поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2011 Язмыш

“Шомалыкны, шомаларны сөймим!” (Адлер Тимергалин белән әңгәмә)

Әңгәмәи хикәят

Татар энциклопедия сүзлегендә Адлер Камил улы Тимергалинның кем булуын язмаганнар. Китапларын санап чыгу белән чикләнгәннәр. Бөтен эшчәнлеген колачларлык, татар өчен әһәмиятен күрсәтерлек сүз таба алмаганнардыр инде.

 

Миңа Адлер абый белән Китап нәшриятында алты еллап бергә эшләү насыйп булды. Хәтта аңа начальник та тия идем әле: ул редактор булган фәнни-техник әдәбият редакциясенең мөдире, баш мөхәррир урынбасары. Ләкин бу мөхәрриргә мин «сез» дип, «Адлер Камилович» дип дәшә идем, ишеген шакып ук кермәсәм дә, кабинетына ихтирам бусагасы аша үтә идем. Хәер, мин генәме, түш киереп йөргән, соңрак академиклар булган зур гына галимнәребез дә аның янында ничектер кечерәеп, хата җибәрмәсәм ярар иде дигән укучы балаларга охшабрак кала иде.

 

Соңрак, мин «Идел» журналына, аннары «Казан утлары»на күчкәч тә багланыш өзелеп үк бетмәде, сирәк-мирәк кенә телефоннан сөйләшкәләдек. Йә аның иҗатына бәйле рәвештә, йә миңа киңәш-фәлән кирәк булганда. Ләкин бу гаҗәеп зат белән бер иркенләп, тәмләп сөйләшеп алу теләге миндә беркайчан да сүнмәде. Форсат чыкты менә. Бәлкем, безнең гәп укучыларыбызга да кызыклы булыр дип диктофон да кыстырып бардым әле.

 

Язылмый калган җыр

 

 – Адлер абый, сез 1949 елны Сталинга атап шундый сүзләр язгансыз ки, укыса, аның чәче үрә торган булыр иде. Моны эшләр өчен ким дигәндә мөстәкыйль фикерләүгә ия булырга кирәк бит инде. Каян килде ул сезгә, япь-яшь егеткә?

 

 – Кечкенәдән бар иде инде ул аңлыйсы, төшенәсе килү дигән әйбер. Апам 10нчыда укыганда аның китапларын караштыра идем мин. Бик кызыксынып химия дәреслеген актарганымны хәтерлим. Ул заманда химиядә молекулаларның, атомнарның төзелеше Бор теориясенә нигезләнгән иде. Бу теорияне кире кактылар. Әмма ул минем хәтергә уелып калды.

 

 – Үзегез ничәнче класста укый идегез соң?

 

 – 3нчедә чак булгандыр.

 

 – «Ай-яй-яй» дияргә генә кала монда!

 

 – Ләкин иң нык кызыксындырганы астрономия булды. Ул дәреслек татарча, латин хәрефләре белән язылган. Китапта рәсемнәр дә бар. Төрле йолдызлыклар гына түгел, Марс планетасы, аның каналлары да күрсәтелгән. Аннан, үсә төшеп, сорашкалый-эзләнә торгач, кулыма «Кызыклы астрономия» дигән китап килеп керде.

 

 – Перельманмы?

 

 – Перельман, әйе, ләкин татарчасы. Кыскартылган тәрҗемәсе. Рәимов атлы физика укытучысы тәрҗемә иткән. Бу инде ул заман баласы өчен чын бүләк, җиңел генә ачыла торган фән капкасы кебек иде. Нәшриятта эшли башлавымның беренчеме, икенчеме елында без бу китапның тулы тәрҗемәсен бастырдык.

 

 – Перельман башка фәннәрне дә «кызыкландырды» инде ул.

 

 – Әйе, аның ике томлы «Кызыклы физика»сы һәм «Кызыклы механикасы» һ.б. китаплары да бар әле. Бу автор миңа ниндидер бер илаһи зат шикелле тоела башлаган иде. Чынлыкта бернинди гыйльми дәрәҗәсе дә юк гади бер кеше булган ул. Ләкин аны барыбер олылап «профессор» дип йөрткәннәр. (Бу урында мин, әңгәмәдәшемнең «йөзенә бәреп» әйтмәсәм дә, тач сезнең шикелле икән дип уйлап куйдым.) Блокада вакытында Ленинградта ачтан үлә ул. Перельман астрономиясеннән соң башка, җитдирәк китапларга да күчтем, урысчаны да сукалый башладым. Минем гыйлем һәм романтика тансыклаган үсмер җанымда астрономиядән дә бөегрәк һәм мавыктыргычрак фән юктыр дигән фикер туды. Хәзер дә мин астрономиядән дә югарырак һәм кызыклырак фәнне күз алдына китерә алмыйм. Ничектер эченә кергән саен бүтән фәннәр белән багланышлары ачыла бара аның. Башка дөньялардагы тереклекне эзли башлыйсың. Алланы эзлисең.

 

 – Алланы эзләү дигәннән, Адлер абый, Гагариннан, җирдән ничәдер йөз чакрым гына күтәрелгән кешедән, Хрущев, син анда алланы күрдеңме, дип сораган. Гагарин юк дигәч, тантаналы төстә игълан иткән: белдегезме инде, алла юк ул!

 

 – Көлке хәл бу, әлбәттә. Шунысы да көлке: адәм баласы Алланы үзе төсле итеп, ике аяклы, ике куллы итеп, тәхеттә утырган патша рәвешендә күз алдына китерә... Хәер, бу хакта озаклап сөйләшү кирәкмидер дә, чөнки «Казан утлары» минем «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларымны бастырып чыгарды бит инде.

 

Китап дигәннән, шуны да әйтим әле. Мин Казанда фатирда торган кешеләрнең ике катлы зур агач өйләрен тартып алып, үзләренә шуның ике бүлмәсен генә калдырганнар. Тыштагы утын сарайлары да калган тагын. Менә шул сарайдагы иске китаплар арасыннан ике китап табып алып кердем мин. Аларның берсе ул чакта тыелган Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ы иде. Гарәп хәрефләре белән язылган. Мин ул чакта әле берничә хәрефне генә таный идем. Калганнарын хуҗа карчык өйрәтте. Тәки укып чыктым бит мин бу китапны. Шулай итеп, Галимҗан агай һәм теге әби гарәп язуыннан минем беренче хәлфәләрем булдылар.

 

Икенче китап «Генетика» иде. Мәктәп дәреслеге. Генетика да, соңрак кибернетика кебек, тыелган, чүплеккә ташланган фән ул чагында. Мин шунда Мендель законнарына юлыктым, бу фәннең математик төгәллегенә шаккаттым. Ләкин генетикадан лекцияләр тыңлаячагымны, галимнәрнең ул лекцияләрне төрмә психбольницасы камерасында сөйләячәген ул чакта башыма да китерми идем.

