поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.02.2011 Мәдәният

Чтапан малае

Еллар узган саен, гомер юлында очраган дусларымны, чордашларымны барлыйм. Кемнәр кайда? Кемнәр бар да, кемнәр юк?.. Арада төрлесе бар икән. Онытыла төшкәннәре дә юк түгел, кайберләре белән бүген дә аралашып яшим, күңел түренә кадерле образ булып кереп калганнары бар. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, Анатолий Степанович Богатырев. «Чтапан малае». Үзе шулай әйткәнне ярата иде.

Минем аны исемә төшермәгән көнем юк диярлек. Озак еллар дәвам иткән иҗади хезмәттәшлек, яшьли күңелләрне тоташтырган дуслык онытылмый, дәвам итә. Үзем дә аның яшенә якынлаша барган саен, Анатолий Степановичның гөрелдәвек тавышы да якынрак була бара. «Нәрсә, малай? Хәлләр ничек?» – дип яныма килеп керер дә, үзенең «Чтапанлыгы» белән рухыма көч өстәр, күңелемне күтәрер, дөньямны ямьләр кебек тоела. Укучым гафу итсен, максатым – Анатолий Степановичка мәдхия җырлау түгел, ә бу олпат шәхеснең яшәешенә үземчә караш.

 

Гомере озын булмаса да, талантлы олы артист, театр җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе буларак тау кадәр эш майтарып китте шул.

 

Үзенчә, үзе булып яшәп китте. Олыны – олы, кечене кече итә белде. Кешенең кем икәнен бер күрүдә ачыклый, аның тирәсендә юньсезләргә урын юк иде. Эшен янып, илһамланып эшли, ә ял итүе – җан рәхәте. Аның кебек ял итә белүчене күргәнем юк әле минем.

 

Хатын-кыз – аның өчен илаһи зат. Үзе бер серле дөнья. Кызык иде инде, хатын-кыз күрсә, күзләре театр прожекторлары кебек янып китә «Чтапанычның». Ун көн ашамыйча торырга риза, хатын-кызсыз – яши алмый. Ул сәнгатькә, хатын-кызга, күктәге йолдызларга, җирдәге гүзәллеккә гашыйк – гомумән, яратмыйча бер көн дә яши алмый.

 

Степаныч кебек тәмен белеп, җиренә җиткереп, зәм-зәм суын эчә белүче юк иде. Акылын эчми, урынын белеп кенә, кәеф күтәренкелеге өчен тотып куя. Хәмердән исерүе – үзе бер матурлык.

 

Шулай бервакыт зур бәйрәмнән кайтып киләбез. Автобуста төрле чиндагы кешеләр. Ял итеп кайтып килү. Көтмәгәндә бәхәс чыкты: зәм-зәм суын кем күпме булдыра ала? Җиңүчегә приз зур җыелды, куелган «норма» да аяктан егарлык. Берәм-берәм «килештереп» карый башладылар. Хәлләреннән килми, буыннары сыек булып чыкты. Чират Степанычка җитте. «Норма» бетте, Степаныч, мөлаем елмаеп тирә-юньгә күз ташлап алгач, икенчесен дә төгәлләде. Ул арада автобус шәһәргә кайтып җитте, Степаныч үз йортлары турысында: «Ярый, егетләр, сау булыгыз! » – дип төшеп калды. Карап калдым: туры җиңел атлап китте. Яшьлек – җүләрлек... Шундый кызык хәлләр дә булгалады. Ә бәхәс яратучыларны өйләренә озатып куярга туры килде.

 

Театр сәнгатен җаны-тәне белән ярата иде Анатолий Степанович. Актерлыктан җитәкче булып китүен ялгышлык дип санады һәм гомере буе үзен шуның өчен кичерә алмады. «Чиновник булып була, ә менә артист булу... Мин әнә шуны югалттым», – дип әйтештергәли иде.

 

Безгә ул Минзәлә татар драма театрында 30 ел эшләп, актерлык елларында халык күңелендә бик күп җуелмас образлар иҗат иткәннән соң килде. 15 ел актер, 15 ел директор.

 

Шәһәребезгә килгән көннән алып, Степанович Халык иҗаты йортын җитәкләде. Республиканың барлык сәнгать әһелләре белән элемтәдә яшәде. Беркем алдында да баш имәде.

 

Мәскәүгә, иртәгә операциягә китә дигән көнне янында булдым. Озак сөйләшеп утырдык. Сүз күбрәк Аяз Гыйләҗевнең хатлары турында барды. Икенче көнне ул китте. Ул чагында бу соңгы очрашу булыр дип кем уйлаган? Сөйләшүнең мәгънәви ягы архивы хакында васыять әйтү булгандыр. Хәзер шулай уйлыйм.

 

Елына ике тапкыр: театрда сезон ачылганда һәм ябылганнан соң, без, җыелышып, зиратка барабыз. Барган саен, мин аның кабере янында уйнап- көлеп сөйләшәм, сизеп торам: күпләр мине аңлап бетерми, янәсе, зиратка килгәнсең икән, йөзеңдә кайгы-сагыш булырга тиеш. «Юк, – дип каршы төшәм мин күңелем белән, – зиратта «Чтапан малаеның» җәсәде генә ята, ә рухы аның безнең белән. Анатолий Степановичның рухы, сезон ачылганда, безгә хәер-фатыйхасын бирә, безнең белән шатлана, борчыла, ут йота, яңа иҗат үрләренә чакыра».

 

Әйе, Анатолий Степанович Богатыревның рухы бүген дә безнең арабызда яши. Ә бу язмам аңа дога булып барып ирешсен иде.


Рөстәм ГАЛИЕВ
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»