• 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Сентябрь Шамил Рәкыйпов (1929-2005)
  • 22 Сентябрь Заһир Бигиев (1870-1902)
  • 22 Сентябрь Марат Гәрәев
  • 22 Сентябрь Вероника Кузнецова
  • 22 Сентябрь Мансур Мортазин
  • 22 Сентябрь Алия Исрафилова
  • 23 Сентябрь Булат Җиһаншин
  • 23 Сентябрь Илдар Сөләйманов
  • 24 Сентябрь Тимерҗан Кәлимуллин
  • 24 Сентябрь Вадим Усманов (1946-2014)
  • Ике татар кызы гостинка/студия эзли до 13 тыс. Даурская, м. Горки якларында. Только собственники! 89196455297- ватс ап
  • Бодай сатыла. 9 сумнан. Тел. 89270861527. Актаныш
  • Актанышта Мутина урамында кирпич йорт сатыла .89600697344
  • Актанышта арпа сатыла 89870627119
  • Сарыклар, суеп итләтә дә сатыла. Актаныш. т89063315104
  • Продаем пшеницу ( яровая). Тел. 8 909 307-07-38 Раиса. С.Федоровское, по цене договоримся, звоните! Есть доставка
  • Ямашев урамында 2 булмэле фатир озак вакытка гаилэгэ арендага бирелэ. Фатирда яшэр очен мебель бар. Собственник.89655846630
  • Тэртипле,начар гадэтлэре булмаган 1 кызга 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм, ДК Химиков куршесендэ 89272469637 шалтыратыгыз
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.

 

 

 
Архив
 

14.02.2011 Җәмгыять

Бәләкәйләр

БӘЛӘКӘЙ БАТТАЛ

Олугъ табигатьнең бәләкәй җан иясе

 

Үземне белә башлаган көннәрнең берендә пыр тузды­рып җан-фәрманга үлән йолкыйм. Без үскәндә, уртадан үткән ике тәгәрмәч эзен исәпкә алмаганда, урамнар иңе-буе белән яшел келәм кебек иде бит. (Әле хәзер уйлап куям: ишек төбеннән үк җир җиләге җыю бәхетен күргән буыннарның без иң соңгысыдыр...) Чебиләр адаша иде урамдагы үләндә, каз бәбкәләренең аяклары чәбәләнә иде.

 

Үземне йә чалгылы, йә ураклы итеп күз алдыма китергәнмендер, мөгаен, ашкынып-ашкынып үлән йолкыйм. Ул чак ыштан шәрифләренең безгә түгел, бездән зурракларга да тәтемәвен истә тотсак, ниндирәк сурәттә булуым да һәм ярап бетмәгән гамәл өчен ата-ананың кай төшкәрәк чәпелдәтергә тиешлеге дә аңлашыладыр, шәт...

 

Чәпелдәүдән һәм авыртудан туктап калдым. Шулчак әнкәмнең кырыс тавышы ишетелде:

 

 – Нишләвең бу, ә? Үлән йолку фәрештә канатын каеру белән бер бит ул!

 

Еларга, кызгандырырга дип авызымны күтәрүем бул­ды, каршымда, дөресрәге, өстә калын иренле, усал караш­лы баш күреп, шым булдым. Шулчак бу караш әнкәйгә текәлде һәм аның зур авызыннан, гөлдер-гөлдер килеп, сүзләр агыла башлады:

 

 – Син нәрсә, Бәдәрттәй, булачак коммунистны, коммунизм төзиячәк совет гражданинын дин белән агулыйсың?!

 

Әнкәй каушап калды:

 

 – Соң... үлән йолкый бит, Шәех... гөнаһлы булмасын диюем инде...

 

 – Әпәйт гөнаһ турында. Нинди гөнаһ ул, нинди фәрештә? Йолкысын рәхәтләнеп. – Ул күнитекле аягы белән мин өеп куйган үләнгә басты. – Шушы гауна өчен дин белән куркыталармыни баланы?

 

Әнкәй агарынып сүзсез калды. Куркыну иңгән күзләренә, калтыранган иягенә карап алдым да, мин – «булачак коммунист, коммунизм төзиячәк совет гражданины” әнкәйгә үч итеп, давайланып, яңадан йолкый башладым.

