поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.02.2011 Җәмгыять

Номерлар күп, ә кияүләр

Хәзер үзеңә пар эзләп ерак барасы түгел: газета-журнал бите саен “Танышу” рубрикасы, интернетта да андый мөмкинлек бар, шулай ук радио дулкыннары аша да танышып кавышырга мөмкин.

Шулай бервакыт өйдә эш арасында радио тыңлыйм. Таныштыру сәхифәсе бара. Танышырга теләгән егет-кызлар бер-бер артлы телефон номерларын юллыйлар, диктор шуларны укый. Мин дә бер номерны язып алып калдым да, чылтыратырга булдым. Кем белә, бәлки язмыштыр?!

 

Яшел Үзән ягындагы бер авылдан өйләнмәгән 30 яшьлек егет бу. Кирәк бит – аны да ялгызлык минем кебек алҗыткан икән! Кызык булып китте – телефон аша рәхәтләнеп аралашабыз. Сөйләшүе мәгънәле тоелгач, кызым барлыгын да яшермәдем. Егетем бигрәк киң күңелле булып чыкты – мине бала белән дә кияүгә алырга риза. Очрашырга сүз куештык. Тик менә колхозда баш инженер булып эшләүче егетем генә колхоз эшеннән арынып чыгып китә алмады. Башта комбайн ремонтлыйсы булды, аннан урак башланды, анысы тәмамлангач, техниканы кышкы саклауга кую мәшәкате килеп басты. Өстәвенә хуҗасы да ял “бирми” изалады. Ярар инде, язмышым ул түгелдер дип, әллә ни борчылмадым. Шулай да беркөнне “егетем”нең бүтән кызларга мөнәсәбәтен белү максатыннан, телефонга икенче “симка” куеп, моңа танышу хакында смс юлладым.

 

“Номерыгызны радиодан ишеткән идем, танышырга мөмкинме?” – дим. Җавап озак көттермәде – ризалыгын белдергән смс язды. Аннары чылтыратты. Алга таба номерларымны тагын алмаштырып, Роза булып та, Гүзәл булып та хатлар яздым. Барысы белән дә очрашулар билгеләде. Ләкин, мескенкәем, колхозыннан гына чыгып китә алмады. “Алар” белән языша башлагач, миңа чылтыратулар сирәгәйде, әлбәттә. Кызлар барында балалы хатыннарга урын бармыни инде? Ярый хуш, бер үпкә дә юк.

 

Көннәр үтә торды, хәбәрләшүләр сирәк булса да, элемтә бөтенләй үк югалмады. Шулай җиде ай үтеп китте. Ә иң кызыгы алда көткән икән. Бервакыт миңа смс җибәргән бу. “Дус егетем телефон аша бер кыз белән сөйләшкән иде. Кыз очрашканчы ук кияүгә чыгарга ризалык та биргән булган. Тик күрешкәч, ул кыз дустыма үзең ошыйсың, ләкин буең кыска дип язган. Бер киңәш бир әле, егеткә нишләргә?” – дигән. Менә сиңа мә?! Психолог та булырга туры килә бит әле монда. Яшел Үзән егетен күргән булмасам да, “дустым” дип атаганы үзе түгел микән дип уйлап куйдым. Тегеләй дә, болай да сөйләндереп карадым, бер көн дәвамында “сер”не чишмәде смс-егет. Шулай да кичкә хәбәр җибәргән: “Ул егет, чыннан да, мин үзем. Миңа үпкәләмә, без аның белән бер ай телефоннан аралаштык. Мин аны яратам һәм ошатам. Синең ярдәмең бик кирәк. Җәмиләне миңа кияүгә чыгарга күндерсәң, мин сиңа гомер буе бурычлы булырмын, зинһар, ярдәм ит”, – дигән. Үземә яр эзли торгач, яучы да булырга туры килә икән бит! Бер тапкыр да күрмәгән, әмма минем ярдәмемә мохтаҗ “егетем”нең яңа парын, ягъни минем “көндәшем”не әлеге асыл егет белән алга таба да телефон аша аралашырга күндердем. Кияүгә чыгу-чыкмауны үзе хәл итәр инде. Иң мөһиме – яучылык хезмәтем уңышлы башланды. Шунысы куаныч!

 

Язмышымны сынап карар өчен, бер газетадан номер табып, тагын чылтыраттым. “Казаннан Рафил. Фатирым бар, эчмим, тартмыйм”, – дигән монысы. Рафил дигәнең бөтенләй бүтән исемдәге 40 яшьлек башкорт егете булып чыкты. Исемдәмени хикмәт?! Шулай берсендә аннан мондый смс килеп төште: “Син миңа ошадың. Каз мамыклы бер мендәреңне генә сал да кил, алып калам”. Бер күрмәгән егеттән бу! Менә бәхет, бирнә дә әзерлисе түгел! Күрешү көнен билгеләп, Казанда очрашырга булдык. Башкорт “кияү” бигрәк тә тарихи җанлы булып чыкты. Троллейбуска утырып, болгар бабаларыбызның тарихын тыңлый-тыңлый, Казанны әйләндек. Ике сәгать вакытым шулай тарих тыңлап узды. Аптырагач, тормыш, гаилә турында үзем сүз кузгаттым.

 

– Ялгыз яшәү туйдырды. Яныма килеп яшәрдәй хатын-кыз булса өйләнер идем, – ди.

 

– Фатирың Казанның кайсы районында? – дип сорадым кызык өчен.

 

– Мин өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә акча түләп торам. Теге икесендә тагын ике гаилә яши. Авылда үскән малай мин үзем, курыкма, эш рәтен беләм.

 

– Фатирың да булмагач, нишләп үзең берәр хатын-кызга йортка кермисең? Ә авыл җирендә яшәр идеңме соң?

 

– Ю-уук, бер хатынга килмешәк булып яшисем килмәй, – ди егет. – Чылтыраталар миңа. Менә син туксан икенче хатын-кыз булып чылтыраттың. Кияүдән кайткан бик күп хатыннар чылтырата. Ә миңа балалы хатыннар кирәкмәй...

 

Монысына балам барлыгын сиздермәгән идем. Тел төбен тәмам аңышкач, башкорт җырларын тыңлый-тыңлый Казан урамын троллейбус-трамвайда әйләнгәләгәч, качтым бу егеттән. Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яшәп, җыр җырлап, эш рәте белгән кулларыңа сөенеп кенә тормыш көтеп булмый бит әле. Әлеге башкорт хәлендә тормышка чыкмый гына да яшим мин.

 

Бер-ике айдан урысча бер газетадан тагын бер номер алып чылтыраттым. Монысы – Казаннан Әмир. Тик тавышы таныш. Аптырап киттем: трубканың икенче башында теге башкорт егетем! Телефонны тиз генә сүндереп куйдым. Кирәк бит, ә! Башкорт “киявем” дә һаман парын тапмаган икән. Бәхетеңне кәҗә сөзсә, язмышыңа язылмаса, юк икән шул инде.


Миләүшә ФӘРДИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 15-16 | 08.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»