поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.02.2011 Җәмгыять

Урам сугышы нәтиҗәсе...

Һәр егетнең, гомерендә бер генә тапкыр булса да, урам сугышларында катнашканы бардыр. Дөрес, бу эш егет кешене бизәми, әмма күп очракта, үзең дә теләмәстән, көрәшкә кушылырга мәҗбүр буласың.

Бабайлар, әтиләр заманында да булган бу хәл, хәзер дә бар. Хәзергесенең мәгънәсе, йөзе һәм асылы гына нык үзгәрде. Элегрәк, нигездә, кызлар өчен яисә урам явын яклап сугышсалар, хәзерге яшьләр бер сәбәпсезгә якалашырга гына тора. Элегрәк төп сугыш коралы йодрык булса, хәзер тәпәч, пычак, мылтык эшкә җигелә. Элегрәк ике егетнең тукмаклашуы беләге тазарагының җиңүе белән тәмамланса, хәзер урам сугышлары суеш, үтерешкә әверелә…

 

Инде гадәткә кергән шундый урам сугышларының берсе 2004 елның 7 ноябрендә Зәй шәһәренең бер караңгы почмагында кабынып китә. Анда 17 яшьлек Кирилл да катнаша. Кикбоксинг белән шөгыльләнүче егеткә егәре җитмәгәндер инде, бер куркагы аның аркасына очлы пычак кадый. Кириллның гомерен саклап калалар, әмма арка мие яралану аркасында, баш мие белән аяклар арасында элемтә өзелә. Салкын корал хуҗасы таза гәүдәле, сау-сәламәт егетне инвалидка әйләндерә. Кирилл киләчәк тормышын коляска белән бәйләргә мәҗбүр була.

 

Пычак күкрәк өлешенең алтынчы белән җиденче умыртка сөякләре арасына үтеп кергән була. Кириллны озын-озак, катлаулы дәвалану көтә. Зәй шәһәре хастаханәсендә тиешле операцияне ясагач, егетне 11 көн буе реанимациядә тоталар, исән калачагына тәмам инангач кына, гомуми палатага күчерәләр. Хастаханәдән чыккач, алга таба нәрсә эшләргә белмичә, ул айдан артык өендә ята. Аңа Владимир Евдокимов исемле изге йөрәкле кеше ярдәм кулы суза. Ул җитәкләгән «ВУМН» ҖЧҖ хисабына Кирилл Мәскәүнең Дикуль исемендәге тернәкләндерү үзәгендә, инвалидлар шәһәре Сакида, Анапа шифаханәсендә дәвалана.

 

Мондый куркыныч яра булганда, иң мөһиме – вакытында тернәкләнә башлау. Татарстанда дөрес ярдәм күрсәтә торган медицина оешмалары бармак белән генә санарлык, шуңа күрә арка миенә зыян килгән кешеләр, гадәттә, беренче мәлдә кая мөрәҗәгать итәргә дә белмиләр. Нәтиҗәдә, вакыт кире якка эшли. Евдокимовка Кирилл матди һәм әхлакый ярдәме өчен дә, тернәкләндерү процессын вакытында башларга мөмкинлек биргәне өчен дә чиксез рәхмәтле.

 

Кирилл кайда гына дәваланмаган, шулай да иң күп файдасы тигән хастаханә дип, ул республикабызның Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан Тернәкләндерү үзәген атый. Анда егет инде 8 тапкыр булырга өлгергән. Аның белән шунда таныштык та. Үзәктә эшләүче табибларның, инструкторларның ярдәме тигәне күренеп тора: хәзер Кирилл махсус җайланмага (ходунки) таянып, үз аякларында йөзләп метр үтә ала.