 

Тиеп кара син миңа, әзмәвердәй гәүдәле яклаучым булганда!

 

Шулчак Шәех абзый (үскәчрәк аңлавымча, колхоз рәисе), үлән өемен тырый-бырый китереп, аягы белән типкәли-типкәли, як-якка чәчте дә, әнкәйгә бармак янады:

 

 – Ничава, дин йоктыручыларга управа бар хәзер. Кәнсәләрдә җавап бирерсең!

 

 – И-и, Шәех, бөтен балалар үлән йолкый башласалар, илдә дә калмас бит ул үлән, – дип тилмерде коты алынган әнкәй. – Бөтен җир шәрә калыр бит...

 

 – Калмас! СССР киң ул. Балалар кыю булып, көрәшче булып үссеннәр, – диде Шәех абзый, китеп барышлый.

 

...Әйе, кыюлар, көрәшчеләр күп үрчеде илдә. Минем яшьтәшләр үк мондый урамнарны тракторлар, машиналар белән актарып бетерергә өлгерделәр. Яшел үлән өс­тенә кереп, бөтерчектәй боралар чылбырлы тракторны үзләре теләгән тарафка!..

 

Туктале, ник сүз озайтып торам. Ниһаять, урамнары гына түгел, бөтен җире шәрәләнеп, таланып бетте СССРның, үзе дә өзгәләнеп, таркалып бетте. Артык киң булганга, җир кадере беткәнгә шәрәләнгәндер ул, бәлкем, ә?

 

...Авылга ел саен бер булса да кайтырга тырышам. Аунап-тәгәрәп үсүче балалар белән тулып яшәгән элекке яшел урам хәзер кап-кара. Балалар да күренми... Әз генә җил чыктымы, тузан күтәрелә, өермә йөри. Без кармак салган, күлмәк белән балык сөзгән, колач салып йөзгән инеш бака да яшәмәслек, маймыч та йөзә алмаслык хәл­гә килгән.

 

 – Агач сындырганчы минем кулымны каер!

 

 – Үлән йолкысаң, кулың корыр!

 

 – Һәр үсемлек Аллага мәдхия әйтү өчен үсә! Гөнаһлы булма!

 

Әнә шундый үгетләр, бераз шомландырып та ала торган кәлимәләр белән үстергән әнкәм авылның нәкъ менә шушы хәлгә каласын алдан күрмәде микән? Юктыр, бу кадәр үк куркынычны күз алдына китерә алган булса, шучакта ук йөрәге ярылган булыр иде аның...

 

Шушы юлларны язып утырганда радиодан җыр яңгырый:

 

Дошман явы ауган кебек

Ава печән пакусы...

 

Үзен үстергән табигатьне дошман белән тиңләүче җәмгыять кай тарафка бара? Акылына килерме ул бервакыт?

 

Авылыбыздагы умартачы бабай әйткәндәй, бал кортларыннан үрнәк алырга кирәк. Бал корты чәчәк таҗына ипләп кенә кунар, үзенә кирәген саклык белән генә җыяр һәм дә чәчәккә бернинди дә зыян китермичә очып китәр... Җирдә без шулай яшәргә тиеш. Чәчәкнең хуш исе җил уңаена таралыр, ә игелекле кешенең үрнәге, матур исеме җилгә бирешми – төрле якка таралыр...

 

Теориясез сабаклар

 

Без хәзер милли рух, милли горурлык хакында иркен сөйләшәбез. Туган телен белмәүчеләрне йә кызганабыз, йә сүгәбез. Мәктәптә – укытучылары, югары уку йортында профессорлары юньләп өйрәтмәгән, аңлата-төшендерә белмәгән, дибез. Кайберсенә ташлама да ясыйбыз, имеш, ни хәл итмәк кирәк, ул шәһәрдә, урыс арасында үскән. Малай-шалайларга яки егет һәм кызларга гына түгел, өлкәннәргә дә урыс исеме белән эндәшәләр. Фәйзулла – Федор, Сабирҗан – Саша, Гөлнур – Гуля, Сания – Соня... Хәер, санап та утырасым килми. Ник дисәң, меңнәр­чә мәртәбә кабатланган, колакларны туйдырып бетергән тема бу. Ләкин, иманым камил, милли рух тәрбияләү тулаем диярлек ата-ананың эше дип саналырга тиеш. Кешенең үз милләтенә мөнәсәбәтен белүгә үк, гөнаһын-савабын да, зурлавын-хурлавын да бары тик үзен бар иткән, үстергән затлардан эзли башларга кирәк, һәрдаим туган тел кадере, милли гореф-гадәтләрнең изгелеге хакында сөйләнелгән өйдә башка милләткә авышкан, үз исемен кушаматка алыштырган (яки алыштырткан) кеше үсә алмый.

