• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

15.02.2011 Җәмгыять

Татарстан журналистлары Флорид Әгъзәмовны искә алды

Университетта журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, факультетның беренче деканы Флорид Әгъзәмовның тууына 75 ел тулды. Юбилей уңаеннан “Осталар остазы” китабы әзерләнгән.

Журналист, декан, остаз, 30 елга якын Татарстанда журналистика белеме белән җитәкчелек иткән Флорид Әгъзәмовның юбилее уңаеннан КФУ “Татар журналистикасы XXI гасырда: үсеш юллары” дип аталган фәнни җыен үткәрде. Конференциядә университет ректоры урынбасары Ариф Межведилов, Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Флорид Әгъзәмовның шәкертләре, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

 

Җыенга шәкертләр җыелды

 

Юбилей уңае белән үткәрелгән фәнни җыенга килүчеләрнең күбесе Татарстан матбугатында эшләүче Әгъзәмов шәкертләре иде. Алар арасында журналистика һәм социология факультетының хәзерге деканы Васыйл Гарифуллин, “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Идел-пресс” нәшрияты җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов, “Идел” журналы редакторы Рифат Фәттахов, “Казанские ведомости” газеты мөхәррире Венера Якупова һәм башкалар бар.

 

Факультет деканы Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, Әгъзәмов чорында журналистика бүлеге факультет булып оешты, татар журналистикасы кафедрасы ачылды. Татар журналистлары әзерләүгә зур игътибар бирелде.

 

“Үзе практик журналист булганга, укыту системасына газет-журналларда практика үтүне беренчеләрдән булып куллана башлады. Шуңа оста белгечләр әзерләп чыгаруга иреште”, ди Васыйл Гарифуллин.

 

Журналистика факультетының өлкән укытучысы Илһам Фәттахов Флорид Әгъзәмовның фәнни хезмәтләре бүген кадерле булуын таный. Шуны әйтик, Әгъзәмов Габдулла Тукайның публицистик әсәрләрен өйрәнеп, “Тукай – журналист” дип аталган китап чыгара.

 

“Ул – татар журналистикасы тарихын өйрәнүне җайга салучыларның берсе. Флорид Әгъзәмов оештырган факультетта халыкара журналистика, пиар белгечлекләре ачылып, бүлек тагын да киңәйде”, ди Илһам Фәттахов.

 

Әйтеп китүемчә, Флорид Әгъзәмов укытып чыгарган билгеле журналистлар бик күп. Журналист Фирдүс Гыймалтдинов аның татар балаларына һәрвакыт дәү әти булуын, тормышка өйрәтүен хәтерли.

 

Милли сәясәтнең дөрес түгеллеген аңлаган

 

Флорид Әгъзәмов шәкерте, “Идел-пресс” нәшрияты җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов остазы белән бәйле булган бер гыйбрәтле истәлек сөйләп китте. Әгъзәмов совет чорында ук дәүләтнең милли сәясәте белән риза булмаган, аның дөрес түгеллеген, моның төрле кыенлыкларга китерәсен алдан белгән. Бу мәсьәлә бүгенге Русиянең дә хәл ителмәгән проблемы булып кала.

 

“Флорид Әгъзәмов журналистика кафедрасына мөдир булып, 1972 елның апрелендә килде. Без ул вакытта бишенче курс студентлары идек. Үземнең диплом эше итеп “КамАЗ төзегәндә халыклар дуслыгы” дигән теманы алдым. Флорид Әгъзәмов җитәкчем булды.

 

Бер әңгәмә вакытында ул, энем, ифрат дәрәҗәдә авыр тема сайлагансың, халыклар дуслыгы темасы төптән, суканы тирәнгә кертеп каезлауны сорый, диде. Чөнки 70-80 елларда халыклар дуслыгы сүзен, кирәкме-кирәкмиме алты килештә төрләндереп, хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомартып бетергән идек. Аннан соң аның нәтиҗәсен дә күрдек.

 

Шул вакытта Флорид Әгъзәмовның ифрат акыллы булуын сиздем. Чөнки халыклар дуслыгы хакында күп сөйләгәнче, аны гамәл белән күрсәтергә кирәк. Әлегесе вакытта да бездә бу гадәт бар, бу тема белән артыгын мавыгабыз. Аның бу сүзләре бүген дә маяк булып тора”, ди Ислам Әхмәтҗанов.

