поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2011 Җәмгыять

Бишенче көпчәк

Совет заманнарыннан бүгенгә кадәр сакланып, тавыштынсыз яшәп ятучы бер оешма бар. Профсоюз дип атала ул. Шушы оешмага мин гомерем буе взнос түлим. Бүгенге көндә ай саен хезмәт хакымнан 128 сум акчамны аның кесәсенә салып барам.

Бер елга 1536 сум дигән сүз. 10 елга – 15 мең сум. Инде 38 ел буе түләп баруымны исәпләсәң, хәйран гына сумма килеп чыга икән. Һәм – иң гаҗәбе: шушы вакыт эчендә мин профсоюз оешмасыннан бер тиенлек файда күрмәдем. Нишләп торасың алайса дип сорасагыз, җавап бер – бүтән укытучылар торганга күрә мин дә торам. Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзы бүген илдәге иң күп санлы профсоюзларның берсе. Ник дигәндә, күндәм укытучы халкы үзе теләп профсоюздан чыга алмый. Әгәр союздан чыгарга җөрьәт итсә, аңа мөнәсәбәт шундук үзгәрәчәк. Ә алда аттестацияләр узу тора, тикшерүләр һ.б... Шулай булгач, ихтыярый-мәҗбүри рәвештә пенсиягә киткәнче хәләл акчаңны суга салып баруыңны дәвам итәсең. Һәркайсыбызның бит пенсиягә чыгасы бар. Профсоюз әгъзасы түгел дип, 60 яшеңә җиткәч грамота дигән каты кәгазь дә бирмәсәләр, нишләрсең?

 

Һөнәри берләшмәләр шул һөнәр ияләренең хокукларын сакларга һәм якларга тиешләр дип беләм. Аның барлыкка килү тарихы, сәбәпләре шуңа барып тоташа. Әмма бүген аның белән исәпләшүче бармы соң? Юк, билгеле. Кайсы директор берәрсен эштән җибәргәндә профсоюз сүзенә колак салып торыр икән? Формаль рәвештә ул профсоюз белән киңәшләшкән булып кылана, билгеле. Чынлыкта профсоюз рәисе аңа каршы күтәрелеп бер сүз дә әйтә алмый, ул үз коллегасын эштән җибәрүне хуплап, кул күтәрергә мәҗбүр. Чөнки ул үзе дә шул директор кул астында эшләүче гап-гади укытучы лабаса. Аңа да укыту өчен күбрәк сәгатьләр кирәк, ял йортына путевка, эштә дәрәҗә, тынычлык кирәк. Өстәвенә, ул әле шул башын игән профсоюзны җитәкләгән өчен 15 процент өстәмә акча да ала (укытучыны яклаучы профсоюз йөзгә бер булырга мөмкин. Әмма мин үзем анысының да булуына ышанып бетә алмыйм). Шулай итеп, коммунистлар чорында хуҗа сүзен җөпләп утырган бу оешма бүген дә хуҗаларга тугрылыклы ялчы ролендә хезмәт итүен дәвам итә. Сүзләремне раслау өчен алга китеп булса да бер мисал китереп үтәм. Яңа ел алды көннәрендә илнең профсоюз лидерлары Путин белән очраштылар. Путин шунда уңайсызланып кына 2011 елның июненнән минималь хезмәт хакының 6 процентка артачагын белдерде. Бу, күп дигәндә, 250-300 сум дигән сүз. Ягъни, илдәге инфляция каплый ала торган акча түгел. Ә профсоюз җитәкчеләре шуңа шапылдатып кул чаптылар.

 

Кемнәрне профсоюз рәисләре итеп куялар соң? Гадәттә аларның типик портреты менә мондыйрак. Беренчедән, ул дирекциянең закон бозуларын күрми торган кеше. Ник дигәндә, гадел, үз сүзен үткәрә торган кеше профсоюз җитәкчесе була алмый. Алайга калса, икенең берсе – йә директор, йә ул эштән китәргә тиеш дигән сүз. Профсоюз лидеры үз эшенең остасы, үрнәге булмаска да мөмкин, ләкин ул бераз җырлый, бераз бии белергә һәм шома телле булырга тиеш. Мәҗлесләр алып бару осталыгы да кирәк, чөнки бәйрәмнәрдә эчү мәҗлесләрен оештыру профсоюзга йөкләнә. Сәхнәгә менеп, концертлар кую, пенсиягә китүчеләргә өч тиенлек бүләк тоттыру кебек “зур” эшләр дә профсоюзга тапшырыла. Соңгы елларда профсоюз спорт ярышлары уздырырга бик остарып китте. Тик ул ярышларның бөтенесе якшәмбе көнне үткәрелә. Профсоюз үз хезмәткәрләренең ял итү хокукларын бозып, аларның сәламәтлекләрен шулай “ныгытырга” уйлый, күрәсең.

 

Укытучылар бүген мәктәптә үз вазыйфаларына кермәгән күп төрле эшләрдән җәфа чигә. Хезмәт хакы аз, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе ташка үлчим. Җәйге ялларда күпме кирәк – шулкадәр чакыртып эшләтәләр. Укытучының ялы, сәламәтлеге белән бөтенләй кызыксынучы юк. Инвалид укытучыларга, тәрбиячеләргә профсоюз санаторийларга путевка бирми. Соцстрах бирсен диләр. Гомере буе мәктәптә эшләп, сәламәтлеген югалткан укытучы путевка көтеп 4-5 ел чиратта торырга мәҗбүр ителә. Шушы өлкәләрдә берни эшләмәгән профсоюз мәктәп хезмәткәрләренең хезмәтен тиешенчә бәяләүгә дә йогынты ясый алмый (әллә теләмиме?). Мин шуңа шаккатам: сәхнәгә менеп 4-5 ел җырлау белән җырчыга атказанган исеме бирәләр, ә 30-40 ел мәктәптә эшләгән укытучыны министрлыкның Мактау грамотасына да тәкъдим итмиләр. Пенсиягә киткән укытучыларга хезмәт ветераны исемен бирергә кызганалар. Ул исем дәрәҗә өчен кирәк түгел, ул коммуналь хезмәтләрне кимрәк түләү өчен кирәк. Бүген анысы да бетте. Җиде мең сум пенсия алган укытучы пенсиясенең яртысы утгазга, телефонга, суга түләүгә китә. Гомерләре буе бер мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткән укытучылар бар. Алар меңәрләгән балага белем-тәрбия биргән, кеше иткән. Фидакарь хезмәтләре өчен генә булса да рәхмәт сүзен ишетергә хаклыдыр бит алар?

 

Профсоюзларыбыз кеше, һичьюгы, гомеренең азагында гына булса да мескенлек, мохтаҗлык тоймасын өчен кайгыртырга тиештер бит инде? Шуны да булдыра алмагач, ни пычагыма кирәге бар ул оешмада торуыбызның?

 

Шушыларны яздым да, тагын бер тапкыр уйлап куйдым. Ленин “коммунизм мәктәбе” дип атаган профсоюз инде яшәсен яшәгән. Тарих тузанына баткан бу оешмадан берәр файда яки ярдәм көтү, өмет итү беркатлылык инде ул.

 

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ 11-12 | 01.02.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»