 

...Дөнья үзем туган авылга, аның кыр-болыннарына сыеп беткән сыман тоелган заманда, ягъни бала чагымда иң зур абыем сугыштан кайтты (Хәзер исәпләп карыйм, 23 яшьтә булган ул.) Гомер буе җиңел хәрәкәтле, күргәнен-белгәнен түкми-чәчми сөйли торган булды мәрхүм. Ул чакта, яшьлеге кайнап торган елларда, бу сый­фатлары аеруча көчле булгандыр: пилоткасын әле өстәлгә чәпи-чәпи, әле күкрәк суга-суга фронтта йөрүләрен сөйләпме-сөйли бу!

 

 – ... Шуннан алга киттек без. Карасак, берничә нимес автоматларын яр читендәге агачка сөягән. Үзләре инештән флягаларына су тутырып маташалар. Шунда Пенза егете Саша пышылдап кына: «Миша, туктап тор әле», – ди...

 

Шулчак әткәй абыйның сүзен бүлдерә:

 

 – Сине урыс дип беләдериемени ул Сәшке дигәннәре?

 

 – Юк инде, белә, бик белә татар икәнне!..

 

 – Соң, шулай булгач, үз исемеңне әйтмәдеңмени аңа «Мулланур мин», дип. Исемеңне әйтергә теле әйләнмимени?

 

 – Ну, бигрәк инде син, әткәй... – дип туктата аны башыннан үткәннәрне канатланып-канатланып дәвам итәсе килгән абый. – Анда бит исемгә игътибар итеп тормыйлар. «М»нан башлана бит инде минем исем. Шулай булгач, Миша диләр инде.

 

 – Ә ул Сәшкенеке «С»дән башлана. Сафа дип әйтә идеңме соң үзенә?

 

 – Йә инде, әткәй, юк-бар сөйләмә инде. Алай дисәм, көләрләр иде...

 

 – Ә син ник үзеңнән көлдердең?!

 

Тәки сөйләп кинәнә алмады ул көнне Мулланур абый сугышта күргәннәрен. Улының исән-имин кайтуын зар-интизар булып көткән, ниһаять, шул көнне дә күрү бәхетенә ирешкән әткәй кырт кисте:

 

 – Сугыш бит ул югалтканны табу, башкалар талап алганны кире кайтару өчен. Ә син исемеңне дә югалтып кайткансың!

 

Икенче көнне абыйның кыйссасы болайрак дәвам итте:

 

 – Саша әйтә: «Син, Мулланур, туктап тор әле», – ди. Аннан соң болай ди бу миңа: «Тише, Мулланур, мин хәзер аларга якынрак барам...»

 

Әткәй, әледән-әле башын иеп, мыегын, битен сыпырып куя – елмаюын күрсәтмәскә тырыша. Ә тегесе җилләнә-җилләнә сөйләп утыра...

 

...Берничә елдан үземә дә Федя булып китү ихтималы туды.

 

Мине ике-өч атнага авылда калдырып, Минзәләгә барып урнашкан әнкәм, алырга кайтты да:

 

 – Синең килүеңне күрше-тирәдәге малайлар да зарыгып көтә инде, – диде. Аннары ачыклап куйды. – «Минем дә сезнең яшьтәге малаем бар» дигәнием үзләренә, «кайчан алып киләсең инде, апа, малаеңны?», дип, көн саен сорап кына торалар... Дүртесе дә урыс малайлары түлке, дүртесе дә Вәнке исемле.

 

Минзәләгә килеп, чәй эчеп алгач, урамга чыктым. Чыннан да көтеп торганнар икән Ванькалар. Уратып алдылар. Бер-бер артлы сорау бирәләр. – «Когда приехал»? – «Сегүдне». «Рыбачить любишь?» – «Лүблү кәнишне...» Шул чорга хас сафлык белән һәр җавабымнан рәхәтләнеп көләләр. Шуннан берсе сорап куя.