 

 – Адлер абый, без хәзер сүз башы булган «шүрәле»гә – Сталинга якынайдык. Димәк, һәр мактап ялтыратылганның алтын түгеллеген һәм, киресенчә, һәр сүгелгәннең начар түгеллеген аңлау, ягъни тормышка тәнкыйтьчел мөнәсәбәт сездә инде балачактан ук калыплаша килгән икән.

 

 – Аның формалашып җитүенә нәкъ менә Сталин бабай гаепле. Төгәлрәк әйткәндә, аның турындагы җыр гаепле.

 

 – Ничек инде? Ни рәвешле? Нинди җыр?

 

 – Аз-маз каләм тибрәтә башлаган идем инде мин. Бер хикәя яздым да, аны Язучылар берлегенә күтәреп килдем. Анда Әпсәләмов бик әйбәт каршы алды мине. Ул чагында әдәби консультант булгандыр инде. Тикшерербез, карарбыз, диде. Шунда килгәләп йөргәндә бер егет белән таныштым. Исем-фамилиясен хәтерләмим инде. Аны өч кенә тапкыр күрдем мин. Театр училищесыннан иде ул. Әйдә, Сталин турында җыр язабыз, диде бу. Сталинның 70 еллык юбилее якынлаша иде. Музыкасын мин, сүзләрен син язарсың, диде. Ул чакта инде рифма эзләп тә маташкалаган бар. Җыр язу авыр булмас дип уйлыйм инде. Ярар, әйдә, язабыз, дидем. Ләкин тора салып юлбашчы турында яза алмыйм икән бит әле. Мин аны Сталин бабай дип кенә беләм, шәхес буларак белергә, тоярга кирәк бит.

 

Уйлый торгач, бигрәк тә эзләнә торгач, Сталин турында бик аз белгәнебезне аңладым мин. Аның чын биографиясе юк иде! Ярдәмчесе, төрле документлар өчен кирәк булса дипме, кыскача биография генә әзерләгән икән. Шәхси сыйфатларын, холык-фигылен белим дисәң, аннан берни дә ала алмыйсың.

 

Бүтән чыганаклар эзли башладым. Болак буендагы хәчтерүш кенә бер китапханәдә Анри Барбюсның Сталин турындагы китабын табып бирделәр. «Человек, через который виден весь мир» дигән китапны. Французчадан тәрҗемә инде бу. Ләкин монда да гомуми сүзләр өстенлек итә. Берничә кызыклы факт таптым үзе.

 

Сталин Кремльдә ике бүлмәле фатирда яшәп яткан икән. Ике улы (берсе – тәрбиягә алынган) һәм кызы бар юкса. Хатыны ул вакытта атылып үлгән инде. Ничек сыйганнардыр болар. Малайларының берсе сандык өстендә йоклаган... Китапта Сталинның эш хакы да әйтелгән. Төгәл хәтерләмим, ике йөз сум чамасымы шунда. Шулар белән алдый инде Сталин. Имеш, менә шундый гади һәм тыйнак инде ул! Ләкин аның чыгымнары булмаган бит. Фатирга түләми, ашарга Кремльдәге махсус ашханәдән китерәләр. Шуңа күрә Сталин акчаның бәясен белмәгән дә. Брежнев кебек. Брежнев турында шоферы болай дип сөйли бит. Дачага барышлый ул, машинаны кибет янында туктаттыра да...

 

 – Бер ярты алып чык, дигәндер инде.

 

 – Әйе, шулай ди. Һәм бер сум акча тоттыра тегеңә! Кызы Светлана сөйләвенчә, Сталин да, акча турында сүз кузгатсаң, шул бер сумны чыгаргалаган икән.

 

Тагын берничә чит ил язучысы килә әле Мәскәүгә. Ләкин алар өметне акламый. Андре Жид, мәсәлән, килеп матур гына йөри дә, монда тиз-тиз китапларын русча чыгаралар. Ул исә Франциягә кайткач Сталинны шәп кенә тукмый.

 

Шулай итеп, җыр язарга рухландырырлык берни дә тапмадым мин, баш тарттым бу эштән. Теге егет үзе язды микән, юк микән, белмим. Ләкин Сталин бабай җырга мохтаҗлык кичермәгәндер ул, аның турында шигырь яки җыр язмаган шагыйрь калмады бугай. Рафак Тимергалин дигән журналист бар иде бит әле.

 

 – Әйе, озак вакытлар «Социалистик Татарстан»да баш мөхәррир урынбасары булып эшләде.

 

 – Менә шул да язган хәтта. Адаш бит, синең шигырьме бу дип тинтерәтүчеләр булды.

 

Сталин дөмексен!

 

 – Чын, дөрес уңай мәгълүмат җитмәү бер хәл. Сталинга мөнәсәбәтнең тискәрегә үзгәрүе ничек булды инде?

 

 – Ниһаять, теге юбилей килеп җитте. Шунда мин Сталин исеме гәзиттә бер санда ничә тапкыр кабатлануын санап чыктым. Ничә йөз тапкыр икәнен хәзер хәтерләмим инде. Ошамады бу миңа. Башка саннарда да Сталинның Лениннан күбрәк телгә алынуын искәрдем. Аның турында фактик материал таба алмау да мәгълүмат махсус яшерелгәнлектән түгел микән дигән шик тә килде әле башка. Һәм ул көчәйгәннән-көчәя барды. Ничек болай булган соң бу? Ничек күтәрелә алган бу кеше? Уйлый торгач, башымда кинәт яшен яшьнәгәндәй булды. Бу бит алдакчы! Шуннан соң мин әлеге фикердән котыла алмадым инде. Һәрнәрсәдә аның алдавын гына күрдем. Аның турында көчләп укытыла торган нәрсәләрнең барысы да примитив бит. Ленинның әле фәнни тикшеренүләре, теориясе бар. Ә моның багажында ни?

 

 – Йә, шуннан соң, боларны белгәннән соң ни үзгәрде инде?

 

 – Мин – романтик. Бу оятсызлыкка каршы көрәшергә кирәк дигән ярсулы теләк туды күңелдә. Ләкин нәрсә эшли алам соң мин? Көрәшнең нинди ысуллары бар? Горькийның «Давыл хәбәрчесе турында җыр»ы искә төште. Аны, листовка итеп язып, театрларда да ыргытканнар. Башка шул уй килү белән йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Көрәшнең мин булдыра алган бердәнбер ысулы шушы лабаса!

 

 – Сталин режимына каршы мылтык тотып чыга алмыйсың инде, әйе. Ә листовка дигәне ничегрәк булды?

 

 – Язып, төрле җирләргә ташлап йөрдем, шул.

 

 – Ә текст, текст нинди?

 

 – Текст анда бик кыска, өндәмә кебек кенә иде ул. Нинди сүзләр булганын төгәл генә хәтерләмим дә инде хәзер.

