|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2011 Шоу-бизнес
Салаватның тирән уйлары һәм моңлы җырлары...Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда заманыбызның атаклы җырчысы Салават Фәтхетдиновның «Җырлап узсын гомерләр» дип аталган 22нче сезон концерты булып үтте Гадәттә, Салаватның концерты Самарада ике көн рәттән уза. Тамашаны беренче көнне караган таныш-белешләремнән «Вәт шә-ә-ә-әп булды концерт!» дигән фикерләрне ишетеп, икенче көнне зур кызыксыну белән Мәдәният сараена юнәлдем.
Элек сәхнәдән кет-кет көлеп, «билдән аста» мәзәкләр сөйләргә яратучы Салават былтыр ук безне мөһим темага - ана телебезгә, Габдулла Тукайның «Туган тел» җырына 100 ел тулуга багышланган программасы белән гаҗәпләндереп киткән иде инде. Быел да аның концерты җитди уйлар, әһәмиятле проблемалар белән сугарылган иде. Хәер, гади концерт кына түгел, геройлары, сюжеты, тирән мәгънәле чын музыкаль спектакль булды бу.
Сәхнәдән актуаль проблемалар белән тулган бүгенге татар халкы тормышын карап утырды тамашачы. Авыл мәктәпләренең ябылуы, татар исемнәренең руслаштырылуы, яшьләрнең ана телен белмәүләре, ата-аналарның моңа битарафсызлыгы турында күп гыйбрәтле сүзләр ишетте ул. Ә инде концертта күтәрелгән катнаш никахлар темасы, чыннан да, аерым бер зур мәсьәлә булып тора! Татар егетләре марҗа итәгенә ябышканнар, кызларыбыз кияүгә чыгып рус фамилияләрен алалар. Монда инде тел дә, дин дә, гореф-гадәтләр дә буталып, юкка чыга.
Татар язмышына кагылышлы шушы проблемаларга әй ачынды концертта мәктәп директоры Ядкәр Зәкәриевич (нәфис сүз остасы Ядкәр Хәбибуллин), әй ачынды. Барлыгы ике укучысы булган авыл мәктәбен ничек тә яптырмаска тырышып яши ул. Ә бер укучысының: «Ярар, абый, кайгырмагыз, ябылса, башкасына күчәрбез», – дигән сүзләренә Ядкәр Зәкәриевич йөрәкләнеп: «Мәктәп бетсә, авыл бетә, авыл бетсә, тел бетә, татарның җире бетә, теле һәм җире булмаган халык беркемгә дә кирәкми, - дип җавап бирде. - Мин ничә еллар мәктәбебезне япмасыннар, авылыбыз таралмасын, телебез югалмасын дип, көрәш алып барам. Ә мине ишетүче юк! Җитәкчеләрнең дә исләре китми, халык та мине җүләргә саный. Ә бит татар авыллары таралып бара! Шуңа минем күңелем рәнҗи, йөрәгем әрни», – дип тә ярсуланды укытучы.
Дөрес, ялгызы гына бу гади авыл директоры нәрсә эшли алсын инде?! Монда бердәмлек, көч кирәк. Укытучыларның, ата-аналарның теләге, Ядкәр Зәкәриевичләрнең күбрәк булуы кирәк шул.
Гомумән, укытучыга хөрмәт бетте бүген. Ә бит хәзерге әрсез, усал балаларны укытуы икеләтә авыр. Салават та: «Безнең заманнарда әти-әнидән һәм Аллаһы Тәгаләдән кала укытучы иң кадерле кеше иде. Ә бүгенге укучыларның аларга мөнәсәбәте бөтенләй башкача», - дигән бик тә дөрес сүзләр әйтте түгелме?!
Әйе, аның авызыннан концертта бик күп акыллы фикерләр яңгырады. Төпле, җитди, мәгънәле җырчының җырлары да сайланып кына алынган, әлбәттә. Артистның моңлы тавышы белән башкарылган һәр җыры тамашачының күңел түренә үтеп кереп, аны тормыш мәгънәсе турында уйланырга, хисләнергә мәҗбүр итә. Авыл, әти-әни, гаиләдә бер-береңә хөрмәт темалары ята бу җырларда. Ә «Шәҗәрә» дип аталганын тыңлаганда күзләргә яшь килә.
Шәҗәрәмне алга салып, Каләмемне кулга алып, Ихластан кылам дога. Үлгәннәр тыныч йокласын, Исәннәр җырлап яшәсен, Нәсел-ыруыма берүк Бәрәкәт бир син, Ходай!
Концертта шәҗәрә төп темаларның берсе иде. Нинди дә булса авыл бәйрәмен уздыру теләге белән янып йөргән Ядкәр Зәкәриевич иң әһәмиятлесен – шәҗәрә бәйрәмен уйлап чыгарды.
Әйе, кызганычка, сәхнәдән күрсәтелгән барлык күренешләр дә уйлап чыгарылган нәрсәләр түгел, бу – ачы чынбарлык. Хәтта, тамашадагыча, үләргә торса да, әле җаны чыгып бетмәгән кечкенә авылларны вакытыннан алда күмеп куеп, картадан сызып ташлаулары (!) да дөрес хәл.
Ниһаять, татар эстрада-сының танылган йолдызлары да татар язмышы проблемаларын сәхнәгә, халык алдына чыгара башладылар. Салават концертында яңгыраган «аяк чалган кешеләрне хәзер көрәш белән генә җиңеп була», дигән сүзләр, һәм, гомумән, бөтен тамаша йоклап яткан, битараф татарларны уянырга чакырып, үз теле, дине, милләте өчен җитди көрәшергә өндәү булды кебек.
Хәмзә МОРТАЗИН фотосы.
Миләүшә ГАЗИМОВА |
Иң күп укылган
|