поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2008 Язмыш

РОССИЯ ЭЧКЕ ЭШЛӘР МИНИСТРЫНЫҢ ӘТИСЕ ГОМӘР НУРГАЛИЕВ ЙОРТЫННАН ЭКСКЛЮЗИВ РЕПОРТАЖ

Бүген Русия хөкүмәтендә ике татар кешесе бар. Берсе – икътисад министры Эльвира Нәбиуллина, икенчесе – илнең төп милиционеры, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев. Аның әтисе Гомәр абый – Әтнә районының Иске Мәңгәр авылыннан.

 

НИГЕЗ

 

Гомәр абыйның йорты олы юлдан ук күренеп тора. Кызыл кирпечтән төзелгән, яшел түбәле зур өйне күрми калу мөмкин түгел. Олы юлдан капка төбенә хәтле асфальт юл бара. Әле кайчан гына монда язын-көзен машина белән керү хыял гына булса, Рәшит Нургалиев кайтып, баткак юлда бераз җәфаланганның икенче көнендә үк юл сала башладылар дип сөйләделәр. Гомәр абый да: “Әхәт (Габделәхәт Хәкимов – Әтнә районы хакимияте башлыгы – ред.) Рәшиткә икенче кайтуыгызга асфальт юл булачак дип вәгъдә биреп калды һәм сүзендә торды”, – ди.

 

Авылдагы башка йортлар янында Нургалиевлар йорты хан сарае кебек. Тимер капканы ачып эчкә үтәм. Ямь-яшел чирәм уртасында калган таш сукмак өйалдына илтә. Ике якта розалар чәчәк атып утыра, койма буенда карлыганнар пешкән, ике-өч көннән ирга да җитешәчәк.

 

Өй тыштан гына кызыл кирпеч икән, эчке ягы – нарат бүрәнәдән. “Әзер бураны марилардан алып кайттым, – ди Гомәр абый. – Махсус нарат бурасы дип бардым, һавасы да иркен, сәламәтлеккә дә файдалы”.

 

Гомәр абый сөйләвенчә, уллары Рәшитнең дә, Радикның да бу йортка катнашы юк икән. Әтисенең йортка фундамент салып йөрүе турында Рәшит исә кеше аркылы ишеткән.

 

– Чылтыратты да: “Йә, әти, күпмегә күпме була соң инде?» – ди. Аңламаганга салыштым. “Ярар инде, әйдә, ирләрчә сөйләшик, ни эшләр майтарып йөрисең син анда?” – дигәч, сөйләп бирдем. Эшемне хуплады һәм: “Бу безнең нигезебез булыр”, – диде. Нигез йорт кирәк инде, чөнки үз нигезебездә чит кешеләр утыра. Ә монда буш урын булгач, салып куйдым. Матди яктан да, рухи яктан да үземә үзем булыштым. Балалар кайткач, рәхәтләнеп ял итәрлек булсын дип тырыштым.

 

Гап-гади авылда урнашкан булса да, йорт шәһәр коттеджларыннан калышмый. Эчке ягын Гомәр абый Казаннан дизайнерлар алып килеп эшләткән. Җиһазны да Казаннан кайтарткан. Кухняда бер почмакта зур мич утыра. Шашлык кыздыру өчен махсус ясаганнар. Берничә бүлмәдә Рәшит Нургаливнең зурайтылган фотрәсемнәре, портретлары эленгән. Ә йокы бүлмәсе идәненә исә тапалмаган-туралмаган аю тиресе җәелгән – Нургалиевләр аучылыкка хирыс. Гомәр абый подвалда бильярд бүлмәсе дә ясаткан, чөнки министр бильярд уйнарга ярата. Шунда ук шахмат, шашка өстәлләре дә бар.

 

Рәшит Гомәрович биредә республика җитәкчелеге белән берничә тапкыр булган, әмма куна калмаган. “Ул кайткач авыл урамында кеше калмый, чөнки бөтен җирдә автоматлы сакчылар төзелә”, – ди әтисе. Кунаклар белән алар мунча керәләр, бильярд уйныйлар ди. Ә менә уллары Максим хатын белән һәм Рәшит очрашып йөргән кызы белән (министр кече улына үз исемен биргән) әле май башында гына кайтып киткәннәр. Авылны бик яраталар ди.

