поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2011 Ир белән хатын

Матриархат? Без шул заманда яшибез түгелме?!.

Яшәеш Галәм киңлекләрендә, шул хисаптан Җир шарында да кабатланып тора икән ул фаразан. Матриархат турында әллә ни зур гыйлемем булмаса да, картаеп килгән көнемдә мин бу турыда шактый баш ваттым. Нигә элегрәк язмадың, дисәгез, җавабы бик гади. Шул матриархат төшенчәсенең мәгънәсе татар телендә бер сүз белән генә ничек әйтелә дип йөдәдем. Мин уйланган арада, Радик Фәизов матриархат турында язып та өлгерде.

Мин аның белән тулысынча килешәм һәм үз башымда кайнаган фикерләрне язып карамакчы идем. Безгә мәгълүм булганы шул: ир-ат халкы ауга, балыкка, яуга (башка кабиләләргә каршы була инде) йөреп, ә хатын-кыз заты бала табып, тәрбияләп, ашарга пешереп, кием-салым тегү белән шөгыльләнә башлаган. Матриархат чоры бетеп, дөньяга ир-ат заты хуҗа булган. Шул көннәрдән башлап бар мәсьәләләрдә өстенлек, җаваплылык ир-ат өлешенә төшеп, матриархат чоры тәмамлана, имеш.

 

Тәмамлануын тәмамланса да, хатын-кыз үзенең бөтенләйгә үк олтан булып яшәргә теләмәвен сиздереп тора. Алар күбрәк: «Ир – баш, хатын – муен. Ләкин муен кая борылса, баш та шунда борыла», – дигән фикерне алга сөрә. Хатын-кызлардан Клеопатра, Елизавета, Екатерина, Гәүһәршад һәм Сөембикәләр кебек зур шәхесләрнең булганлыгын да беләбез. Бу көннәргә тагын да якыная төшсәк, исемлекне янә дә дәвам итеп була: Индира Ганди, Биназир Бхутто...

 

Россиянең Министрлар Кабинетында да бар хатын-кызлар.

 

Үзебезнең арада-гаиләдә бар җаваплылыкны үз өсләренә алып «ирләренең муеннарына атланган» хатыннар (бу өч сүз ямьсезрәк яңгыраса да, сөйләм телендә кулланылышта) барлыгын да инкарь итеп булмый. Сугыштан соңгы авыр елларда күп балалы бер тол хатынның укырга сәләтле улы авылларында 7 еллык мәктәпне тәмамлап, укуын район үзәгендәге урта мәктәптә дәвам итә. Тормыш-көнкүреш авыр булганлыктан, әни кеше баласының укырга керүенә бик сыкранып кына риза була.

 

Тормыш авыр, колхоз ярлы, кием-салымга, ашау-эчүгә җиткерим димә. Шулар өстенә укыган өчен елына 150 сум түләргә кирәк. «Мин сине укыта алмыйм, улым. Абыйларың, апаң булышса гына, укый алырсың», – ди ул укып кеше булу турында хыялланган улына. Соңгы тиеннәрен санап биргән чаклары да була. Укып «зур кеше» буласына ышанган туганнары, әнисе барысына да түзәләр. Укуы яхшы, өметләр зурдан. Унны бетерүгә, Казанга институтка керү хыялы да бар. 7 нче сыйныфны гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган кызына да әни кешенең җавабы катгый була: «Икегезне тиң ничек укытыйм? Каян акча алыйм? Юк, кызым, үпкәләмә». Ләкин бу сүзләрне әйткәндә, йөрәгеннән кан тамгандай була ананың.

 

Шул елны бу ике туган Казанга килеп төшәләр. Абыйсы – төзелеш институты студенты, ә сеңлесе – олы абыйларына бала караучы булып. Абыйсы-җиңгәсе сыйдыра үзләрен. Сыйдырмый кая барсыннар соң? Аларның да тормышлары шул сугыштан соңгы елгылар тормышы инде. Ул чакта тулай торакка яисә баракның бер бүлмәсенә урнашса, кеше үзен дөньялыкта ук җәннәткә керүче дип саный иде. Инде ул «бәхетләр» тәтемәсә, Казан тирәсендәге берәр бистәдән үзеңә йорт җиткерер өчен 4-5 сутый җир алуга ирешсәң, бу да җиде могҗизаның берсенә тиң булыр иде.

 

Әлеге балаларның абыйларына шушы икенче вариант насыйп булган икән. Китә боларның эшләре җайланып. Абый-апа акча эшлиләр, аннан-моннан төзелеш материалларын юнәтәләр. Шлак, калдык такталар, үзләре эшли торган заводның чүп-чары кайта башлый төзелешкә.

 

Балалар арба белән су ташыйлар, измә ясыйлар, шлактан өй салалар болар бергәләп. Повидлодан бушаган калай чиләкләрне сүтеп, ялгап, калай түбәле булалар тырыша торгач. Шул арада егет укырга да йөри бит әле. Яхшы укучылар рәтендә булгач, тулай торактан урын да бирәләр үзенә.

 

Сеңлесенең тормышы җиңел булмый. Бала да карый, өйне дә җыештыра, керен дә юа, азык-төлек артыннан йөрү дә аңа йөкләнә. Җиңги кеше хөкүмәт эшеннән «арып кайту» сәбәпле, бар эшне шушы балага тапшыра. Өстәвенә «әрәмтамак» дигән сүзләрне дә ычкындыргалый.

 

Егет район үзәгендә бергә укып йөргән кыз белән гаилә корырга була. Зур туй булмаса да, бераз киртәсенә кертеп дигәндәй, никах мәҗлесе уза. Ә чынлыкта кызга перспективалы кияү кирәк була. Йомшак характерлы, тугры, муенына атланып, туган-тумачасыннан читләштереп, үз кулында «тере курчак» булырдай ирне табарга тели ул. Теләгенә ирешә: егетебезне үз кубызында биетә башлый.

 

Хикәя озын, вакыт кысан дигәндәй, кыскарта төшсәк болай була: егет, диплом алып, зур төзелешләр башланган бер шәһәргә барып эшкә урнаша. Хуҗалар тырыш, белемле, тәртипле бу егетне тиз күреп алалар. Шуңа тиз үсә егет. Җаваплырак, акчалырак эшкә күчерә торалар үзен.

 

Бу уңышлар тиешле кешеләр белән дәрәҗәсенә туры китерелеп билгеләп үтелә. Тик әлеге бәйрәм-мәҗлесләргә егетнең якыннарына – әнисе һәм абыйларына юл ябыла. Килен кеше: «Авылларны күрәсем дә, ишетәсем дә килми», – дип кенә җибәрә. «Алла сакласын, аның шундый «авыл кешеләре» арасыннан чыкканын белә калсалар, карьерасына киртә куячаклар», – бу килен телендә еш кабатлана торган сүзләр. Юллар ябыла, аралар өзелә, туганнар читләшә. Эштә зур дәрәҗәләр яулаган егетебез өйдә кол хәлендәрәк кала дисәм дә ялгышмам.

 

Көн буена юылмаган савыт-саба һәм башка йорт мәшәкатьләре көтеп тора җитәкчебезне. Хезмәт хакы – акча тиененә кадәр санаулы. Анысына хатын хуҗа.

 

Балалар учреждениесендә шәфкать туташы булып эшләүче хатынның тормышны үзе «сөйрәүче» кеше кебек сөйләшүен күрсәң икән. Туганнарны чакырып кунак итү юк та юк инде. Алар янына – туган авылга вакыт уздырып, акча туздырып йөрүләрен дә өнәми. Улын сагынып, кунакка килгән карчыкны да тиз озаталар бу йорттан. Бар ризыкны дуңгыз итеннән пешергәч, ипи белән чәйгә генә калып, үзе үк тә китәргә мәҗбүр була ана. Инде хөкүмәт эшеннән бушап пенсиягә чыккач, авылга кайтып, әти-әни, туганнар җирләнгән зиратларны карап, кирәк икән чардуганнарын буяп килергә вакыт, дисә, авылга кайтармауның, туганнар белән аралашмауның өр-яңа ысулы табыла. Кайткан саен бабайга (70 яшьтәгеләргә бабай дияргә ярыйдыр, шәт) күз тия дә, авырып килә икән. Менә бу иреңнән «курчак» ясап, тәмам матриархатча яшәү була торгандыр.

 

Матриархат күптән башланды. Озакка сузылырмы? Ни белән бетәр? Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер инде.

 

Бетте көн ир-егетләргә. Дилбегәне шәп тотарга, кулдан ычкындырмаска кирәк иде дә бит. Гаеп үзебездә. Хатыннарга артык ышандык бугай. Дөресрәге, тәртип саклый белмәдек, уяулыкны югалттык...


Рәшит НУРГАЛИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»