 

Сәясәтне алдан күрә белгән

 

Соңрак 90нчы еллар башында Флорид Әгъзәмов “Мәгърифәт” газетында Ф.Бикмәтле исеме астында фельетоннар яза башлый. Аны милли сәясәт, тел, халыкның рухи кыйммәтләрне югалта баруы борчый. Мисал өчен, “Иске калып” фельетонын алыйк. Флорид Әгъзәмов аны 1993 елда ук язган. Ислам Әхмәтҗанов сүзләре белән әйтсәк, бу язма Әгъзәмовның сәясәтне алдан күрә белүчәнлеген, аналитик булуын тагын бер тапкыр дәлилли. Дөрес, бүген исән булса, Татарстанны бетерү, Русиянең чын мәгънәсендә губерналаштыруга таба борылу сәясәте турында язмыйча түзә алмас иде.

 

* * *

 

Флорид Әгъзәмов 1936 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туа. Казан университетын тәмамлый. Питрәч районының “Алга” газетында, аннан “Социалистик Татарстан”да баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1972 елдан университетта журналистика бүлеген җитәкли. 2005 елның декабрендә вафат була.

Саша ДОЛГОВ
Азатлык
№ | 14.02.2011
Азатлык печать

Фикерләр

№19 (71539) / 18.02.2011 00:15:50

Сабыр, бик дөрес язасың.Флорид абыйлар буынына җитәргә бик ерак әле безгә. Кояш Тимбикова,Рәйсә Яхина,Зуммар Маликов,Диләрә Зөбәерова, Мөслимә Шәфыйк...барысы да татар журналистикасында эзле шәхесләр.Кыюлыкка булмаса, грамотага, үз эшеңә бирелгәнлеккә,үз-үзеңә таләпчәнлеккә,зыялылыкка өйрәнеп булыр иде алардан.

№18 (71493) / 17.02.2011 21:02:42

Җәмәгать, пәри башка, җен башка. Флорид абый белән системаны ботап утыру мәгънәсезлек. Совет чорында нинди генә даһи булма, каршы барсаң, система сине галәмәт тәгәрмәче астында калдырып, фарш ясый иде. Хәзер дә шул ук хәл, берни үзгәрмәде. Ишеккә төртеп кенә күрсәтәләр. Фатирың тулы синең күзгә карап сабыйларың ашарга сорап утырса, чын журналист булып ерак китәрсең микән соң? Үзеңне шул урыңга куеп карарга кирәк. Татмедиа чыннан да баштан ук арбаның бишенче тәгәрмәче - журналистиканы һәм журналистларның кулына сугучы компетенты чамалы бер оешма булып оешты, анысына килешәм... Дәүләт цензурасы ролен яхшы үти.

№17 (71394) / 17.02.2011 00:06:14

Хак язасың,файдасы күбрәк булыр иде...

№16 (71391) / 16.02.2011 23:56:39

И татмедия клоннары утырган буласыз инде.Үз позициясен яклап Себер киткән журналист бармы әллә! Казанлылар турында әйтеп тә тормыйм. Сез бит бер-берегезне дә яклый алмыйсыз.Бер-берегезне укымыйсыз да.Чаллының \"Нур\"ын ябып куйдылар - кайсыгыз кашынды? Ә андаүз фикерен үткәреп әйтүчеләр бар иде.Ата-анасы акчасына югары белем алып чыккан ун меңнәрчә яшь кеше эшсез, ә аларның рупоры булырга тиешле \"Татарстан яшҗләре\" песионерларны агарта.Лутчы югары әйберләр турында сөйләшмик әле - җан яна.Хет Ирек Мортазин кебек ялгышып алыгыз.

№15 (71293) / 16.02.2011 13:56:46

Өстенә бастың, Шәүлә!Татар журналистлары бүген - Ш.Гереев кебек \"ас\"ларның мескен \"иҗат\"ын үрнәк сыйфатында таратучылар һәм \"Татмедия\"гә бюджет акчаларын урларга булышучылар.

№14 (71279) / 16.02.2011 11:53:53

бу сорауны Тамедиягә юллыйбыз турыдан-туры!
Кая куйдыгыз безнең көчле журналистларны?????

