поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.02.2011 Хатлар

Укучы сүзе

Исәнмесез, хөрмәтле «Казан утлары» хезмәткәрләре һәм баш мөхәррир Равил абый! Сезгә күптән язам дип йөри идем, менә, ниһаять, утырдым әле.

Безнең Красногвардеец районында ике генә татар авылы бар. Берсе, Үтәй-Урасан, туган авылым, Ибрай – торган авылым. Әнием ягыннан бабам хәзерге Татарстандагы Чистай районының Исләй авылында туган. ХIХ гасырдагы ачлык вакытында бәләкәй арба тартып Оренбург ягына юлга чыккач, үлеп калган ул.

 

Бабам кечкенәдән тулы ятим булып, авыр тормыш кичергән. Минем күптән инде Чистайга барып, аның туган җирен күреп кайтасым килә. Булыр әле, Алла боерса.

 

Равил абый, рәхмәт сезгә, рәхәтләнеп укырлык шәп журнал чыгарганыгыз, татарны яклап кыю әйберләр бастырганыгыз өчен. Үзегезнең дә кыю-кыю мәкаләләрегезне укыган бар. Кайбер нәрсәләр мине дә борчый менә.

 

Казанга баргалаган бар. Ләкин ул һич тә татар мәркәзенә ошамаган. Ульянов өлкәсе ягыннан кердем. Юл буенда бер татарча сәламләү юк. Казанның татар башкаласы икәнен эчкә кергәч тә сизмисең. Ә менә Түбән Камага баргач, шул хәтле матур лозунглар күрдем татарча, күңелгә рәхәт булып китте. Чаллыда да әнә русча сорасаң татарча җавап бирәләр.

 

Без Казанга татар мәркәзенә дип, татар булып яшәү дәртен тоясы килеп тә киләбез бит. Казанны дөрес юлда дип ышанмыйм мин. Казанны элек яулап алсалар, хәзер ул үз ирке белән сатылган, аны коткарып булмаячак.

 

Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Лена Шагыйрьҗан, Клара Булатова, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ... – исән һәм мәрхүм бу һәм тагын күп язучылар, шагыйрьләрне чын ярату белән яратам. Татарның акыл ияләре булган шундый затлар хәзер тиеннәр санап утырырга калгач, ниткән эш була инде ул?

 

Безнең монда сигез баш эре мал, ике сыер савам, җәй буена 50-60 чеби, 30-40 үрдәк, бәрәңге, кабак, иренмәсәң, бар да өелеп ята, акчага да тилмергән юк болай. Казанда гомер буе интегеп эшләп, җимерек йортларда кайнар су, ванна-бәдрәф күрмичә тилмереп яшәгән кеше нихәтле. Казанга баргач, минем 4-5 көннән качасым килә. Безнең авылдан киткән Мәрхәбә апам әнә гомер буена сасы мех фабрикасында эшләгән, аның суы да юк иде, эчкә су кертергә 60 мең кирәк икән. 3-4 мең пенсиягә яшәгән апа ул акчаны каян алсын ди? Безне яклап сугышкан Хатыйп җизнәй 1997 елны вафат. Бичара апамның суыткычында бернинди запас юк, шикәр, он, дөгене учлап кына диярлек ала.

 

2005 елның 30 августында Казанда булдым. Шунда күрдем, татарлар күп, әйдәүче юк, көтүчесез калган көтү кебек йөриләр.

 

Хәзер, «капитализмга» күчкәч, инде күңелләр дә бозылып беткәндер. Һәркем үз кесәсен кайгырта. Кешенең бәһасе юк. Сәхнәдә бот-түш күрсәткән җырчыбикәләребез, яшьлеген саткан кызларыбыз, хәрәм мал өчен адәм суярга әзер ир-атларыбыз бар чакта татар бөек дип әйтеп булмый ул...

 

Күңелдә җыелган әйбер күп инде, ярый, сау булыгыз.

 

Оренбург өлкәсе.


Наилә ХӘЙРУЛЛИНА-МӨСӘГЫЙТОВА
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»