поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.02.2011 Шоу-бизнес

Җырчы Зиннур (ФОТО)

Ул элек журналист һәм ди-джей иде. «Журналистикада яңа исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» алганы да хәтердә, «Татар радиосы»ндагы тавышы да күптән тынмады әле. Сөйләүче буларак диюем. Хәзер җырчы инде ул. Зөлфәт Зиннуров дигән яңгыравык исемен Зиннур тәхәллүсенә алмаштырып концертлар куеп йөри. Җырламаган арада, «Яңа гасыр» каналының «Син – минеке, мин – синеке» тапшыруында егетләр белән кызларны таныштырып, аларны парлашырга өндәп мәш килә. Үзенең 2010 елда, ниһаять, өйләнгәнлеген беләсездер инде. Ул хакта күп кенә матбугат чаралары шаулады.

Безнең кулга бу креатив егетнең өстәл астында җәяү йөргән чагындагы фотолары төште әле. Ничек инде аларны сезгә күрсәтми түзәсең ди. Рәхим итегез, хозурыгызда бәби, малай, почти егет, егет һәм, ниһаять, ир статуслы Зөлфәт Зиннуров. Зиннур дисәк тә була.

 

 

 

 

 

 

1-3. Сезнең алдыгызда бәби Зөлфәт. Бу фотода аңа күп дигәндә биш, аз дигәндә дүрт ай. Бәби турында мәгълүмат күбрәк булсын өчен аның бу чордагы өч фотосын күрсәтәбез – тыныч кына коляскада ятучы Зөлфәт, «имештер басып торучы» Зөлфәт, әтисе белән әнисе алдында бер сәбәпсез елап утыручы Зөлфәт.

 

 

 

 

 

4. Джинс комбинезон киеп аякта нык басып торырлык булгач, шактый үсеп киткән чак була инде бу. Фотода Зөлфәт әтисе Шамил, әнисе Зөлфия белән. Шамил абый фотога кәчтүмен салып улы белән аерым гына төшүне дә кирәк тапкан. Хатын-кызларсыз инде, кыскасы, егетләр генә...

 

 

5. Бәлки энекәш көткәндер инде ул, ә әти-әнисе сеңелкәш алып кайтканнар. Энекәш белән уйнау төшләренә кергән Зөлфәт, киләчәктә шушы кечкенә сеңелкәшенең бантикларына, курчак ише «кирәкмәс» уенчыкларына абынып йөриячәген уйлап, тәмам уйга баткан әнә. Әле бит аның чәчен тарткан малайлар белән дә «егетләрчә сөйләшәсе» була. Ай-яй, бар әле күрәселәр.

 

 

6. Менә, теге бантикларның берсе Алиянең чәченә менеп кунаклаган да инде. Матур бантик. Зөлфәткә абыйлар кыяфәте кергән. Мондый җитди кыяфәтле абый теләсә кемнән яклый алачак.

 

 

7. Фотога иңбашыннан кочаклашып төшкән шәһәр малайларын күргәнем юк. Алай итеп авыл малайлары гына фотога төшә. Ни өчен икәнлегенә яңа гына төшендем әле – авыл малайларының бит шулай кочаклашып Сабан туена сөлге җыю тәҗрибәсе бар. Бу фотода Зөлфәт туганнан туган абыйсы Дамир белән. Иртәгә чын егетләр булачак Саба малайлары болар.

 

 

8. Түбәтәйнең озак вакытлар онытылып торганнан соң яңадан модага кергән елы Зөлфәтнең җиденче сыйныфта укыган чагына туры килгән. Шундый кәттә була инде ул чын татар егетләре.

 

 

9. Бер көн килеп Зөлфәт Казан дәүләт университетының җурналистика факультеты студентына әйләнгән. Үзгәрткән Казан егетне. Тәүфыйклы түбәтәй урынында торт савытыннан киселгән ялтыравык шаян чәчәк, алдагы фотолардагы җитди йөз колакка җиткән авыз белән бизәлгән. Кулда «каз муены» кушаматлы гитара. Студент тулай торагының аш пешерү бүлмәсе тәрәз төбендә утыручы Зөлфәт бер-бер тәмле әйбер ашаганга охшап тора. Бәлки торттыр...

 

 

 

 

10,11. «Син – минеке, мин – синеке» тапшыруына Зөлфәт белән Луиза башта «натура» – төшерү өчен матур җир эзлиләр, аннары кара-каршы утырып сценарий язалар, аннан инде яшьләрне ярәштерү башлана. Яучылык белән элек кенә тәҗрибәле ханымнар шөгыльләнгән. Хәзер үгезне мөгезеннән алыр өчен ир-ат кулы да кирәк.

 

 

 

 

 

12,13. Карашларын икесе дә бер тарафка (бу очракта объективка) юнәлткән ир вә хатын бер-берсенең күзенә генә карап торган егет вә кыздан барлыкка килә. Зөлфәт өйләнгән көн аңа гашыйк булып йөргән башка кызлар өчен бик күңелсез көн булса да, Зөлфәт хәләл җефет итеп сайлаган Гөлназ өчен иң бәхетле көннәрнең берседер. Зөлфәт өчен дә инде, билгеле.

 

Кулга килеп эләккән фотолар шуның белән тәмам. Авылыгызга, шәһәрегезгә, районыгызга концерт куярга дип Зиннур дигән татар шансоньесы килсә, аның хакында «Сәхнә» журналын укымаучылардан күбрәк белүегезгә куанып утырасыгыз бәхәссез инде хәзер. Димәк... бергә булыйк. Зөлфәткә уңыш арты уңыш, сезгә «Сәхнә» арты «Сәхнә» килеп торсын.


Сәхифәне Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА алып бара
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»