№13 (71274) / 16.02.2011 11:34:21

Татар журналистикасы гына тугел ботен татар жэмэгатчелеге дэ мескен хэлдэ. Эмма кычкырып әйтерлек тэ, кайбер очракта мактарлык та кешелэребез бар безнен. Эмма идеаль журналистны берегез дэ эзлэп утырмагыз. Вуз системасында укып чыкканнар бик яхшы белэ, анда нинди фэннэр укытканнарын, кабат ботен мэктэп программасы, федераль программа буенча куелган махсус фэннэр куелганын да.
Э кешелекккэ килгэндэ ул эле уку тугел, тормыш ойрэтэ безне, нинди хэм ничек булырга. Кемнэн урнэк алырга, кемнэн гыйбарэт. Ботен мэжбури программаны укып чыкканнар бертосле булмый шул, эле кешене Ходай биргэн язу сэлэте булырга тиеш. Әгъзамов-кызыл журналист булуы турындагы фикерегез бигрэк кызык тоелды, кайсысы кызыл булмаган сон аларнын, э буген шул кузлектэн караганда кайсы дэулэт эшлеклесе, депутат-фэлэн, кайсы журналист кызыл икэн?!
Буген укырлык татарча гәҗит-журнал эзлэучелэргэ рэхмэт, узегез телэгэн басма эзерлэгез эле, бер укыр идек. Гадэттэ тэнкыйтьчегэ шул ук эшне эшлэп курсэтулэрен сорар идем.
Бервакыт шулай русларнын борчылып милли журналистика, теллэрен саклау, мэдэниятлэре турында сойлэшулэрен тынлап шаккаткан идем. Башкаларнын да нэкъ безнен кебек телебез бетэ, журналистикабыз кая, мэдэниятебез чуарлана дип сойлэшулэ иллэ мэгэр гажэп тоелган иде. Безнен борчылуыбыз фэкать безнен файдага гына. Ул безне юкка чыгарырга китермичэ, куэтлерэк эшлэргэ жилкендерсэ иде.

№12 (71273) / 16.02.2011 11:33:43

Эйтми булмый!Татарда чын журналистика бар ул,но пока анабиоз халэтендэ -йоклый эле ул.Чонки бездэ власть ягыннан цензура кочле.Ялгыш кына дореслекне яза башласалар -эшхарап ,карьера усеше шул язма артыннан ук туктаячак.Бу кемгэ кирэк?Э дореслек хакимият файдасына тугел .куп очракта.Дорес,арада бар кыюырак журналистлар да,мэсэлэн:Искэндэр Сиражи,Рэмис Латыпов.Но кубесе остэгелэргэ Кирэксэ кирэкмэсэ дэ кул чабып торучылар,чонки алда эйткэнемчэ ,буген тамак туйдырасы бар.Нигэ эт авызына таяк тыгарга?Мин ышанам ,татар журналистикасынын калэме очлы,эле уянырлар берзаман.

№11 (71270) / 16.02.2011 10:25:16

Менә мактыйсыз, мактанасыз җәмәгать..Ләкин әйтегез әле, нишләп татар журналистика еллар буена мескен хәлдә? монда күп сүгәләр инде аларны. Кычкырып әйтерлек берәр нормальный профессиональ журналист бармы татарда гомумән? Кем укыта аларны, ни укыйлар, бит кешелеклелек белән генә, диплом тоттырып чыгу белән генә эш бетми бит әле? Әгъзамов-кызыл журналист иде, никтер аны әйтүче юк, чөнки аны күтәргән кешеләр үзләрен дә күтәрә бит.
кирәкми маска иптәшләр! кая бүгенге журналистика? кая укырлык татарча гәҗит-журнал? КАЯ?

№10 (71267) / 16.02.2011 09:30:46

Без укыганда бер тапкыр Флорид абыйнын дэресенэ килми калдык. Эллэ бэйрэм кон иде шунда, ничектер ял дип белеп, килмэгэнбез. Э декан абый килгэн... Икенче конне барыбызны жыеп: "Башта котыртучыгызны, аннары ботенегезне куачакбыз",–диде. Беркемне дэ кумадылар, элбэттэ, ул чакта да факультетнын атасы узенен кешелекле булун тагын бер кат исбатлады... Урыны жэннэттэ булсын!

