|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2011 Мәдәният
Әлмәттә Македония режиссерыКазан гастрольләреннән кайту белән театр артистлары тагын репетицияләргә кереште. Театр тарихында беренче тапкыр Әлмәттә чит ил режиссеры спектакль куячак. Македониядән килгән Звездана Ангеловска Карло Гоцциның “Болан-Патша” әсәрен сәхнәләштерә. Звездана Казанда гастрольләр вакытында театрның спектакльләрен карады, татар театры артистлары уены белән танышты, үзенең спектаклендә уйнаячак артистларны сайлап калды. Ул Македониянең Скопье шәһәреннән. Театр артисты, театр һәм кино режиссеры һөнәрләренә ия. Артистка буларак та, режиссер булып та эшли. Берничә ел элек Петербургта театр академиясендә белем алган. Артистлар белән урыс телендә аралаша, ә “Болан-Патша” спектакле татар спектакле булачак дип вәгъдә итә.
|
Иң күп укылган
|