 

 – Как тебя зовут?

 

«Нинди завод турында сорый икән болар?» дип уйланган арада берсе:

 

 – Имя-то как? – дип куя.

 

Менә монысын беләм! Бер хәрефне русчалатыбрак:

 

 – Фанзаман, – дим.       

 

Әле кайбер татарларга да сәеррәк булып тоелган һәм татар дөньясында бер генә булган исемем боларны бөтенләй мәзәксендерде.

 

 – Как-как?

 

 – Фәнзаман...

 

 – А!.. На «Ф» начинается, – диештеләр, кат-кат сораудан үзләре дә туйгач. – Значит, Федькой будешь.

 

 – Зачим? – дигәнемне үзем дә сизми калдым.

 

 – Ну ведь на «Ф» начинается...

 

 – У тибә, у тибә, и у тибә на «В» начинается. Вас я тужы Вазыйх буду говорить.

 

Тагын көлделәр, тагын аңлаштылар, истә калдыру өчен исемемне дә кат-кат сорадылар. Шул көннән соң да алар – Ванька, мин – Фәнзаман булып калдым. Күнектеләр. Минем исем бозылмады, аны әйткәннән генә аларның теле сынмады.

 

Шайтанны ничек чакыралар?

 

Их, әнкәй!..

 

Тормышның һәр очрагына, һәрбер вакыйгасына карата нинди дә булса кәлимәсе әзер иде аның. Тәртибең, кылган гамәлең, берәр хәрәкәтең адәмчә түгел икән, сине йә бәләкәй генә бер кыйсса, һич югы гыйбрәтле сүз көтә. Сагаеп та куясың, вакыты-вакыты белән күңелгә шом да йөгерә.

 

Аяклары урындыктан идәнгә җитми торган балалар­ның ашаганда аяк селкеп утыруларын кемнең генә күргәне юк икән? Билгеле, әнкәсен имгәндә кәҗә бәрәне дә койрыгын пропеллердай тизлек белән дырылдатып тора: күрәмсең, ризык ләззәтенең хикмәте бу. Шуңа күрә гаеп итәргә дә сәбәп юк сыман. Ләкин адәм баласы хайван түгел...

 

Әле узган ел гына, йомышым төшеп, бер фотографларга бардым. Табын янына утырттылар – анысына рәхмәт. «Монысыннан авыз ит, тегесеннән җитеш», – ди-ди, кыстап та тордылар – анысына да рәхмәт. Мәгәр ике-өч минуттан ук авызыма капкан ризыгым аркылы тора язды. Кинәт хуҗабикә:

 

 – Чо ногами дрыгаешь?! Ну-ка өстәл артыннан катись! – дип кычкырып җибәрмәсенме!..

 

Баксаң, безнен белән бер өстәл янында утыручы дүрт-биш яшьлек Искәндәрләре аякларын селкеп утыра икән.

 

 – Матрика син аны, нинди тәртипсез! – дип ялгап куйды сабыйның әтисе. – Тикай моннан! Әнә, кунак абыең да яратмый синең кебек некультурный малайларны...

 

Маңгаена төрттеләр дә малайның, өстәл яныннан суырып алдылар. Чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты сабыйның!.. Аннан соң шыпан-шыпан гына читтән мине күзәтеп йөрде. «Син килмәгән булсаң, тимиләр иде миңа, син яратмаганга кудылар мине өстәл буеннан», ди кебек иде аның мөлдерәп торган карашы.

 

...Шунда мин әткәм белән әнкәмне күз алдыма китердем. Искәндәрдәй бәләкәй чагым. Ашап утырабыз. Әнкәй, ниндидер вакыйганы искә төшергәндәй, әткәйдән:

 

 – Карале, атасы, син Тулбайдагы Нуриларны беләсең бит, әйеме? – дип сорап куйды.

 

 – Ник белмәскә инде, беләм. Ни булган? – диде әткәй.

 

 – Менә шуларның бәләкәй малайлары ашаганда аяк селкеп, шайтан чакырып утыра торган булган. Хәзер инде аягы бик авырта икән. Врачлар да төзәтә алмый дип әйтеп торды төнәген Гайфулла. Кәңки шуарга да чыга алмый икән, мескенкәем.

 

Сагаеп калдым: аякларымны селкеп утырам икән ләбаса!..

 

Әле хәзер дә сокланам мин аларның бер-берсен ярты сулыштан ук аңлап яшәүләренә. Берсенең әйтүе, икенчесенең кайгырган сыман:

 

 – Чакырып китергән шайтан бигрәк тә яман кылана инде ул. Төзәлә күрсен инде аягы, төзәлә күрсен, – дип җөпли белүе бүген дә яшь аралаш елмайта.

 

Ә мине бу сөйләшүдә искә алучы да юк. «Аягыңны тик тотмасаң, син дә шул хәлгә төшәрсең» дию дә, хәтта мин утырган тарафка күз төшереп алу да юк. Алар белән бергә ниндидер Нури малаен кызганам, ә эчемнән нәтиҗә ясаган булам: ашаганда аяк селкеп утыру ярамый икән, ярамый икән!..

 

Билгеле, әгәр кемдер: «Ярамаган гадәтне бик тиз ташлаган бу», – дисә, ялгышыр. Кайсы балага бер генә әйтеп кергәне бар?

 

Җил сөйләп тора...

 

Бихисап буш сүзгә караганда бер хикмәтле сүзнең үтемлерәк икәнен һәркайсыбыз белә. Ә гыйбрәтле мисал акыллы сүздән, яхшы үгеттән дә файдалырак.

 

Һаман да шул балачакның бер гыйбрәтле вакыйгасы инде...

 

Минзәләдә Мәхмүт абзый бар иде. Гомер буе музыка мәктәбендә укытты мәрхүм. Бу дөньяда инде ул үлгәч тә гомер сөрдем, әмма скрипкада аның кебек үк оста уйнаган кешене күргәнем юк сыман. Хәер, сүз ул хакта түгел. Төп эшеннән соң ике-өч сәгать кенә буш вакыты булса да кармаклары белән су буе­на төшә иде ул. Ә мин, унике яшьлек малай, аның аерылмас юлдашы.

 

Ял көннәрендә без еракларга, еш кына моңарчы мин күрмәгән-белмәгән якларга китәбез. Чабатасы белән туп-туп басып, җиде-сигез кармак таягы күтәреп, пөф-пөф төтен чыгарып, алдан ул бара. (Заманча аяк киемнәренә һәркем тиенеп беткәч тә табигатькә чыкканда чабатасын кия иде ул. Шикләнмим, Минзәлә ягында иң соңгы чабатаны ул туздыргандыр.) Ә мин арттан тәпилим...

 

Нинди генә чытырманлыкларны, куаклыкларны ярмый идек балык тотар өчен яңа урын эзләгәндә...

 

Бервакыт без куаклык аланына килеп чыктык. Күрәм, аланның урта бер җиренә киртә тотканнар. Чардуган дияр идең, зуррак бу. Бакча да түгел. Чөнки ярты сутый да юк. Мин аптырап калдым. Иң гаҗәпләндергәне – киртәләрнең үзләре: аларның кайберләре сөяктәй ялтырап тора, кайсылары кайчандыр корт ашаудан тишкәләнеп-челтәрләнеп беткән, шактые коелган һәм билдән үлән арасында ята торгач, череп таркала башлаган... Ә җил шушы киртәләрне курай итеп уйный сыман. Нинди генә тавышлар, сызгырулар чыгармый бу киртәләр. Елыйлар да, көләләр дә, хәтта чиныйлар да кебек... Хәтердә: бик тә шомлы булып китте. Әйтерсең лә җил сине төрле гасыр­лар буйлап йөртә.

 

Ниһаять, Мәхмүт абзый телгә килде:

 

 – Мин малай чакта ук бар иде инде бу киртәләр. Ул вакытта да шушылай ук искеләр, корыганнар иде.

 

Исәпләп карыйм: димәк, бу хикмәтне Мәхмүт абзый күргәнгә дә кырык-илле ел үткән!.. Шулай да ышандым.

 

 – Ә нәрсәгә кирәк соң бу монда? – дип сорадым.

 

 – Һе-ей!.. Хикмәте дә, мәгънәсе дә бик зур аның, – диде абзыем. – Аны һәркемгә аңлатырга кирәк тә бит, тик аның янына килеп чыгучы бик сирәк. Күрәсең бит, аяк эзе дә юк монда.

 

Аннан соң сөйләп бирде:

 

 – Борын заманда шушында бер татар печән чапкан. Арыгач, ачыккач, ашарга утырган. Туйгач, аш-суын җыештыра башлаган. Бәй, күргән бу – ипинең бер валчыгы үлән арасына төшеп киткән. И эзләгән, и эзләгән – таба алмаган. Табудан өметен өзгәч, валчык төшкән урынны әйләндереп, шушы киртәне тотарга мәҗбүр булган.

 

 – Ни өчен?

 

Мәхмүт абзый, әкәмәт нәрсә күргәндәй өздереп-яндырып карады да, капыл гына урыныннан кузгалып, китеп барды. Ул сүгенә-зарлана алдан бара, ә мин, унбер яшьлек малай, бик үк рәхәт булмаса да, һәр сүзен колакка сеңдереп, арттан теркелдим.

 

 – Һы! Ни өчен дип сорап тора бит әле тагын! Шуны да аңламагач, баш ни өчен? Ушлы булып үсәргә кирәк әзрәк, ушлы булып...

 

Бушаган чабата киндерәсен сүтеп, яңадан бәйләргә утыргач, әйтеп куйды:

 

– Өстенә мал-туар баса күрмәсен, кешеләр ялгыш таптамасын өчен тоткан ул абзаң киртәне. Ипи бит ул!

 

...Шушы кыйссага өстәп: «Хәзер ипи кадерен белүче юк. Ипи теләсә кайда аунап ята» диебрәк сүземне дәвам итсәм, икмәк кадере турында фәлсәфә сата башласам, укучы нәрсә дияр иде икән минем хакта? Алла сакласын! Ул инде мораль укудан туйган.

 

 

    

Фәнзаман БАТТАЛ
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

Фикерләр

№17 (71159) / 14.02.2011 23:11:48

Кигәвен үзе дә андый тәрбия алган кеше түгел,беләсегез килсә.

№16 (71158) / 14.02.2011 23:08:25

синең балаларың акча ясау белән мәшгул түгелләме,что алар синең пенсә акчаңны көтеп утралармы? чит кешеләр акча эшләсә ярамый,синең балалар эшләсә бик әйбәт,шулаймы?
синең мораль - двойной стандарт.
тузга язмаганны язып утырма,"олы" башың белән.
Тимә яшьләргә!!!!!!!

№15 (71155) / 14.02.2011 22:47:52

Элек тә бар иде андый мыскыллаулар. Туйларга кайбер намуссызларның кат-кат кәгазьгә төреп кулъяулыгы, 2 тиенлек дәфтәр, тиен акча,карандаш һ.б. вак-төяк очсыз нәрсәләр салганнарын минем ишеткәнем бар иде, газета кырыена язылган фамилияләре буенча аларның кемнәр икәнен дә беләләр иде, соңыннан сөйлиләр иде. Ләкин ялган акча салу - бу инде абсурд. Шуның өчен уен-көлке беләнме, ачыктан-ачыкмы, үзләре бүләкләрен үзләренә тост белән ачтырып бирдерепме барыбер туйда ук кешеләр алдында намуссызларны оялтырга, фаш итәргә кирәк дип саныйм.

№14 (71148) / 14.02.2011 22:27:00

ялган хисләр,алдакчы кунаклар, фальшивый акчалар.кыйбатлы туйлар һәм кыска гомерле никахлар.
нинди заман диген ә!

№13 (71146) / 14.02.2011 22:17:11

Әле Кигәвен язганнан искә килеп төште. Хәзер туйларга да ялган акчалар сала башлаганнар икән. Туйда һәрбер конвертны хуҗасы алдында ук ачып карарга кирәк икәнен искәртәсе килә. Алдана күрмәгез берүк.