 

 – Нинди кәгазьгә язылды?

 

 – Дәфтәр кәгазенә. Ләкин мин аларны, күзгә ташланып торсын дип, матур кәгазьгә төрәдер идем.

 

 – Каян аладыр идегез соң аны?

 

 – Каян алганым истә түгел. Ялтыравыклы яшел кәгазьгә төргәнемне хәтерлим.

 

 – Мәктәп каләме белән язылдымы?

 

 – Ну, ул чакта шариклы ручкалар чыккан иде инде. Ләкин пычрак язалар иде әле. Шул булырга тиеш.

 

 – Бер кичнеме, ничек, кая утырып язылды? Йә, Адлер абый, следователь чыгамы миннән?

 

 – Рәвешен китерәсең. Следователь болай ук төпченмәгән дә иде шикелле... Мин аны яшереп эшләдем инде. Мин торган фатирда хуҗалар йоклап беткәч.

 

 – «Тираж» күпме иде? Ун, егерме, утыз?

 

 – Юк, бер илле-йөз генә булгандыр инде ул. Аны бит, кыска булгач, әзерләве дә җиңел.

 

 – Сезне кайда тоттылар, ничек?

 

 – «Унион»да кино карап чыккач, хәзерге «Родина» инде бу, Болакка таба борылдым. Бер ишек алдына кереп берничә кәгазьне калдырганда каяндыр арттан ике дәдәй килеп чыгып, эләктереп алдылар.

 

 – Формадан түгел, әйеме?

 

 – Юк, формадан түгел. Мине Бауман урамына алып чыгып, такси туктатты болар. Шунда кызык хәл булды. Таксист безгә карап алды да, эшне аңлады булса кирәк. Туктатканына «Пошел ты на...» диде дә, китте дә барды. Шуннан болар «черек күл»гә мине җәяүләп алып киттеләр.

 

 – Кем янына алып керделәр?

 

 – Ну, анда, предварилкада, эшне тиз тоталар. Мине, хәзер машинада инде, мин торган фатирга алып бардылар. Тентергә дип. Анда әллә ни юк инде, кәгазьләр, хат-мазар, язган нәрсәләр, дәфтәр-китапларны алып киттеләр. Китапханәнекеләрне дә. «Алар китапханәнеке бит» дигәч, «Үзебез тапшырырбыз», – диделәр, юк тапшырмаганнар. Үземне дә алып киттеләр, әлбәттә. Һәм шуннан тиз генә әйләнеп кайта алмадым инде.

 

 – КГБдагы сезнең ул листовкаларны күргән кеше – Рафаэль Мостафин белән сөйләштем мин, Адлер абый. Алар барысы да «Смерть Сталину!» дип башланып китә икән. СССР дигән мәмләкәттә бу рәхимсез тиранга шулкадәр дә каты бәрелгән кеше булды микән ул тагын?

 

Төрмәдә

 

 – Шуннан сезнең төрмә тормышы башланып киттеме инде?

 

 – Әйе. Камерада берүзем утырам. Утырам, әйе, бик йөреп булмый чөнки. Чалбарның каешын алдылар, төймәләрен өзделәр. Соңрак әнә Берияне дә шулай иткәннәр, кулга алгач... Берме, икеме көн үтте микән, минем янга ниндидер бер кешене керттеләр. Хәзерге акылым белән нигә кертүләрен аңлыйм, аның бик юмалап сөйләшүеннән.

 

 – Сораштырдымы соң?

 

 – Юк, шикләнмәсен, үзе сөйләсен дигәндер инде... Ләкин миңа файдасы да тиде аның. Чалбарны шырпы белән эләктереп куярга өйрәтте. Аннан шырпыдан энә ясарга да өйрәтте әле.

 

 – Ничек була инде ул?

 

 – Шырпы яндырып очлана, теге башын ярып, анда җеп кыстырасың.

 

 – Баштан ук башлыйк әле, Адлер абый, төрмәгә килеп керүгә сезне нишләттеләр?

 

 – Иң әүвәл тентеделәр. Нәрсә дип аталадыр инде ул – бер шкафка шәрәтән ябып куйдылар да, бөтен нәрсәмне, киемнәремне энәсеннән җебенә хәтле тикшереп чыктылар.

 

 – Шкафка нигә кертәләр?

 

 – Туңмасын өчендер инде. Ләкин соңыннан мине сап-салкын бүлмәгә кертеп яптылар. Батарей-фәлән юк. Форточканы төбенә хәтле ачып, су сибеп катырганнар – ажгырып суык кереп тора. Тышта минус 31 градус дип хәтердә калган. Димәк, эчтә дә шул чама инде. Шул камерада төн кундым мин. Куну дип, ниткән куну булсын инде ул. Шәрә тимер караватка ята торган түгел, юкса йокы да бик килә. Ярый әле тәмәке бар иде, шуны тартып, әрле-бирле йөреп үткәрдем төнне. Бик каты салкын тидердем.

 

 – Ничә яшь инде сезгә ул вакытта? Һәм кайсы ел бу? Сез кем инде: укыйсызмы, эшлисезме дигәндәй.

 

 – Университетның астрономия бүлегендә 2нче курста укый идем. 1950нең гыйнвары бу.

 

 – Димәк, яңа гына 19 тулган. Яңа ел көнне тугансыз бит инде. Күңел төшү, күңел кайту, үкенү дигән нәрсәләр булмадымы? Сорау алучылар каршына килеп утыргач, ни хис иттегез? Алар әнә гайрәтле ирләрнең дә ихтыярын шартлатып сындыра торган булганнар бит.

 

 – Мин аларга бирешмәдем. Җиңдем мин аларны. Наивлыгым белән җиңдем. Следовательләр өчен яңа әйбер бу, наивлык. Алар бит хәйләләү, алдашу, яшерүләр белән көрәшеп өйрәнгән. Шуны бәреп чыгармакчылар. Ә мин булганны һич яшермим, әйе, шулай иттем, дим. Сталин турында ни уйлаганымны да сөйлим. Берсендә тикшерүче каядыр чыгып китте дә, аның урынында практикантлары, студентлар калды. Чуаш егетләре. Сөйлим инде боларга, сез менә чуашлар бит, йә, әйтегез әле, чуаш халкының нинди хокукы бар соң, дим. Авызларын ерып карап торалар. Ниткән дурак бу диләр инде. Тикшерүче кергәч, аңа, көлеп:

 

 – Он нас агитирует, – диделәр.

 

 – Туктагыз әле, Адлер абый. Наивлык белән җиңдем, дисез. Өстегезгә шулай күп алгач сезне ни көткәнен уйламадыгызмыни соң? Монда бит сезнең тәнгә, сөякләрегезгә кадәр үтеп, сап-салкын курку кереп тулырга тиеш иде.

 

 – Юк-юк, курку булмады.

