресләре керүе бар халыкны таң калдырды. Берәүләр, балаларга шушы дәресләрне генә укытып, аларны надан калдырмаслармы, башка предметлар тора-бара түләүлегә әйләнеп, баерак кешеләрнең балалары гына югары уку йортларында укуларын дәвам итә алырлар, дип шикләнәләр.

 

Әлбәттә, бала исән булсын, начар гадәтләрдән читтә торсын дисәң, физкультура, ОБЖ дәресләре бик мөһим булып күренә. Ә менә “Россия в мире” программасы үз эченә нәрсә алыр икән? Шунысы да кызык, башлангыч мәктәптә атнага бер, өлкәнрәк классларда ике тапкыр керә торган “Проект эшләре” дәресе нәрсәгә нигезләнергә тиеш икән? Беренче класс баласы - ул бит чиста кәгазь бите. Аның башында проект туса да, “ничек усаллык эшләргә” яисә “дәрес укудан ничек итеп тизрәк котылырга” темасына гына булырга мөмкин. Фәнни проект төзү өчен аң-белем багажы кирәк, ә ул физкультура һәм ОБЖ укып кына керә алмастыр шул.

 

Хәер, алда атап үткән Ирина Михайловна Логвинованың сүзләренә караганда, стандартта укучыга мөмкин кадәр кечкенә, уртача һәм мөмкин кадәр зур нагрузка билгеләнгән. Ә инде аның күләмен ата-аналар, мәктәп һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре билгеләячәк. Россия фән академиясе белән берлектә “Мәгариф өлкәсендә стратегик эзләнүләр институты” һәр предмет буенча эчтәлекле нигез төзегән. Анда түбән яссылыкта укучы балага нинди күләмдә белем бирү кирәклеге анык итеп язылган. Югарырак - базовый һәм профильный яссылыкларны сайлаучылар үзләре теләгән предметларны тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек алачаклар, һәм ул түләүле булмаячак, дип аңлата Ирина Михайловна.

 

Чынлап та, нәрсәгә кирәк соң балеринага югары математика? Аңа математика нигезләрен түбән яссылыкта уку да җиткән. Ә менә инженер булырга хыялланучылар математиканы иң югары биеклектә укый алачаклар. Бәлки бу дөрестер дә, чөнки хәзерге программа буенча укытучы лицейлар һәм гимназияләр күптән инде мыштым гына профильле предметларны укытып яталар бит.

 

Кыскасы, конференциядә чыгыш ясаучылар бик матур сөйләделәр. Беренче карашка, барысы да аңлашыла да кебек. Тик менә артымда утыручы укытучыларның репликалары гына алардан нәрсә таләп ителүен аңлап бетермәүләре, аңласалар да, җайланган укыту процессын җимереп, яңадан квапификация күтәрү институтларында белем өстәп, яңача укыта башлау проблемасының пошаманга салуы күренеп тора иде.

 

Тик бу конференциягә килүемнең төп сәбәбе булган шушы стандарт буенча милли телләрне укытуның ничек барачагы турында бер сүз дә ишетә алмадым. Ул гына да түгел, 135 төрле милләт вәкилләре яшәгән Самара өлкәсе мәктәпләре арасында бер генә милли мәктәп тә экспериментта катнашмаган. Татарлар күмәкләшеп яшәгән Төньяк-Көнчыгыш мәгариф округына кергән Камышлы һәм Похвистнево районнары мәктәпләренең нишләптер бу җаваплы, җитди эштән читләштерелүе дә гаҗәпләндерә.

 

Бу турыда шушы мәгариф округының Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәфигуллович Рәхмәтуллин белән сөйләшергә булдым.

 

- Экспериментта катнашасы мәктәпләрне өлкә мәгариф министрлыгы билгеләде. Безнең округның бу эштә катнашмавы, бәлки, яхшыгадыр да, чөнки балаларыбыз өстендә эксперимент ясауларын теләмәс идем.

 

2011 уку елы башында безнең дә беренче класс укучылары яңа стандартлар буенча укый башлаячаклар. Утызлап башлангыч класс укытучысы, укыту бүлекләре мөдирләре, мәктәп директорлары белемнәрен арттырып укып кайттылар. Ә башлангыч мәктәпләрдә татар телен укытуга килгәндә, без аны туктатырга уйламыйбыз. Киресенчә, яңа стандартның мөмкинлекләреннән файдаланып, бәлки, сәгатьләр санын арттыра да алырбыз әле. Анысын киләчәк күрсәтер, яңа стандартларны кертү эше 2020 елгача сузылачак бит.

 

Милли мәктәпләрдә туган телләр укыту мәсьәләсе турында Ирина Михайловна Логвинова белән дә сөйләшеп тордык. Мәскәүдән милли мәсьәлә менә ничек күренә икән:

 

- Әйе, милли мәгариф яңа стандартларга каршы куелучы гаепләүләр арасында беренче урынны алып тора. Тик бу әкият, дияр идем мин, - диде ул. - Стандарт, киресенчә, укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дисәгез, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентны өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туарга мөмкин түгел.

 

Стандартларга каршы барган “крестовый поход”ны җитәкләүче беренче кеше Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиев булды. Аның белән бергә утырып, стандартларны анализлый башлагач, ул күп нәрсәгә төшенде кебек. Хәзер инде Татарстан башлангыч мәктәп өчен стандартларны популярлаштыручыларның берсе булып тора, чөнки аларның милли мәгарифне яңа баскычка күтәрәчәге ачыкланды.

 

- Татарстанда тик татар телендә генә белем бирүче мәктәпләр дә бар. Шуларны тәмамлаучы укучылар ничек бердәм дәүләт имтиханнарын бирергә тиеш булырлар икән?

 

- Әйе, бу проблема бар. Туган телләрне өйрәнү шаукымында укыту тик туган телдә генә булуын теләүчеләр күп. Ә тормышта эш башкачарак. Илебез тормышы казанында кайнарга, мәгълүмат яссылыгыннан файдаланырга, сайлап алган профессиясендә уңышлы булырга теләгән бала рус телен дә яхшы белергә тиеш булачак. Шулай булгач, туган тел белән рус теле арасында алтын урталыкны табып, үз милләтеннән, традицияләреннән, мәдәниятеннән аерылмыйча, рус теленнән дә яхшы белем ала алган балалар тәрбияләү – чын мәгънәсендә укымышлы, акыллы җитәкчеләр һәм ата-аналар эше дип әйтер идем.

 

Тик шушы өч почмакта алтын урталыкны табуы кыен булмас микән соң?

 

Автор фотосы.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»