|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2011 Дин
Ана теле анадан башланаСергач районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары берничә ел инде “Истоки” программасы буенча эшлиләр. Программа кысаларында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында рухи-әхлакый юнәлешле чаралар уздырыла. Укыту программасына да “Истоки” кертелгән инде, дәреслекләрне Мәскәүдән китертәләр. Болар барысы да рус культурасын, православие динен өйрәнүгә юнәлтелгән. Күптән түгел Сергачның бишенче номерлы мәктәбендә “Раштуа укулары” узды. Ул чиркәү каршындагы балалар хоры чыгышы белән башланды. Президиумда атакай иде. Христиан динен, дини бәйрәмнәрне, йолаларны саклауга багышланган чыгышлар байтак булды, район үзәк китапханәсе хезмәткәре китапханәгә килә торган яңа дини китаплар, периодик әдәбият белән таныштырды. Гомумән, барысы да бик әйбәт оештырылган иде. Тик залда татар мәктәпләре вәкилләре дә бар иде. Шуны исәпләп, бәлки безнең мәдәниятебез, милли һәм дини бәйрәмнәребез, милли рухта тәрбия алымнары һәм бурычлары турында кемнәндер чыгыш әзерләтергә кирәк булгандыр? Ә бу чара, миңа калса, берьяклы гына булды.
Русларны мактамыйча булмый, алар бу юнәлештә дүртенче ел инде бик максатчан эшлиләр. Ә без? Шул ук “Рухи мирас”, “Фәезханов укулары” кебек чаралар белән чикләнәбез. Бу чаралар матур гына үтсә дә, аннан нәрсә алабыз, укучыларга бу җыелышлардан кайтып нәрсә сөйлибез? Ул чараларда һәрвакыт дин әһелләренең тормышын, мәхәлләләр тарихын, якташларыбызның иҗатын чагылдырган әдәбият күпләп өләшәләр. Тик балаларны алар белән таныш-тырабызмы? Дини тәрбия нигезләрен, ислам тарихын һәм мәдәниятын укыту программасына кертәргә кирәклеге турында дистә еллап сөйләнә, тик дәреслекләр әле дә юк, белгечләр дә әзерләмибез. Өлкә мөселманнары диния нәзарәтеннән активлык көтә мәктәпләр. Югыйсә телебезне, динебезне югалтабыз дип чаң сугарга калачакбыз.
Дөрес, барлык татар мәктәпләрендә диярлек милли-мәдәни тәрбиягә шактый зур әһәмият бирелә. Әмма биредә дә класстан тыш чаралар уздыру белән генә чикләнәбез күбесе очракта, рухи тамырларыбызны ачыклау, рухи мирасыбызны саклау, үстерү өстендә эзлекле рәвештә эшли алмыйбыз.
Һәм тагын: рухи тәрбия гаиләдә башланырга тиеш. Гаилә ярдәменнән башка мәктәп, балалар бакчасы көчсез. Бу хакта “Раштуа укулары”нда халыкны социаль яклау бүлеге белгече С.Г.Мастюгина да бик борчылып сөйләде. Рухи-әхлакый тәрбияне гаилә институтын торгызудан башларга кирәк, диде ул. Районда уңышсыз гаиләләр ел саен арта икән. Мәсәлән, 2008 елда ун гаи-лә башлыклары ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 2009 елда унике, ә үткән елда унөч. Бу бит ахыр чиккә җиткәннәре генә. Җитеш гаиләләрдә дә балага рухи тәрбия бирергә тырышучылар бик аз. Гаилә, мәктәп, җәмгый оешмалар бер сүздә, бер фикердә булып, балаларны үз динебезгә, әби-бабайлар йолалары буенча тәрбияләгәндә генә татар җанлы, мөселман рухлы кеше үстерә алырбыз.
Н.ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|