№9 (71265) / 16.02.2011 08:57:54

Чәчкә, 

№8 (71263) / 16.02.2011 08:43:16

мондый котелмэгэн кадерле истэлеклэр укыгач, рэхэт булып китте. Флорид абыйнын хэрбер укучысын кунелендэ алар бар. хэркем узенен кунел турлэрендэге хэтирэлэр белэр уртаклашсагыз иде. Флорид абый уз укучылары тормышындагы эшкэ бэйле проблемаларны гына тугел, гаилэ борчуларын онытмый иде. Мин дэ бит анын йозлэп укучысынын берсе, э ул синен борчуынны хэтерли, хэленне белешэ, хэтере дэ эйбэт иде. Узе яхшы кеше булган ул

№7 (71254) / 16.02.2011 00:09:15

Әтиемнең кисәк каты авырып китүе минем диплом язып йөргән көннәргә туры килде.Көнозын уңышсыз операция кичергән әти янында үткәрәм, күздән яшь китеп торганы юк.Кичләрен \"ирекле\", \"иҗади\" диплом эшемә алынган булам.Сизеп торам:яклау срогына җитешә алмаячакмын.Җитәкчем Флорид абыйга ачылырга мәҗбүр булдым:\"Киләсе елга калдырмыйча чарам юк, абый\"-дим.Әле дә хәтеремдә:Флорид абый мине юатып, кызганып азапланмады, катгый итеп: \"Үзеңнекеләрдән калмыйсың, кайчан язып бетерәсең,шунда әйтерсең, комиссия җыю - минем эш\"- диде. Ул комиссиядә минем рецензент сыйфатында таләпчәнлеге хакында университетта легендалар сөйләнгән Розалина апа Нуруллина да бар иде.\"Сугыш. Сынау. Хәтер\" исеме астына җыйган язмаларыма \"бик яхшы\" дигән бәя бирделәр ул чакта.Флорид абый мине Казанда калдыру чаралары эзләвен дә яшермәде.
Безнең курс эшкә юлламалар аласы көнне ул, миңа иң соңгы кеше булып керергә кушып, каядыр юкка чыкты. Чиратымны, чакыруларны берничә кат кичектерсәм дә, деканым күренмәде. Колак ишетмәгән ерак бер район гәзитенә юллама алып чыгып килгәндә,ишектә мин янып-пешеп кайтып кергән Флорид абый белән очраштым.
Яшьлек тәкәбберлеге,мәгънәсезлеге диген инде, ул тапкан эш урыныннан баш тарттым шул чакта, \"борын канатып үзем башлыйм,абый!\"-дигән булдым.
Канатырга күп сорамадылар,ике-өч ай дигәндә, мин Казанга җәяүләп кайтып китәргә әзер идем.Җирле гәзитчеләр шаблонына туры килмәгән җөмләләрем өчен,һай, күп кыен ашарга туры килде миңа. \"Университет бетергән\"дигәнне \"юләр\"диеп аңлау кирәк иде аларча.Аркылы-торкылы төзәтелгән язмаларымны мин бастырудан баш тартам, \"урындык җылытып утыру\"ымны дәвам итәм.Ә алар туктаусыз миңа кадәр килеп \"атна-ун көн елап утырып китеп барган\" универлар турында сөйлиләр.Мин дә әллә кайчан кайтып китәр идем дә, Флорид абыйга әйткән сүзләрем итәгемнән тотып тора.Үзем башлыйм, дидем бит.
Беркөнне урыс ягы машинисткасы, мине ым белән генә чакырып,бер документка күз салырга кушты.Җаваплы сәркәтибебез - читтән торып унбишенче елын укучы җирле классикның минем өстән язган шикаятьле хаты иде ул.Комсомол билетымны югалтуым турында да искәртергә онытмаган бу бахыр мине \"мактарга\" иренмәгән, \"пером не владеет\", \"писать не умеет \" ә \"кирелеге хәттин ашкан\" һ.б...
Күңелем тәмам тулып, Флорид абыйга мин дә хат язып ташладым. \"Кайтам, бүтәнчә түзәрлегем калмады!..\" Ике-өч көннән җавап килеп төште:\"Сабыр ит,ничек ике айда язуыңны оныта алдың соң әле син,ирекле диплом, үз очеркларыңны яклаган кеше... \"Розалина апаңны командировкага җибәрәм...\"- дигән сүзләрне укыгач, күзләремә яшь килде.Үзем куркам да...Шундый ерак юлны ничек узар, дип тә борчылам.
...Кич кенә кунакханәдән шалтыраткан Мәрдәновнаның сүзе кыска булды: \"Гәзит тегелмәгезне, бастырмыйча җыеп барган язмаларыңны миңа алып килеп бир дә, минем янда күренеп йөрмә!\"
Әзерләнеп көткән табыныма чакырырга да базмыйча кайтып киттем.
Иртәгесен Розалина апам редакциядә \"пландагы күчмә редколлегия утырышы\" уздырды.Минем тантанам булды ул:нинди генә автор язмасын мактап телгә алмасын,мин әзерләгән материал булып чыга, басылган үз мәкаләләрем дә аның югары бәясен алды. \"Мин студентымның эшләре белән горурланам\"-дип нокта куйды ул;кулындагы калын папканы күрсәтеп, \"ә бу язмалар турында икенче җирдә сөйләшербез\" - дип тә өстәде.
Райком секретаре янында Розалина апа баласын яклаган ана кыяфәтендә, усал һәм кискен сүзле иде.Минем бракка чыгарылган мәкаләләремне яклаган чыгышыннан соң, ул, редакторымның чал чәчләреннән дә курыкмыйча,: \"Минем студентымның эшенә өтер дә куясы булмагыз, тыныш билгеләрен белмисез!\"- диде.Шул вакыйгадан соң минем язмаларымның кул-аякларын сындырмыйча, җирле шаблонга салмыйча гына бастыра башладылар.
...Егерме елдан артык журналистикада, егерме елдан артык шушы укытучыларыма күңелемдә иң олуг рәхмәт хисләре саклыйм мин.Үз студентларын балалары урынына якын күргән,аларга тирән хөрмәт белән караган мондый мөгаллимнәр - Кешелеклелек,ихласлык,фидакарьлек үрнәге.
Ни үкенеч,Флорид абыйга үзе исән чакта рәхмәт сүзләремне җиткерә алмадым,татарча скромность комачаулады: ялагайлану була,янәсе... Ахмак инде...
Ә Розалина апага Ходай озын гомер бирсен!

