поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2011 Мәдәният

Безнең Такташыбыз бар

XX гасыр шигъриятенең иң талантлы шагыйрьләреннән, олы шәхесләреннән берсе Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында элекке Тамбов губерниясе Спас өязе (хәзер Мордва республикасына керә) Сыркыды авылында заманасы өчен хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Һадиның әти-әнисе икесе дә укый-яза белгән. Шуңа күрә ул бик тиз хәреф танырга өйрәнә. Берничә ел авыл мәктәбендә укый. Әти-әнисе бу сәләтле малайның төплерәк белем алуын тели. Аны Пешлә авылы мәктәбенә бирәләр. Хәйрулла агайның малаена Пешлә мәдрәсәсен сайлавы очраклы түгел. Аның мөдәррисе Сабир мулла фән-белемгә, яңалыкка омтылучан кеше була. Шуңа күрә укытучылыкка белемле мөгаллимнәрне генә алган. Дин сабагы укыту белән бергә, балаларга дөньяви гыйлем дә бирергә тырышкан (Галимуллин Ф. Һади Такташ (1901–1931) // Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): Унберьеллык урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек / М. Х. Хәсәнов, А. Г. Әхмәдуллин, Ф. Г. Галимуллин, И. З. Нуруллин; А. Г. Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан, Мәгариф, 1994. – Б. 308).

 

 Үз көнен үзе күрсен дип, әтисе аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата. Бер байның мануфактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшләсә дә, аның күңелен матурлык һәм илаһилык күрке – әдәбият, шигърият үзенә тарта. “Бохара” чорында ул, балачактан башлаган иҗат тәҗрибәләрен дәвам итеп, “Газраилләр”, “Караңгы төннәрдә”, “Төркстан сахраларында”, “Үтерелгән пәйгамбәр” кебек дини, фәлсәфи эчтәлекле һәм катлаулы символик сурәтләргә корылган, әмма кешенең явыз көчләрдән өстенлеген, рухи бөеклеген калкытып куйган романтик әсәрләрен яза. Бохарадан туган якларына кайтып, Спаста (хәзер Беднодемьяновск) кыска вакытлы укытучылар курсларын үтеп, Сыркыды мәктәбендә укытканда да балаларда шигырь һәм җырга мәхәббәт уятырга омтыла. Һ. Такташ әдәбиятның, әсәрләр иҗат итүнең гаять катлаулы, шул ук вакытта мәртәбәле эш икәнен җитди рәвештә шунда төшенә. Авыл шартларында ул үзенә чын-чынлап әдәбият белән шөгыльләнү өчен колач җитмәячәген яхшы аңлый һәм 1919 елның көзендә Оренбургка китә. Биредә “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы сәркатип булып эшли башлый. Татар-башкорт язучысы Афзал Таһиров җитәкчелегендәге бу газетада Һади журналистлык мәктәбе үтә. Оренбургта да курсларда укый, даими рәвештә белемен күтәрү өстендә эшли, татар һәм рус әдәбиятларын өйрәнә. Идел-Җаек буйларында хөкем сөргән 1921 елгы ачлык аны “ипиле” Ташкентка алып килә. Кайбер әдәбият галимнәре “Ташкент чоры” дип атаган дәвердә (1921–1922) ул татар шигъриятен гыйсъянчылык, ялкынлы көрәш рухы белән сугарылган, гаделлекне, иҗтимагый тигезлекне яклаган “Онытылган ант”, “Күләгәләр”, “Нәләт”, “Таң кызы”, “Урман кызы” һәм атаклы “Җир уллары трагедиясе”н иҗат итә (Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 11).

 

Ташкентта ул “Белем йорты” дигән журналда җаваплы сәркатиплек хезмәтенә керешә. Эшче-дехканнар өчен ачылган уку йортында татар теле һәм әдәбияты укыта. Берара хәрби мәктәптә төрки халыклар яшьләрен язу танырга өйрәтә. Ләкин аның үзенең ныклап белем аласы килә. Шул ният белән 1922 елның җәендә ул Мәскәүгә чыгып китә. Өч айдан артык шунда яши, төрле әдәби кичәләргә йөри, рус шагыйрьләре белән кызыксына. Әмма күңелен татар халкының мәркәзе Казан тарта. Ноябрь аенда ул Казанга аяк баса һәм гомеренең соңгы көненә кадәр аннан аерыла алмый. Казан – аның тормышында аеруча әһәмиятле урын биләгән шәһәр. Ул биредә зур шагыйрь булып таныла, журналистлык эшен киң җәелдерә, гаиләле була, балалар үстерә һәм шунда вафат була.

 

Һ. Такташ Казанда “Безнең байрак” газетасына сәркатиплек эшенә чакырыла. Аннан соң “Татарстан” газетасында әдәби хезмәткәр, “Чаян”, “Азат хатын” журналларында җаваплы сәркатип булып эшли. Шулай итеп, иҗатын гомере буе газета-журналларда эшләү белән бергә үреп алып бара.

 

Замандашларының искә төшерүе буенча, Һ. Такташ ниндирәк кеше булып күз алдына килә соң? Малай вакытыннан ук шаян-шук, сүзгә җор, кешеләр белән аралашканда каушап калмый торган, шул ук вакытта уйчан, моңлы булганлыгын әйтәләр. Сары чәчле, зәңгәр күзле Такташның сөйкемле кыяфәте күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Һади үзенең туганнарын, әти-әнисен бик ярата. Әнисе байтак еллар аяктан калып авырый, шул вакытта Һади аны Казанда табибларга йөртә, күтәреп бакчага чыгарып утырта, аның белән озаклап сөйләшеп утырудан тәм таба. Әнисе дә аны ихлас якын итә (Галимуллин Ф. Һади Такташ (1901–1931) // Әдәбият (XX йөз башы һәм 20 нче еллар татар әдәбияты): Унберьеллык урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек / М. Х. Хәсәнов, А. Г. Әхмәдуллин, Ф. Г. Галимуллин, И. З. Нуруллин; А. Г. Әхмәдуллин редакциясендә. – Казан, Мәгариф, 1994. – Б. 308).

