поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.02.2011 Авыл

“Бер мәчет ясауга ике ай вакыт кирәк” (ФОТО)

Кибет киштәләрендә җаның ни тели, шул бар замана хәзер. Ләкин шулай да кулдан эшләнгән әйберләр һәр чорда дәрәҗәле булган. Останың эше исеме белән беррәттән буыннан-буынга таралган. Буа районы Норлат авылында яшәүче Илгиз Гыйниятуллинның сувенир мәчет макетлары искиткеч. Барып кайтканыма берничә көн узса да, әлеге мәчетләр һаман күз алдында тора.

Илгиз абый үзен белгәннән бирле агач эше белән кызыксына. Баштарак агач кисәкләреннән төрле сыннар юнса, 15 еллап элек мәчетләр ясый башлаган. Ник менә нәкъ мәчет, ә башка берәр фигура түгел? Бу сорауга җавапны ул үзе дә белми.

 

Кызганыч, мәчетләрне чынлап торып ясый башлау тарихы Илгиз абыйның тормышында бәхетсезлек очрагы белән бәйле. Авариягә эләгә ул. Умыртка баганасына зыян килә. Ике ел тоташ өйдә ята, аннан әкренләп таякка таянып йөри башлый. Моңарчы җир җимертеп яшәгән, үз бригадасы белән бүрәнәдән йортлар төзегән яшь ир тулысынча әнисе карамагында кала.

 

– Бригадабызның беркайчан эшсез торганы булмагач, акчаны да иркен тотып өйрәнелгән, – дип искә ала Илгиз абый. – Ә авырып өйдә ятканда бик кыен иде. Сигаретка да акчаны әнидән сорап алам бит. Оят. Болай булмый, ничек тә акча эшләргә кирәк дип уйлыйм. Әни тәмәкегә дип 10 сум бирә иде, ә мин очсызрагын алып, 2 сум 50 тиенне янга калдырам. Шулай күпмедер акча җыелгач, базарга барып, төргәге белән линейка алып кайттым. Гади мәктәп линейкаларыннан гына торган беренче мәчетләрем әнә шул авыр чакларыма туры килә, – дип сөйли Илгиз абый.

 

Бүген ясаган мәчетләренә материал итеп тәлинкә астына куя торган бамбук җәймәсе (ул аны сатып ала да, яңадан кирәгенчә сүтә) һәм туңдырма таякчыклары өстәлгән. Соңгыларын сатучылардан сорап ала икән.

 

– Архитектура ягыннан төрлесе төрле, – дип, өстәлдә торган һәр мәчеткә туктала Илгиз абый. – Монысы авыл мәчете, күрәсеңме, морҗасына хәтле бар. Аның хәтта манарасы азрак, сизелер-сизелмәс кенә бер якка авыш. Бөтен авыл мәчетләренә хас күренеш ул. Ә боларының балконнары ачык, җылы якларда еш очрый торгандыр. Ә монысы заманча эшләнгән. Ак төс күп кулланылган, подвалы бар, түбә чирәп (черепица) белән ябылган. Һәр мәчет янында агач үсеп утыра.

 

Илгиз абый ясаган соңгы мәчетнең берсенә 30 сантиметрлы 140 линейка киткән. Гөмбәзенә генә 20 дән артык кирәк икән. Башка кирәк-ярагын да санап, әлеге мәчетнең материаллары гына да ике мең сумлык булган.

 

– Гел бүтән мәчетне күз алдына китереп башлаган идем. Ясый-ясый кул үзеннән-үзе икенче әйбер китереп чыгара, бер уйламаган җирдә үзгәрешләр туа. Әлеге эшемне ике ай башкардым. Бер көн дә калмый сигезәр сәгать баш күтәрми утырдым. Хәер, бу мәчетне ясаганда гына түгел, барысын эшләгәндә шулай утырырга туры килә. Әле хәзер куллар шомарган чак. Башлап кына җибәргән вакытым булса, шушы мәчетне ясарга ярты ел үтәр иде. Лакламыйча, ничек бар, шулай агач итеп калдырам монысын.

 

Манарадагы ай дефолтка кадәр кулланылышта йөргән 3, 5 тиенлекләр икән. Баштарак үзендә булганнарын файдаланган. Беткәч, әбиләрдән сораган. Аларда иске акчалар бар әле, күптән түгел бер уч тутырып авылдашы биргән.

 

– Бер акчадан бер ай чыга. Башта аны форма ясап кисәм, аннары наждак кәгазе белән шомартып утырам. Вак әйбер бит, бертуктамый ышкый торгач, онытылып китеп бармакны да шомарта башлыйм кайчак, – дип кулларын күрсәтә ул.

 

Макетлар ясау уен эш түгел. Монда теләк белән беррәттән сызым, физика, геометрия, математика дәресләрендә алган белемнәрне дә кулланырга туры килә.

 

– Мәктәпләрдә сызым дәресен программадан алып ату бик зур хата, – дип ачынып сөйли Илгиз абый. – Нәрсәдер эшләгәндә генә түгел, гомумән тормыш иткәндә бик кирәк бит ул. Ир-егетләр өчен бигрәк тә.

 

Белеме буенча Илгиз абый рәссам-бизәүче. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Буага СПТУга киткән.

 

– Ул вакытта авылда калучыларга тракторчы һөнәрен үзләштерү дәрәҗәлерәк иде. Ә мине кечкенәдән үк рәсем сәнгате тарткан, күрәсең. Әти-әнигә дә берни әйтмәдем. Мин шушы белгечлек буенча укып йөрим дип башларына да килмәгән. Икенче курсны тәмамлар алдыннан гына дөресен әйттем. Ачуланмадылар.

 

Илгиз абый ясаган иң зур мәчет 1x1,2 метрлы булган. Бертуганына бүләк иткән. Хәзер дә заказлар төрле була, ди. Кемгә нәкъ үз авылындагы төсле мәчет кирәк, кемгә борынгы кебек күренгән, җил-яңгырда карала башлаган мәчет, ә кемгә елкылдап торганы булсын икән.

 

– Ниндиен генә сорасалар да, башта аны күз алдыма китерәм. Яратып өлгерсәм генә ясый алам. Кайберәүләр артыгын сорый, күп өйрәтә. Миллион бирәм дисәләр дә, алай эшләп булмый.

 

Мәчет ясаучы булгангамы, Илгиз абый үз эшләрен ошамаган кешесенә сатмый икән. Берзаман авылга кунакка әллә кайда яшәп яткан ир кайта. Кулдан ясалган мәчетләр турында ишетеп, Илгиз абый янына килә. Сайланганнан соң, бик эре генә, монысын ничә сумга бирәсең, дип бер мәчеткә төртеп күрсәтә. Илгиз абый сиңа сатмыйм дип сүз көрәштереп тормый, ә космик бәя куя. Вәссәлам. 

 

Соңгы 5 елда Илгиз абый мәктәп котельныенда эшли. Мәчет макетларының күбесе әлеге бүлмәдә туа икән. Кызыгып, берничә малай да килә башлаган. Алдагы елларда шулай бергә эшләгән башта бер егетне, аннары икенчесен армиягә алалар. Болар икесе дә бер-бер артлы Хәрби һава көчләренә эләккәннәр. Хәзер Илгиз абый өйрәнчекләре, без дә мәчет ясасак, десантка эләгербез микән, дип чын-чынлап сорап аптыраталар икән.

 

– Болай зур кебек күренсәләр дә, бала инде алар. Беркатлы, эчкерсезләр. Күңелләрен төшермим, әлбәттә, эләгәчәксез, дип әйтәм, – ди Илгиз абый.

 

Фәнил исемле егет макетлар ясау белән ике ел элек кызыксынып киткән. Хәзер бер көн дә калмый Илгиз абыйсының эш урынына килә икән.

 

– Көн дә 4 сәгать эшлим. Беренче мәчетемне әнигә ясадым, бусын әбигә бүләк итәчәкмен, – ди ул.

 

Оста эшли-эшли шомара, диләр бит. Илгиз абый белән дә шулай. Ясаган саен мәчетләре катлаулана бара аның. Ә киләсе мәчетен Илгиз абый биш вакыт азан әйтә торган итеп, матур утлар кабызып эшләмәкче.

 

– Ә мәчетләр төрлелеген карар өчен Төркиягә барыр идем. Бөтен стиль бар бит анда! – дип хыяллана Илгиз абый.

 

 

 

 

 

 

 


Алсу САБИРОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»