|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2011 Мәдәният
“Гашыйк Кәриб” гашыйк иттерәПетербургтан килгән режиссер Искәндәр Сакаев сәхнәләштергән “Гашыйк Кәриб” спектакле чынлап торып бәхетле язмышлы булды. Иң элек ул Казанда узган II Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә махсус дипломга лаек булды. Спектакль шулай ук Казанда июнь аенда узачак төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивалендә катнашачак. Театр бу көннәрдә Петербургтагы театр сәнгатенең VIII Россия Милли фестивале “Арлекин”нан чакыру алды. Фестиваль 2011 елның 17-23 апрель көннәрендә “Зазеркалье” театры бинасында узачак. Фестивальдә катнашырга Россиянең төрле 59 театры теләк белдергән, жюри сайлап алган 9 спектакльнең берсе - “Гашыйк Кәриб”!
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|