 

Кирилл инвалид коляскасына утырганга, алты елдан артык вакыт узган. Беренче елында, ул, шундый халәттә калган һәркем кебек, тиз аякка басачагына ышанган. Әмма тора-бара тернәкләнүнең озак процесс булганын аңлаган. Шул ук вакытта кул кушырып утырырга ярамый, берәр нәрсә белән шөгыльләнә башларга кирәк, дигән фикер дә башына килгән. Яраланганчыга кадәр, егет мәктәптән тугызынчы класстан китеп, Зәйнең машина төзү техникумында укый башлаган була. Мөмкинлекләре чикләнгәч, ул бу уку йортыннан китәргә мәҗбүр була. Кирилл яңадан мәктәбенә кайтып, аны тәмамлый. Аннары Казанның социаль-юридик институтына читтән торып укырга керә. Ләкин хастаханәләрдә дәвалану белән чиратлаштырылган мондый төр уку артык файда китерми. «Яхшылап аңлатмагач, кирәклесенә төшенә алмыйсың. Укытучылар, хәлеңә керептерме, артык азапламас өчендерме, яхшы билгеләр тезәләр. Ахыр чиктә, белемең – ташка үлчим», – ди Кирилл. Шул сәбәпле, егет үзенә туры килгән, барып укып йөрү мөмкинлеге булган уку йорты эзли.

 

Мәскәү астындагы тернәкләндерү үзәгендә дәваланганда, Кирилл бер егеттән таләпләренә туры килә торган институт турында ишетә. Мәскәүдәге бу белем бирү йорты турында кирәкле мәгълүматны туплагач, озак уйлап тормыйча, анда укырга керергә була.

 

МДСГИ (Мәскәү Дәүләт социаль-гуманитар институты) – терәк-хәрәкәтләнү системасы бозылган балалар өчен Россиядә бердәнбер югары уку йорты. Институт мөмкинлекләре чикләнгән студентларга тиешле белемне генә биреп калмый, аларны җәмгыятькә яраклы булырлык итеп әзерли, эшкә урнашырга ярдәм итә. МДСГИда укучылар бушлай яши, туклана, институтның тернәкләндерү бүлегендә аларга махсус медицина ярдәме күрсәтелә. Рәсми күрсәткечләр буенча, Россиядә 5 миллион инвалид яши, аларның 1,6 миллионы – инвалид балалар. 1993 елда беренче студентларын кабул иткән институт, 17 елдан артык эшләү дәверендә, меңләгән инвалид үсмерне белемле һәм эшле, тормышка яраклы иткән.

 

Уку йортында биш факультет эшли, Кирилл юридик факультетны сайлый. Институтка укырга кереп, ул тулай торакта яши башлый. «Монда барысы да үзгә, үзеңне мөстәкыйль итеп хис итәсең, чынлап торып яши башлыйсың. Студентларның күбесе синең кебек инвалид коляскасында утырганга, кырын карашлар да юк. Мин дусларым белән кибетләргә, ял итәргә йөрим», – дип сөйли Кирилл. Мәскәү пенсиягә дә өстәмә биш мең куша икән. Институтта белем алудан тыш, студентлар инвалидлар өчен спорт түгәрәкләренә йөри ала. Анда спортның күп төрләре күнектерелә, Россиянең коляскада фехтование буенча җыелма командасы да биредә әзерләнә.

 

Бу институт Кириллга күпне биргән: төпле белем, әхлакый терәк, җәмгыятьтә үз урынын табарга мөмкинлек. Анда егет сөйгән ярын да очраткан. Узган ел Кирилл юридик киңәшләр бирүче булып эшкә урнашкан, хәзер ул үз тормышының хуҗасы. Тулы бәхет өчен, аңа яңадан йөри башлыйсы гына калды. Анысы да булыр, Алла боерса!

 

Чит шәһәргә укырга яисә эшләргә чыгып киткән яшьләр турында кешеләр сокланып: «Бигрәк кыю йөрәкле», – дип әйтә. Коляскада килеш, туган шәһәре Зәйдән мең километр ераклыкта урнашкан Мәскәүгә кадәр китәргә кыйган егетне ничек атарга? Кирилл – икеләтә кыю!


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»