|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2011 Экология
Казан ташкүмер өстендә утыраСез беләсезме икән, Татарстан шахтерлары да ел саен үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Сөйләмә булмаганны, каян килсен ди бездә шахтерлар, бу ич сиңа Донбасс түгел, диярсез, бәлки. Дөрестән дә, бездә Донбасстагы кебек күмер шахталары юк анысы. Ләкин республиканың Кама Тамагы районында гипс руднигы бар һәм шахтерлар анда гипс чыгара. Әлеге рудник турында без инде газета битләрендә сөйләгән дә идек. Мәсәлән, безнең республикада 120 метр тирәнлектә җир астында хәтта «КамАЗ» кебек зур машиналар чабып йөри ала торган юллар булуы бик күпләрдә табигый кызыксыну уята.
Шахтерлар дигәннән, ә бит кайчан да булса бездә дә җир астыннан гипс кына түгел, Донбасс һәм Кузбасстагы кебек ташкүмер дә чыгара башларга мөмкиннәр. Һәм моңа һич тә уйдырма дип карарга ярамый. Чөнки Татарстан тоташтан дип әйтерлек ташкүмер ятмалары өстендә утыра. Геологлар тарафыннан инде 108 ятма ачыкланган. Алардагы күмер запасына килгәндә, ул якынча 2,7 миллиард тонна тирәсе тәшкил итә.
Әлбәттә, Казан үзе Донецк кебек шахтерлар шәһәренә әйләнер дип, кистереп әйтеп булмый. Чөнки ташкүмер ятмалары Кама күмер бассейнының башлыча Көньяк Татарстан, Мәләкәс һәм Төньяк Татарстан өлешенә туры килә. Дөрес, алар Донбассныкы белән чагыштырганда шактый тирән ята – 900-1400 метр чамасы. Ә Донецк шахталарында исә күмер 140-200 метрдан алына. Ләкин бу әле безнекен чыгарып булмый дигән сүз түгел. Әгәр «нужа» китереп кысса, теләсәк-теләмәсәк тә, эшкә тотынырга туры килүе ихтимал. Һәм бу көткәннән тизрәк тә булырга мөмкин. Эш шунда, соңгы елларда бездә ягулык-энергия балансы нефть һәм газ ягына авышты. Ягъни электр энергиясен җитештерү өчен күмер куллану гаять нык кимеде. Һәм ул бүген нибары 20-25 процент тирәсе генә калды. Ә менә, мәсәлән, газ инде 70 проценттан да узып китте. Татарстанда исә ул, гомумән, 100 процент диярлек. Ләкин, һәр рәхәтнең бер михнәте дә була, дигәндәй, бу рәхәт артык озакка сузылмас төсле. Һәрхәлдә, экспертлар фикеренчә, әгәр дә бездә җир астыннан нефть һәм газ чыгару бүгенге темплар белән дәвам итсә, тагын 25-30 елдан мондый төр чимал запасы бетәчәк. (Безнең белешмә: Татарстанда нефть табыла башлаганнан бирле республиканың җир куеныннан 3 миллиард тоннадан күбрәк «кара алтын» һәм 90 миллиард кубометр газ чыгарылган.)
Россиянең үзендә газга кытлык инде сизелә. Һәм ул бүген якынча 30 миллиард кубометр тәшкил итә. Өстәвенә аны җитештерүне тиз генә арттыру да мөмкин түгел. Яңа газ ятмаларын үзләштерү өчен генә дә, мәсәлән, 50-100 миллиард доллар акча кирәк. Дөрес, Татарстанның үзендә җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минерал чимал базасын булдыру буенча 2006-2010 елларга исәпләнгән махсус программа кабул ителгән иде. Ләкин соңгы икътисади финанс кризисы аны тормышка ашыруда зур кыенлыклар китереп чыгарды.
Әлбәттә, Россия кебек башлыча чимал сату хисабына гына җан асрарга күнеккән дәүләт өчен җир астыннан өстәмә байлык чыганакларын табу мөһим нәрсә. Шулай да инде ничә еллар икътисады газ ягуга көйләнгән Россия яңадан ташкүмергә әйләнеп кайтырмы соң? Әлеге төр ягулыкны экологлар да өнәп бетерми бит. Янәсе, ул корым тарата, һаваны пычрата. Бу да дөрес, ләкин шул ук вакытта, мәсәлән, АКШ һәм Германиядә бүген электр энергиясенең яртысын ташкүмер бирә. Австралия, Кытай, Һиндстанда бу, гомумән, 60-70 процент. Моның сәбәбе гади, чөнки күпчелек илләрдә газ күмергә караганда 25 процентка кыйммәтрәк.
Әйе, бездә бүген, бүтән илләргә караганда, газ чагыштырмача арзанрак. Ләкин Россия энергетикларына әле шулай озак еллар арзанга гына чимал куллану мөмкин булачак дип уйлау беркатлылык. Экспертлар фикеренчә, инде 2015 елга ук бездәге газ дөнья базарындагы бәя белән тәңгәлләшәчәк. Хәер, аңа бәя күтәрелүен без инде бүген дә һәрдаим сизеп торабыз анысы. Быел да электр энергиясенә бәя артачак дип куркыталар. Ә ул да бит газга турыдан-туры бәйле.
Шуңа күрә ташкүмернең безнең яшәешкә яңадан әйләнеп кайту ихтималы бик зур. Тик менә ил үзе моңа әзерме соң? Чөнки газ белән эшли торган җылылык энергиясе станцияләрен күмергә күчерү вакыт һәм акча таләп итә. Мәсәлән, яңа ТЭЦ төзү өчен, ким дигәндә, 3-5 ел вакыт кирәк. Димәк, бу турыда инде бүген үк кайгырта башласаң да, комачау итми. Югыйсә килеп терәлгәч кенә соң булуы бар.
Ә инде күмернең үзенә килгәндә, ул бетәр дип әлегә куркасы юк. Дөньяда ул нефтькә караганда 4 тапкырга, ә газга караганда 2,5 тапкырга күбрәк. Аның запасы әле тагын 150 елга җитәрлек. Россия исә бу өлкәдә дә отышлы урында. Бездәге ташкүмер запасы 200 миллиард тоннадан да күбрәк. Ә геологик ресурсы исә 4450 миллиард тонна дип фаразлана. Шуңа күрә әгәр инде Донбасс һәм Кузбассныкы гына җитмәсә, Татарстанныкына да тотынырга була.
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|