|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2008 Шоу-бизнес
САЛАВАТ "САЛАВАТ" РАДИОСЫ АЧМАКЧЫРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов августта узачак концертларын, монысы – соңгысы, дип белдерде. Әллә чынлап әйтте, әллә юри. 20 ел иҗади эшчәнлегенә багышланган концерттан соң Салават җыр карьерасына нокта куячак, имеш. – Соңгы вакытта йокысызлыктан интегә башладым, – диде ул офисында узган журналистлар белән очрашуда. – Аннан да авыр нәрсә юк икән. Бервакыт хастаханәдә тәрәзәдән сикерә яздым. Ярый әле хатын килеп, алып кайтып китте.
Салаватның холык-фигыле үзгәрүен аңлавы авыр түгел үзе. Соңгы вакытта җырчының никахсыз туган балаларын санаучы газеталар күбәеп китте. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе алган көннәрдә тырнак астынннан кер эзләүчеләр тагын да ешайды.
– Бу инде көлке түгел, кирәгеннән артык кылана башладылар, – диде Салават. – Кайбер газеталар үзләренә җәлеп итәр өчен билдән түбән фантазияләр уйлап чыгара башлады.
Быелгы яңа программада журналистлар адресына берникадәр төртерү дә булачак. Җырчы әйтүенчә, концерт бик катлаулы сюжетка корылган икән. Тамашаның башыннан азагына кадәр фәрештә белән шайтан Салаватның артыннан калмаячак, ди. Рольләрдә танылган нәфис сүз остасы Ядкәр Хәбибуллин бәлән Таһир Гайнуллин булачак. "Шайтаннар һәм фәрештәләр турында бер диссертация язарлык мәгълүмат тупладым бугай инде", – ди җырчы, шаяртып.
Салаватның исәбе – талантлы җырчыларны гына җыр мәйданына чыгарыр өчен продюсерлык үзәге һәм чын татар моңын гына яңгыратырлык радио булдыру икән.
– Югыйсә "Барс Медиа" компаниясе барлык җырлый белүчеләрдән дә "йолдызлар" ясап бетерде, – ди ул. – Бүген татар эстрадасында 700 ләп "йолдыз" бар. Бервакыт миңа бер кыз килеп: "Сездә укырга телим", – дип сүз каткан иде. "Әйдә баштан җырлап күрсәт", – дим аңарга. "Ник, Сез мине белмисезмени, җыр җыентыгым чыкты бит минем", – ди ул миңа гаҗәпләнеп. Менә шул бер җыр җыентыгы чыгарып, танылган җырчылар булып китүчеләр күбәйде.
Тиздән иң зәвыклы һәм моң "иләге"ннән генә иләнгән җырлар тупланган "Салават" радиосы эшли башлаячак. Радиостанция Уфада булачак. "Башкортстанда радио ачу бер сум булса, Казанда ул җиде тапкыр артык, – ди җырчы. – Уфада эшне башлап җибәрик әле, аннан күз күрер".
Бүген җырчыны бигрәк тә эстрада язмышы борчый. Ул "Каймак" һәм "Солянка" кебек бер көнлек тамашалар күпләрне туйдыруын һәм халыкка чын моңыбызны ишеттерергә кирәклеген әйтеп узды. Ноябрь аенда республикада Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Татар моңы" җыр фестивале узачак. Яшь талантларны барлауда җырчы үзе дә катнашачак икән. "Чын талантлар һәм зәвыклы җырчылар катнашында гына "Татар концерты" оештырырга да исәп тотам", – диде ул.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетындагы эстрада бүлеге язмышы да борчый җырчыны. Аның белдерүенчә, яңа гына укырга керүчеләр арасында аһ итеп сокланырлык тавышлы җырчылар күренми икән. "Тавыш йә бар, йә юк инде ул, – ди җырчы.– Тембрны гына үзгәртеп, җырчы ясап булмый. Шуңа күрә педагогларга тембрны үзгәртергә кушмыйм мин. Җырлаганда дөрес сулау кагыйдәләренә өйрәтергә, башкару алымын камилләштергә кирәк. Менә анысы хак".
Җырчы шәкертләренә аеруча таләпчән, аннан дер калтырап торалар Ничәнче курста булуларына да карамастан, аларны укуларыннан азат итәргә мөмкин. "Нишләптер җырлавың ошамый, тавышыңны кыздырып ал, аннан башкарырсың, – дим бер студент кызыма. – Унбиш-егерме минуттан соң бу җырын берничә тапкыр башкарып карады. Нишләп бертөрле җырлый соң, дип гаҗәпләнеп, микрофонын кулыннан алган идем, фонограммага авыз кыймылдатып утыра икән. Шунда ук куып чыгардым".
Камал сәхнәсендә узачак Салават концертында, әлбәттә инде, аның талантлы укучылары да чыгыш ясаячак. Җырчының элеккеге репертуардагы иң камил җырлардан торган попурри башкаруы тамашачының күңеленә хуш килер, мөгаен. Әлеге исемлеккә журналистлар искә төшергән берничә җырны да теркәп куйды. Әле шушы көннәрдә генә ул җыр яратучылар алдында 23 минут дәвамында попурри башкарганын да әйтеп узды. Менә шуннан соң эстрададан китәм дип әйтеп кара инде син?! Җибәрмиләр сине, Салават, халык җибәрми һәм җибәрмәячәк!
www.azatliq.org фотосы.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|