поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2011 Шоу-бизнес

Эстраданың иң якты парлары

Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Бу бәйрәмне кемнәрдер бик зурлап билгеләп үтәргә ярата, ә кемнәрдер артык әһәмият бирми. Шулай да әлеге көнне күп кенә парлар танышу, кавышу көннәрен искә ала торгандыр. Эстрадабызда да бергә иҗат итүче, тормышта гына түгел, сәхнәдә дә бергә атлаучы матур парлар шактый. Бүген без дә аларның иң яктыларын барларга һәм танышу тарихлары турында белешергә булдык.

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар

 

Ничә ел бергә: 25 ел

 

Мәхәббәт җимешләре: игезәк кызлары Ильнара һәм Динарага – 24 яшь. Оныклары Хәлилгә – 4 ай.

 

«Динә белән танышканда миңа 31 яшь иде. Аның медицина училищесында белем алып йөргән көннәре. Ул вакытларда агитбригадалар арасында конкурслар үткәрү гадәте бар иде. Медицина училищесында укыган авылдаш кызлар мине дә җырларга чакырдылар. Мин аларга режиссер буларак сценарий төзеп бирдем. Бүлмәгә чаңгы, рюкзаклар күтәреп килеп кергән идем, шунда мәхәббәтемне очраттым. Шул ук көнне Динәне озата да кайттым, ул каршы килмәде. Кыскасы, Динә белән безне иҗат таныштырды дисәң дә була. Шуннан соң ул практика узарга авылга китте. Мин аңа көн саен хатлар җибәреп тордым. Әмма аларны бик үзенчәлекле, төрле формаларда яза идем. Шулар белән дә йөрәген яулаганмындыр, күрәсең», – диде Рафаэль әфәнде.

 

Татарстанның атказанган артисты Зөлфия һәм Җәүит Шакировлар

 

Ничә ел бергә: 23 ел

 

Мәхәббәт җимешләре: уллары Илһамга – 22, Искәндәргә – 12 яшь.

 

Зөлфия Шакирова: «Безне күп кенә артистлар «кыланалар» дип сөйли. Гомер буе шулай яшәп булыр идеме икән соң?! Аралашып йөргән кешеләребез күп, бездә кунак булучылар әйтә ала – сәхнәдә нинди, өйдә дә үзебезне нәкъ шулай тотабыз. Без бит кешегә нәрсәдер исбат итәр өчен түгел, үзебез өчен яшибез. Җәүит әле ул кайчак сәхнәдә икәнен онытып җибәреп, йә кочаклап ала, йә үбеп китә. Кешенең чын хисе булмаса, гел алай «кылана» алмас иде ул...»

 

Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов

 

Ничә ел бергә: 22 ел

 

Мәхәббәт җимешләре: уллары Булатка – 17, Фоатка – 10 яшь.

 

«Зөфәр армиядән кайтып безнең курска укырга килгәч танышып киттек, – ди Зәйнәп ханым. Көз көне бәрәңге алырга җибәрделәр. Нинди тырыш егет дип, сокланганым истә калган. Тормыш итәрдәй кеше белән булырга тырыша бит инде хатын-кыз. Берникадәр вакыттан, инде кабат Казанга кайтып укый башлагач, Зөфәрнең дә миңа күзе төште. Шулай очрашып киттек. Бергә җырладык, ансамбльләргә йөрдек. Зөфәргә мине озату өчен әллә ни кыенлыклар аша үтәргә кирәк булмады. Тулай торакта тордык, көн саен күрешә идек. Укып бетергәндә, икебезне ике якка эшкә җибәрергә тиешләр иде. Шунда Зөфәр тәкъдим ясады да, тиз генә өйләнешеп тә куйдык. Төрле чаклар була, әмма кайчан да мәхәббәтне саклап калырга тырышырга кирәк. Бер-береңне яратмый башлауга, уйларың-карашларың төрле булуга хиссез кешеләр генә игътибар итмәскә мөмкин. Шулай да бер-береңнең яхшы якларын күрә белергә, аларны күтәреп алырга өйрәнергә кирәк».

 

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов

 

Ничә ел бергә: 8 ел

 

Мәхәббәт җимешләре: Кызлары Таңсылуга – 5, Зифабануга – 1 яшь тә 6 ай.

 

«Ләйсәнне 1999 елда Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетына керү өчен имтихан биреп йөргән вакытта ук ошатып калдым. Чәчәкләр, бүләкләр ташый торгач, бер ел дигәндә тәки үземә караттым бит, – дип көлә Булат. – Аннары 4 ел очрашып йөрдек. Гашыйклар көнен дә шул чакларда ук билгеләп үтә идек. Мин үзем бик романтик кеше. Чәчәкләр, төрле хыялый бүләкләр бирергә яратам. Элек тә бу көнгә мәхәббәтемне аңлатырдай үзенчәлекле бүләкләр әзерли идем. Хәзер дә игътибар күрсәтмичә калган юк. Кыйммәтле зур бүләк бирергә дигән сүз түгел әле бу. Иң мөһиме – нинди дә булса игътибар күрсәтү, яратуыңны аңлату бит».

 

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов

 

Ничә ел бергә: 7 ел

 

Мәхәббәт җимешләре: кызлары Элларига – 6 яшь.

 

Гүзәл: «2002 елның 10 октябре иде ул. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укып йөргән чак. Беркөнне Салават абыйның администраторы шалтыратып: «Гүзәл, безнең белән гастрольләргә чыгып керә алмассыңмы?» – диде. Мин ризалык бирдем. Чаллыга бер көн алдан килдем һәм вакытны үткәрер өчен бильярд уйнарга булдым. Минем белән уйнаучы егетнең: «Сез шәп уйныйсыз икән», – диюенә: «Әйе шул, мин бит дөньяда берәү генә», – дип күзләренә баккан идем, югалдым да калдым. Аны да минем караш сихерләгән булган. Ә якыннанрак сәхнәләрдә чыгыш ясый-ясый җырларыбыз аша таныштык. Ул да Салават абый группасында җырлый иде. Шул очрашуыбыздан соң аерылышмадык, дисәк тә була. Дүрт айдан соң никах укыттык», – диде.

 

Дилә Нигъмәтуллина белән аранжировкалар, җырлар язучы Марат Мухин

 

Ничә ел бергә: 4 ел.

 

Мәхәббәт җимешләре: әлегә юк. Әмма алар икесе дә игезәкләр турында хыяллана.

 

«Мин Маратка студент вакытында «Язмыш сынавы» исемле җырыма аранжировка ясарга алып килгән идем, – диде безгә Дилә. – Беренче очрашуыбыз шунда булды. Әмма ул вакытта күрештек тә, оныттык та. Ә аралашып китүебез бөтенләй башкача булды. Моңа безнең уртак дустыбыз Нияз Вәлиев «ярдәм итте». Студент елларында Альбина Апанаева белән бер фатирда яшәдек. Шул вакытларда Нияз белән Марат безгә кунакка килеп йөри башладылар. Марат белән бер ел дусларча гына аралашып йөрдек. Аннан соң мөнәсәбәтләр башка баскычка күчте. Шулай итеп, 2006 елның декабрендә никах укыттык, ә туйны бер елдан соң ясадык».

 

Редакциядән. Игътибар, бәйге!!! Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов туй көннәрен кайсы вакытта билгеләп узганнар? Әлеге сорауга өченче булып дөрес җавап язып смс юллаган кеше 15 февральдә Г. Камал театрының «Люстра» спектакленә ике билет белән бүләкләнәчәк. Смсларны 89172845221 номерына җибәргәндә, үзегезнең исем-фамилиягезне дә күрсәтергә онытмагыз.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»