 

Бер төнне мине министр кабинетына алып керделәр.

 

 – Ул эшләгән булып утыра инде. Сталин төнлә эшләгәч, чиновниклар да кайтып китәргә курыккан бит. Юлбашчыларының көндез йокы бүскәнен белмәгән шул алар.

 

 – Шулай инде, канга сеңгән бит бу ул чакта. Аң булыгыз, Сталин уяу!.. Бик зур иде моның кабинет. Авыр шторалы өч тәрәзә. Берни күренми тәрәзәләрдән, ул штораларны пуля да тишә алмас кебек. Бик зур курку һәм газап дозасы алырга тиеш булганмындыр инде мин. Көндез тагын да ныграк йокы килде, ләкин глазоктан карап кына торалар. Төнге, инде чын сорау алулар бүтән кабинетларда күп тапкырлар кабатланды. Тикшерүчеләр анда бер-берсен алыштырып та эшләделәр. Мондый төннәр рәттән килгәндә бик авыр була торган иде.

 

Тикшерүчеләрнең шундый алымы да бар иде: өстәлдә, ымсындырып, тәмәке төпчекләре ята. Кайберләре яртылаш кына тартылган. Күпләр шуны сорап алалар.

 

 – Һәм җаваплары белән түлиләрме?

 

 – Юкка гына сыйламыйлар инде, әйе. Шөкер, ничек кенә тартырга теләсәм дә, бу җимле кармакка капканым булмады.

 

Мине аннары дүрт кешелек камерага күчерделәр. Шунда ике айга якын булдым.

 

 – Анда кемнәр иде? Уголовниклар түгелме?

 

 – Юк, барысы да 58нче статья...

 

 – Сәясәт!

 

 – Әйе. Төрмәдә, танышканда, һәркем үзенең үткән тормышын сөйләп чыга. Камерадашларымның берсе авыл агае, сугышта әсир төшкән. Ул чакта пленда булганнарның бөтенесен дә җыеп алдылар бит. Берсе, Найденов дигәне, полицай булган. Әйтүенчә, мәҗбүрләп куйганнар инде. Аннары, авылларын азат иткәч, совет армиясенә язылган. Сугыш бетеп ничәдер ел үткәч, каптырганнар менә. Курск ягыннан ул, ничек Казанга килеп эләккәндер. Минем биография кыска. Вакытны үткәрергә кирәк бит – отбойга кадәр. Мин инде аларга берәр романтик әсәрне сөйләп чыга идем. Жюль Вернның «Серле утравы»н, Виктор Гюгоның «Көлә торган кеше»сен сөйләдем. Икесен дә рәхәт чигеп тыңладылар.

 

Камерадашларым мине төрмә тормышына өйрәттеләр. Ипи кисүдән башлап. Көнгә 400 грамм тирәсе ипи бирелә. Без сындырып, чемченеп ашарга гадәтләнмәгән бит инде. Кисәргә пычак юк. Моның өчен киемеңнән ныкча җеп суырып чыгарасың. Шуның ике очына шырпы тартмасыннан таякчыклар ясап куясың. Пычак әзер... Хәер, мин дә сынатмадым, беренче атнада ук шырпы тартмаларыннан шашка ясадым. Берничә тапкыр уйнап та өлгердек әле. Җикеренеп килеп керделәр дә, шашканы алып чыгып киттеләр. Уеннар тыелган икән монда. Ясау дигәндә исә төрмәдә шахматны да бик оста ясыйлар.

 

 – Аны нәрсәдән ясыйлар соң?

 

 – Ипи йомшагыннан. Башта бик каты чәйнәп, кулъяулык аша сытып чыгаралар. Сыек өлеше менә дигән җилем була.

 

Осталыкның чиге түгел икән әле бу. Төрмәләрнең берсендә ипидән хәтта йөри торган сәгать тә ясаганнар!

 

 – Сорау алулар барамы соң? Нәрсә сорыйлар?

 

 – Үз «җинаятьләрем»нән тыш бер нәрсәне сорадылар: кемнәр белән танышсың? Миннән Аяз Гыйләҗев турында кат-кат сорыйлар иде.

 

 – Ә сез аның белән ничек таныштыгыз соң?

 

 – Ул безнең Сарман районыннан бит. Бер ел Сарман мәктәбендә бергә дә укып алдык. Аязны белмәү читен. Үзен күрсәтергә ярата иде ул. Әйтик, инша язарга дисәләр, ул аны шигырь белән генә яза!.. Аяз университетның татар бүлегенә кергәч, аның белән күп тапкырлар очраштым мин. Сәяси темаларга да сөйләшкән булды. Бер тапкыр шулай, колхозлар турында сүз чыккач, мин, белеп җиткермәгәнгә, бер начар сүз дә әйтә алмадым. Аяз исә колхозларның череп таркала баруы, кирәксезлеге турында сөйләде. Ә икенче елны очрашканда безнең рольләр алышынды. Мин колхоз системасының ни икәнен аңлаган идем инде, колхозларны сүктем. Аяз исә көтмәгәндә аларны яклады.

 

Ә тегендә Аяз турында мин әйбәт итеп кенә сөйләдем. Менә сөйләшкән бар колхоз турында да, мин колхоз системасы таркала бара дигәч ул моңа каршы чыкты, шундый-шундый сүзләр әйтте, дидем.

 

 – Тагын кемнәр турында сорадылар?

 

 – Гурий Тавлин турында да сорап маташканнар иде. Гурий да безнең якташ. Ләкин мин аны аз белә идем.

 

 – Адлер абый, менә шушы ике язучы, аларның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләшеп алыйк әле. Икесе дә төрмәдән кайттылар бит. Тавлин үзенең «Афәт» дигән автобиографик романында бүтән исем белән бирелгән, ләкин Аяз абый аермачык төсмерләнгән персонажны үзенә «нахак бәла ягу»да гаепли. Хәер, Гурий абыйның миңа бу хакта Аяз Гыйләҗев дип, аермачык сөйләгәне дә булды.

 

 – Мин бу мәсьәләдә Гурий Тавлин белән килешә алмыйм. Алар Аяз белән болай дус иделәр үзе. Ләкин Гурий, урыны җәннәттә булсын, хатын-кызны бик ярата иде. Артыгы белән диик. Аның Аяз белән юлы кисешкән булырга мөмкин дип беләм. Гурий шактый чәүчәләк кеше иде, мәрхүм, күңеленә хуш килмәгәнрәк сүз ишетсә, яңагында төерләр уйнаклый башлар иде... Кырт кисеп берни дә әйтә алмыйм, чөнки Аязның чын хатирәләрен белмим.

 

 – Бу хакта мин КГБ архивындагы «эш»ләр белән танышкан Рафаэль Мостафиннан сорадым, Адлер абый. «Аларның һәркайсы бер-берсе өстеннән ни дә булса язган», – диде ул. Шундагы бер тикшерүче моның хикмәтен дә ачып биргән аңа. Баксаң, шул максатта комитетчылар тарафыннан хәйләкәр провокацион алым кулланылган икән. Рафаэль абый Аяз Гыйләҗевнең үз сүзләрен дә кәгазьгә төшереп бирде. Бу бүлекне шул сүзләр белән төгәллисем килә: «Без өчәү (тагын Мәҗит Рафиков дигән язучы да була әле – Р. Ю.) бик үк әйбәт тотмадык үзебезне, ну Тимергалин искиткеч нык торды, беркем өстеннән бернинди сүз әйтмәде.»

 

Психушкада

 

Ике айлап вакыт үткәч, сорау алмый башладылар. Тынычлана төштем. Көннәрдән бер көнне миңа «с вещами, на выход!» диделәр. Җиңел машинада каядыр алып киттеләр. Урамда плакатлар – сайлау алды плакатлары. Март ае бит.

 

Психиатрия хастаханәсенә китергәннәр икән мине.

 

 – Каян белдегез инде моны?

 

 – Ишектә язылган.

 

 – Укыгач нинди тәэсир туды инде?

 

 – Эчтән болай дип тәкрарлый башладым: «Мин берни дә белмим».

 

 – Авызны боргычлап куяр өчен инде бу, әйеме?

 

 – Эчтән ныгытып куяр өчен үземне. Анда психиатрлар каршына бастырачаклар бит. Сынаячаклар. Аннан, белгәннәремне укыдым инде.

 

 – Нәрсә белә идегез соң?

 

 – Бисмилланы беләм инде. Тагын... Андый чакта белгән искә төшә ул. Сабира әбием әйткән искә төште. Мәдрәсәдә укыганда имтихан алдыннан шушы сүзне тәкрарлый идек дигәне. Имтиханга хәзрәтләр Казаннан ук килә торган булганнар. Инспекция белән. Мәрҗани үзе дә сугылып чыкмады микән әле безнең Минзәләбаш мәдрәсәсенә. Шуңа күрә хәзерге шәкертләр – студентлар ничек дулкынланса-каушаса, авыл талибләре дә шулай ук дулкынланган инде. Аны басарга ошбу гыйбарә ярдәм иткән: «Йа Раббым хасби, ган суали, вәхвә гыйлем бихәли» «Раббым, җавап тотканда хәл бир» була инде кыскача мәгънәсе. Төрмәдә Аллага ышанмаган кеше дә Алланы искә төшерә. Руслар күп бит инде анда, алар «Отче наш»ны укый башлыйлар иде.

 

 – Психиатрлар каршына килеп бастыгыз инде.

 

 – Профессор-фәләннәр, 5-6 кеше. 15 минутлап сораштырдылар. Мине алып килгән тикшерүче дә шунда иде, кайчагында аңа да мөрәҗәгать итәләр. Бер-берсенә карашып, ымлашып алалар. Аннан чыккач, тикшерүче минем белән саубуллашты. Шуннан соң кая килеп эләккәнемне аңладым инде.

 

 – Кайгымы, сөенечме, аптыраумы – нинди хис кичердегез?

 

 – Аптыравы булгандыр. Шулай да, төрмә үк түгел лә бу дигән уй күңелне беркадәр җылытып җибәрде. Ләкин төрмәдәгеннән дә начаррак булып чыкты монда. Төрмәдә чалбар кия аласың әле. Монда – юка кальсон гына. Ялан аякка башмак киеп йөрисең. Тәнгә җылы җитми иде. Кышы да салкын килде бит аның. Ләкин мине монда озак тотмадылар. Эчке больницага – төрмәләр идарәсенең махсус психиатрия хастаханәсенә тапшырдылар. Димәк, экспертиза төгәлләнгән, диагноз куйганнар. Психка чыгарган инде болар мине. Яшь малай дип җәлләүләре булды микән?

 

 – Юк, Адлер абый, органнар шулай үз өсләреннән җаваплылыкны төшергәннәрдер. Сталинның үзенә каршы листовкалар таратып йөрергә алар юл куйган бит.

 

 – Сак-фәлән түгел, өлкән медсестра гына алып барды мине тегендә. Саубуллашканда бик тә кызганып карады ул миңа. Чөнки белә, моннан чыгу юк инде. Гади больницадагы кеше терелгәч чыга. Хөкем ителгән кеше хөкем вакыты үткәч чыга. Монда исә, авырыймы, саумы – чыга алмый. Бу чыннан да таш капчык инде.

 

Мине башта ярымподвалдагы палатага керттеләр. Монда 10-15 көн карантин үтәргә тиеш икәнмен. Камерада минем белән дүртәү булдык. Берсе бик тә чәүчәләк, гасаби бер кеше иде. Украин. Берсе диңгезче штурман. Берсе эстон кешесе, биредә күптәннән утыра икән. Аңа нигәдер «Иван» дип дәшәләр иде.

 

 – Больницада – яталар. Төрмәдә – утыралар. Сез «утыра» дидегез. Димәк, сез анда бер-берегезгә авырулар дип карамагансыз?.. Чын психик авырулар бар идеме соң?

 

 – Сирәк-мирәк кенә. Алары да асылда биредә ята-ята чирләгән кешеләр. Профессор Фабрикант кебек.

 

 – Фабрикант – фамилияме?

 

 – Әйе. Эстон бик тә әйбәт, киң күңелле кеше икән. Гомумән, Балтыйк буеныкылар тәрбияле, культуралы дигән тәэсир калды миндә.

 

Менә шул эстонга әллә посылка килгән, әллә передача булган. Анда кипкән җиләк-җимеш бар иде. Ләкин минем тәмәке бик тә истә калган. Бездә махра – махорка үстерәләр бит. Аннан да агулы нәрсәнең булуы мөмин түгел. Ә Балтыйк буенда ничектер мүк тәмәке үстерә беләләр икән. Шундый да хуш исле инде! Төтене дә хуш исле. Җәлләми иде, бирә иде, төреп тарт, дип.

 

Диңгезченең исә штурман дәреслеге бар икән. Укырга әйбер булмагач, шуны актаргалый башладым. Һәм анда кояш сәгате схемасын күреп алдым. Шуны ясап та куйдым.

 

 – Рәсеменме?

 

 – Юк, үзен. Катыргыдан, башка нәрсәләрдән. Прогулкаларга да алып чыккаладым әле мин аны. Дөрес күрсәтә иде сәгатьне.

 

 – Сүз әйтмиләр идеме соң?

 

 – Юк, бу төрмә түгел инде. Әйбер ясауда бик оста кешеләр бар иде монда. Берәү миңа бернинди коралсыз-нисез пенал ясап бирде.

 

 – Җилеме шул ипидер инде. Материал ни?

 

 – Материал – кәгазь. Ләкин, ничек кенә җилемләсәң дә, кәгазьдән картон ясарга кирәк бит әле. Ул тип-тигез булып катсын. Бөтен почмаклары да килгән, төп-төгәл ябыла торган пенал иде бу!

 

 – Нәрсәгез бар иде соң пеналда тотарлык?

 

 – Карандаш бар иде.

 

 – Сыңар карандашка пенал!

 

 – Сыңар дип, сыңар гына булмады инде ул аннан. Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт бит аның.

 

Монда айга бер мәртәбә хат язарга рөхсәт итәләр. Мин татарча язам инде. Бер татар әфисәре укый аны. Авылдан җавап килгәч, тагын ачып укыйлар. Ручка белән яза башладым. Шул ук кеше кара савыты да ясап бирде. Аның теге кара сала торган җирен алюмин теш пастасының авыз тирәсеннән әтмәлләгән.

 

 – Кем иде соң ул, ниндирәк кеше?

 

 – Бернинди танышлык-ни юк. Ул бит бушка эшләми. Мин йә берәр порция май бирәм. Иртән безгә менә моның чаклы май эләгә.

 

 – 10 граммдыр инде – армиядә безгә дә бирәләр иде.

 

 – 20 дә булырга мөмкиндер.

 

 – Ә тегендә, тикшерү үткәндә бирәләр идеме соң?

 

 – Анда юк. Тозлы балык бирәләр иде. Тәмле иде балыклары – тозланган треска.

 

 – Төрмәдәгеләр өчен генә махсус тәмсезне эшли алмаганнардыр шул инде.

 

 – Ул елларда сәяси тоткыннарның хәленә халыкара контроль кебек нәрсә дә бар иде бит...

 

 – Карантин узгач ничек барды тормыш?

 

 – Сигез кешелек палатага күчерделәр. Мин башта ишек төбендә булдым, аннары, Шулейн дигән галим белән танышкач, тәрәзә янына күчтем.

 

 – Урын буш идемени?

 

 – Анда бер агай үлеп китте. Мин ул чакта әле мәет яткан җир дип шикләнә торган яшьтә түгел. Тәрәзә төбе язар-нитәр өчен дә җайлы. Тик тәрәзә берни күрсәтми. Махсус эшләнгән – соры тонык пыяладан, эчендә металл чыбыклар калдырып – ватылмасын өчен.

 

 – Ватып чыгып булмый, димәк.

 

 – Ватып кая барасың ди 3нче каттан?

 

 – Ышан сезгә, сез бит «психлар».

 

 – Форточканы ачып була үзе. Кайвакытны менеп басам да, озак кына карап торам. Еракта агачлык күренә. Урыс зираты һәм парк бу – Горький паркы. Ике арадан поезд үткәли – тавышы ишетелә инде... Бер тапкыр шулай парктан музыка тавышы килеп иреште... Джаз. Бервакытны Казанда джаз шактый көчле иде бит.

 

 – Лундстрем!

 

 – Әйе, Олег Лундстрем, аның оркестры Казанда чак иде бу. Менә шушы ерактан ишетелгән джаз авазы үзәкләрне өзде дә инде!

 

 – Тылсымлы дәрт тулы музыка, сез – япь-яшь, һәр матур авазны ымсынып, дәшү, чакыру дип кабул иткән, тормышны тансыклаган чак.

 

 – Әйе, искиткеч нык тәэсир итте миңа бу музыка, джаз мине бу тормыштан котылырга өндәде. Киләчәккә дәште. Ниндидер могҗиза да катнашты кебек монда. Бу иң әүвәл җилнең парк ягыннан исүе. Аннан калкулыкны үтеп килүе.Кайчагында тавыш дулкыннары да яктылык дулкыннары кебек сынып-кәкрәеп килергә мөмкин икән.

 

Шуннан соң мин бу кыргыйлык-йомыкыйлыктан арына төшәргә булдым.

 

 – Ягъни?

 

 – Ягъни бу тәртипкә буйсынгандай итеп. Эш бүлеге дип атала идеме инде – шунда язылырга булдым. Берәүләр көн саен килеп, эшләп утыралар иде. Тегүчеләр – алары безнең арада да бар. Аяк киеме ремонтлаучылар – күршедәге зэклар, ләкин әшәке уголовниклар түгел. Аннан инде – рәссамнар, картиналарның копияләрен алу кебек эшләр майтаручылар. Мин дә шунда язылдым.

 

 – Белмәгән килеш тә алалармени анда? Өйрәтәләрмени?

 

 – Мазуренко дигән хәрби врач безнең белән утырадыр иде. Исеме Александр. Менә шул Мазуренко художник буларак та шактый сәләтле иде. Агач тактада бизәкләр, бер-берсе белән үрелгән чәчәкләр ясаудан башладым мин. Кайберләрен Мазуренко да ошатты. Аннан соң, майлы буяу белән эшли торган рәссамнар өчен, берәр картинаның зурайтылган күчермәсен әзерли, ягъни караламалар ясый башладым. Бер тапкыр миңа, күрәсең, монда психиатрлар да катнашкандыр, «Прием в комсомол» дигән рәсемнең күчермәсен ясауны йөкләделәр. Анда бер чибәр генә кызны комсомолга алалар. Райкомолдадыр инде бу, җитди чырайлы яшьләр өстәл тирәсендә тезелешеп утырганнар. Кыз басып тора. Уртада, тумбочкада, Сталин бюсты. Менә нигә биргәннәр икән миңа бу эшне. Янәсе, ясармы бу Сталин бюстын, әллә баш тартырмы? Мин шундук уйлап куйдым: бу минем файдага була ала. Картинаны квадратларга бүлеп күчерәсең бит инде. Сталинны аеруча вак квадратларга бүлдем. Аны нәкъ шундый итеп күчердем дә куйдым. Башкаларны ничек эшләгәнемне хәтерләмим, ә менә кызны, бигрәк тә аның түшен, матур балтырларын ясаганда тирләп пештем. Хәтта кул да калтырый башлады.

 

 – Егет, ир-ат уянган берәүдә!

 

 – Әйе, шулай булды шул. Кыз да, тулаем рәсем дә шәп кенә килеп чыкты кебек. Мондый шөгыль үземә дә кызык тоелды. Нәрсәдер биргән инде ул миңа.

 

Аннары Яңа ел кичәсенә чакыру билетлары да ясадым әле мин. Тышына төсле карандаш белән кар кызын да төшердем. Мазуренко карады да моны, башкаларны да үз янына дәште. «Татарка!» диделәр беравыздан. Моңа үзем дә гаҗәпләндем. Кар кызы, ягъни ниндидер абстракт кыз ясаган идем кебек юкса. Мазуренко исә, шулай була ул, аңышмастан үзеннән-үзе эчтән килеп чыга, диде. Искиткеч әйбәт кеше иде Александр Мазуренко.

 

 – Үткән тормышы нинди иде соң аның? Монда каян килеп эләккән?

 

 – Украинаны немецлар басып алгач, анда «Самостийная Украина!» дип оран салалар. Һәм иреклеләр туплый башлыйлар. Мазуренко пленга эләккән була. Языла инде ул. Безнекеләр килеп, Украинаны азат иткәч, аны штрафбатка алалар. Иң хәтәр урыннарга, үлем күзенә шуларны куалар бит инде. Бер йорт немецлар кулында иде, дип сөйләде ул үзе. Бер канатын, ниһаять, алалар. Икенчесенә исә якын да җибәрми немецлар, пулеметтан кыралар гына. Бер-бер артлы берничә кешегә гранаталар бәйләме тоттыралар, качып-посып барып пулеметны шартлатырга дип – чүкеп кенә торалар боларны. Чират Мазуренкога җитә. Шунда ул нәзер әйтә. Әгәр дә мәгәр исән калам икән, Катюша исемле кызга өйләнәм, ди. Ничек итсә итә, гранаталарны теге пулеметка тондыра ул. Тик менә Катя-Катюшасын гына һаман очрата алмый икән. Төрмәдә бик очрамыйдыр шул инде.

 

 – Романтик егеткә моны ишетү күңелле булгандыр.

 

 – Бик якынайган идек без Мазуренко белән. Аның бер хикәясен дә укыган идем әле мин. Миңа ул чын талант булып тоелды. Бу хикәя Шукшинның «Калина красная»сын хәтерләтә иде.... Әмма киләчәк язмышы гына нинди булгандыр. Алып киттеләр аны. Эше һаман ябылмаган икән. Аның миңа, кайбер сәерлекләрне махсус та эшлим, дип әйткәне бар иде. Алдап җиткерә алмаган, күрәсең... Менә шундый кешеләр арасында булдым мин анда.

 

 – Ничектер үтеп киттек. Сез караваты янына күчкән галимнең исемен атаган идегез.

 

 – Шулейн, Соломон Шулейн. Яһүд булырга тиеш ул. Прогулкада йөргәндә таныштырдылар безне. Үзем теләдем инде. Монда шәп бер галим бар, вакытыңны әрәм итмә, аннан ни булса да алып кал – шулай диде миңа берәүләр. Шулейн Германия кешесе, русча бер авыз сүз белми икән. Шөкер, аның янында гел ахирәте, СССРда яшәгән немец кешесе була иде. Гозеремне кире какмады, ризалашты ул. Нәрсәң бар, биргәләрсең әзрәк дип кенә әйтте. Ризык-фәлән инде. Шөкер, үз ягыбыз булгач, миңа ярдәм дә килгәли. Аның исә бернинди багланышы да юк.

 

Чыннан да, күп нәрсә бирде миңа Шулейн. Бер-ике, күп булса өч көннән бер язу тулы мәктәп дәфтәре тоттыра иде ул миңа. Карандаш белән бик пөхтә итеп язылган текст. Немец телендә. Беренче дәфтәрдә Германия тарихы бәян ителгән иде. Икенчесендә – Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе. Өченчесендә – логика, безнеңчә әйтсәк, мантыйк нигезләре... Шулай итеп миңа төрледән-төрле гыйлем керә торды. Аның чыннан да киң колачлы, тирән акыллы зур галим булганлыгын аңладым мин.

 

 – Немецча текстны ничек шулай сеңдерә алдыгыз соң?

 

 – Башта ярдәм иттеләр – немецча белүчеләр бар иде анда. 1-2 айдан миңа тылмач кирәк булмый да башлады инде.

 

Шулейннан да алда Гойхбарг белән танышкан идем мин. Вышинскийны беләсездер инде?

 

 – Беләм, генераль прокурор. Берләшкән милләтләр оешмасында СССРдан тәүге вәкил булган кеше.

 

 – Менә алар Гойхбарг белән үсү, карьера дигәндә гел көндәш булганнар. Бик тә акыллы кеше.

 

 – Гойхбарг белән ничек таныштыгыз инде?

 

 – Үз бәясен белә торган зат бу. 3-4 кеше белән генә аралаша иде. Домино уйнап таныштым мин аның белән. Йөрергә чыккач. Ә мин кешеләр белән аралашуга, уен-көлкегә бик тә сусаган идем. Моның шаянлыгы исә йөзенә чыккан. Домино уйнарга маһир иде. Бер тапкыр, прогулка вакытында, почмактагы такта өстәл каршына килеп утырды бу. Янчыктан доминолар чыгарып өстәлгә салды. Фил сөягенә тартым пластмасстан ясалган ап-ак доминолар. Матур да инде! Килеп утырдым мин моның каршына. Тагын икәү килде, уйный башладык. Оста бу, чукынган! Домино рәтен бик белмәсәм дә, аңа кирәклене чыгып, аның җаеннан торып уйный алдым бит. Ошатты бу минем уенны. Шуннан якынаеп та киттек. Әйбәт кеше иде Гойхбарг. Карун түгел. Аңа Мәскәүдән посылка килгәли. Посылкадан татлы сохари исе чыгып тора. Миңа да бер сохари эләкми калмый инде.

 

Шулейн белән без остаз белән шәкерт булсак, Гойхбарг белән бабай һәм онык кебек идек.

 

 – Әңгәмә башында сезнең авыздан төрмәдәге генетиклар дигән сүз чыккан иде.

 

 – Үзем дә шуларга күчмәкче идем, әйе. Биолог галимнәр бик күп иде бу «психханә»дә. Аларның да ниндиләре әле – сүгелгән, каргалган генетиклар. Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы академиясенең 1948 елгы сессиясе генетиканың ялган концепциясен бар иткән, Сталин рухландырып торган Лысенко һәм аның тарафдарларының җиңүе белән төгәлләнде. 13 яшендә генә укый-язарга өйрәнгән. Лысенконың үзен шул Академиянең президенты итеп сайладылар. Җиңелүчеләрнең язмышы миңа мәгълүм түгел иде. Аларның бер өлеше белән менә монда очрашырга язган икән. Теге профессор Фабрикант дигәнем дә, ботаник ул, шушы статья белән эләккән.

 

Менә шул генетикларга, 6-7 кеше булганбыздыр инде, әйдә, безне агартыгыз әле, дип мөрәҗәгать иттек. Статья астында булгач, куркучылары, тел яшерүчеләре дә бар иде. Бу эшкә дәртләнеп алынучы да табылды. Күрше палатадан Ростислав Степанов безгә лекция арты лекция укып торды. Моннан аның үзенең дә ләззәт алганы сизелә иде. Рус фамилияле булса да румын-бессараб чырайлы иде. Шулкадәр дә оста һәм мавыктыргыч итеп сөйли иде ул, минем башка «Их, биолог булып китәсе калган ла!» дигән үкенүле уй килде. Абзыкай астрономияне дә кысрыклап чыгара язды бит хәтта ки!

 

Лысенкочыларның бер чәчкәч, чүп үләне кебек мәңге үсә торган күп башаклы бодай кебек, Сталинны гына түгел, Хрущевны да сихерләгән әкиятләре күптән онытылды инде. Әмма фән һәм авыл хуҗалыгы күпме зыян күрде ул елларда! Мин үзем исә биредәге палата һәм камераларда әйтерсең лә тулы бер академия үттем.

 

Моны укыган кешеләргә анда академия генә түгел, ял йорты да булгандыр күк тоела башлагандыр, бәлки. Ләкин юк, арыта, алҗыта иде бу тормыш. Җанда да, тәндә дә ниндидер киеренкелек туплана бара иде. Бер тапкыр шулай, хәтерләмим инде, ярамаган сүз әйттеме шунда, палатадагы миннән өлкәнрәк берәүне бәрдем дә ектым. Хәер, кирәкмәгәндә юл куярга, үзеңне бастырырга да ярамый монда... Чыңгыз хан турындагы киноны карагач, мине, ярымшаяртып, «Потомок Чингизхана» дип йөртә башладылар хәтта.

 

 – Нинди төшләр күрә идегез?

 

 – Иркенлекне, басу-кырларны күрә идем. Өйдә йөргәнне. Төш юрау бар иде монда. Әйбәткә чыгарырга тырышып. Бер төшемдә коега егылып төшеп киттем мин. Бурасы тимер. Суга төшеп җитә яздым. Аның салкынлыгын да тойдым инде. Палатадагылар шуны да минем файдага юрый алдылар.

 

 – Бөтенебез дә белә торган затлар да утырмадымы анда сезнең белән?

 

 – Порфирий Ивановны беләсездер, шәт. Су белән дәвалау «профессоры»н. Мин үзем күрмәсәм дә, аның турында легендалар йөри иде. Монда ике тапкыр булып чыккан ул. Тән температурасын теләсә кайчан 40 градуска җиткерә алуы белән врачларның нервысын күп ашаган. Бу осталыкны аннан бер актер отып калган, анысын күреп беләм. Мин ясаган кар кызын «татарочка» диючеләрнең берсе инде ул. Аның температурасын үлчәп тә маташмаганнар.

 

Прогулкада йөргәндә Балтыйк буе кешеләренең «Пятс!» «Пятс!» дигәнен ишеткәли идем, ни әйткәннәрен аңламый идем. Баксаң, Эстониянең беренче президентының исеме икән бу. Ул да биредә икән, ләкин нык кына авырый икән. Эстоннар алган посылкаларын да иң әүвәл аңа китергәннәр. Рентгенга барганда безгә, унлап кешегә, ятып авыручылар бүлеге аша үтәргә туры килде. Шунда берәү пышылдап кына «Пятс» диде һәм бер палатаның ачык ишегенә таба башын изәде. Караватта ак күлмәк-ыштаннан бик тә йончыган кыяфәтле бер карт утыра иде. Аны күргәч, мин бик дулкынландым. Хәтта пионерлар күк кулны өскә күтәреп, «салют!» дип сәлам бирәсем дә килгән иде. Ләкин тыелып калдым. Ярамаганга түгел, авыру кешене борчудан куркып. Эстониягә совет гаскәре кергәч, 1940 елны кулга алалар Константин Пятсны. Мин күргәндә аңа 76 яшь булган. Шушында, Казанда дөнья куйгандыр дип уйлап йөргән идем мин аны. Баксаң, 1956 елда бугай, Эстониягә кайта алган икән. Ләкин шунда бөтен Эстониядән аның янына халык агыла башлаган. Моны күреп, бу 82 яшьлек картны тагын кулга алганнар һәм СССРның төньягына, Вологда өлкәсенә дип хәтердә калган, алып киткәннәр. Шул елны ук шунда үлгән дә ул. Ләкин эстоннар аны онытмаганнар. 90нчы елларда авылларның берсендә каберен эзләп табып, җәсәден илләренә алып кайтканнар... Моны белгәч, сөякләре Архангел зиратында һәм башка җирләрдә сыкрап яткан асыл затларыбыз искә төште. Татарның чиксез битарафлыгы, ваемсызлыгы искә төште...

 

 – Чыгу вакыйгасы ничек булды ул?

 

 – Алдан белмәдем мин моны. Врачлар, менә өегездән килделәр, алып китәргә, дигәч, каушап та калдым әле. Әйберләремне дә җыя алмадым. Кайсын бүләк иттем, кайсы болай калды дигәндәй.

 

 – Пенал да калдымы?

 

 – Калды. Пенал, кара савыты, төрмәдә кадерле тоелган башка нәрсәләр өйдә авыр ядкарь булачак иде.

 

 – Иреккә чыккач, нәрсәгә исегез китте?

 

 – Өзлексез бара алуга. Барасың, тагын барасың. Ничәдер атлау белән кырт борыласы юк. Чиксезлек! Бер атна-ун көннәрдән генә узды бу. Иркенлек, пространствоны тою рәхәт иде.

 

 – Моннан чыгу юк дигән идегез бит. Ничек чыга алдыгыз соң?

 

 – Шул наивлык, сабыйлык алып чыгышкандыр инде. Психиатрлар ялганны бик оста тоя. Сталин да коткарышкандыр, бәлки. Бюстын ясауны әйтүем. Бераз могҗиза кебек тә инде бу хәл. Көтелмәгән хәл.

 

 – Сезгә кадәр һәм сездән соң чыгучылар булдымы?

 

 – Мин анда чакта чыккан кешене белмим. Миннән соң Степанов чыккан. Теге безгә лекцияләр укыган галим. Аның бөтен гаебе фәнгә турылыклы булу гына бит инде. Бу генетик... Бөгелмәдә кирпеч заводына эшкә урнашкан. Мине эзләп тапты ул, авылга өч тапкыр килде...

 – 1950нең гыйнварында утырттылар сезне.

 

 – 1951нең сентябрендә чыктым.

 

 – Шул вакыт аралыгын үткәргән җиргә читтән карап торырга туры килмәдеме берәр?

 

 – Булды андый хәл. Ничектер көтмәгәндәрәк килеп чыктым мин ул якка. Таш диварны, таныш шомлы биналарны күрүем булды, аяк шып туктап калды. Берничек кузгатып булмый. Борылдым да, тиз-тиз кире китеп бардым.

 

Казандагы бу сәяси тоткыннары белән данлыклы психиатрия хастаханәсе бер уйлаганда газап урыны инде. Икенче уйлаганда, Гойхбарг кебек күпме күренекле кешене монда махсус салганнардыр, зуррак газаптан яки хәтта үлемнән саклап калыр өчен. Без исә аларга фон гына булганбыз.

 

 – Әмма сезне дә саклап калган ул.

 

 – Шулай, әйе.


Әңгәмәдәш – Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»