 

Һади Такташ чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдәге әхлаклылыкны үзе өчен кагыйдә итеп ала. Хәмер эчү, тәмәке тарту кебек нәрсәләрне өнәми. Ата-анасы, туганнары турында кайгырту, балаларын өзелеп ярату – аның аерылмас сыйфатлары.

 

Дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган соңгы әсәре яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя (Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 11). Бу очракта галим, олуг язучы М. Мәһдиев белән килешми мөмкин түгел. “Такташның искиткеч талантлы Шекспир дәрәҗәсендә (!) язылган “Җир уллары” бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әле шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл – бездә генә”(Казан утлары. – 1991. – № 8).

 

Хәзер халыкның рухи дөньясында дини мохиткә дә урын табылды. Әдип бер җәһәттән хаклы: сталинчыл кара елларда, торгынлык чорында, дингә, иманга кизәнү абруй саналган елларда, Такташның башлангыч чор иҗаты тиешенчә бәяләнмәде, символик, абстракт образлар белән мавыккан бер модернистик чоры буларак кына каралды, идеологиясе мөгез шикелле алга чыгып, күзгә бәреп торган әсәрләре күкләргә чөелде, мәдхиягә күмелде (Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б. 12).

 

“Газраилләр” әсәрендә фәрештә һәм Газраил образлары дини тәгълиматта әйтелгәннәргә каршы килми, аларның берсе – игелеклелек, икенчесе – явызлык билгесе (символы) итеп сурәтләнгән, ягъни, әсәрне укып, кешедә әлеге образларга карата караш үзгәрми, алар антиподлар, ягъни бер-берсенең капма-каршысы булып кала бирәләр.

 

Һ. Такташ “Алсу” шигырен дәртләнеп, илһамланып, яратып иҗат итә. Аның һәр юлыннан чибәр, булган, чая хатынга мәхәббәте аңкып тора. Романтик образ Такташның үз холкына, яңа кеше турындагы фәлсәфәсенә, матурлык турындагы күзаллавына якын. Шуннан башка ул кеше характеры борылышларын ачып салырдай атаклы рефренны да (“Үзе матур, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе бер дә болай усал түгел шикелле...”), сыйдырышлы композицияне дә, мул бизәкләрне дә таба алмас иде. Шул ук вакытта Алсу Көнчыгыш шигърияте өлгесе буенча эшләнгән шартлы, илаһилаштырылган, XX гасырның 20 нче елларында Советлар илендә урнаштырылган тормыштан шактый ерак торган хисси-романтик шәхес иде(Галиуллин Т. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б. 81).  

 

Һади Такташ Казанга килгәч, “Күмелгән кораллар”, “Югалган матурлык”, “Камил” кебек драмаларын, бай публицистикасын, тәнкыйди әсәрләрен, фельетоннарын яза. Әмма Такташ мирасының мөһим төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. Соңрак Ф. Кәрим, И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р. Харис, Ш. Анак, Р. Фәйзуллин, Р. Зәйдулла, Г. Морат кебек шагыйрьләр үсешенә шифалы, сихәтле йогынты ясаган шигъри мәктәбен тудыра.

 

Шагыйрь юкка гына яшәү мәгънәсе, кешенең галәм киңлекләрендәге урыны, мифология белән чынбарлыкның үзара мөнәсәбәтләре кебек мәңгелек проблемалар хакында баш ватмагандыр. “Газраилләр”, “Күктән сөрелгәннәр”, “Мәңгелек әкият” әсәрләрен чын мәгънәсендә фәлсәфи шагыйрь генә иҗат итә ала иде. “Җир уллары трагедиясе” исә татар әдәбиятын дөнья күләмендәге темаларга һәм мәйданнарга китереп чыгарды. Моны Һади Такташ кебек гаять колачлы, сәнгатьчә фикерләү осталыгында тиңе булмаган югарылыкта торган шагыйрь генә эшли ала иде.

 

“<...> Шагыйрьнең “Киләчәккә хатлар”ында да тирән мәгънә бар. Ул халкыбызның үткән авыр юлын, ничә гасыр кимсетелеп яшәргә мәҗбүр булуын бик яхшы белә иде. Шуның өчен аның йөрәге әрни. Аның Кабиле кешелексез Күк һәм Җир кануннарына каршы баш күтәрә, ләкин ул әлеге фаҗигале шартларда, башын ташка орса да, үзенә һәм халкына җиңеллекләр яулап ала алмый, бетүгә хөкем ителә. Биредә Кабил белән татар халкы арасында охшашлык үзеннән-үзе күренеп тора. Һади Такташ киләчәкне матур итеп күрергә теләде. Мондый хыял, омтылыш – теләсә кем өчен уртак хис. Йә, әйтегез, кем генә үзенең иртәгесен, киләчәген матур итеп күрергә теләми? Аерым кешеләр генә түгел, тулы бер милләтләр, халыклар, илләр шушы якты хыял белән яши. Киләчәккә өмет булмаса, яшәүнең мәгънәсе дә булмас иде”, – дип яза әдәбият галиме Фоат Галимуллин (Галимуллин Ф. Эзләнү вакыты / Фоат Галимуллин. – Казан: Мәгариф, 2005. – Б. 201)


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»