 

ЯШЬЛЕК

 

Әйткәнемчә, Иске Мәңгәр – Гомәр Нургалиевнең туган авылы. Аңа 2 яшь булганда әниләре өч баласы белән Үзбәкстанга ире артыннан чыгып киткән. Әмма йорт-җиреннән, туган нигезеннән кубарылган хатынны ире яшь хатын белән каршы алган. Кире кайтыр идең, юлга акча юк, шулай итеп алар чит җирдә яшәп калалар. Ә берникадәр вакыттан әти дигән кеше әйтми-нитми генә авылга кайтып йорт-җирне дә сатып килә, шулай итеп үткәнгә юл ябыла. Үзләрен ачлыкка, ятимлеккә дучар иткән әтиләренә үч итеп өч бала гомер буе отчествосыз яши. “Мин принципиаль кеше, – ди Гомәр абый. – Минем өчен әти беркайчан да булмады. Хәрби уку йортларында укыдым, гомер буе хәрби булдым, әтиеңнең исеме кем дип сорагач, әтисез дип җавап бирә идем”, – ди Гомәр абый. Шулай да әтиләренең исеме очраклы гына булса да, алар язмышына кагыла. Олы кыз Галия (җәйләрен ул да энесе белән Мәңгәрдә яши – ред.) мәктәпкә укырга баргач, документлар тутырганда аннан: “Атаң кем атлы, балам?” –  дип сорыйлар. Ул Нургали дип җавап бирә. Ә укытучылар ата исеменнән фамилия ясап куялар. Шулай итеп балалар Нургалиевләргә әйләнә...

 

Яшьлек белән бәйле тагын бер тетрәндергеч вакыйга – үлемнән калу. Мәктәпнең сигез классын тәмамлагач, Гомәр абый Ашхабад техникумына укырга керә. Ул укыган чорда тарихка кереп калган җир тетрәү була.

 

– Төн иде, – дип искә ала ул. – Мин сопроматтан имтиханга әзерләнеп икенчеләр киткәч кенә йокларга яттым. Әле йоклап та китмәгән идем тулай торак бинасы селкенеп куйды. Бүлмәдә бер почмакта зур тимер мич тора иде. Шул минем өскә таба янтайды. Мин тиз генә карават астына сикердем, шул мизгелдә үк мич мин яткан урынга ауды. Карават астыннан шуышып чыгып, баскыч буйлап аскы катка атылдым. Без урамга чыкканда бина икегә ярылган иде... Тынгач, тиз генә кире кереп пәлтәләребезне алып чыктык. Шуны киеп җиргә ятып йокладык. Ә тетрәү бик күп кешенең гомерен өзгән булып чыкты. Өйләрендә торып укучы студентларның бик күбесе үлде. Җир астыннан бер дустымның әтисен казып алдык. Шөкер, исән иде...

 

ГАИЛӘ

 

Хәрби хезмәт Гомәр Нургалиев гаиләсен ил буйлап йөртә. Ә ул чорда СССР иленең зурлыгы... Тормыш иптәше Шадия – Башкортстаннан. Балалары Радик белән Рәшит Казахстанда туа.

 

– Мин эшкә киткәндә балалар әле йоклый иде, кайтканда инде йоклый иделәр, – ди Гомәр абый. – Шуңа күрә төп тәрбия эше Шадия җилкәсендә булды. Шулай да мин үз улларымны спартанчылар итеп тәрбияләдем. Таләпчән, кырыс булдым, аларны да принципиаль, көчле итеп күрәсем килде. Режим белән яшәдек, иркәләмәдек. Тәрбия эшендә төп әйбер шул дип саныйм. Рәшит мәктәптә бик яхшы укыды, Радик бераз ялкаурак иде (сүз уңаеннан, Радик гаиләсе белән Карелиядә яши, бер оешмада сакчы – ред.). Рәшит: “Әти, синең юлыңны дәвам итеп, хәрби буласым килә”, – дигәч, каршы килмәдем. Ул көчле, үз сүзендә торучы, нык кеше, уңышының да сере шунда дип беләм. Нишлик, гел урыс илендә генә яшәгәч, ике улымның да хатыннары урыслар булып чыкты. Әйбәтләр үзләре, сүз дә юк. Максим паспортта үзен урыс дип яздырып кайткач, Рәшит: “Син татар малае”, – дип ачуланды. Икенче улы Рәшитне татар кызына өйләндерәсем килә. Искиткеч акыллы ул. ФСБ академиясен, МГИМОны тәмамлады, инде икътисадчылыкка да укый. Сайлап куйган кызым да бар, белмим, нишләр инде...

 

Гомәр абый туган ягына моннан биш ел элек Петрозаводскидан кайта. Башта Казанда яши, анары Мәңгәрдә йорт сала. Хәзер исә кыш көне күбесенчә Казанда, җәйләрен Мәңгәрдә яши. Үзе күченгәч, моннан 10 ел элек үлгән тормыш иптәше Шадиянең калдыкларын да казытып алып, Казанга Арча зиратына алып кайтып күмдерә. “Мөселман йолалары белән җирлисем килде, мулла чакыртып укыттым”, – ди. Туган ягына әйләнеп кайтуын да дин тотып, үз мохитендә яшисе килү белән аңлата. Ул инде сигезенче дистәсенә якынлашып килә, әмма, күз тимәсен, егәрлеге җитәрлек. Һәркөнне иртән зарядка ясыйм, ди. Ил тормышынан, сәяси вәзгыятьтән хәбәрдар, телевизор укый, газеталар укый. Күңеленә иң тигәне – илдәге тигезсезлек. “Әле беркөнне телевизордан Русия халкының 30 проценты хәерчеләр дип сөйләп яталар. Каян алганнардыр ул санны?! Каян килеп 30 гына булсын ди?! – дип ачуланып та алды. – Без җиңүче ил дип аталабыз. Петрозаводсида яшәгәндә җиңелүче Германия пенсионерлары сәяхәт кылган җирләреннән анда да кереп чыга иде. Ә безнең пенсионерлар сәяхәткә чыгу түгел, Казанга барып кайтырга тилмерә. Ипи алса – сөткә, сөт алса, майга акчасы калмый.  Яшь чакта отпускы акчасына гаилә белән санаторийларда ял итә идек, коммуналь хезмәтләргә тиеннәр түли идек. Ә хәзер нәрсә...”

 

Үз улының ил куркычынычсызлыгын кайгыртуыннан Гомәр абый канәгать. “Министр итеп билгеләнгәч тә куркып калмадым, башкарып чыгасына ышандым. Хәзер дә телефоннан еш сөйләшеп торабыз. Мин дә үз киңәшләремне бирергә тырышам”,  – ди. Министрның шул вакыт эчендә башкарылган иң төп эшләре дип ришвәтчелеккә каршы көрәшне, үз рәтләрен, ягъни тәртип саклау органнарында тәртип салуны саный. Шулай да эш тәртибеннән канәгать түгел.

 

– Мин улларым өйләнгәндә булачак киленнәрне чакырып: “Без – хәрби кешеләр. Безнең өчен көн дә, төн дә юк. Эш буенча хатын-кызлар белән дә еш аралашыргаи туры килә. Көнләшеп интектермәгез, гаилә сезнең җилкәдә булачак”, – дип кисәтеп куйдым. Әмма Рәшитнең эш режимы... Министр булып билгеләнгәннән бирле отпускыга чыкканы юк. Әллә кайчан докторлык диссертациясен язып куйган иде, шуны якларга җибәрмиләр. Минем янда да бер генә тапкыр, Казанда гына кунды. 

 

Ә улы белән бик горурлануын Гомәр абый яшерми. Һәм аның министр булып җитүендә үзенең дә өлеше бик зур дип саный.

 

P.S. Гомәр абыйның иң яратмаган шөгыле – фотога төшү. Бу юлы да ул фотога төшәргә ризалашмады.

 

Автор фотолары.


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 9 | 19.07.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»