№12 (71142) / 14.02.2011 21:58:46

Әйе, Фәнзаман әфәнде, сез биргән сорау урынлы /укучы нәрсә дияр иде икән минем хакта?/. Хәзерге: Укучы, чтиво ... алар күп ...(кебекләр) бу язманы инде аңларлык дәрәҗәдә түгел. Аларны гаепләү дә дөрес булмас иде. Замана үзгәрә: тәрбия саега, әхлакъ кими, ихтирам югала, аң-белем үтерелә бара. КЕШЕне кеше булудан читләштерә баралар. Бүгенге *Даһи*лар, ЯҢА ТОРМЫШ (*гадел*) корып ятучылар. Аларның алып барган *базар* сәясәте нәрсәгә өйрәтә, дөресрәге - нәрсәгә өйрәнә бүгенге яшь буын? Күз алдыбызда: акча ясау төп максатка әйләнде. Ата-анасын, туган-тумачасын, башкаларны санап та тормыйм, үтереп тә акча ясый башладылар. Бүгенге *строй*ның бөек казанышларыннан берсе - акча ясарга өйрәтүдер бу ил балаларын.
Әлбәттә, Фәнзаман әфәнде, бөтен кеше дә *андый* тәрбия алмаган әлегә, шу исәптән - яшьләр дә. Тәрбияле, кеше булып калырга тырышучы, яшьләр монда да бар.

№11 (71137) / 14.02.2011 21:31:58

№10 (71135) / 14.02.2011 21:24:19

Шайтанка, сэн узен узбэкме???))))

№9 (71132) / 14.02.2011 21:18:56

Балаларга күбрәк сөйләргә кирәктер бу хикәятләрне,кайчагында олыларга да комачауламас...

№8 (71124) / 14.02.2011 20:54:26

Бик рәхмәт, Фәнзаман агай!
Оныгыма 5,5 яшь, бик үзсүзле малай.Хикәяне укыгач, ничаклы тәрбия алымнары барлыгы ачыкланды! Ата-ана үзенең кәефен төшермичә, бала нервасын ашамыйча, ничек
ансат кына әдәп кагыйдәләренә өйрәтә ала икән баласын!


№7 (71078) / 14.02.2011 16:42:58

бетен кеше синдәй акыллы булып бетә алмый,мөмкин дә түгел.
папаң сине син королева дип үстергәнгә карап,королева түгелсең бит,безнең арада.

№6 (71056) / 14.02.2011 13:55:56

Кактус, /Фәнзаман аганың "ТЯ"дә чыккан хикәясе бу түгел, ә шулай ук тәрбияви язылган иде/

бу мэкалэлэр тя да бер ун ел элек басылып чыкты. мин моны точно хэтерлим. эйдэ акчага спорлашабыз? бушка минем подшивка актарасым килми, э акчага бэхэслэшсэк, табып алып борынына тортеп курсэтэм, ыштансыз калдырам.

// Ә сезгә тәрбияви язылган әсәр ошамый/

потрясающая логика.
летят два напильника, два желтых, другой тоже в африку дигэнрэк стильдэ фикер йортэсез икэн.

№5 (71054) / 14.02.2011 13:31:29

Укучы һәм чтиво! Миңа калса сез үзегез балта белән генә ясалган полуфабрикат бугай. Фәнзаман аганың "ТЯ"дә чыккан хикәясе бу түгел, ә шулай ук тәрбияви язылган иде. Ә сезгә тәрбияви язылган әсәр ошамый. Сезгә билдән түбән нәрсәләр турында язылган булса яратып укыйсыз инде.
"ТЯ"дә басылган мәкаләдә сүз аңа ничек итеп әти-әниләре, яхшы мөнәсәбәт белән ризыкны эшләп табарга икәнен аңлатулары турында иде.

№4 (71052) / 14.02.2011 13:18:20

мин моны бер ун ел элек татарстан яшьлэреннэн укыган идем. аннары ул китап булып та чыкты. хэзер казан утларында, бер биш елдан иделгэ бирергэ була

№3 (71051) / 14.02.2011 13:02:01

Шактый ук буш һәм дорфа кешенең балта белән юнып ясаган полуфабрикатлары бу.

№2 (71046) / 14.02.2011 12:38:16

Фәнзаман әфәнде! Яхшы хәтирәләр язгансың. Менә безнең татар,шундай иде.
Шул ук вакытта Шәех кебекләр дә җитәрлек иде.Хәзерге татарларның күбесе Шәех тәрбияләгәннәрдән.
Мәнсез түрәләрдән сакласын ходай.

Рәхмәт Фәнзаманга!!!!!!!!

№1 (71039) / 14.02.2011 12:14:27

Искиткеч!!!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом