|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2011 Мәдәният
Әлмәт театры Муса Җәлил премиясен яуладыӘлмәт театры Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” спектаклен күрсәтеп яшүсмерлар арасында тискәре күренешләргә каршы эш алып барганы өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил премиясенә лаек дип табылды. Премия 27 июньдә Бөтенроссия яшьләр көнендә тапшыралачак. И.Зәйниевнең “Балакаем” спектакле наркомания буенча республикада алдагы урыннарны биләүче Әлмәт шәһәрендә яшьләрне кисәтү, халыкның игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү максатыннан куелды.
Спектакль Әлмәт муниципаль районының матди ярдәме белән сәхнәләштерелде.
Спектакль 61 тапкыр уйналды, аны 13000 тамашачы карады, мәктәп укучылары, студентлар өчен махсус караулар оештырылды.
Спектакль Казанда “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивалендә катнашты.
Спектакль Ижау, Туймазы, Чаллы, Зәй, Буа шәһәрләрендә, Әлмәт, Сарман, Алексеевск, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Актаныш, Чүпрәле, Кама тамагы, Апас, Кайбыч районнарында уйналды.
Спектакль хакында республиканың барлык матбугат чаралары язып чыкты, меңнәрчә тамашачы үз фикере белән бүлеште.
|
Иң күп укылган
|