№6 (71244) / 15.02.2011 22:12:31

Кичәге 11 класс баласы - 1 курска укырга кергәч аптыраган идем: декан хәтле декан исәнләшкәндә үзенең кул сузды.

№5 (71241) / 15.02.2011 21:50:42

Саша ДОЛГОВ ның язмаларын уку - тәмле ризык (рухи) ашау кебек, үземә. Рәхмәт сезгә, Саша -Александр.

№4 (71239) / 15.02.2011 21:16:56

Флорид ага кебек кешеләр бик сирәк, гасырга бармак белән санарлык кына булалар шул. Яп- яшь малай-студентларны гозер-сорауларын, тормыш-көнкүрешләре турында сөйләгәннәрен бүлдермичә озаклап тыңлап торыр, хәл-әхвәлләрне сорашыр иде. Чыннан да нык сагындыра...

№3 (71238) / 15.02.2011 21:09:27

Искиткеч әйбәт кеше иде Флорид абый. Юксындыра...

№2 (71221) / 15.02.2011 19:55:49

Гажэеп дэрэжэдэ кешелекле кеше иде.Уз мисалы, эшлэгэн эшлэре белэн урнэк булды. Бервакытта мин-минлеклэнмэде, профессор белэн дэ, студент белэн дэ бер дэрэжэдэ сойлэште. Без университетка килгэч, шушындый укытучылар да була икэн дип гажэплэнгэн идек. Хэрхэлдэ мэктэптэге укытучылар белэн чагыштырып...
Кунелем белэн шундый кеше белэн аралаша, анын дэреслэрен тынлый алуыбызга соенеп йорим. Остазлар бик кирэк шул

№1 (71205) / 15.02.2011 17:58:33

Яхшы кеше иде...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом